Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда утрауда ял иткәндә батып үлгән ир-ат мәетен 8 метр тирәнлектән тапканнар

44 яшьлек ир-ат су коенырга киткән һәм юкка чыккан.

news_top_970_100
Татарстанда утрауда ял иткәндә батып үлгән ир-ат мәетен 8 метр тирәнлектән тапканнар
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Татарстанда яшәүче ир-ат Васильево бистәсе янында ял иткәндә һәлак булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

12 июльдә Васильево бистәсе янында Иделдәге Чайка утравында бер гаилә ял итә. Шул чакта 44 яшьлек ир-ат су коенырга җыена. Туганнары сүзләренчә, ул елгага таба китә һәм юкка чыга.

44 яшьлек ир-атның батып үлүе турында кичке бишләр тирәсендә экстрен хезмәтләр чакыра торган 112 номерына шалтыратып әйтәләр.

Мәрхүм ир-ат гаиләсе белән дачада була. Туганнары сүзләренчә, ул аек килеш су коенырга китә. Аның мәетен кичке тугызлар тирәсендә генә водолазлар табып ала. Мәет ярдан өч метр ераклыкта 8 метр тирәнлектә була.

Июль башыннан алып Татарстан сулыкларында 24 кеше батып үлгән, шуларның икесе — балалар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә генә дә суда ун кешенең (шуларның берсе — бала) гомере өзелгән. Биш яшьлек малай әти-әнисе белән Зур Аккош күлендә ял иткән, абыйсы белән сай сулыкта уйнаган. Кайсыдыр мизгелдә аны күздә югалтканнар. Баланы коткаручылар да, фаҗиганең шаһитлары да эзләгән. Кызганыч, сабыйны судан табып алганда аңа инде ярдәм күрсәтеп булмаган.

9 июльдә Балык Бистәсе Тулуш авылында биш яшьлек сабый батып үлгән, дип язган идек. Сабыйның гомере авылдан ике чакрым ераклыктагы сулыкта өзелгән.

Кешеләрнең суда батып үлүенә еш кына җиһазландырылмаган урында коену, шулай ук суга исерек килеш керү сәбәпче була.

Ял итү урыны саналган һәм коену өчен җиһазландырылган пляжлар да яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында хәзерге вакытта ябык. Аларда су керү тыела.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100