news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татарстан журналистлары бәйрәмгә җыелды: «Җитәкчеләрнең хөрмәтен тоябыз»

news_top
Татарстан журналистлары бәйрәмгә җыелды: «Җитәкчеләрнең хөрмәтен тоябыз»
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татмедиа» журналистлар өчен «Медиа-Сабантуй» оештырды. Бу чара инде матур традициягә әверелде, дияргә дә була. Журналист халкының бәйрәмнәре күп түгел бит: 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне, 19 май – Татарстан матбугаты бәйрәме. Ә башка ял көннәрендә дә, бәйрәм вакытларында да эшкә чабабыз. Бу Сабантуйны көтеп алдык, әмма без барыбер эшләмичә булдыра алмыйбыз.

«Быел чара масштаблырак үтә»

2024 елда «Медиа-Сабантуй» оештырылмаган иде, шуңа күрә дә инде әллә очрашу-күрешү бәйрәмен сагынганбыз шул. Чара Саба районының «Сабантуй» комплексы мәйданында үткәрелде.

Иң башта мәйдан хуҗалары булган «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе һәм «Саба таңнары» газетасы коллективлары җыр-моңнар белән сөрән салып, бирнә җыю йоласын үткәрделәр. Аннан мәйданнан редакцияләрнең хезмәт коллективлары узды.

Шундый матур бәйрәм көне. Кызу да, салкын да түгел, кояшлы. Район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм Саба халкына рәхмәт. Якты йөз белән кабул итәләр, мөмкинлекләр тудыралар. Гадәттә, бәйрәм көннәрендә журналистлар эшли, ә монда исә ял итә, нәкъ аларга оештырылган бәйрәм», – дип сөйләде «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Алга таба Айдар Сәлимгәрәев алдынгыларны бүләкләде.

Сабантуйга килүчеләрне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Ул Саба районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка һәм хезмәттәшләргә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Үзебезнең тарихта 3 нче тапкыр мондый Сабантуй уздырабыз һәм 2 нче мәртәбә – Сабада. Саба – чыннан республикабызның матур төбәге. Бик зур рәхмәт кунакчыллык өчен. Монда спорт ярышлары, команда рухын формалаштыра торган чаралар үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Быел чара масштаблырак үтә. «Медиа-Сабантуй» бөтен Татарстан журналистлары бәйрәменә әверелә, – дип сөйләде ул.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов исә журналистлар хезмәтнең әһәмиятен билгеләп узды.

Сез – булганны, булачакны күрсәтүчеләр һәм элеккене, онытмыйча, киләчәк буынга тапшыручылар. Сез – дөньяда барган бар вакыйгаларны халыкка тарих битләренә язучылар. Эшләрегездә уңышлар! Зур эшләрегез өчен рәхмәт, – дип ассызыклады җитәкче.

Сабантуй исә җыр-моңнар, ярышлар һәм уеннар белән дәвам итте. Чара барышында республика журналистлары төрле спорт уеннарында ярышты. Хезмәттәшләрне сәхнәдә дә күрә алдык. Мәсәлән, «Нурлат-информ» СММ-белгече Руфинә Шадрина үзе иҗат иткән шигырьне сөйләде.

«Бер-беребезне тану, күрү өчен дә бик яхшы чара»

«Актаныш-информ» җитәкчесенең радио буенча урынбасары Әлфия Мөхәммәтова сүзләренчә, аларны озын юл да куркытмаган, бәйрәмгә теләп килгәннәр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Юл озын, шуңа күрә дә иртәнге 5ләрдә чыгып киттек. Ә болай «Медиа-Сабантуй»ны бик яхшы оештырганнар, барысы да бик ачык йөзле. Оештыручылар кулларыннан килгәннең барысын да эшләгәннәр. Аннары Сабаның Сабантуй уздырыла торган урыны да бик компактлы, отышлы итеп ясалган. Янәшәдә генә ипподромы да, урманы да бар. Сабантуй мәйданы бик ошады. Бер-беребезне тану, күрү өчен дә бик яхшы чара. Гадәттә, бәйрәмнәр вакытында журналистларга ял юк. Ә монда алар үзләрен кадерле итеп тойдылар, шуңа бик рәхмәтлебез, – дип сөйләде Әлфия Мөхәммәтова.

Әлфия Мөхәммәтова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан бүләккә дә лаек булды.

«Җитәкчеләрнең безгә карата хөрмәтен тоябыз»

Апас районы редакциясе җитәкчесе, «Йолдыз»/«Звезда» газеталары баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева да фикерләре белән уртаклашты.

Без, журналистлар, бәйрәмнәрне фотоаппарат тишегеннән (объектив аша), камера аша гына карыйбыз. Эшләгәндә Сабантуй да, башка бәйрәмне дә күрергә өлгермибез. Ә биредә бик рәхәтләнеп ял итеп кайтабыз. Беренчедән, җитәкчеләрнең безгә карата хөрмәтен тоябыз. Икенчедән, хезмәттәшләр белән очрашабыз, сөйләшәбез. Шуның белән якынаябыз да. Төрле уеннарда катнашып, энергия, уңай эмоция алабыз. Сабантуйлар ел да булып торсын! Җитәкчеләргә, оештыручыларга олы рәхмәтем, – дип сөйләде ул.

«Медиа-Сабантуй»ның бездә үтүе – безнең өчен бик зур горурлык»

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова бу чарага ничек әзерләнүләрен сөйләде.

Әлфия апа, 2 ел элек тә, быел да «Медиа-Сабантуй» сезнең якларда оештырылды. Саба журналист халкын җыю үзәгенә әйләнеп килә?

Дөрес, Юлай. Бу «Медиа-Сабантуй»ның бездә үтүе – безнең өчен бик зур горурлык! Чөнки Татарстаныбызның барлык район-шәһәрләреннән коллегаларыбыз җыела. Без, үзебезнең телерадиокомпаниябез һәм газета редакциясе коллективлары, әлеге бәйрәмгә яхшылап әзерләнергә тырыштык. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт! Аннан соң биредә ярышларда 20 спорт тренеры эшләде. Иң яхшы тренерларыбызны җыйдылар. Мин, әлбәттә, районыбыз башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, үзебезнең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гариповка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллинга, «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Зариповка рәхмәт әйтәм. Шуннан соң коммуналь хезмәтләрсез дә болай масштаблы итеп уздыру мөмкин булмас иде.

Әлфия апа «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенә май аенда 25 ел тулуын да искәртте.

Бәйрәмне без зур итеп көз аенда халык белән бергә уздырырга уйлыйбыз, чөнки моның өчен барлык мөмкинлекләр бар. Без радио аша һәр көнне тәүлегенә 24 сәгать сөйлибез һәм атнага 1,5 сәгать телевидение тапшырулары алып барабыз. Коллективыбызда үз эшен белүче, намуслы кешеләр армый-талмый хезмәт куя. Һәм гомумән, безне Саба халкы гына түгел, ә тирә-як районнар да яратып тыңлый. Бик күп шалтыратулар, хатлар килү безне алга таба да эшләргә илһамландыра, – дип билгеләп үтте ул.

Сезнең тапшыруларны күбрәк кемнәр карый?

– Техника заманы никадәр алга китсә дә, безне өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып тыңлый. Телевидениедә «Мәктәп ТВ», радиода «Мәктәп тормышыннан» дип аталган тапшырулар бик актив чыгып киләләр. Мәктәп укучылары үзләре килә, сөйли. Кайбер көнне бинабыз коридорлары – мәктәп коридорларын хәтерләтә. Һәм бала-чаганың гитара, гармун тавышлары, шау-гөр килеп сөйләшүләре, ни булса да сөйләүләреннән студияләребез аеруча ямьләнә. Әлбәттә, радио һәм телевидениенең актуальлеге әле озак еллар сакланыр, – дип җавап кайтарды Әлфия апа.

«Иҗат әһеле шундый бит: аның аздан да күңеле була»

«Актаныш-информ» филиалы веб-мөхәррире, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова чараның медиатармак өчен мөһимлеген ассызыклады һәм җитәкчелеккә рәхмәтен белдерде.

«Медиа-Сабантуй» бик матур булды. Безнең өчен мондый бәйрәм беренче тапкыр 2022 елда шулай ук Сабада, аннары 2023 елда Питрәчтә үткән иде. Быел «Медиа-Сабантуй»ны көтеп алдык. Бу чарада бик күп танышларымны очраттым. Хәзер без югары тизлек белән барган заманада яшибез. Сөйләшүләр дә сирәк, мессенеджерлар аша кыска-кыска хәбәрләр җибәрәбез дә, шуның белән коллегалар белән аралашу тәмамлана.

Бер генә мисал китерәм: студент вакыттан ук дус булган, әлеге вакытта «Татмедиа»ның Әгерҗе филиалында хезмәт куючы Миләүшә Ягъфәрованы күреп алдым. Танышуыбызга 25 елдан артык. Ул да мине ерактан ук танып алды. Рәхәтләнеп сөйләшеп, аралашып, кочаклашып, үзебезнең студент елларны, укытучыларны бергәләп искә алдык. Мондый очрашулар шулкадәр рухи байлык бирде. Аннары иң истә кала торганы: «Татмедиа»ның һәр филиалыннан хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бик күп журналист, СММ-белгеч, веб-мөхәррир, машина йөртүчеләр хөрмәтләделәр. Аларның канәгатьлек хисе, шатлыклы елмаюлар бөркелеп торган йөз белән сәхнәдән Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тотып төшүләре әле дә күз алдымда тора. Иҗат әһеле шундый бит: аның аздан да күңеле була. Мондый хөрмәтләүләр алга таба дәвам итсен иде. Сабага сокландым. Тырыш халык яши икән, табигате дә матур, – диде ул.

Ә бәйрәм чарасы шау-гөр килеп дәвам итә торды. Халык өчен Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, популяр җырчы Илшат Сафин һәм башкалар чыгыш ясады. Бәйрәм ахырында спорт ярышларында җиңүчеләрне тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы булды. Журналистлар спортта да оста булуларын расладылар.

«Медиа-Сабантуй» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә эшләүчеләргә позитив энергия ташкыны, яңадан-яңа үрләр яуларлык дәрт-дәрман бүләк итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар