Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әтинең рухына дога кылуыгызны сорар идем…» - җырчы Нурисламның җидесен уздырганнар

Улы Артур әтисенең рухына багышлап, Коръән укыткан.

news_top_970_100
«Әтинең рухына дога кылуыгызны сорар идем…» - җырчы Нурисламның җидесен уздырганнар
https://www.instagram.com/nurislam_jsm/

Мәрхүм җырчы Нурисламның җидесен уздырганнар. Бу турыда әтисенең инстаграм сәхифәсендә улы Артур хәбәр иткән һәм Нурисламның иҗатын яратучылардан әтисенең рухына дога кылуларын сораган.

«Нурисламның иҗатын яратучы дусларыбыз! Бүген әтиебезнең арабыздан китүенә җиде көн. Аның рухына багышлап, Коръән ашы уздырдык. Ул исән чагында беркайчан, беркемнән ярдәм сорамады. Бөтен кыенлыкларны үз көче белән хәл итәргә тырышты. Мин Коръән сүрәләре белүчеләрдән Нурислам (Михаил улы) рухына дога кылуыгызны сорар идем. Аның җаны безнең арада 40 көнгә кадәр яши. Әйдәгез, аның өчен тавышны догалар рәвешендә бирик. Бу сезнең тарафтан бик изге гамәл булачак», — дип язган Артур.

Нурисламның тугры тамашачысы Артурның авыр кайгысын уртаклашкан. Җырчының искиткеч талант иясе булуы турында бик күп комментарийлар калдырганнар.

«Авыр туфраклары җиңел булсын. Бик матур җырларын калдырып китеп барды. Иртә китеп барды. Туганнарына Ходай сабырлыклар бирсен»;

«Ышана алмыйм… Нурислам… Урының оҗмах түрләрендә булсын. Берни эшләп булмый шул, язмыш. Җырларыңны да тыныч кына тыңлап булмый. Артур, сабыр бул инде, авыр сиңа»;

«Нурислам - кыска гына вакыт эчендә татар эстрадасына үзенең зур өлешен керткән шәхес. Аның тавышы күпләрдән аерылып тора. Аның һәрбер җырлаган җырын халык яратып кабул итте. Шуңа күрә дә Нурисламны югалтуны тамашачылар бик авыр кичерә. Мин хәзергедәй хәтерлим аның беренче мәртәбә эстрадага килеп керүен. Аның һәрбер җыры күңелгә ятышлы булды. Әле дә булса күңел ышанып бетә алмый. Авыр югалту бу! Нурисламның авыр туфраклары җиңел, урыны җәннәт бакчасында, җаны оҗмах түрләрендә, караңгы гүрләре якты булсын! Әнисенә, улы белән кызына, якыннарына, туганнарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. Онытылмый торган шәхес! Халык йөрәгендә мәңге сакланыр!» — дип бик матур сүзләр язганнар.

Бер инстаграм дусты Нурисламга багышлап шигырь дә иҗат иткән.

«Күңел ышанмый, йөрәк елый

Нигә шулай иртә, иртә гомер өзелде?

Хәзер җырын тыңлый, тыңлый,

Күпме яшьләр түгелде.

Язмыш нигә иртә алды,

Әҗмәвердәй көчле кешене.

Тамашачың елый, сине сагынып,

Калдырып киттең, үзең яраткан эшеңне.

Үзең киттең дәшми генә,

Ә җырларың елый, сине таба алмый.

Җырларыңны еламый тыңлап булмый.

Нигә шулай киткәнеңне, әле халык аңламый.

Тыныч йокла, җәннәттә булсын.

Җирдән сиңа күп итеп дога барсын.

Шушы йөрәк өзгеч җырларың белән

Халык йөрәгендә урын алдың».

  • Җырчы Нурислам вафат
  • Җырчы Нурисламның улы: «Әти йорты белән саубуллашырга чыгып, ишегалдында җан бирде»
  • Нурисламны соңгы юлга озаттылар — гади булып яшәгән, гади генә китеп тә барды


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100