«Татмедиа» коллегиясе: мактаулы исем, яңа бәйгеләр, яңа бурычлар һәм яңа түгел милли бию
Бүген Милли китапханәдә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясе узды. Быел Татарстанда булачак зур чаралар журналистлар алдына зур бурычлар куя һәм җаваплылык өсти, чөнки фейк һәм дөрес булмаган мәгълүмат тарату очраклары булачак. Җитәкчеләр журналистлардан ни көтә?
Сүзне бүгенге көннең редакция өчен шатлыклы вакыйгасыннан башлыйбыз. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Рәмис Латыйповка «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Горурланабыз! Шулай ук «Интертат» сайтының рекорды зур казанышларның берсе буларак күрсәтелде. Безне 2023 елда 1,3 миллионнан артык кеше укыды һәм «Интертат» сайты «татар телендәге иң күп укыла торган веб-сайт» буларак, «Интеррекорд» Халыкара рекордлар китабына һәм Россия рекордлары реестрына кертелде. Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт, укучыларыбыз!
Шулай ук безнең фотокорреспондент Рамил Галиев Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Коллегиядә махсус хәрби операция зонасында булган «Татар-информ» агентлыгы журналистларына рәхмәт сүзләре әйтелде. Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Светлана Белова, фотокорреспондент Михаил Захаров һәм «Татмедиа» журналисты Равил Мөкминов махсус операция зонасындагы вакыйгаларны үз күзләре белән күреп кайткан иде, материаллар да әзерләделәр. Коллегия күргәзмәсендә Михаил Захаровның анда төшерелгән фотолары тәкъдим ителгән иде. Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров: «Афәрин, мин синең эшләрне күрдем», – диде ул.
«Сез ил һәм халык алдында торган бурычларны тоемлыйсыз»
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев докладын журналистларга рәхмәт сүзләреннән башлады. «Узган елда хәзерге төп вакыйгалар фонында иҗтимагый үзаң үзгәреше турында сөйләгән идек. 2023 елга карап, ничек үзгәргәнебезне күрәбез. Әйтелгән һәм язылган өчен җаваплылык күп тапкыр артты», – диде.
Сез ил һәм халык алдында торган бурычларны тоемлыйсыз. Без бергәләп журналистиканы кайтардык. Әлегә нәкъ менә журналистика авангардта исәпләнә. Дәүләт басмалары турында гына әйтмим, ә тулаем. Бәйсез басмалар да актив гражданлык позициясендә булуы куандыра, – дип мөрәҗәгать итте ул.
Ул аудиториянең фактларга нигезләнеп, мәгълүматны кат-кат тикшереп эшләүче журналистикага ышанычы артуын билгеләп узды. Ул фейк һәм дөрес булмаган мәгълүматка каршы тору бурычы беренче урында булуын искәртте. «Безнең һөнәрнең төп вазифасы – җәмгыятьне хәбәрдар итүче, проблемаларны вакытында күреп, хәл ителеше турында сөйләү икәнен онытмавыбыз куандыра», – диде.
Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, пиар журналистиканы алмаштырганда, проблемалар системалы төстә сүрелеп күрсәтелгәндә, бу, соңрак, киң яңгырашлы резонанска үсеп чыга.
«Бәлки, балаларга яшь корреспондентлар таныклыгы бирелер»
Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев та тарихта булмаган мәгълүмати сугыш баруын ассызыклады.
Без үзгәрешләр дәверендә яшибез, бу еллар журналист эше өчен кызыклы, үзеңне журналистиканың төрле өлкәсендә күрсәтеп була торган чор. Быел бик күп сайлаулар узачак. Безнең илгә каршы тарихта булмаган мәгълүмати сугыш бара. Иң пычрак технологияләр кулланыла. Сайлаулар алдыннан һәм сайлау барышында бик күп фейк һәм дөрес булмаган мәгълүмат булачак. Журналистлар алдында дөрес, чиста мәгълүмат җиткерү бурычы тора. Хәзерге көндә фейк булган мәгълүматны тану тәҗрибәле журналистларга да авыр, – диде ул.
Ул журналистларның закон ягыннан сакланган булуын искәртте. Журналистның профессиональ эшен башкаруга каршы чыгучылар булган очракта журналистлар берлегенә мөрәҗәгать итеп булуын да кабатлап әйтте.
Журналистлар берлеге рәисе балалар һәм үсмерләр өчен массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге буенча Татарстанның үрнәк күрсәтүенә кичә генә тагын бер тапкыр инанган.
Кичә «ШАЯН ТВ» балалар телеканалында булдым. Искиткеч, балалар үзләре тапшыруларны ясый, телеканал тәүлегенә 24 сәгать эшли. Илдә башка мондый канал юк. Бу яктан мин чыгышларымда Татарстанны һәрвакыт мисалга китерәм. Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр өчен күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары бар. Алар республикада яшәгән халыкларның телләрендә чыга. Бу – яңа буын журналистларын үстерү өчен бик мөһим. Кичә генә фикерләштек. Бәлки, балаларга яшь корреспондентлар таныклыгы бирелер. Бу –бик кызыклы тема, – диде.
«Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай китаплары яңа территорияләрдәге барлык мәктәпләрдә дә бар»
Россия китап бастыручылар ассоциациясе җитәкчесе Константин Чеченев сүзләренчә, Россиягә кушылган яңа территорияләрдәге (ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре) һәр китапханәдә татар язучыларының китаплары бар. Татарстан китап бастыру буенча Россиядә – 4нче, ә милли республикалар арасында 1нче урында тора икән.
Кызыл мәйданда узган китап күргәзмәсендә яңа территорияләргә әдәбият җиткерү темасы күтәрелде. Без яңа территорияләрдәге барлык китапханәләрне китаплар белән тәэмин иттек. 2 миллионнан артык данә китап тапшырылды. 260 мең китапны оператив рәвештә, үз ресурслары хисабына «Идел-Пресс» бастырып чыгарды. Бик зур рәхмәт, оператив эш күрсәттеләр. Татарстан китап нәшрияты бастырган Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай китаплары яңа территорияләрдәге барлык мәктәпләрдә дә бар. Милли язучыларның китаплары яңа территорияләрдәге барлык китапханәләргә барып җитүне бик җитди эш дип саныйм, – диде ул.
Журналистлар өчен яңа бәйге
2024 ел фәнни-технологик үсеш елы булу уңаеннан Фәннәр академиясе, фәнни үзәкләр, предприятиеләр, вузлар арасында хезмәттәшлек киңәйтеләчәк. ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов фән темасына язучы журналистлар өчен укытулар үткәреләчәген әйтте.
Бу елда журналистларга, фәнни-технологик үсеш программасы кысаларында, вузлар, академик, сәнәгый оешмаларның аеруча мөһим фәнни-технологик казанышларын яктырту буенча комплекслы чаралар уздыру мөһим. Бүген без «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән хезмәттәшлек итәбез.
Без массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең, фәнни тикшеренүләр, эзләнүләр белән бәйле фикерләрен ишетү өчен, экспертлар белән гел элемтәдә торуын тәэмин итәчәкбез, шулай ук безнең тематика буенча эшләүче журналистлар өчен укытулар үткәрүне планлаштырабыз. Дәүләт автоинспекциясе эшен яктыртучылар да, юл хәрәкәте иминлеге темасын дөрес язу өчен, заманында терминология буенча курслар уздырылганын хәтерлидер, – диде ул.
Укулар гына түгел, «Татарстан фәне, яңа горизонтлар» республика конкурсы игълан ителә. Якын арада конкурс нигезләмәсе «Татмедиа» белән килештереләчәк. «Фәнни-технологик үсеш елының төп чаралар планын гамәлгә ашыру уңай нәтиҗәләргә, республиканың фән өлкәсендә үсешенә китерер дип ышанам», – диде Рифкать Миңнеханов.
Ул массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә фән тармагын популярлаштыруга керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде
«Милли бию белән бәйле видеолар бик күп караулар җыя»
Костюм кигән һәм галстук таккан чыгыш ясаучылар арасында зәңгәр түбәтәйле блогер Илнар Идрисов та булды. Ул милли темага төшерелгән видеоларның кайсылары иң күп карау җыюы турында сөйләде.
Милли бию һәрвакыт актуаль тренд булып кала. Социаль челтәрләрдә милли бию белән бәйле видеолар бик күп караулар җыя. Без, берничә этник блогер, бергә җыелып, үзебезнең милли бию үзенчәлекләрен күрсәткән видео 3 миллион карау җыйды. Сөйләм үзенчәлекләре дә караучыга кызыклы. Татарстан районнары сөйләм үзенчәлекләренә багышланган, сүз уйнату турындагы видеолар күп карала. Мин татарларның сөтле чәй эчүен һәрвакыт ассызыклыйм, шулай ук өчпочмак һәм чәк-чәк видеоларда даими рәвештә искә алына, – диде.
Ул үзенең 2021 елдан милли темага видеолар төшерә башлавын искәртте. Видеода һәрвакыт түбәтәйдән төшкәнгә, блогерга «түбәтәйле егет» дип эндәшәләр икән. Илнар Идрисов «Ялкын» журналының «Шәп блогер» проектында да актив катнаша. Алар Татарстанның төрле районнарына мәктәпләргә баралар.
Районнарда татар телендә блог алып барырга теләүче балаларның күп булуын аңладым. Алар, язылучылар аз булыр, дип курка. Мин үзем дә блогны 2 телдә алып барам. Бу очракта татарлар турында башка милләтләр дә беләчәк. Ул милли блогерлар булуның уңай яклары: локаль блогер буларак популярлык, милли продукция җитештерүчеләрнең реклама алуы, амбассадор буларак милли проектларда катнаша алу һәм үз брендыңны булдыру. Милләтне яратыйк һәм аны таныту өчен хезмәт итик, – диде түбәтәйле егет.
Массакүләм мәгълүмат чаралары бурычы –вазгыятьне какшатуга каршы тору
Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров РФ Президентын сайлау алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларының бурычы – вазгыятьне какшату, коткы таратуга омтылышларга каршы тору булуын ассызыклады. «Татарстан гына түгел, бөтен Россия журналистларының мобилизациясе мөһим», – диде ул.
Ай ярымнан РФ Президентын сайлау узачак. Бу – мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга. Ышанам: республикада яшәүчеләр актив гражданлык позициясен күрсәтеп, көчле лидерны сайлаячак. Безнең оппонентларның игътибары сайлау кампаниясенә юнәлгән. Көнбатыш көчләренең төп максаты – сайлауларны дискредитацияләү, – дип, Әсгать Сәфәров илнең мәгълүмати куркынычсызлыгы, халкының иминлеге журналистларга, аларның каршылыкларга нык тора белүенә бәйле булуын искәртте.
Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе быел ТР Дәүләт Советына сайлау узачагын әйтте. «Тармак вәкилләренең төп бурычы – сайлауларны киңкүләм яктырту», – диде. Ул, шулай ук, KazanForum, БРИКС Уеннары һәм башка халыкара чаралар көтеләчәген искәртте. «Без Президентыбыз Владимир Путинга безнең республикага күрсәтелгән ышанычы өчен рәхмәтле булырга тиеш. Безнең ил өчен мөһим чаралар Татарстан тарихы үсешендә үз эзен калдырыр дип ышанам», – диде Сәфәров.