Төркиядә көчле җир тетрәү: «Бар нәрсә дә ауды, бөтен баскычлар кителеп төште»
Бүген көндез Төркиянең Истанбул, Измир, Искешәһәр һәм Бандырма шәһәрләрендә җир тетрәгән. Ул грек утрауларына кадәр барып җиткән, белгечләр аны 6,9 дәрәҗәдәге җир тетрәү булган, дип бәяләгән. Җир тетрәгән урында төшерелгән видеоны «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова җибәрде.