Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тинчурин театры артистлары әхлаксыз спектакльдә уйнаудан баш тартты

Тинчурин театры артистлары «Качышлы уены» спектаклендә катнашудан баш тартуын ике сәбәп белән аңлата - спектакльне әхлаксыз дип тапканнар һәм рус телендә укылуын ошатмаганнар.

news_top_970_100
Тинчурин театры артистлары әхлаксыз спектакльдә уйнаудан баш тартты
Михаил Захаров, Салават Камалетдинов

Тинчурин театры сайтында берничә атна элек шундыйрак хәбәр барлыкка килгән иде: «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның тагын бер премьерасына әзерлек башланды. Күптән түгел коллектив Мансур Гыйләҗев белән Хәбир Ибраһимның „Качышлы уены“ әсәрен сәхнәләштерүгә кереште. Режиссеры — Алексей Брайнин. Спектакльнең премьерасы апрель аена билгеләнгән».

Әлеге спектакльгә бәйле соңгы яңалык — эш вакытлыча туктатылды. Ни өчен? Әлеге вакыйга артистлардан башланган икән — беренче сүзне аларга бирәбез.

Беренче сәбәп — әсәрнең әхлаксызлыгы. Икенчесе — ике атна дәвамында спектакльнең русча укылуы.

Беренчел вариантта сюжет болайрак. Баласыз гына яшәп яткан ир белән хатын бер-берсен алдап, сөяркә тоталар. Драматурглар тандемы ситуация комедиясе язганнар — ир белән хатын һәм сөяркәләре бер фатирга туры килеп, азактан сөяркәләр өйләнешә. Икенче пәрдәдә әлеге сөяркәләр теге ир һәм хатын белән йөрүне дәвам итәләр. Нәтиҗәдә, ике ханым да балага узалар.

Режиссер Алексей Брайнинның режиссерлык стажы зур түгел. Аның бер спектакле — «Про кота и про любовь» — Казан ТЮЗында бара. Ул «Итекле мәче» әкияте буенча куелган.

Нәүмәтованың фахишә буласы килми

Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова: «Без башта әсәрнең икенче пәрдәсен үзгәртүне сораган идек. Мин ана кеше буларак та мондый әсәргә каршы. Улыма «Девочка по вызову»ның кем булуын ничек аңлатыйм да, шундый роль уйнавыма ничек акланыйм? Бу пьесаны Камал театрында барган «Килә ява, килә ява» комедиясенә охшаш, диләр, ләкин бит анда геройлар бозыклык кылмаган, алар йокламаган булалар. Ә монда бит алар туктала алмый! Анда хатын-кызны кимсеткән сүзләр дә бар.

Без башта режиссер кызыклы чишелешләр табар бәлки дип өметләнгән идек. Ул да өметебезне аклый алмады. «Тамашачыга ни әйтергә телибез?» — дигәч, «Нигә мәгънә уйнарга?» — диде. Ике атна әсәр укып, тынычланырлык бернәрсә дә булмагач, без шундый карарга килдек».

Пьесаның русча укылуына килгәндә, биредә һәр режиссерның үз алымыдыр. Минзәлә театрында өченче спектаклен куярга килгән Сергей Потапов белән сөйләштек. «Артистлар башта ук татарча укыйлар. Ә мин текстны рус телендә карап барам. Артистларга шулай уңайлырак», — диде ул.

Композитор Азат Хөсәенов: «Көйләре языла башлаган иде. Кичә репетицияләр туктатылды дип шалтыраттылар. Мине көйләрнең Америка стилендә булырга тиешлеге бераз аптыраткан иде. Андыйны да яза алам — бер кыенлыгы юк. Режиссер сораганча итеп бер бию көен эшләдем дә, бер урынын бераз татарчаракка борган идем, режиссер „Убери“, диде».

Мин татар кешесенең әхлакый чиста булуын, уйнаш итмәвен, аракы эчмәвен аңладым. Алга таба шундый әсәрләр генә язарбыз.


Драматург Мансур Гыйләҗев: «Мин татар кешесенең әхлакый чиста булуын, уйнаш итмәвен, аракы эчмәвен аңладым. Алга таба шундый әсәрләр генә язарбыз. Хәзер без пьесаны эшкәрттек, икенче актны өр-яңадан яздык. Без ул геройларны иманга кайтардык. Тинчурин театры хәзер читкалар уздыра башлады бит. Бу пьеса шулай укылган булса, кабул да ителмәс иде, бәлки. Кире кагарлар иде. Мөгаен, режиссерда проблема булгандыр.

Шунысын яхшы беләм: бу пьеса куелса, касса проблемасы хәл ителәчәк. Ул Камал театрында озак барган «Казан егетләре»ннән дә яхшырак булачак».

Демократия — әйбәт, әмма кушкач, эшләргә кирәк!

Драматург Хәбир Ибраһим: «Артистларның үз фикерен белдерүе бер яктан әйбәт, икенче яктан алар куелган режиссер белән эшләргә тиешләр иде. Хәзер Тинчурин театрының читкалар ясый башлавы яхшы. Алайса биргән пьесалар режиссерга килеп тә җитмичә, әдәби бүлек мөдирендә үк югала иде. Фәнис Мөсәгыйтов бик дөрес эшләде — бу дөньяда демократия бар икән. Бу пьеса куела башлагач, без Кәрим Тинчурин белән Фәтхи Бурнаш кебек, Мансур белән икебез репетицияләрдә басып торачакбыз. Режиссерга да, артистларга да аңлатып бирербез. Бу әсәр касса әйбере булачак».

Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов: «Районнарга гастрольләргә йөри торган театр өчен дүрт кенә персонажлы пьеса бик уңайлы. Ул планнан тыш куела башлаган иде. Без әлегә туктатып торырга булдык. Чөнки андагы ике артистыбыз — Гөлназ Нәүмәтова белән Эдуард Никитин «Карурман» (режиссер — Резеда Гарипова) репетицияләрендә катнаша. «Качышлы уены“нда үзгәртүләр баштан ук эшләнергә тиеш иде, шундый шарт белән алынып карарга булган идек. Театрларда андый хәлләр була: хәтта спектакль чыгарылып та, сәнгать советы кабул итмәгәч, репертуарга алынмаган чаклар була. Спектакль куела башлагач, режиссер алыштырулар да була. Барысы да эш процессы».

Спектакль барыбер куелачак?

Режиссер Алексей Брайнин бу вәзгыять турында бик кыска гына сөйләде. Әмма спектакльнең киләчәктә куелачагына шикләнмәвен белдерде:

Техник сәбәпләр аркасында, спектакль соңрак куелачак. Шул ук пьеса һәм шул ук режиссер кала.

P. S. Киләчәктә Сәйдәш музее белән Тинчурин театрының берләштерелгән мәйданчыгында Татар драматургиясе үзәге төзеләчәк. Бу хакта министр Ирада Әюпова әйтте. Татар драматургиясенең татар сәхнәсенә юлы кыскаруы — уңай яңалык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100