Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Судан курка иде ул». Балык Бистәсе Тулуш авылында биш яшьлек сабый батып үлгән

Эссе җәй нәрсәсе белән куркыныч? Челләләр килде исә, яр буйларында бала-чага шаярыша, су коеналар, кәеф-сафа коралар, тик, ни кызганыч, суга батып үлүчеләр турында да хәбәрләр ешрак ишетелә башлый. 9 июль көнне республикада ике бала батып үлде, шуларның берсе — Балык Бистәсе Тулуш авылында биш яшьлек Рамил Сәлахов.

news_top_970_100
«Судан курка иде ул». Балык Бистәсе Тулуш авылында биш яшьлек сабый батып үлгән
ГУ МЧС России по РТ

Шетнево-Тулуш авыл җирлеге башлыгы Ринат Баһаветдинов сабыйның гомере авылдан ике чакрым ераклыктагы сулыкта өзелгәнен әйтте. Фаҗига кичке алтылар тирәсендә була.

— Ул күптәннән чишмәдән агып җыелган, буып куелган сулык. 200гә 100 метрдыр инде аның зурлыгы, тирәнлеге ике метр чамасы бардыр. 

Анда су коенырга әллә ни йөрмиләр дә инде, шул табигатькә ял итәргә баручылар була. Болай махсус коенырга барган кешеләрне белмим. Өч кечкенә малай велосипедта чыгып киткәннәр. Янәшәдә олылардан берәү дә булмаган. Берсе чумган да, калган икесе куркудан кайтып киткән.

Бу малайны әти-әнисе болай да эзләргә чыккан булган инде. Кайда икәнлеген белгәч, әтисенең энесе, тагын 2-3 малай җыелып барып, судан табып алып чыкканнар, — дип сөйләде ул «Интертат»ка.

«Башка сыймаслык хәл бу…»

Әлеге гаилә Казанда яшәсә дә, җәйгә торырга авылга кайта торган булган. Коронавирус тарала башлаганчы, Рамил Казандагы балалар бакчасына йөргән. Сигез айлык вакытыннан үги әтисе Рәзил Сәлахов тәрбиясендә үскән. Аларның тагын ике яшьлек кызлары бар. Ә Рәзилнең хатыны — Рамилнең әнисе авырлы икәнен әйттеләр, ул шушы көннәрдә бала табарга тиеш. 

— Тыныч, тәрбияле малай иде ул. Шунысы гаҗәп: бергә су коенырга барганда, суга хәтта минем белән дә керми иде ул. Судан курка иде. Аптырашта без, башка сыймаслык хәл, шаккатмалы. Дус малайлары белән барганнар да инде, дуслары кайтып киткән, бу батып калган. Ничек булгандыр, бер Аллаһы Тәгаләгә мәгълүм. Өй яныннан беркая китми иде ул, шунда сәпиттә йөри иде бит. Үзем белән гел машинада йөртә идем мин аны, — дип сагыну белән искә ала үги әтисе Рәзил. 

Ни кызганыч, аның сүзләренчә, иптәшләре дә авылга кайтуга олылардан берәүгә дә Рамилнең кайдалыгын әйтмәгәннәр. 

— Алар өлкәннәрдән берсен дә чакырмаганнар ярдәмгә, «Рамил кайда?» - дип сорагач та, күрәсең, курыкканнар, әйтмәгәннәр. Аннары бер сәгатьтән соң гына дөресен сөйләделәр. Без инде аңарчы бөтен авылны, тирә-якны эзләп бетергән идек. Безгә барыбызга да бик авыр булды, әнисе авырлы, срогы 16 июльдә, — диде гаилә башлыгы.

«Аңына китереп карадым — булмады»

Рамилне судан чыгаручыларның берсе — Рәзилнең бертуган энесе Ришат. 

— Капка төбендә йөриләр иде гадәттә, никтер бу юлы шунда барырга уйлаганнар. Суда артык озак та булмаган инде ул, үзем табиб һөнәренә укыгач, аңына китереп тә караган идем — булмады, — дип көрсенеп куйды Ришат. 

Рамилне ул бик хәрәкәтчән сабый итеп искә алды һәм, шулай ук, судан курыкканын әйтте. 

— Иртән тора да, гел хәрәккәттә инде ул. Спорт ярата иде, турник, груша булсын аңа… Җырларга ярата иде. 

Берничә тапкыр бергә шул күлгә барган бар. Безнең белән барса да, керми иде ул суга, судан курка иде. Үзе белән булган малайлар суга кермәгән дип беләм. Рамил ничек кергәндер, көзән җыерган ахрысы аны, шулай дип аңладым, — дип сөйләде Ришат Сәлахов. 

Рамилне Тулуш авылы зиратында җирләгәннәр. Кыска гомерле сабыйның авыр туфрагы җиңел булсын! Сәлаховлар гаиләсенең тирән хәсрәтләрен чын күңелдән уртаклашабыз. Шушы кайгыны күтәрергә Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен! Туачак нарасыйлары сәламәт, озын гомерле булсын, дип телибез.

Башкаларга гыйбрәт булсын!

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, 9 июль көнне балаларның суда батып үлүе буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәләре буенча җинаять эшләре кузгатылган. Шул ук көнне Түбән Камада 13 яшьлек малай батып үлүе турында да мәгълүм.  

Кичә, 11 июльдә Казанда Зур Аккош күлендә биш яшьлек малай батып үлгән, 15 яшьлек баланы коткарып калганнар. 10 июльдә Ютазы районының Исмәт авылы янындагы ял базасында күлдә 19 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шушы аяныч фаҗигаләр кечкенә балалары булган башка гаиләләргә гыйбрәт булсын, балаларына карата игътибарлы, уяу булсыннар иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100