Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда, аттракционда уйнаганда, нәни кызның балтыр сөяге сынган

news_top_970_100
Татарстанда, аттракционда уйнаганда, нәни кызның балтыр сөяге сынган
https://tatarstan24.tv/

Татарстанда, аттракционда уйнаганда, 8 яшьлек кыз бала имгәнгән. «Иминлек кагыйдәләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда, Тикшерү комитетына сылтама белән, «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Кама Тамагы бистәсендә аттракционда уйнаучы кызның зур балтыр сөяге сынган. Хәзер тикшерү эшләре бара, диелә бу хәбәрдә.

Һиндстанда 50ләп кеше утырган аттракцион 15 метр биеклектән ишелеп төшкән, дип язган идек. Ике дистәләп кеше имгәнгән, алар арасында балалар да бар.

Орел шәһәрендә 17 яшьлек кыз «Орбита» аттракционы кәнәфиеннән очып чыга һәм асфальтка егыла. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырта, имгәнгән кызны хастаханәгә алып китәләр, әмма табиблар аны коткарып кала алмый. Кыз бала хастаханәдә вафат була, дип яздык.

Былтыр җәй көнендә Казандагы «Кырлай» паркында «Бустер» дигән аттракцион ватылган. Кабина 40 метр чамасы биеклектә туктап калган. Кешеләр башлары белән аска таба эленеп калган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100