Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җәвит Шакиров «теща» турында мәзәк сөйләп йөрмәсен. Бу – тормыш дөреслегеннән чит нәрсә»

Язучы, драматург Рафис Сәлимҗанов юмор остасы Җәвит Шакировны «теща» турында мәзәкләр сөйләмәскә өнди. Аның сүзләренчә, татарда әби белән кияү конфликты юк. «Бу –тормыш дөреслегеннән бөтенләй чит нәрсә», – диде язучы «Интертат»ка.

news_top_970_100
«Җәвит Шакиров «теща» турында мәзәк сөйләп йөрмәсен. Бу – тормыш дөреслегеннән чит нәрсә»
"Татар-информ" архивы

Нигә «теща» дип сөйләргә ярамый?

Ул нәрсәне безгә Җәвит Шакиров – безнең атаклы юмористыбыз, бик әйбәт артистыбыз, яхшы җырчыбыз кертеп җибәрә башлаган иде. Аның кебек «теща» дип йөргән кешеләр байтак. Ләкин «теща» дип сөйләшү безгә һич кенә дә туры килми. Ул бездә юк. Бездә бар «әби» белән «кияү». Рус кардәшләребез тормышында әби белән кияү арасында нинди дә булса конфликтлар булгаласа да, татарда мондый конфликт юк. Чөнки безнең тәрбиябез, телебез бөтенләй башка. Без – бөтенләй башка халык, һәм бездә башка традицияләр.

Җәвит Шакиров «теща»сы турында бик күп сөйләп йөргәч, мин социаль челтәрләргә язып та чыккан идем. Минәйтәм, бу нинди хәл инде. Бездә әби белән кияү бик яхшы яши. Бездә азрак конфликт була ала килен белән кайнана арасында. Анысының сәбәпләрен дә бик тирәннән эзләргә кирәк. Ә кияү белән әби бездә тату, әйбәт торалар.

Татарда килен белән кайнана арасында гына начар мөнәсәбәт, дип әйттегез. Ә нигә әби белән кияү арасында начар мөнәсәбәт юк?

Бу – безнең халкыбызның бик борынгы тирән традицияләренә барып тоташкандыр дип уйлыйм. Сәбәбен уйлап караганым юк. Монда көнләшү булырга мөмкин. Русларда шул инде ул. Бик гади генә әйберләр түгел, болар кешенең тирән физиологик, генетик мәсьәләләренә барып тоташа.

Татарда да бит бик кызык гадәтләр бар. Мисал өчен, баҗай белән беренче тапкыр очрашканда, ул миңа: «Сәлам, кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел», – диде. Бу – татарның бик борынгы мәзәк сүзе. Нәрсә өчен? Чөнки баҗайлар берсеннән берсе көнләшә. Бабайга кайсы кадерлерәк, болар арасында ярыш башлана.

Татарда «7 баҗаны 1 бүре ашаган» дигән әйтем дә бар. 7 баҗа 1 атка утырып киткәннәр дә, болар артыннан бер бүре барган. Башта берсен төшереп ашаган, калганнары аңа ярдәм итмәгән, икенчесен төшереп ашаган. Барып җиткәнче җидесен дә ашап бетергән.

Татар халкын да 7 баҗа белән чагыштыралар. Чөнки бездә дә көнләшү бик көчле. Шул ук вакытта көнләшү дигән әйбер – бик көчле халыкларда гына була торган, халыкны яшәтә торган сыйфат. Бу – мәсьәләнең икенче ягы. Инглизләрнең Мандевиль дигән бер фәлсәфәчесе бар. Ул: «Көнче булмаса, халык көчле һәм зур була алмый», – дип яза. Татарның да «Көнләшмәгән көн күрмәгән» дигән мәкале бар. Тик монда ак көнчелек турында сүз бара, кара көнчелек турында түгел. Агачлар да берсенә берсе карап үсә, чәчәкләр дә берсенә берсе карап чәчәк ата. Бу – тормышның гомуми законы. Бик катлаулы мәсьәләләр бар. Кайвакыт ул сорауларның җавабы бик гади була, ә кайберләрен тирәнгә төшеп эзләргә кирәк.

Җәвит Шакиров «теща» дип дөрес сөйләми дип әйтәсезме?

Җәвит дөрес эшләми. Чөнки татарда мондый вакыйгалар да, хәлләр дә юк. Татар кияүләре белән татар әбиләре арасында конфликт юк. Әбинең кияве кызы белән кунакка кайта. Ул аны шулхәтле яратып сыйлый, кунак итә, якын итә. Андый нәрсә халыкта юк. Шуңа күрә булмаган нәрсәне, кычытмаган җирне кашып йөрергә кирәк түгел. Юк әйбердән көлү дә дөрес булмый. Татарда «теща» дигән сүз юк. Татарда кияүнең яраткан әбисе бар, һәм алар бик тату яшиләр. Бу гомергә шулай булган һәм булачак.

Ә русларда конфликт бармы? Ни өчен?

Аларда бар. Рус халкы – ул бөтенләй икенче халык, традицияләре дә икенче. Болар бик борынгыдан килгән, гади генә аңлатып бирә торган нәрсәләр түгел.

Бездә гаиләләр дә ныграк, хезмәткә дә матур карашлыбыз. Безгә шул элекке традицияләрне сакларга һәм яшәтергә кирәк. Ә «теща» ул безнең традиция түгел һәм безгә кагылмый.

Җәвит Шакиров ул турыда сөйләп йөрмәсенме?

Аның бу турыда күптән сөйләгәне юк инде. Җәвит – татарның талантлы юмор осталарының берсе. Ул әле талантлы җырчы да. Мисал өчен, алар заманында җәмәгате белән бер башкорт шагыйренең ( авт. – Радик Нуретдинов) «Көн саен керәсең төшемә» дигән җырын бик матур итеп башкаралар иде. Алай өздереп, ул җырны башка кеше башкара алмый.

Һәр көнне керәсең төшемә.

Елмаеп чыгасың тирмәңнән.

Чәчеңне җилләрдә, җилләрдә, җилләрдә

Таратып үтәсең тирәмнән.

Минемчә әле ул җырны алар кадәр итеп башкара алган кеше юк татар дөньясында.

Әмма йомгаклап шуны әйтәсем килә: Җәвит әфәнде «теща» турында анекдотлар сөйләп йөрмәсен. Чөнки ул – тормыш дөреслегеннән бөтенләй чит нәрсә. Ул безнең тормышта юк.

Кеше көлә бит.

Кеше ул бөтен нәрсәдән дә көләргә мөмкин. Тик көлүнең мәгънәсе булырга тиеш. Мәгънәсе булмаса, халкыбызны һаман түбәнгә тәгәрәтәчәкбез. Көлү кирәк югары, тирән, халыкны алга таба яшәтә ала торган мәгънәдә генә. Позитив көлү. Мәгънәсез көлү булырга тиеш түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100