Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда беспилотник һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең җидесе – чит ил студентлары

news_top_970_100
Татарстанда беспилотник һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең җидесе – чит ил студентлары
Фото: © социаль челтәрдән

Кичә, 2 апрельдә, «Алабуга Политех» тулай торагына Украина пилотсыз очкычы һөҗүменнән зыян күргән студентларның исемлеге чыкты.

Һөҗүм вакытында 14 кеше зыян күргән, шуларның 9ы – чит ил кешеләре. Исемлектә барысы да яшьләр: иң яшенә 16, иң олысына 25. 5 кеше – Россиядән, аларга 16-20 яшь. Һөҗүм вакытында 1 студент җәрәхәтләнгән, 1 егетнең сөяге сынган булырга мөмкин, калганнарының тәнендә бәрелгән урыннары бар.

Студентлар арасында 1 кеше татар дип уйларга нигез бар, чөнки исемлектә бер егетнең исеме Илмир.

Кыргызстан килгән бер егетнең баш мие селкенгән.

Калган 7 кеше – чит ил студентлары. Шри-Ланкадан килгән 19 яшьлек студентның күкрәге бәрелгән. Нигериядән килгән 20 яшьлек студентның баш мие селкенгән. Африка илләре – Руанда, Конго, Зимбабве, Көньяк Судан, Кения студентлары җитди җәрәхәтләр алмаган, берсе генә җитди яраланган, дип хәбәр итә «Мэш».

Мин «Алабуга Политех»ка «Сервис һәм кунакчыллык» юнәлеше буенча укырга һәм эшләргә килдем. Мин «Шоколадница»да эшләргә җыенам. Хәзер минем белән барысы да яхшы, – ди «Алабуга Старт» программасына Кениядән килгән Отиено Макрене Ошиенг. – Безнең тулай торакка һөҗүм итүчеләр – чын варварлар һәм бик кырыс хөкем ителүгә лаек. Минемчә, аларның максатлары безне куркыту иде, мин сезгә шуны әйтергә телим: алар моны булдыра алмадылар. Мине куркытып булмый, чөнки «Алабуга» – көчле урын, һәм без җиңеп чыгачакбыз».

Зыян күрүчеләрнең 6сы стационарда, калганнары – өйләрендә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Президенты матбугат сәркатибе Лилия Галимова.

Кичә Татарстан предприятиеләренә барлыгы 4 пилотсыз аппарат һөҗүм итте. Аларның икесе «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә төште, ә тагын икесе Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына һөҗүм итәргә тиеш булган.

Татарстанда нефть эшкәртү заводына һөҗүм итәргә теләгән пилотсыз очкычны иртәнге сәгать 3.10да Саранск күгендә күреп алганнар. 4.20 сәгатьтә ул Түбән Кама заводының сәнәгать зонасында җиргә төшә. Бу дрон-камикадзенең кыйпылчыклары кислород тутырылган торбага эләккән. Хәвеф предприятие эшенә тәэсир итмәгән. ТАНЕКОга юнәлтелгән дроннарның берсе металл саклагыч тросларга эләккән. Аның шартлаткычы шартламаган, дип яза «База» телеграм-каналы.

5 метрлы икенче БПЛА «Алабуга Политех»ның 2 катлы тулай торагына якынлашканда шартлаган.

Өченче пилотсыз аппарат тулай торак диварына бәрелеп шартлый. Корпуска зыян килә. Дрон-камикадзеда булган 2 шартлаткыч шартламаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100