Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев концертында елап беткән

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев концертында елап беткән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаевның концертлар сезоны башланып китте. Кичә ул туган ягы Нурлатта чыгыш ясаган. Артистның әлеге концерты бигрәк тә хисле – күз яшьләре белән узган.

Көтелмәгән хәл Тямаев «Ялгыз торна» җырын башкарганда була. Җырның кушымтасында җырчының тамагына төер тыгыла, күз яшьләре бәреп чыга.

«Мин ялгыз түгел. Минем йөрәгемдә яраткан тамашачым, Нурлатым – сез бар. .. Әниләр, исән-сау кайтсын улларыгыз. Шушы җыр белән озаттык бит», – ди ул җырның куплетлары арасында. Җыр азагына бөтен зал торып баса. Халыкның да күзенә яшь тула.

Бу хәл турында ул бүген – туган көне көнне – болай дип язды:

«Минем бүген туган көн. Бу җырга тамашачым торып басты. Мин дә яшемне тыя алмадым… Шунда уйлап куйдым – шулдыр ул халык мәхәббәте! Рәхмәтлемен Раббыма. Әти-әниемә, яраткан гаиләмә. Туганнарыма, ышанычлы дусларыма, Тямай командасына. Рәхмәт халкыма. Мин сезне просто люблю и все».

Видео астында Фирдүс Тямаевның тамашачысы аны, туган көне белән котлап, ихлас теләкләргә күмгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100