Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тилем»: артистлар Илсөя Бәдретдинованы котлый

news_top_970_100
«Тилем»: артистлар Илсөя Бәдретдинованы котлый
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Илсөя Бәдретдинова 43нче яшен каршылый. Шушы көнгә дип, ул кыска гына видеоролик әзерләгән.

Аның астына: «Какая разница ничә яшь? Анализларым әйбәт. Туган көнең белән, тилем», – дип котлаган ул үз-үзен. 43 сиздермичә генә килеп җитте, дип тә искәрткән.

Илсөя Бәдретдинованы эстраданың бик күп артистлары да котлаган. Аларның барысы да Илсөягә соклануын яза. Социаль челтәр аша изге теләкләрен Зөлфирә Шәйдуллина, Гөлназ Шәрипҗанова, Зинира – Ризат Рамазановлар, Алсу Фазлыева, Айгөл Бариева, Айдар Тимербаев, Марат Яруллин, Илнат Фәрхуллин, Гөлүсә Шаһбан, Фәнис Җиһанша һәм бик күп шәхесләр юллаган.

«О-о-о. Туган көнең белән, Илсөя. Син – зур уңышларга ирешкән кеше. Татар эстрадасы патшабикәсе. Икенче елга бу вакытта синнән дә акыллырак, синнән дә көчлерәк, сине бер карашы белән җылыта торган, бары тик синеке генә булырлык, искиткеч шәп ирең булуын телим. Ә инде 45 булганда, сөеп туймаслык, синең кебек чибәр, затлы, булдыклы, шаян, бик матур кыз бәбиегез булуын телим. Яратам, сокланам, бик хөрмәт итәбез сине», – дип котлаган Ләйлә Дәүләтова.

«Туган көнең белән, почти кыз булган апа», – дип кушылган Данир Сабиров.

Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы аны мактау сүзләренә, изге теләкләргә күмгән.

Сүз уңаеннан, кичә Фирдүс Тямаев та туган көнен билгеләп үтте. «Минем бүген туган көн. «Ялгыз торна» җырына тамашачым торып басты. Мин дә яшемне тыя алмадым… Шунда уйлап куйдым – шулдыр ул халык мәхәббәте! Рәхмәтлемен Раббыма. Әти-әниемә, яраткан гаиләмә. Туганнарыма, ышанычлы дусларыма, Тямай командасына. Рәхмәт халкыма. Мин сезне просто люблю и все», – дип, хәзерге халәте белән уртаклашкан иде туган көнендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100