Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова: «Кем соң мин шулкадәр?»

Бунтарь. Үҗәт. Үзгә. Татарстанның атказанган артисты (ниһаять!) Илсөя Бәдретдинованы шушы 3 сүз белән генә тасвирласаң да, аның көчлелеге, турылыгы, кешелеклелеге һәм үзгә бер иҗаты шушы сүзләргә сыеп бетәр күк. «Интертат» сайты өчен интервьюда Илсөя Бәдретдинова ни генә сөйләмәде.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова: «Кем соң мин шулкадәр?»
Катерина Кнопикова фотолары

 «Син» дисәм, ачуланмыйсызмы, Илсөя апа?

Юк, ачуланмыйм. Без синең белән «сез» дип сөйләшә торган «уровеньны» уздык бит инде.

Социаль челтәрләрдә уздырылган сораштыру буенча, татар эстрадасының иң популяр артисты ул – Илсөя Бәдретдинова. Син бу хакта үзең ни уйлыйсың?

Бервакытта да алай дип уйлаганым юк. Андый әйберне халык хәл итәргә тиеш. Мин фәкать үз эшемне генә эшлим, «беренче булам» дип эшләгәнем юк. Ул сораштыру нәтиҗәләрен миңа да җибәрделәр. Мине шулай зурлап әйткәннәре өчен Зәйнәб апа Фәрхетдинова белән Зөһрә апа Шәрифуллинага рәхмәт әйтәсем килә. Укыгач, әллә нәрсә эшләп киттем шунда. Мин бит алар җырларында үскән кеше. Шундый зур кешеләр мине зурлап әйтеп куйсыннар әле?!

Сезнең бит әле Зәйнәб апа белән ниндидер бер аңлашылмаучанлык та килеп чыккан иде.

Андый хәлләр дә булды, әйе. Видеодан бер өзек алып, шуны җибәргәннәр Зәйнәб апага. Ә ул видеоның тулы вариантын тыңласаң, ул бөтенләй алай дип яңгырамый. Зәйнәб апаның реакциясен дә аңлыйм ул вакытта. Минем әйтергә теләгән әйберне бүтән төрле җиткерү аркасында гына килеп чыккан аңлашылмаучанлык иде ул.

– Шундый хәлләрдән соң да Зәйнәб апа мактаган бит әле.

– Әйе. Минем өчен шундый зур күрсәткеч, кешелеклелек билгесе булды ул. Яңадан да үзенә хөрмәт уятты Зәйнәб апа.

– Илсөя апа, сәхнәдә бер «сүнеп» алганнан соң, кабат «янып» китүче артистлар юк диярлек. Ә син икенче тапкыр, гомумән, «ташкын булып» килеп кердең.

Бөтен образны, җырларны, кыяфәтне үзгәртеп килеп керергә туры килде шул. Ул вакытта шулай кирәк иде. Минем бүтән чарам юк иде, Гөлинә. «Туктарга» дигән уй башыма да килмәде. Мин беркайчан да «нәтиҗәсе нинди булыр икән» дип эшләмим. Күңел кушканча эшлим дә эшлим, эшлим дә эшлим, һәм шуннан берәр нәрсә килеп чыга. Ниндидер расчетлар, стратегиялар төзеп, «менә болай итсәң, болай булачак» дип «шахмат уйнамыйм», минем аңа башым юк.

– Олы кайгылар күргәннән соң да, син үз урыныңны югалтмадың. Эчең ялкын, тышың салкын булып кала бирде...

Сиздермәскә тырыштым. Синең артист язмышың, күңел халәтең беркемгә дә кызык түгел. Беребезнең дә «чиләге буш түгел», бөтенебезнең дә күңелендә нәрсәдер бар. Кемдә юк инде ул?! Ул халәттән чыга белергә генә кирәк. Мин, гомумән, ниндидер проблемаларны кешегә сөйли торган кеше түгел. «Кирәкме инде аңа синең моң-зарың?» – дим дә, эндәшмим. Ничек тә булса, мин үзем…

– Әле кайчан гына сәяси темаларны яктырткан Илсөя белән бүген «карандашым-китабым»а бөтен яшьләрне биетә алган Илсөя Бәдретдинованың тамашачысы да шул ук. 20 ел буе үз тамашачыңны ничек саклап кала алдың?

– Әкрен генә күчердем дип уйлыйм. Теге җырларны да кертеп, бу җырларны да кушып, салмак кына бергә атладык.

Шулай да, синең иң тугры тамашачың ул – ак яулыклы әбиләр бугай.

– Аһ, кайвакыт сәхнәгә менеп шундый сүзләр әйтеп куялар, име. Үзләренең куллары калтырый, көч-хәл белән генә атлап йөриләр, җанашларым. Әмма әллә никадәрле ерак юл үтеп, минем концертыма, үз куллары белән бәйләп, мамык шәлләр, җылы оекбашлар күтәреп киләләр. «Сине якыннан бер күрү иде хыялым, кызым. Инде үлсәм дә ярый», я анда «Бер фотога төшәр өчен генә килдем яныңа, балам», – диюләре үзәкне өзә, белсәң. Кем соң мин шулкадәр, минем әнидән дә олырак апалар килепрәхмәт укып баш иярлек? Шундый чакларда мин, гомумән, югалып калам. Мин бит бары үз эшемне генә эшлим. Нигә артистларны зурлаган кебек табибларны зурламыйлар? Алар бит күпме кешенең гомерен саклап кала, безнең язмыш та бит, кайчак, алар кулында. Я булмаса, идән юучы апаларны гына алыйк. Нигә алар белән фотога төшмәскә, мәсәлән? Алар да бит безнең кебек үк үз эшен яратып эшлиләр. Артистны артист булган өчен генә күтәрергә кирәкми. Без барыбыз да – кешеләр. Игътибарга һәркайсыбыз лаек. Кешене үзенең кирәклеген тою көчле итә! Шуңа күрә, беркемгә дә җылы сүзебезне жәлләмик. Безнең бит аннан бер җиребез дә кителми, ә кемнеңдер бер сүздән дә күңеле була.

– Җырлар, гомумән, ничек языла? Синең җырларның исемнәре дә үзенчәлекле бит әле. «Нервымда уйнамале», «Әйдә, бераз тиле булыйк», «Бозам да сызам» дисеңме...

У-у-у, анысы – үзе бер тарих. Авторларга минем белән эшләве бик авыр. Моны шагыйрьләр дә, композиторлар да, аранжировщиклар да әйтә. Миңа бик күп әзер җырлар җибәрәләр. Менә ал да яса бит инде, име? Юк менә, минеке түгел инде. Мин башта ниндидер тема уйлап табам, аннан шагыйрьләр белән очрашып, шул уйлап тапкан «тараканнарны» сөйләп, аларны җәфалый башлыйм. Әле үземә ошаган текст булмыйча көй язарга бирә алмыйм. Анысы әзер булды дигәч кенә, көе белән «чиләнеп» бетәләр.

– Ә үзеңә кайсы автор белән эшләве җиңел?

– Мине Ренат Галиәскәр белән Гөлүсә Шаһбан аңлый инде аңласа. Алай да әле «миңа менә мондый тема кирәк» дип кенә түгел, берничә тапкыр очрашып, күңелдәгене сөйләп, «менә шушылайрак күрәм мин аны» дип аңлата-аңлата, 100 тапкыр үзгәртеп, әйткәләшеп бетеп, «синеке шул булыр инде» дия-дия язып бетерәбез дә, ахыр чиктә барыбер мин теләгәнчә була ул үзе.

Син һәр сезон саен яңа «интро» төшерәсең. Теге елда – вертолет, аннан алдагы елда – мотоцикл, быел атлар белән бугай, ялгышмасам. Аларны бит әле уйлап та бетерергә кирәк. Идеяләре үзеңнекеме?

Уйлап йөрим-йөрим дә, шулай килеп чыга инде ул, Гөлинә. Минем башым бер секунд та тик тормый. Йоклаганда да уйлап ята бугай ул минем. Башка кеше уйлаган очракта, «нормальныйрак» булыр иде ул. Ә минекен үзең күрәсең инде.

– Бер «интро» төшерү якынча күпмегә чыга?

– Быелгысы, токымлы атлар белән булгач, катлаулырак булды. Аларны сөйләшүе дә кыенгарак туры килде. Мин бит атта йөргән кеше түгел, шуңа ул атка ияләшер өчен берничә ай дәвамында кишеремне, шикәремне тотып, аны ашатып, үземә ияләштереп йөрдем. Ат сиңа ияләшсен өчен ашатырга һәм аның күзенә карап торырга кирәк икән. Аның да әллә нинди нюанслары бар: хушбуй исен, бизәнүне, киенүне кабул итмәскә мөмкин. Ул исни, карый, сыный, курку хисен бик каты сизә. Ат бит ул.

Мин ат хуҗалары янына «безнең вертолетлар, мотоцикллар белән дә төшергән бар» дип «әтәчләнеп» килгән идем, миннән кычкырып көлделәр. «Техника белән кеше мие идарә итә, ә бу – хайван. Син аның башында нәрсә бар икәнен белмисең. Ул әйләндереп атарга да күп сорамый. Уйлап бетер башта», – дип үгетләделәр инде. Аңламыйчарак тотындым әле мин ул чакта. Үземне генә төшергән көнне минем ат үҗәтләнмәде үзе, ә төркемдәге 12 кешене җыеп төшкәндә (бу – 12 токымлы ат бергә дигән сүз!) күрмәгәнне күрсәтә яздылар... Нык куркыныч моментлар булды, ышанасыңмы? Бер-берсенә сикерәләр, йөгерәләр, тыеп булырлык түгел аларны. Җитмәсә, бөтенесе урында биеп тора торган токымлы атлар, бу – теге нәрсә эшләтсәң шуңа риза була торган колхоз аты гына түгел. Үҗәтлекләре, кирелекләре күз карашларында ук ярылып ята, малай.

Бәясен әйтәсем килми, чөнки кем өчендер бу – акча да түгел, ә кемдер: «О-о-о, кыйбат. Кем булган соң әле ул шулкадәр акчага шундый әйберләр төшерергә!» – дияргә мөмкин. Безнең менталитетта әз генә шундый бер үзенчәлек бар, үзең беләсең. Минем өчен иң кыйбатлы съемка булды. Шулай дип кенә әйтәм. Тик миңа бу кирәк иде. Мин шулкадәр теләп эшләдем бу әйберне. Безнең әнинең бәләкәй чактан ук: «Нәрсәдәндер куркасың икән, күзенә кара! Курку хисен шулай гына җиңеп була», – дигән бик яхшы бер тәрбия чарасы бар иде. Чыннан да шулай бит ул. Этнең дә күзенә «мин синнән көчлерәк!» дип карап торсаң, ул сиңа тими. Курыкканыңны сизсә – ташлана. Әнә шул куркуның күзенә туры карап барам да барам инде мин. Минем теге үземне саклый торган хромосомам юк бугай ул.

Берничә ел элек «Иҗат кешесен тыярга ярамый!» дигән фикерең шактый гына шау-шу уяткан иде. Әлеге фикерең бүген дә үз көчендәме?

Үз көчендә. Татар эстрадасы төрле юнәлештә эшләргә тиеш. Экспериментлар да, яңа юнәлешләр дә булсын. Һаман саен «без миллилекне сакларга тиеш», «итек белән читек кияргә тиеш», я булмаса «татарның моңы кайда соң ул?» диеп утырган арада, бөтен яшьләребез дә йә урыс, йә чит ил эстрадасын тыңлыйлар. Замана белән бергә яшьләрнең таләпләре дә үзгәрә, һәм безгә алар теләгән продуктны бирергә кирәк. Булсын ул 3 сүздән тора торган җыр, тик һәр сүзе татарча булсын аның. Татар телен яшьләр арасында шулай гына саклап калып була. Әгәр бер тапкыр татар эстрадасы белән кызыксына башлыйлар икән, алар, әкренләп, моңлысын да тыңлый башлаячаклар. Бүгенгесе көндә безнең иң төп эш – татар яшьләрен югалтмау. Ә аларны «Карурман» белән генә алып калып булмый. Бу – шәхсән минем фикер.

– Чит илдә концерт кую теләгең юкмы?

Ә нәрсәгә кирәк ул? «Самоутверждаться?» Миңа, мәсәлән, бүгенге көндә «Казан Арена» белән «Уфа Арена»ны «алырга» тәкъдим итәләр. «Ә ни өчен кирәк?» – дим. «Статус өчен», – диләр. Тик минем формат андый түгел. Әгәр минем коллегалар шундый форматта үзләрен иркен хис итәләр икән, бер сүзем дә юк – молодцы. Ә миңа тамашачы белән аралашу кирәк. Күзләрен күреп, алар белән кара-каршы аралашмагач, нигә кирәк ул концерт? Артист тамашачы белән берләшергә тиеш, ә зур залда аны эшләп булмый. Бу – шәхсән минем фикерем. Бу шулай ук «атказанган» исеменә дә кагыла. Исемең булып та, концертыңа кеше йөрмәсә, монда уйланырга җирлек бар кебек.

– Исем дигәннән... «Халык артисты»н бирер вакыт җиткәч, «атказанган» исемен алу сәер түгелме?

– Бирделәр бит инде. Әгәр дә «шулай кирәк» дип тапканнар икән, рәхмәттән башка сүз юк. Минем өчен ул – бик дәрәҗәле исем.

– «Бөтен кеше сатып алып бетерде бит инде, Илсөя. Син ник алмыйсың, акчаң юкмы әллә?» – диючеләр дә шактый булды шикелле...

– Мин артыннан да йөрмәдем, сатып та алмадым. Шуңа ул – минем өчен бик зур күрсәткеч. Сатып алган очракта да, аны бит әле дәлилләргә кирәк. Бәлки, алай дип, зурдан кубып сөйлибездер. Тик торганнан гына бирелә торган исем түгел бит ул.

– Сәхнә күлмәкләреңнең барысы да махсус тегеләме?

Махсус тегелә. Дизайнер Алинә белән кайсы җырга нинди күлмәк кирәген, төркемдәге артистларны ничек киендерәсен икәү утырып сөйләшәбез. Аларның киемен дә килделе-киттеле итеп кенә түгел, кабатланмасын өчен, заказ белән кайтартабыз. Үзенә күрә тырышабыз инде.

– Бүгенге көндә Илсөя Бәдретдинова төркемендә ничә кеше эшли?

– 13 кеше һәм 3 төрле дин: христиан, мәҗүси һәм мөселман. Аһ, аларның һәркайсы үзенчәлекле минем! Күптән түгел генә бер заказ эшләргә урман уртасында урнашкан йортка бардык. Урманга барып җитәрәк биек кенә бер тау менәргә кирәк, ә машина тулы кеше, аппаратура да шунда әле. Тауның урта бер җирендә машина туктады да калды, нигә икәнен үзебез дә аңламадык. Төркемдәге кызлар-егетләр артта тезелешеп утырганнар да, берсе бисмилласын укый, икенчесе чукынып ала, өченчесе тагын үзенчә нидер пышылдый.

Иң куркыныч мизгелдә, кеше нинди генә диндә булмасын, барыбер һәркем Аллаһка мөрәҗәгать итә. Ниндидер җан җылыткыч мизгел булды ул.

Аннан без һәркемнең диненә хөрмәт белән карап, һәркайсыбызның бәйрәмнәрен үткәрергә тырышабыз. Мин хәтта төркемгә яңа кеше керткәндә дә шундук: «Без – төрле диндә, төрле менталитетта тәрбияләнгән кешеләр. Тик бу – кайсыбыздыр яхшырак, кайсыбыздыр начаррак дигән сүз түгел. Без – бөтенебез дә кешеләр, барыбыз да – уникаль шәхес. Шуңа күрә яраклашырга туры килә. Ниндидер аңлашылмаучанлыклар бар икән, аңардан гына түгел, ә үзеңнән дә гаепне табарга кирәк!» – дим. Яңа килгән кешене «дед»лары әкренләп шулай өйрәтәләр. Һәркем үз ягына гына каера башласа, ул инде төркем булмый. Әле менә күптән түгел генә Илнурыбыз аягына операция ясатты. Без аңардан башка гына концерт куярга киттек. Илнурның юклыгы шундук сизелә, аның булуы җитми. Минут саен телефоннан сөйләшеп, хәлләрен белешеп, борчылып тордык. Кайсыбер вакытларда, концерт алдыннан берәребезнең якыны үлеп китә, я булмаса, берәрсенең баласы туа. Әнә шундый кайгылы да, шатлыклы да мизгелләрне барысын да бергә күтәрәбез, чөнки без – гаилә. Беребез генә булмаса да, төркем китек дигән сүз.

«20 ел инде се...» дип исемләнгән концерт программасында нәрсә белән шаккатырачаксыз?

– Халыкны бит хәзер нәрсә белән дә булса шаккатыру авыр. Әллә ни кыландырмыйбыз. Шул 20 ел буена халык тарафыннан кабул ителгән җырлар белән беррәттән яңа җырлар яңгыраячак. Сәхнә костюмнарын купшырак итеп тектердек, аннан сценариен бүтән төрлерәк итеп эшләдек. Ничектер үзгә итәргә тырыштык инде үзе. Әле кем белгән нәрсә булып чыгачагын. Нәтиҗәсен бит соңыннан гына күрәчәкбез. Мин, гадәттәгечә, нәрсәдер эшлим-эшлим дә, аннан барысын бергә укмаштыра алмыйча иза чигәм. Берәр нәрсә килеп чыгар әле, Алла бирсә.

– Эстрада тирәсендә булып алган зур бер «конфликт»тан соң, син «Татар радиосы» концертларында да, «Татар җыры»нда да катнашмыйсың. Сәбәбе?

– Әлегә кирәген тапмыйм. Мин теге «гомер буена шулай булыр» дип әйтмим, әмма хәзергә кирәксенмим. Төрле дискотекаларга, концертларга чакырып торалар. Бара алганда барырга тырышам. Ә «солянка»ларга карашым башка төрлерәк. Мәсәлән, мин Казанда 10 көн концерт куям икән, аның алдыннан яңадан 10 тапкыр «солянка»ларда күренү халыкка да кызык булмаячак. Әзрәк сагындырыбрак чыгасы килә, диимме соң шунда. «Солянка»лардан башка да заказларым күп бит, Аллага шөкер. Физик яктан өлгерә алмыйм кайвакыт. Шул гына.

– Синең башка артистлардан үзгә тагын бер ягың бар. Һәр бәйрәмгә син махсус букет белән киләсең. Башкалардан аерылып торасы килүме бу?

– Кеше зурлап мине чакырган икән, ник мин дә аңа бәйрәм рухы ясамаска тиеш әле? Монда бит «акча эшлим дә китәм» дигән әйбер генә була алмый. Әлбәттә, без бушка йөрмибез. Тик ул бит – кешенең бәйрәме. Меңләгән җырчылар арасыннан сайлап, миндә тукталганнар икән, минем тарафтан да шундый хөрмәт булсын, дим. Теге, кереп, бер күлмәктән җырлап чыктым түгел, ә чын күңелдән булсын, дип тырышам.

– Сәхнәдән китсәң, нинди өлкәдә эшләр идең?

– Ник, мин ач ята алмыйм инде, кая да булса керермен әле. Кем ашата, ди, мине. Бәлки, журналист булып эшләрмен әле, бәлки, продюсер булып.

– Продюсерларга авыр.

Авыр, сүз дә юк. Ә кемгә җиңел?

– «Диван бизнесы»ң, һәрхәлдә, җиңелрәк булырдыр. Бизнесвумен гына булсаң?

– Кит әле бар, чыкмый миннән бизнесмен. Саттым бит инде мин аны шундук. Миннән берәрсе «пожалуйста» дип сораса, биреп җибәрә торган гадәтем бар. Кибет ачылган гына мәлләрдә, бер апа килде дә: «И-и-и, кыйбат бит бу, кызым. Мин гомеремдә дә мондый диван күрмәм шул инде», – дигәч, жәлләдем дә, бирдем дә җибәрдем шул диванны. Шуның белән бизнес бетте дә китте.

– Җайлы кеше икәнсең син. Ә китап чыгару хыялына килсәк... Ул хыял әле дә бармы?

– Беләсеңме, китап кына да түгел, ә шул сценарий буенча фильм төшерү хыялы да бар. Ул ниндидер документаль-нәфис фильм булырга тиеш. Сәхнә артындагы чын дөреслек турында. Без бөтенебез дә – кешеләр. Мин дә гөнаһлы. Әнә шуларның барысын бергә кертеп. «Илсөя шундый итәгатьле, тәртипле генә булган икән» дип түгел. Юк! Без беребез дә андый түгел. БЕ-РЕ-БЕЗ ДӘ! Кайбер кешеләрнең интервьюларын укыйм да, көләсе килә башлый. Соң без бит дөресен беләбез. Нигә төчеләнеп, «кәнфитләнеп» утырырга? «Сөйлә инде дөресен!» дип кычкырасы килә башлый шуңа. Менә шул бөтен «дөреслекне» ачкан китап чыгару – хыялда. Әлегә мин хәтта йокларга да өлгерә алмыйм, шуңа хыялланып кына ятарга туры килә.

– Миңа калса, ул фильмның продюсеры Нариман Илфакович булыр кебек.

– Бәлки. Аның бөтенләй бүтән төрле караш. Улыма әле 19 гына яшь. Аннан нәрсә дә булса таләп итәргә иртәрәктер, дип уйлыйм. Тик аның фикер сөреше, аң дәрәҗәсе ошый миңа. Ниндидер курыккан әйберләргә «тагын бер тапкыр барып карыйм әле» дип, «целенаправленно» барып керүенә шаккатам кайчак. Берәр нәрсә барып чыгар әле, Алла теләсә.

– Нариман турында сүз кузгаткач, сорамый кала алмыйм инде, Илсөя апа. Заманында аңа бик пычрак сүзләр язучылар да булган.

– Әйе, булды, Гөлинә. Мин бер генә очрагын әйтәм. Нариманның «Вконтакте» битенә: «Синең әниең шундый кабәхәт. Әтиеңне үтерде дә, үзе хәзер шуның аркасында кеше булып йөри. Эчеп, тартып, гулять итүдән башы чыкмый. Син аңардан китәргә тиешсең!» – дип язган булганнар. Үзләренчә «җайлаганнар, майлаганнар» инде, тик төп асылы шушылай яңгырый. Ул вакытта Нариман миңа моны әйтмәде. Күпмедер вакыттан соң гына: «Әни, миңа шундый сүзләр дә язганнар иде», – дип, шул хатны алып килеп күрсәтте дә үзенең җавабын укытты. Анда: «Минем әнине миннән дә ныграк белүче кеше юк. Мин аны сез яхшырак беләсездер дип уйламыйм. Үз әниемнең нинди икәнен мин үзем беләм. Шуның өчен вакытыгызны сарыф итмәгез. Ул – дөньядагы иң яхшы Әни!» – диелгән иде... Шушы җаваптан соң мин үземә бер «галочка» куйдым, «ох, мәйтәм, нинди терәгем бар минем!». Ни дисәң дә, ир бала әни кешегә шулкадәр якын була. Гастрольгә чыгып китәм икән, аның «Әни, син берәр нәрсә ашадыңмы соң?», «Син кайда йоклыйсың, күрсәт әле?», «Салкын түгелме, туңмыйсыңмы?» ише сораулары «җанга – май» инде, белсәң. Улымның шулай балаларча кайгыртуы бит инде бу мине.

– «Илсөянең «артыннан этүчесе» бар аның. Шуңа шулай купшы кылана»,  дигән сүзләргә синең карашың ничек?

– Әйе, миңа да җибәрделәр аны. Бер көлдем дә бетте инде шуның белән. Син матуррак итеп әйттең әле. Ялгышмасам, анда: «Аның бит акчалата тәэмин итүчесе бар, шуңа Илсөягә җиңелрәк», – дигәннәр иде бугай. Кемнең нәрсә уйлавы барыбер түгелме ул, Гөлинә? Ярар, шулай дип уйласыннар. Бик әйбәт.

– Күңелгә тимиме?

– Күңелгә тия торган булса, миңа күптән асылынырга кирәк иде инде. Берсен дә «элеп тә бирмим».

– «Илфакның үлеме белән күтәрелде...» дигәненә ни диярсең?

– Менә «Илсөя бер әйбер дә эшләмичә, кинәт кенә күтәрелде» дип уйласыннар, ярар. Андый вакытта мин «сез дә шулай эшләгез!» дим.

Берсендә сәхнәгә бер ханым менде дә: «Ой, Илсөя! Хатын-кыз бит инде ул кулыннан бөтен эш килә торган булырга тиеш. Ә син бит җырлаудан башка бер эш тә белмисең», – димәсенме?! Шулвакытта: «Минәйтәм, сез бик каты ялгышасыз, апа. Мин җырлый да белмим әле!» – диеп кычкырып көлеп җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Аннан соң миңа: «Син, матурлык салоныннан затлы рестораннарга гына йөреп, бик рәхәт яшисең. Барып чыгуың җиткән икән инде», – дип язалар. Соң, сез дә шулай итегез! «Минем йокы күргәнем юк, ялның ни икәнен дә белмим», – дип мин дә зарланып утыра алам, тик кемгә кызык ул? Һәрбер нәрсәнең дә нәтиҗәсеннән хәл итәргә кирәк. Менә, мәсәлән, бүгенге көндә без синең белән Казан уртасында, купшы гына ресторанда тәмле чәй эчеп утырабыз. Син –- шәхес. Син миннән интервью алырга килгән. Шушы бер мизгел дә – нәтиҗә. Беркемгә бернәрсә дә дәлиллисем килми, тик нәтиҗәсе матур! Ә кемдер синең турында начар уйлый икән, хет нәрсә эшлә, ул барыбер начар уйлаячак.

Мин бервакытта да мине сәхнәгә Илфак чыгарганын инкарь итмәдем. Аның җырларын мин бүгенге көндә дә җырлыйм. Ә безнең шәхси тормышта нәрсә булганын Илфак та мин генә белә идек. Шуңа күрә кемгәдер нәрсәдер дәлилләп торуның кирәге юк!

Бәлки, сезгә Илфак абый белән тагын бер кат утырып сөйләшү җитмәгәндер?

– Без утырып сөйләштек бит, Гөлинә. Ул больницада ята иде. Илфак: «Су белән тәмәке алып килә алмыйсыңмы?» – дип шалтыратканда, мин бөтенләй Казан читендә идем. Мин килгәч, без урамга чыгып, хәйран гына сөйләшеп утырдык. «Илфак, минәйтәм, без дошман түгел. Безне без икәү генә ярты сүздән аңлыйбыз, башка беркем аңламаячак. Әйдә, син җырлар яз, мин синнән аларны сатып алам. Бергә-бергә эшлибез. Мин синең киңәшеңнән башка берни эшли алмыйм, ышанасыңмы?» – дидем. «Аласың. Син бөтенесен дә үзең дә эшли аласың!» – дип дуслашып аерылыштык ул көнне. Бу – безнең соңгы күрешү булган... Шуннан соң ярты ел без бөтенләй аралашмадык. Аннан инде миңа аның китүен хәбәр иттеләр.

– Илфаксыз тормыш ул – нинди?

– Искә алмаган бер көнем дә юк. Сәхнә артында берәр ситуация килеп чыкса да, «менә бу ситуациядә Илфак нишләр иде икән?» дип уйлыйм. Күп әйбергә аның күзлегеннән карыйм. Бала тәрбияләгәндә дә. «Нариман белән зурлар белән сөйләшкән кебек сөйләш. Ул – ир бала. Үзенең фикерен әйтергә куркып тормасын», – диеп өйрәтә иде. Бүгенге көндә дә Илфакның шул киңәшләрен тотып яшим. Яшәргә тырышам.

Илсөя апа, бер-бер артлы якыннарны югалтканда үзеңне саклап калу – бик авыр әйбер. Таянырлык кешеләрең бар идеме?

– Кешенең эчендә зур кайгы булганда, якын кешесен югалтканда, нәрсә генә әйтсәң дә, ярдәм итми. Ул чакта беркемнең дә сүзе керми колакка. Кеше эчтән үзе янып тынычланмыйча үтә торган әйбер түгел ул. Минем нәрсә әйтергә теләгәнне якын кешеләрен югалтканнар гына аңлар хәзер. Иң якын кешеңнең мәете янында басып торганда, бөтен тормышың күз алдыңнан уза. Кемнәрдер «болай булган», «тегеләй икән» диләр. Ләкин нәрсәләр булганын син генә беләсең. Дөнья йөзендә инде бер син беләсең. Әйтәсе килгән сүзләр дә бик күп, тик – соң. Ул – аңлатып булмый торган, үзәк өзгеч әйбер...

Менә хәзерге акылым белән мин кемнәндер гафу үтенүне, үзеңнең гаебеңне тануны – кимсенү, баш ию дип санамыйм. Без бөтенебез дә – кешеләр. Мин шуның өчен улыма да: «Белмисең икән – сора. Әгәр дә син 100% үзеңне хаклы дип саныйсың икән – дәлиллә. Ә башкалар синең хаксызлыгыңны дәлиллиләр икән – гафу үтен. Бу – кимсенү түгел, ә кеше алдында яңадан бер башка үсүең», – дим. Этҗан булып калганчы, намуслы булып калуың яхшырак.

– Илфакның күзлегеннән карасаң, бүгенге Илсөя ул нинди?

– «Булсын» дип йөгерә торган итеп күз алдына китерәм. Аңлар идедер, дип уйлыйм... Ул вакыттагы эстрада белән хәзерге эстраданы чагыштыру бөтенләй мөмкин түгел. Бик катлауланды хәзер татар эстрадасы. Кайчак «әй, татар эстрадасы нәрсә инде ул!» дигәнгә ачуым килә. Ел саен яңа программа әзерләп, иң күп гастрольләргә йөрүче эстрада – нәкъ менә татарныкы. Ләкин мин бу эшне бик яратам, һәм әлегә үземне башка өлкәдә күз алдыма китерә алмыйм.

– Син – бүгенге көн белән яши торган кешеме?

– Әйе. Мин бит иртәгә нәрсә булачагын белмим. «5 елдан үземне шулай күрәм», «10 елдан болай булачак» дип авыз тутырып берни әйтә алмыйм. Тик торганнан, «булсын, барсын» дип янып-көеп йөргән җирдән бик күп кадерле кешеләремне соңгы юлга озаттым. Мәңге яшәргә тиешләр кебек иде, юкса... Шуңа хәзер әйләнә-тирәмдәге кешеләрне кадерләп, бүгенге көн белән яшисем килә.

Соңгы тапкыр кайчан акырып еладың һәм ни өчен?

Өлгерә алмаганлыктан. Без бит инде – иҗат кешеләре, ә иҗат кешесенең сәерлекләрен үзең дә чамалый торгансыңдыр. Йөгерәбез-йөгерәбез дә бер «сынабыз». Ә кире үз халәтебезгә кайтырга вакыт юк. Кайвакыт шәхси тормыш бөтенләй юк, фәкать «Илсөя Бәдретдинова проекты» гына бар кебек. Ә бит мин – тере кеше. Минем дә, бер генә көн булса да, гади хатын-кыз кебек яшәп карыйсы килә. Әй, үзең дә аңлыйсың инде син мине!

Ә сине гади хатын-кыз итеп яратырлык кешең бармы бүгенге көндә?

Минем инде күп тапкырлар әйткәнем бар аны, Гөлинә. Кулында 19 яшьлек улы булган 40ка якынлашкан артист хатын кемгә хаҗәт? Бәлки, бер төн йокларга, я булмаса, ниндидер дуслары янына чыгып керергә – кызыктыр. Ә миңа алай кирәк түгел. Мин бит аның бөтен ягын да уйлыйм. Ә аларын да уйлый башлагач, шәхси тормыш, гомумән, икенче планга күчә. Мин яшермим, минем белән очрашырга теләүчеләр, «зур кешеләр» арасында «күз атучылар» да юк түгел. Мин бит беләм аларга ни өчен кирәк икәнемне. Шуңа миңа кызык түгел андый әйбер.

Ә Нариман каршы түгелме?

– Юк. Баланың хәзер үзенең шәхси тормышы бар. Ул инде мине аңлар яшьтә. «Әни, мин өйләнсәм, син бөтенләй берүзең каласың бит инде. Яныңда бер терәк кирәк синең», – ди. «Ник, син кайтырсың, улым, кызым, оныкларым булыр», – дип шаяруга күчерәм. Монда бит әле «берәр кайчан, сәхнә тормышы туктаса...» дип әйтергә дә куркам, Алла сакласын. Тик әлегә сәхнәдә йөргәндә, ул йә синең белән йөрергә тиеш, йә син сәхнәдән туктарга тиешсең, дип күз алдына китерәм мин. Чөнки нормаль ир-ат кешегә мондый хатын кирәкми. Ир кайтканда хатыны өйдә булмаса, ашарына әзерләп көтеп тормаса, өсләрен тәртиптә тотып, аңа терәк була алмаса, нинди тормыш була инде ул? «Тукта, мин берәр айга гастрольгә чыгып киттем әле», – дисеңмени? Шуның өчен әлегә юк һәм кайчан булачагы да билгесез.

– Сине бит берара Ренат Галиәскәргә дә димләп йөрделәр.

Ренат кына, ди, әйе. Илназ Гарипов та бар ич әле. Алар икесе дә – минем бик яхшы дусларым. Мин аларның үзләрен дә көлдерәм инде: «Берәр кайчан мин кияүгә чыга-нитә калсам, сез икегез дә минем кырыйда утырачаксыз. Иң кадерле кешеләрем буларак», – дип. Аны аңлаган кеше аңлый, аңламаганы – юк. Мин – аларның, алар минем моң-зарларны белә. Безнең үзара гына сөйләшә торган бик зур серләр дә бар. Миңа һәрвакытта да ир-атлар белән уртак тел табу җайлырак булды. Алар миңа бервакытта да хатын-кызга караган кебек карамадылар, һәм мин дә аларга шулай ук. Без таңга кадәр бергә сөйләшеп утырырга мөмкинбез, һәм бу – безнең өчен нормаль күренеш. (Менә хәзер бөтен кызыгын бетердем инде. «Тегеләй» уйласалар, кызыграк иде, име?!)

Зәйнәп әбиең турында ишетмәгән кеше калмады шикелле инде. Иң истә калган сүзе нинди?

 «Ә бәлки алай түгелдер дә!». Бөтен җиргә дә кыстырып куя торган иң матур җөмлә. Мин, мәсәлән, ике кешенең өченчесен «чәйнәгәнен» ишетәм дә: «Ой, минәйтәм, ә бәлки, алай түгелдер дә? Без бит белмибез. Хәзер өстебезгә юкка гөнаһ җыеп утырабыздыр?» – дип туктатам. Менә минем турыда да ни генә сөйләмиләр. Кайчакта, көлмичә тыңлап булырлык түгел. Мин бит беләм аның алай түгеллеген. Әгәр бөтен кеше дә, башка берәүне белер-белмәс кимсетер алдыннан, Зәйнәп әбинең шушы сүзен искә алса, күпме кешенең җаны чиста калыр иде, ә?!

Әле тагын бер яхшы сүзе бар иде әбинең: «Чобан (чуан) да чыгар алдыннан бик каты кычыта, аннан соң гына килеп чыга!» – дигән. Бу тормышта бер әйбер дә юкка гына эшләнми, Гөлинә. Кеше белән кеше дә юкка гына очрашмый, ниндидер ситуация да юкка гына барлыкка килми. Менә синең белән мине генә дә кара. Тик торганнан аралаша башладык, әйе бит? Бер уйламаганнан синең Инстаграм битеңне актарып чыктым да: «Бу бит, минәйтәм, «мөгезле», әллә нинди «нестандарт» кеше. Башы белән иҗатка чумган минем кебек сәер», – дидем. Миңа үз фикере, үз карашы булган кешеләр белән кызык. Безнең әлеге очрашу да юкка түгел, шулаймы? Минем быелгы концерт программасына синең өлешең дә керә, мәсәлән. Һәр сөйләшүдән мин үземә ниндидер бер нәтиҗә ясыйм, һәм бу – шулай дөрес тә.

«Иң зур үкенечем ул – әни белән соңгы тапкыр сөйләшергә җитешмәвем...» дигәнең бар. Әниең исән булса, бүген аңа нәрсә дияр идең?

Беләсеңме, кайбер вакытта дусларның әниләрен диңгезгә алып барганнарын, я булмаса, Казанга ял итәргә алып килгәннәрен күрәм дә, «Э-э-эх, әни...» дип куям.

Әни киткәндә, миңа нибары 20 яшь иде. Ул вакытта минем мөмкинчелегем дә булмады, чөнки үзебезнең авылдан чыгып киткән генә вакыт, ни фатирыбыз, ни яшәргә акчабыз юк... Хәзер булса, ике дә уйламый, әнине үземнең яныма алып килгән булыр идем. Ул исән булса, бөтенләй башка төрле булыр иде бу тормыш. Шуның өчен, әгәр кулыгыздан килә икән, әниләрегезгә изгелек эшләп яшәгез. Алар мәңгелек түгел! 3 роза чәчәгенә дә әниләр сөенгән кадәр сөенүче юк бүтән. Мин әнигә тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтә алмадым. Бу – минем иң зур үкенечләремнең берсе...

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 26 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Алдагы гомерлэрен Илсоя сэламэтлектэ,Нарисаннын шатлык куанычында,анын таянычын куреп бэхетле озын хэерле гомерлэрдэ яшэргэ насыйп булсын.Кунелен чиста булса кеше сойлэгэн пычырак йокмый ул,молодец.
  • 5 сентябрь 2022
    Исемсез
    Голинэ молодец, правильно задала вопросы, а Ильсия откровенно ответила на них. Всё чётко по делу, и так по свойски👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100