Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Республика пляжларында су коенырга рөхсәт ителәме?

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлегә республика пляжларында коену өчен рәсми рөхсәт юк.

news_top_970_100
Республика пляжларында су коенырга рөхсәт ителәме?
Владимир Васильев

Татарстанда көннәр эссе тору сәбәпле, мөмкинлеге булган һәркем елга-күл буйларына агыла. Шәһәрдән чыкканда зур бөкеләр хасил була. Лаеш районы администрациясе «Камское море» комлыгына ял итәргә килүчеләргә мөрәҗәгать итә. «Без кунаклар яратабыз, ләкин без иминлек яклы», диелә Лаешның инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә.

«Татарстан Хакимияте коронавирус таралуны булдырмау чаралары турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Хәзер мәйданы 800 квадрат метрдан артмаган кибетләр, балалар лагерьлары, балалар һәм спорт мәйданчыклары ачыла, туристик автобуслар маршрутларга чыга. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

МЫ ЛЮБИМ ГОСТЕЙ, НО МЫ ЗА БЕЗОПАСНОСТЬ Правительство Татарстана внесло изменения в действующее постановление о мерах по предотвращению распространения коронавируса, разрешив открыть магазины площадью до 800 квадратных метров, детские лагеря отдыха, детские и спортивные площадки, а также вернуть на маршруты туристические автобусы. ⠀ Однако, пляжи – закрыты до улучшения санитарно-эпидемиологической обстановки по коронавирусной инфекции. Прогулки по набережной города Лаишево разрешены только при условии соблюдения мер безопасности. #жизньвЛаишево #Татарстан #Лаишево #КамскоеМоре #Кама

Публикация от ЛАИШЕВСКИЙ МУНИЦИПАЛЬНЫЙ РАЙОН (@laishevolife)

Ләкин пляжлар коронавирус буенча санитар-эпидемиологик вазгыять яхшырганчы ябык. Лаеш шәһәрендә яр буенда куркынычсызлык чараларын үтәгән килеш кенә рөхсәт ителә», диелә бу хәбәрдә.

Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин казанлыларны Роспотребнадзорның рәсми рөхсәтенә кадәр муниципаль сулыкларда коенмаска чакырды. Ул шәһәр Башкарма комитетында узган оператив штаб утырышында шул хакта хәбәр итте. Бу турыда «Татар-информ» язды.

«Без коену сезонын башларга әзер булсак та, әлегә Роспотребнадзорның рәсми рөхсәте юк. Без актив ял яратучыларга түземлек күрсәтүләрен һәм рәсми коену сезоны ачылганчыга кадәр су кермәүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез», — диде Метшин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100