«Теща» турында мәзәк сөйләмәскә кушканга Җәвит Шакиров: «Гаилә бутаучы «теща»лар бик күп»
Язучы, драматург Рафис Сәлимҗанов юмор остасы Җәвит Шакировны «теща» турында мәзәкләр сөйләмәскә өндәп, «Интертат»ка комментарий биргән иде. Аның сүзләренчә, татарда әби белән кияү конфликты юк.
«Җәвит дөрес эшләми. Чөнки татарда мондый вакыйгалар да, хәлләр дә юк. Татар кияүләре белән татар әбиләре арасында конфликт юк. Әбинең кияве кызы белән кунакка кайта. Ул аны шулхәтле яратып сыйлый, кунак итә, якын итә. Андый нәрсә халыкта юк. Шуңа күрә булмаган нәрсәне, кычытмаган җирне кашып йөрергә кирәк түгел. Юк әйбердән көлү дә дөрес булмый. Татарда «теща» дигән сүз юк. Татарда кияүнең яраткан әбисе бар, һәм алар бик тату яшиләр. Бу гомергә шулай булган һәм булачак», – дигән иде язучы.
Бу уңайдан Татарстанның халык артисты Җәвит Шакировның да фикерен белешергә булдык. Юмор остасы сүзен туп-туры шушы темага кагылышлы анекдоттан башлады.
«Теща»сы киявенә: «Мине үлгәч, яндырып, көлемне бакчага сибәрсез», – дип әйтә, ди.
Кияү исә: «Әйе, ди, менә, җил искән саен өйгә керер идең бугай», – ди икән.
Төрле әбиләр – «теща»лар бар бит. «Теща» инде ул – урыс сүзе, без «әби» дип йөртәбез.
«Теща»ларның да төрлеләре бар, гаилә бутаучылары да бар. Беләсезме ни өчен? Чөнки һәркемгә үз баласы кадерле. Мәсәлән, әгәр әби кеше кызын ялгызы гына тәрбияләгән булса, аның янында чит кеше күрәсе килмәскә мөмкин. Кызы гел үзенеке генә булырга тиеш. Була андый әбиләр дә. Бу тема татарда да бар. Дөньяларын бутап, кияүне яратмыйча, араларына кереп, гаиләләрен таркаткан «теща»лар да юк түгел. Бу тема юкка гына күтәрелмәгән.
Күп араларында матур итеп яшәүчеләре дә. Без, мәсәлән, әби белән матур итеп, килешеп яшәдек. Ул шаян кеше иде. Бергә очрашсак, аның такмаклары, мәзәкләреннән көлешә идек. Минем «теща» турында сөйләгәнемә дә үпкәләми, «ул – аның ипие» дип кенә әйтә торган иде. «Киявең синнән көлә», – диючеләргә: «Көлсен, ул аның белән акча эшли бит», – дип кенә җавап кайтара иде әби.
Әгәр бу конфликт булмаса, бөтен гаиләләр дә бергә яшәрләр иде әти-әниләре белән. Шуңа да өйләнешкән парлар аерым яшәргә тиеш. Әбине карарга кирәк ситуацияләр дә була. Әмма да ләкин, мөмкинлектән чыгып, һәр гаиләнең үзенең учагы булырга тиеш. Анда кеше кермәскә, ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләре читкә чыкмаска тиеш. Әгәр дә бу тема булмаса, «теща» араларны бутамаса, бу турыда сөйләмәсләр иде. Кияүләр аны юкка гына уйлап чыгармаган инде.
Монда инде һәркем акыллы булырга тиеш дип әйтәсе килә. Менә минем Зөлфия – хәзер шулай ук кайнана. Ул малаеның яраткан хатынын үз кызыдай кабул итмәсә, ике арада яхшы мөнәсәбәт була алмый. Зөлфиянең яратып әйтә торган сүзе бар: «Килен дә кеше баласы, аны да яратырга кирәк». Әгәр киленең синең малаеңны ярата икән, киленне яратмыйча һич мөмкин түгел», – дип сөйләде безгә Җәвит Шакиров.