Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ заправкадагы мәхәббәт турында сериал төшерә («теща» гына пырдымсызрак)

ТНВ автомобилгә ягулык салу станциясендә «Юллар чатында» дип аталган яңа сериал төшерә башлады. 20 сериядән торган сериалны сентябрь аенда төшереп бетерергә җыеналар. Яңа сезонда тәкъдим итәчәкләр. Спойлерсыз гына нәрсә турында булуы хакында җиткерәбез.

news_top_970_100

Былтыр июль челләсендә ТНВ Теләчедә шулай «Алмаш» сериалын төшерә башлаган иде. Быел яңа сериал төшерә башлау форсатыннан Мамадыш трактында урнашкан «Татнефть» ягулык салу станциясенә җыелдык. Нәкъ менә андагы станция эксперименталь мәйдан булып санала икән. Бөтен яңалыклар беренче итеп анда кертеләдер инде. Хот-дог, кофе сыман ризыкларны эчкә кереп тә алып була, тышта да бер «вагончик» тора. Бәләкәй китапханә рәвеше дә бар, урамда йорт формасындагы киштәдә китаплар тора. Эчтә шулай ук кафе зонасы да бар, анда ризык алу линиясе эшли. Зур инде бу станция.

Сериалны төшерү станциянең ишегалдында башланды. Машиналар ягулык сала торган якта түгел, ә кафе каршында.

Сериалны «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе һәм «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе төшерә. Сериалның режиссеры – Алмаз Әкбәров. Сценарий авторлары – Алмаз Әкбәров һәм Альберт Шакиров. Сериал Татарстан Республикасы каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Монда төрле персонажларны кисештереп була»

Сценарий авторы Альберт Шакиров ягулык салу станциясендә фильм төшерү идеясенең бик күптәннән барлыкка килгәнен сөйләде. 5 елдан артык үз вакытын көтеп торган бу тема. 

«Юллар чатында» сериалы «юл» метафорасына таянып эшләнелде. Барлык мәгънәдә барыбыз да юлда, машинага утырмаган кешеләр дә юктыр. Татарстандагы кебек сыйфатлы ягулык темасы да һәрберебезгә кагыла. Без аны сизмибез генә. Бу – «Татнефть» ширкәте белән берлектә эшләгән беренче сериал түгел. Бу өлкәнең дә «кухнясын» тамашачыларга күрсәтергә булдык. Сериалдагы төп вакыйгалар ягулык салу станциясендә бара. Бу – юллар, кешеләрнең язмышлары кисешә торган урын. Статуслар, вазифаларга карамастан, барысы да монда туктала. Төрле кешеләр кисешкән урында кызыклы вакыйгалар килеп чыга да инде.

Ягулык салу станциясендә төшерү идеясе күптән «башта әйләнеп йөри» иде. Сериалларны төшерә башлыйбыз дигән вакытта ук шушы «ягулык салу станциясе» дигән тема бар иде. Эшли торгач, кайчандыр әзерләп калдырган нигезне алдык. Үз чиратын 5 елдан артык көткәндер, – диде ул.

Ул бу сериал башкаларга охшамаган булачагын әйтте. Былтыргы «Алмаш» аннан да алдагы «Бер-бер хәл» сериалының дәвамы сыманрак эшләнелгән иде. 

Узган сериалларга охшатмаска тырышабыз. «Һәр кешенең үз юлы» дигәнгә басым ясадык. Монда төшерү шул ягы белән җайлы – монда төрле персонажларны кисештереп була. Ни өчен монда килеп керде, дигән әйбер була алмый, шуңа төрлелек кертү кулай. Хәзерге ягулык салу станцияләре – тулы бер инфраструктура. Үзләре дә каршы килә, бөтен киемнәрен бирәләр, перчатка, бахила киеп, җитештерә торган зонага да кереп чыга алабыз. Ягулык салу станциясендә дә нәкъ безнең кебек кешеләр эшли, аларның да үз проблемалары бар. Монда коллектив эчендәге мөнәсәбәтләр дә, килгән кешеләр белән аралашу да бар. Артистлар үзләре булып, үз транспортында кереп чыгар, –диде сценарий авторы. 

Сериал ситком форматында төшерелә. Аларның «Рәхәт яшибез» сериалы шундый форматта иде.

«Без әлегә «кәлинкәдә» төшерәбез»

Алмаз Әкбәров сериалны төшерүдә 40ка якын артист катнашуын әйтте. Тырышырга, бөтен көчне куярга вәгъдә бирде.

Бөтен театрдан артистлар бар диярлек, 100гә якын кешене карадык, сайладык. Әлмәт, Чаллы Түбән Кама – бөтен театрларны күздән үткәрдек. Барысы да яхшы, тик кирәкле образларга туры килмиләр, шуңа сайларга туры килде. Станция фәлсәфи урын булып тора. Бөтен кеше монда килә, туктый, уйланып ала, хәрәкәт итү юнәлешен үзгәртә яки кызурак алга бара. Монда бик күп темалар күтәрелә: кыз – әти мөнәсәбәтләре, мәхәббәт линиясе – барысы да бар, –диде ул.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов «киләчәктә безнең киноның индустриясе булыр» дигән өметен әйтте. 

Елына 3-4 сериал, 1 фильм төшерү максатын куябыз. Без әлегә «кәлинкәдә» («на коленях» дигән сүзләр – авт.) төшерәбез, тик безгә профессионаллар кирәк. Әле дә рәхмәт, бу сериал булачак, барысы да әзер. «Татнефть» безгә ярдәм итә, алар булышлыгы белән кино индустриясен булдырырга өметләнәбез. Сыйфатлы фильмнар белән Россия, дөнья базарына чыгу насыйп булсын.

Һәр сериалны төшерә башлаганда дулкынланам. Аның аңлап булмый торган химиясе бар. Артистлар да, сценарий да яхшы, бик матур төшерелгән дә була, тик «бармый». Киресенчә дә була, мәсәлән, 2 көндә төшерәләр, ә тамашачыга ошый. Булган сериалларыбыз, Аллага шөкер, барысы да уңышлы. Мондый команда, артистлар белән сериалның уңышлы булуына шигем юк. Бу сериал кешеләр турында. Һәр кеше үз юлын эзли, юлдан барганда кем беләндер очраша, талаша, таныша, тормышын кора. Бу да – фәлсәфи сериал. Бәлки, тарихта мондый сериалның аналоглары бардыр, тик безнең өчен үзенчәлеге бар. Бу – безнең җирдә, безнең кешеләр белән, безнең фәлсәфи тормыш турында төшерелгән сериал. Бергә эшлик, башы әйбәт, ахыры тагын да әйбәт булсын, – дип теләде. 

Былтыргыча (аннан алда да шулай булгандыр) Илшат Әминов сериалны гамәлгә куючылар, артистлар имзасы куелган тәлинкәне камера штативына бәреп ватты. Былтыр ватканда кулы җәрәхәтләнгән иде, шуңа быел перчатка киеп эшләде. 

«Ярар, егетләр-кызлар, беренче тапкыр түгел. Матур булсын, популяр булсын, тамашачы рәхәтләнеп карасын, төшерү төркеме исән-сау төшереп бетерсен, каршылыклар булмасын, «Татнефть» безгә ярдәм итсен», – диде дә ватты. 

«Кино дөньясына шундый кыю, шәп роль белән килеп керүемә чиксез шатмын»

Сөйләргә яраганнардан, кыскасы болайрак була. Үрнәк булган ягулык салу станциясенә үзәк офистан Ясминә исемле яңа хезмәткәр килә. Станция директоры Рим Кимович аптырашта – бу туташны нинди җитешсезлекләргә ишарә итеп җибәргәннәр? Ясминә барлык теләк-тәкъдимнәрне тормышка ашыра башлый, үзенең шундый да булдыклы булуын исбатларга тырыша. Бердәнбер киртә – шунда ук официант булып эшләүче элеккеге мәхәббәте Булат. Аңа булган хисләр, җитәкченең кырыслыгы белән көрәшеп, кыз искиткеч үзгәрешләр башларга була. Бу үзгәрешләр ягулык салырга гына кереп чыккан кешеләрнең дә тормышына тәэсир итә. 

«Мәхәббәт күгәрченнәрен» Чаллы театры актрисасы Зөлфия Галиуллина һәм Әлмәт театры актеры Раушан Мөхәммәтҗанов башкара.

Раушан образы турында: «Бу образ миңа бик килешә, характеры белән дә...» – дип әйтә башлаган иде, янында басып торган Зөлфия кычкырып көлеп җибәрде.

Бөтен җитешсезлекләре дә миңа килешә, – дип дәвам итте. – Мин үзем дә тормышта Булат кебек. Ул – кыю, гашыйк булучан, хулиган егет. Булат ягулык салу станциясендә официант булып эшли һәм ул бер кызга гашыйк була. Юк инде, сюжетын сөйли башладым… – дип дәвам итмәде.

Үземнең мондый лирик героиняларны уйнаган юк иде. Миңа бу роль бик кызыклы, тамашачыга да охшар, дип уйлыйм. Мондый зур проектта беренче тапкыр катнашам, – дип сөйләде Зөлфия, әмма теге көлүенең сәбәбен аңлатмады.

«Китап» радиосының тапшырулар мөхәррире, язучы Гөлинә Шәйхи сериалда байкер кыз ролен уйный:

Дөресен әйтәм: кастингтан соң үземнән канәгать калмадым. Артист, театр тормышы минем өчен ябык иде, ләкин мин тормышның яңа – «кино» дигән битен ачтым, һәм мине кабул иттеләр. Мин – байкер кыз. Бу – мин хыялланган рольләремнең берсе булгандыр. Кино дөньясына шундый кыю, шәп роль белән килеп керүемә чиксез шатмын. Миңа сериалның исеме дә ошый. Кастингка барганчы исемен белмәгән идем. Сценарий да шундый... Альбер Шакировның «шәрә» әйбер язмаганын, аның туры сүзле икәнен һәрберебез белә бит инде. Алмаз абый төшергәч – һичшиксез! Шәп, талантлы артистлар белән эшләү бәхете һәркемгә дә тәтеми. Инде театрдан ничә ел элек китүемә карамастан, мине шулай кабул итеп алганнар икән, мин бик шат, димәк, ул тормыштан нидер калган әле. Әйтерсең лә Альберт бу образны минем өчен язган. Шуңа күрә мин бик шат, – дип сөйләде ул.

«Булачак кияүнең аягына массаж ясаганымны хәтерлим»

Камал театры артисты Рәдиф Галимов «заправщик» ролен башкара. Сериалда беренче тапкыр төшә.

Үземнән зур ачышлар көтәм, Аллага тапшырган, нәрсә килеп чыгар. Сериал миңа ошый. Уңышлы булсын инде. Мин –  артист булырга хыяллана торган заправщик, ә ул – ачык күңелле, шаян, бөтен әйбергә юмор белән карый торган позитив персонаж. Театрдан кинога күчүе авыр димәс идем, тик үзенчәлекләре бар. Камерага уйнаганда хаталар ясый аласың, яңадан төшереп була, ә сәхнәдә алай килеп чыкмый, – дип сөйләде ул. 

Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина «теща» ролен башкара. Үзенең «балалары» белән күрешмәгән әле. 

Минем «кызым» да, «киявем» дә Әлмәттән икән, отпуск вакытында гына киләчәкләр. Безнең әле күрешкән юк, тик мин ул егетне беләм икән. Театраль Сабантуйда аның аягын көзән җыерган иде. Мин аның аягына массаж ясаганымны хәтерлим. Шул малай минем «кияү» булып чыкты. «Теща» үзе әзрәк пырдымсызрак инде, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, ул яшьләрнең арасына кысыла, һәрвакыт кияүне тикшерә, артыннан күзәтеп тора. «Теща»ның үзенең ире юк, шуңа кызының бәхетен югалтасы килми инде.

Мин кинода эпизодик рольләрдә генә төшкән идем. Театр һәм кино ничек аерыла? Кинода бер төшәсең дә, ул гомергә шулай кала. Театрда бүген роль бер төрле килеп чыга, икенче көнне башкача уйный алам. Рольне зурайтасың, баетасың бит инде. Мин бу рольдә уйнарга атлыгып торам. «Берәр әбине уйныйсым килә», – дип күп тапкыр әйткәнем бар. Менә «теща» булды! – дип сөйләде ул.

Сериалны төшерүчеләргә, актерларга уңышлар гына телисе кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100