Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үсмер кыз аттракцион утыргычыннан очып төшеп һәлак булган

news_top_970_100
Үсмер кыз аттракцион утыргычыннан очып төшеп һәлак булган
Владимир Васильев фотосы

Орел шәһәрендә 17 яшьлек кыз аттракционнан очып төшеп һәлак булган. Фаҗига 6 августта шәһәрнең мәдәният паркында булган. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

Яшьләр ял көне шәһәр паркындагы карусельдә әйләнергә уйлаган. Ләкин бер мизгелдә кыз «Орбита» аттракционы кәнәфиеннән очып чыга һәм асфальтка егыла. Шаһитлар ашыгыч ярдәм чакырта, имгәнгән кызны хастаханәгә алып китәләр, әмма табиблар аны коткарып кала алмый. 17 яшьлек кыз бала хастаханәдә вафат була. Фаҗиганең төгәл ничек килеп чыкканын хокук саклау органнарына ачыкларга туры киләчәк.

«Орлов өлкәсе прокуратурасы җәмәгать урыннарында гражданнарның, шул исәптән балаларның имин ялын оештыру мәсьәләләре өчен җаваплы кешеләрнең һәм органнарның гамәлләрен тикшерә», – дип сөйләде Орлов өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе Татьяна Цуканова.

«Комсомольская правда» язганча, Орел шәһәре паркы территориясе дә, карусельләре дә инде күптән яңарту таләп итә. Монда йөргәндә үзеңне 90 нчы елларга килеп эләккәндәй хис итәсең.

«Мин һәрвакыт шуннан курка идем. Аларны күптән ябып бетерәсе инде, аннан очып төшү бик җиңел», «Кызым белән анда 2022 елның маенда барган идек. Куркыныч фильмнардагы кебек. Карарга да куркыныч, барысы да шулкадәр иске, җимерек, шыгыр-шыгыр килеп тора. Орел шәһәре яхшы аттракционнар паркына лаек түгел микәнни?!» – дигән фикерләр язып калдырганнар социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100