Төзелешләрне туктаткан балерина Ильмира Баһаветдинова: «Экспериментлар – татар каныннан»
Санкт-Петербургта Мария театры биючесе Ильмира Баһаветдинова – дөньяда пуанте (балет туфлиләре) белән рәсем ясый торган бердәнбер балерина. Ул, Фин култыгында боз өстендә «Аккош күле» балетыннан бию башкарып, бөтен дөньяга танылды. Аның әтисе – күренекле биюче. «Әти Казан театры аны алып калмаганга үпкәләгәндер дә, бәлки», – дип сөйләде Ильмира.
Моннан 2 ел элек Фин култыгында ак кар өстендә «Аккош күле» балетыннан бию башкарган Мариинка театры биючесе Ильмира Баһаветдинова турында ишеткән булгансыздыр, бәлки. Аның Фин култыгындагы Батарейная бухтасында ашлык терминалы төзүгә каршы акциясен бөтен телеканаллар күрсәтте, интернетта күп мәгълүмат чыкты. «Менә нинди безнең татар кызы!» дип сокланып караган идем аның бу акциясенең видео һәм фотоларын.
Санкт-Петербургка барасы булгач, үз алдыма «Мария театры биючесе Ильмира Баһаветдинованы күрмичә кайтмыйм» дигән максат куйдым. Рәхмәт Ильмирага – очрашырга һәм аралашырга вакыт тапты.
ххх
Ильмираның әтисе ягыннан тамырлары Татарстанның Апас районына тоташа. Бабасы нигезе районның Ябалак авылыннан. Ильмираның әтисе – Мария театрының танылган биючесе Равил Баһаветдинов. Хәзер ул педагогика белән шөгыльләнә – төрле елларда Ростов театрында, Әстерханда эшлиләр, чит илләрдә дә укыткан. Хәзер Питерда эшли.
Ильмираның киләсе елга иҗади юбилее: 25 ел сәхнәдә. Әмма балеринаның тормышы һич кенә дә сәхнә белән чикләнми. Ул – социаль акцияләр герое, сәнгати фотографларның музасы һәм яңа төр рәсем сәнгате тудыручы үзенчәлекле рәссам, әле өч ул – Иннокетий, Артем, Вениаминның әнисе дә.
Без Ильмира белән Мария театры, пуантизм һәм аның социаль акцияләре һәм шундый акцияләргә этәргән татар каны турында сөйләштек.
Ильмира, сезнең янга интервьюга килгәндә Казан урамы аша уздым. Казан урамы Казан шәһәрен күз алдына китерәме? Казанда еш буласызмы? Яраткан урыннарыгыз бармы?
Казанны бик яратам. Питерда Казан урамы белән янәшә генә яшим. Казанда яңа ЗАГС бинасы бик матур, Кол Шәриф мәчетен яратам. Кремль урамын яратам. Казанның атмосферасын Питер белән чагыштырганда «киңлек» дип бәялим. Питер архитектура белән тыгызланган.
Тарихи ватаным миңа чит түгел – Казанга биергә чакыргаладылар. Казан халыкара мөселман киносы фестивале тантанасында биедем, Нуриев турындагы программа белән Казан тирәсендә мәдәният сарайлары буйлап йөргән идек. Казан балет училищесында да биегәнем бар. Питерда да татар чараларында катнашам. Татарлар белән бәйле чараларда мин бик актив. Хәтта, «Татарстанның атказанган артисты» исемен бирәбез, дигәннәр иде. Онытылды бугай ул вәгъдә.
Ә Ябалак авылы турында нәрсә әйтә аласыз?
Ябалак – 200ләп кенә кеше яшәгән авыл. Балачакта ул авылда бик еш була идек, казлар куып йөргәнемне хәтерлим... Авылда музей бар иде. Мин хәтта анда пуля тишкән партбилет саклануын да хәтерлим. Авылда хәзер мине белмиләрдер, бәлки. Әтине беләләр. Әти алар белән татарча сөйләшә иде, мин аңласам да, сөйләшә алмыйм. Соңгы елларда авылга кайтканым булмады. Әти оныклары белән кайтып килсен иде, дим.
Әтиегез турында сөйләгез әле.
Беләсезме, Апас районының Ябалак авылы музеенда бер газета саклана. Анда «Бу авыл белән Пушкинның нинди элемтәсе бар» дигән мәкалә язылган. «Бу авылдан чыккан малай – Мария театры солисты, театрда Пушкин партиясен башкарган», – дип горурланып язганнар. Мин әтинең данлыклы Пушкин ролен яхшы хәтерлим. Шул ук музейда әтинең сигезенче буынга кадәр шәҗәрәсе эленеп тора.
Әти үзе Казанда туган. Ул вакытта Казаннан иң талантлы укучыларны сайлап Ленинградка укырга җибәргәннәр – әти Ваганов исемендәге Рус балеты академиясендә укыган. Укуын тәмамлагач, Казанга кайткан. Әмма аны армиягә озатканнар, һәм ул флотта 2 ел хезмәт иткән: бу – балет артисты өчен зур срок. Ә әти, аннан кайтып, Мариинкада солист була алган. Ни өчен Питерга киткәнме? Казан театры аны алып калмаганга үпкәләгәндер дә, бәлки. Әти Мариинкада зур партияләр башкарган, күп гастрольләргә йөргән.
Биючеләр баласы булгач, балачагыгыз театрда узгандыр инде.
Әйе, балачагым театрда узды – ложада утырып, әти-әнием катнашкан спектакльләрне карый идем. Әнием Ольга Вторушина – заманында Варнада узган Балет артистларының халыкара бәйгесендә (Болгария, 1966 ел) Михаил Барышников белән бергә катнашып, алтын медаль алган кеше.
Мариинкага үтүе авыр идеме?
Җиңел булмады. Мин эшли башлаганда бик катлаулы сайлаулар аша үттек. Мин үземне башка театрда күз алдына да китерми идем.
Мариинка – балет бишеге. Дөньяның иң данлыклы балериналары биредә эшләгән. Хәзер театрда штат зуррак, 2 сәхнә эшли, Владивостокта һәм Владикавказда филиаллар бар. Репертуар да зур – спектакльләр күп. Шуңа театрга артистлар да күбрәк кирәк.
Ильмира, Мариинкадан китәләрме? Әллә бер монда эләгү бәхете тигән артист «ябышып ятамы»?
Элек Мариинкага эләккән кешенең тормышы уңган дип санала иде, һәм пенсиягә кадәр биредә тулы канлы, кызыклы тормыш алып барасың – актерлык партияләре, аннары миманс... Хәзер вазгыять үзгәрә: ритм зур – кемнәрдер, авырлыкка түзәлмичә, китеп тә бара.
Китәсе килгән вакытлар булдымы?
Мин – иҗади эмоциональ кеше, «китәм» дигән вакытлар булмады түгел. Рәхмәт, театр миңа гастрольләргә йөрергә рөхсәт итте. Заманында Европа буенча озак гастрольләрдә йөри торган халыкара труппа белән эшләү мөмкинлеге туды – 6 илне гизеп, Европаның тарихи сәхнәләрендә эшләдек. Тагын бер тапкыр Америка гастрольләре өчен рөхсәт сорадым – рөхсәт иттеләр. Дөнья күрдем, рәхәтләнеп биедем. Ул вакыт бездә спектакльләр аз иде һәм үз партияңне озак көтәргә туры килә иде.
Чит илдә калу кызыктырмадымы?
Юк. Мин үз шәһәремне яратам. Дөнья күрдем һәм әйләнеп кайттым.
Ул ярату ничек сизелә?
Монда сулавы да җиңел. Архитектура, кешеләр – барысы да якын. Башка җирдә мин үземне чит итеп тоя идем. Югыйсә, яшь чагында ниндидер бәйлелек булмый бит: гаилә дә юк, дөнья ачык. Әмма ул вакытта да бик кайтасым килгәнне хәтерлим.
«Буяулы пуантелар белән киндер өстендә биим»
Ильмира Баһаветдинованың кызыклы бер шөгыле бар: ул – рәссам-пуантист. Ягъни, пуанте (балет туфлиләре) белән рәсем ясау техникасын уйлап тапкан һәм тормышка ашырган рәссам.
Пуантилизм белән бутамагыз, зинһар – анысы французча point (нокта) сүзеннән алынган. Ягъни, нокта-нокта чиста буяу сылап картина язу техникасы. Ул XIX гасыр неоимпрессионизмына барып тоташа. Әмма без бу темага тирән кермәбез. Сүзебез Ильмира турында. Ильмира әлеге нокталарны пуанте белән ясый һәм киндер яки фанера өстендә үзенчәлекле картиналар тудыра. Шулай итеп, биюченең балет карьерасы турындагы әңгәмә рәсем сәнгатенә күчте.
Пуантелы картиналары турында да сөйләшик инде.
Озак балет карьерасыннан соң, каядыр башка юнәлештә дә хәрәкәт итеп карыйсы килде, чөнки балериналарның актив иҗат чоры озак булмый. Рәсем сәнгатенә фотографлар аша килдем. Мин алар белән актив аралаша, фотокүргәзмәләрдә еш була идем, балет карьерасы дәвамында алар өчен модель булдым. Бервакыт танылган балет фотографы Марк Олич белән бер эксперимент эшләдек. Ташларга кызганыч булмаган пачка (балеринаның бию костюмы) киеп, өстемә буяу койдым да, мине берничә фотограф төшерде, аларның берсе Будапешттан махсус килгән иде. Пуантелы рәсемнәр идеясенең башы да шунда барып тоташкандыр. Әмма бию беренче планда булгач, ул чакта аны тормышка ашырып булмады. Идея әкренләп өлгерде, һәм мин фотограф Григорий Майофисның юбилеенда ничектер шул идеямне әйттем. Ә ул аны эләктереп алды да, үз остаханәсендә эшләргә чакырды. Мин остаханәгә килеп, пумала урынына пуантелар белән иҗат итә идем. Театрдан соң айдан артык, эшкә йөргән кебек, остаханәгә йөрдем. Буяулар белән эш иткәндә киндернең үзен ничек тотуын тикшерә торган экспериментларым да күп булды. Юешләнеп кипкән киндерне подрамникка тарттырып булмагач, катыргыга тарттырылган киндердә эшли башладым. Аннары фанерада эшләп карау идеясе килде. Чөнки каты материал булгач, аның өстендә биеп була. Бәлки, алга таба фанерага киндер тарттырып карарбыз.
Мине сынлы сәнгатькә этәргән тагын бер вакыйга булды. Социаль активистка буларак, җимерелеп барган һәм игътибар соралган биналарны саклау өчен аукцион оештыру эшендә катнаштым. Миңа үземә бик ошаган биналардан картина төшерергә тәкъдим иттеләр. Әлбәттә, мин үземне рәссам дип атый алмыйм. Аларның иҗатын бик хөрмәт итәм, алар аңа гомерен багышлый. Әмма бу – хәйрия аукционы, һәм мин оештыручыларның берсе идем, шуңа ризалаштым. Кыскасы, мин иҗат иткән 2 картина аукционда сатылды...
Пумалалар белән ясалган картиналармы?
Әйе. Бу мине канатландырды һәм пуантелы картиналар иҗаты башланды.
Моны ничек күз алдынап китерергә соң?
Буяулы пуантелар белән киндер өстендә биим.
Катыргыга тарттырылган киндергә яки фанерага рәсем булып буяулы эзләр төшәме?
Әйе. Мин картина ясау процессын видеога төшереп интернетка урнаштыргач ук, телевидениедән шалтыраттылар. Димәк, бу иҗат кешегә кызыклы. Димәк, моны дәвам итергә мөмкин, дигән ышаныч туды.
Бу – сез уйлап тапкан рәсем ясау техникасымы, әллә дөньяда бармы?
Мин эзләнеп карадым, беркайда да болай картина тудырган кешене тапмадым.
Дәвамчыларыгыз килеп чыкмадымы әле?
Әлегә мин берүзем. Кемдер эшли башласа, көнләшер идем, мөгаен.
Майлы буяулар белән язасызмы, дөресрәге, биисезме?
Акрил буяулар белән. Майлы буяуларга күчәсем килә, ләкин бу – катлаулы. Майлы буяулар катламы озак кибә. Үз студиям түгел бит, озак киптерү мөмкинлегем юк.
Пуанте белән язылган картиналарыгыз күпме?
28 булды. Шуның 25е күргәзмәдә тора. Быел ул күргәзмәнең ачылышы да бик матур булды. Миңа терәк булып, бик күп музыкантлар, үзем социаль акция аша коткарып калырга тырышкан Бию мәктәбе укучылары да килде. Балет рәссамы Василий Братанюк килеп, бик җылы сүзләр ирештерде. Тамашачы да күп иде. Башлап кына килгән кеше өчен бу – кыю эксперимент. Мине сынлы сәнгать дөньясы ничек кабул итәр, дигән курку бар бит. Әле бер хезмәттәшем үз интерьеры өчен зур картинага заказ бирде...
Яраткан төсләрегез?
Артык чуар итмичә генә ачык төсләр белән эшләргә яратам. Театр затлылыгын саклыйсы килә. Шул ук вакытта эшләрем якты да булырга тиеш. Аеруча шәмәхә төсне яратам. Коллегаларымның миңа шәмәхә пуанте бүләк иткәннәре бар. Искиткеч матур иде. Беренче триптихым да «Шәмәхә рух» дип аталды. Мин аны, студия бушаганын көтеп җиткерә алмыйча, көткән арада идеям үлеп китәр дип куркудан, Мария театрында ясаган идем. Мариин залында кеше югында, идән буялмасын өчен әйбер җәйдем дә эшләдем.
Пуантелар арзан тора, дип уйламыйм. Буялган пуантеларны ташлыйсызмы?
Берсе дә ташланмый. Барысы да кадерләп саклана. Рәссамның пумалалар җыелмасы урынына миндә пуантелар җыелмасы. Мин, төсләрне туры китереп, аларны кат-кат кулланырга тырышам: төрле төсләргә манылган 10 пар пуантем эленеп тора – тулы бер палитра. Минем пумалаларым бик кыйммәтле булып чыга шул: пуантелар кыйммәт тора – 5-20 мең. Минем әле иске запасларым бар иде, әни биегән чордан калган 50 еллык туфлиләр сакланган. Аның очы кечкенә генә. Хәзер ул пуантем шәмәхә буяуга манчылган килеш эленеп тора.
«Пуанте эволюциясе» дигән картинаңны интернетта күрдем.
Ул – минем музей кыйммәте булган тарихи пуантелар белән ясалган картинам. Элек балерина кечкенә генә «пятачок»лы пуантелар киеп биегән – балерина күктә оча кебек күренсен дип, шулай уйланылган. Хәзер балет техникасы камилләшкәч, уңайлы булсын өчен, балериналарның «пятачогы» зурайды. Әмма визуаль яктан образ, аяк линиясе югала. Мин мөмкин кадәр тар пятачокта биергә тырышам.
Хәзер пуантелар эчкә пластик стакан куелып та ясала. Андыйлар озакка җитә, кер юу машинасына салырга да ярый. Ә мин җилемле тукымалы пуантеларны яратам. 1 пуанте 3 тулы спектакльгә җитә. Аннары йомшара, ватыла. Пуантелар сайлауның да профессиональ нюанслары бар.
Фин култыгында кар өстендә биегәннән соң танылып уянган Ильмира
Сезнең белән сөйләшәсе килгән тагын бер тема – социаль активлык. Сезнең Фин култыгындагы бухтаны саклап калу өчен акция оештыруыгызны күреп сокланган идем. Үз идеягезме?
Бу – шәхси инициативам иде. Әлеге акцияне «Би-Би-Си»га кадәр бөтен дөнья күрсәтте.
Сезнең өчен бу урын – Батарейная бухтасы – нәрсәсе белән кадерле?
Безнең анда ял иткәнебез бар, дачабыз да якын гына урнашкан. Анда элек су асты көймәләренә заправка базасы булган. Шул вакыттан калган озын хәрби пирс әле дә сакланган, һәм анда йөрүе бик рәхәт. Җимерелеп барса да, ул – кызыклы объект. Анда серферлар шөгыльләнә икән. Ул алар өчен уңайлы дулкынлы бердәнбер урын, ди. Шундый урында төзелеш башлану куркынычы мине тыныч кына калдырмады.
Боз өстендә! Пачкадан! Үзегезне кызганмадыгызмы?
Беләсезме, ниндидер азарт иде ул! Нәрсәгәдер тәэсир итә алу мөмкинлеге…
Тәэсир итә алдыгызмы?
Әйе. Проекттан баш тарттылар.
Күпмедер дәрәҗәдә сезнең аркадамы?
Күпмедер дәрәҗәдә – әйе. Анда миңа кадәр дә каршылык акцияләре булган. Ул бит – уникаль табигать почмагы.
Суыкта биегәч, соңыннан авырмадыгызмы?
Юк. Мин бит өстемә тун, аягыма чунилар кигән идем.
Бу гамәлегезне театрда хупладылармы?
Әйе. Хезмәттәшләрем минем яклы булды. Фотоларны да интернетка алар куйды. Минем ул чакта социаль челтәрләрдә аккаунтларым да юк, аларны куллана да белми идем. Хәзер алып барам инде. Әмма вакытны бик күп ала.
Бу – беренче акция идеме?
Әйе. Танылып уяну! Уянып китсәм, телефоным тулы таныш түгел шалтыратулар. Миндә шок иде. Кискен тема иде бит, хәтта бераз куркып та калдым.
Әлеге проектка катнашы булган кешеләр шалтыратмадымы?
Минем телефонны табуы алай җиңел түгел дип беләм. Матбугат чаралары театрның пиар хезмәте аша эш итә. Пиар хезмәте аларны миңа белеп кенә юллый. Башка юллар белән телефонымны табучылар да булгалады...
Ягъни, янаулар булдымы?
Культуралы кисәтүләр, дип әйтик. Ул хакта искә төшерәсем дә килми. Интернетта бер хейтер, әшәке сүзләр язып, төркемнәр буенча тарата башлаган иде. Куркып калдым хәтта. Әмма гаиләм көлеп кабул иткәч, аларның тыныч реакциясе мине дә тынычландырды. Теге хейтерның аватаркасына билгеле футболист фотосы куелган иде. Мин ул футболчыга яздым. Аның пиар хезмәте социаль челтәргә шикаять язгач, аватарканы алып ташладылар, һәм бик күп уңай кайтавазлар арасында ул күмелеп тә калды.
Башка акцияләрне дә искә төшерик.
Шувалово сараен һәм паркын саклау буенча акциядә катнаштым. Анда концертта мин сарай басмаларында биедем. Шул перформанс белән ролик төшердек.
Башта ул урыннар фәнни институт карамагында иде. Аннары ташландык хәлгә килде. Аның юкка чыгу куркынычы бар иде. Ул – бу районда бердәнбер тарихи сарай. Аның паркында 300 еллык гаҗәеп чыршылар үсә. Миннән сорадылар…
«Нигә искене җимерергә?»
Акцияләр буенча белгеч итеп, сездән сорый башладылармы?
Миңа таныш урыннар ул. Улым кечкенә чакта без анда ял итеп йөри идек. Анда – буалар, күлләр, күперләр... Тәкъдимнәр була, ләкин чынлыкта мин бөтен акция тәкъдимнәрен күтәреп алмыйм.
Мәсәлән, Колтуш калкулыкларын (Ленинград өлкәсенең Всеволожский районында урнашкан) яклау акциясенә катнашырга мине озак үгетләделәр. Ул урынны белми идем, өйрәндем. Анда гаҗәеп парк, урман полосасы икән, табигый кыйммәткә ия ком дюнасы бар. Ул җирләр экологлар өчен табигать могҗизасына тиң. Аларга ул урын чынлап та бик кадерле булуын аңлагач, мин ризалаштым. Роликларны төшергәндә, халык бик күп җыелды.
Бездә яңа архитектура өчен шулкадәр күп урыннар бар. Нигә искене җимерергә? Төзегез яңаны! Искесен җимермичә генә төзегез!
Сарай (Дворцовая) мәйданында балалар белән биюең дә бар бит әле. «Танец маленьких лебедей»ны биюегезне интернетта яратып карадым.
– Санкт-Петербургның Киров районында бердәнбер Балет мәктәбен, ниндидер реформалар нигезендә, түрәләр гомумбелем бирү мәктәбе белән кушарга уйлаганнар.
Гади урта мәктәп белән Хореография мәктәбенме?
Әйе. Менә сез аңлыйсыз. Ә алар шуны да аңламый. Акциянең максаты мәктәпкә игътибарны юнәлтү, мондый кушуның ялгыш булуын кешеләргә аңлату иде. Әлеге акцияне телевидениедән дә күп күрсәттеләр. Әти-әниләр дә балаларның концертларын интернетка куя башладылар. Кайтавазларның күплегеннән түрәләр үзләре шаккатып калдылар булса кирәк. Әлегә мәктәпне 1 елга саклап кала алдык.
Кемнәрдер бинага кызыгамыни?
Әйе. Тирәлегендә элиталы йортлар төзелеп килә. Әлеге элитар күчемсез милек арасында мәктәп зур мәйдан тотып тора, аның зур паркы да бар. Шуңа кызыгалардыр. Бу урын – районның йөзек кашы. Гаҗәеп матур урыннар! Хәтта шул элитар йортларда торучылар өчен дә матур урын булып калыр иде ул. Нигә бетерергә?! Шул урынны бетереп, тагын бер коробка куйганнан кемгә файда? Кошмар!
Сарай мәйданында кызларны кечкенә аккошлар итеп тездем дә биедек. Мин алар арасында кара аккош идем. Биюләрне үзем куйдым. Мин бит белемем буенча балетмейстер. Балалар белән педагог булып та күп эшләдем.
«Татарлык – минем бер өлешем»
Ильмира, тагын бер тема калды. Фамилияң Багаутдинова (Баһаветдинова). Җиңел генә әйтелешле түгел. Әйткәндә буталып бетмиләрме? Алыштырасың килмәдеме?
Фамилиям белән һәрвакыт горурландым, гәрчә, чыннан да, авыр әйтелсә дә. Мин аны кешегә ачык итеп аңлашылырлык итеп әйтәм. Фамилиямне беркайчан да алыштырырга уйламадым.
Сезнең өчен татарлык нәрсә?
Миндә – яртылаш татар тамырлары. Татарлык – минем бер өлешем. Бәлки, минем бөтен иҗади экспериментларым да шуннан – татар каныннан киләдер. Мине нәрсәдер дулкынландырса, дәшми кала алмыйм. Шул каршылыгым акцияләргә китерәдер.