Эчкенгә тормыш кире кайта: 228 йорты янган авылда төзелеш башланды
228 йорты янган Эчкен – Йолдыз авылында төзелеш эшләре башланды. Милли шура утырышы, яңа ФАП һәм яңа булмаган тракторлар һәм кешеләр язмышы – «Интертат» хәбәрчесе репортажында.
Бәла бер дә агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри шул. Шатлыгын да, кайгысын да күтәрә кеше. Кемдер – язмышына буйсынып, кемдер – һаман булмаган гаделлек эзләп. Курган өлкәсендә булган көчле янгыннарда янып бетә язган Эчкен – Йолдыз авылына булган икенче сәфәрдән соң, кабат кеше язмышлары турында уйландым.
7 май кичендә булган янгында Эчкен – Йолдыз авылында 228 йорт ихаталары белән бергә янып бетте, 7 кеше һәлак булды. Эчкен генә түгел, күрше авылларда да янгыннар дистәләгән йортны харап иткән. Эчкеннең электән сакланып калган, үз йөзе, сөйләме, менталитеты булган татар авылы булуы Татарстан өчен аеручы мөһим. «Йолдыз» исеме дә аңа Советлар заманында гына береккән. Чын һәм тарихи исеме – Эчкен.
Янгыннан соң авыл сугыш үткән кебек булып калган. Йортлардан кирпеч морҗалар гына күренеп тора, бөтен җирдә көл, төтен исе, бөтен җирдә янган агач, металл, бөтен җирдә кешенең гомер буе җыйган малы җәелеп ята.
Икенче бару июнь башына туры килде. Ул чакта авылдагы тынлык, бушлыктан җан өшеп куйды. 1 ай элек кенә гөрләшеп яшәгән авыл бүген дөнья йөзеннән юкка чыккан кебек. Шомлы иде.
Янгыннан соң 2 ай узгач, ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев авылда Милли шураның күчмә утырышын үткәрергә, дип, вәкилләрне туплап, Эчкенгә алып килде. Шура вәкилләре, иң беренче итеп, янгында сакланып калган авыл мәчетенә кереп, дога кылды. «Җитди эшләрне без 2 рәкәгать намаз укып, мәрхүмнәр рухына дога кылып башларбыз», – диде авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин.
2 айдан соң авылда балта, бензин пычкысы тавышлары ишетелә. 40ка якын йортның төзелеше башланган, калганнары үз чиратын көтә, яки язмышына буйсынган.
- Искә төшереп үтәм: халыкның кайберләренә, Курган өлкәсенең Төзелеш министрлыгы стандартлары буенча, өйнең квадрат метры, ничә кеше яшәвенә карап, 1 миллионнан 4 миллионга кадәр сертификат бирелде. Ул сертификатлары булган кешеләргә дәүләт, яки шәхси подряд оешмалары йорт төзи.
- Икенче төр категория кешеләргә бары 500 мең генә эләккән, чөнки документлар буенча алар йә теркәлмәгән, йә тагын ниндидер матавыклары бар. Бу кешеләр белән подряд оешмалар килешү төземи, чөнки акчалары аз. Күбесенә эшмәкәрләр ярдәм итә.
- Өченче категориягә караучыларга бернәрсә дә эләкмәгән. Тик хакимият аларны да урамда калдырмаска вәгъдә итә.
«Эшне Аллаһка тапшырып башласак, ул ярдәмен бирә»
Авылда төзелеш эшләре башлану керү юлыннан ук күренеп тора. Фундамент салынган, дивары бераз күтәрелә башлаган йортлар байтак. Үзе белән «фамилиям рус булса да, үзем татар» дип таныштыручы Ирина Кондинаның да яңа йорты төзелә башлаган. Аңа Төзелеш министрлыгы стандартлары буенча 2,4 миллион һәм ихата өчен өстәмә 700 мең биргәннәр. Янган өе зур, ике катлы була аларның. «Үзебез дә өстәячәкбез, чөнки ул гына җитми», – ди Ирина. Йортны аларга 15 октябрьгә тапшырачаклар.
Хәзер иң борчылганы – атлар абзарын ясарга көчләре җитәрме, ди.
Бозауларым, үрдәкләрем янып үлде, дип, сыктап йөргән идем. Хәзер менә сөенәм. Атларым исән минем. Бәлки, берәр ничек ашлык белән булышып җибәрерләр. Яңгыр булмагач, печән дә корый.
Ат абзарын эшләп чыга алырбызмы, юкмы, анысын белмим, нәрсә булыр. Шиферлар алып кайттым, навес ясап, шунда бикләп торырбыз инде, – ди Ирина Кондина.
Күршесендә генә авылның имам-хатыйбы Әхмәдулла Хәбибуллин йортына фундамент салынган. Әхмәдулла абыйга йортны Риат Фәйзуллин җитәкчелегендә Төмән эшмәкәрләре салыша. Алар авылда 2 гаиләгә йорт салып бирәчәк.
Янгыннан соң төрле хисләр булды, күңелләр дә кайтып алды. 18 майда Казанда күрешеп сөйләшкәч, күңелгә рәхәт булып китте. Безнең «брат» Ринат Насыйров оешмалар барлыгын әйтте. Ринат Риатка чыкты, Риат бөтенесен җыйнады. Әлһәмдүллилләһ, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте белән эшләр бара, – ди Әхмәдулла хәзрәт.
Төмән егетләре үзләре дә диниләр. «Эшне Аллаһка тапшырып эшләсәң, җае чыгачак», – диде Абдулла Арсланов.
Берәр нинди мәшәкать булып, без Аллаһка мөрәҗәгать итсәк, аның ярдәме килә башлый. Монда бары бер шарт: без аны Аллаһка тапшырып башласак, Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирә.
Иң мөһиме – башларга кирәк. Мәчетләр салганда да шулай безнең: смета юк, мөмкинчелек юк, акча җитәме-юкмы икәнен дә белмибез. Башлап җибәрсәң, як-яктан ярдәм дә килә башлый. Кемдер бетон бирә, кемдер тәрәзә куя. Эшне Аллаһ Тәгаләгә тапшырып башларга кирәк. Шул очракта ярдәме дә килә аның, – ди ул.
«Башта китәсебез килде, чөнки бу хәлгә каравы да авыр иде»
Сертификат ярдәмендә һәм үз көченә таянып, Гүзәлия белән Җанбулат Мужеповлар да блоктан йорт күтәрә башлаган. Янган өйләре 8 метрга 9 метрлык булган. Инде монысын да шундый итәргә телиләр. «Бар шартлары белән саласыбыз килә. Балалар да кайтырлык булсын. Оныгыма да 4 яшь булды. Олыгаябыз», – дип сөйләп китте Гүзәлия ханым.
Башта бернәрсә аңламадык. Китәсебез дә килде, китә идек, чөнки бу хәл бик авыр булды. Балалар да: «Калмагыз, китегез», – диделәр. Бик куркыныч иде, бөтен җирдә көл...
Китәсе идек тә, тик без фатирда яшәргә теләмибез, безгә йорт кирәк. Без бит йортта яшәп өйрәнгән, бакчасы да булсын суганнар, бәрәңгеләр утыртырга. Читтә андый йортлар бик кыйммәт. Шуңа күрә калырга булдык. Эшчеләр дә бик әйбәт. Ирем вахтага китте, хәзер үзем контрольдә тотам, – ди Гүзәлия ханым.
Мужеповларның каршыларында гына торучы Наил абый Мәүлетов, кулына шуруповерт алып, фундаментны терәтеп торган такталарны сүтеп ята. Наил абый турында язган идек. Бизәкләп эшләнгән капкалы матур йорт Наил абыйларныкы булган. Балта остасы булгач, барысын да үзе эшләгән Наил абый. Тик 500 меңгә генә өй салуы ай-һай авыр, дөресрәге, бөтенләй реаль түгел. Башкаларның күтәрелеп килүче өйләренә дә алар боегып карый.
Наил абыйның теркәлүе шәһәрдә булган өчен, аларга миллионнар эләкмәгән. Йөрәк чирле кешегә шәһәрдә белгечләргә күренүе җайлырак булган. Тик бер рәхәтнең – мең михнәте икән шул.
«Эх, бераз яшьрәк чак булса», – ди 65ен тутырган Наил абый. Аларга туганнары килеп булыша икән.
Йортыбыз зур иде. Хәзер үз көчебезгә салабыз, акча юк. 500 мең бирделәр, тик аңа беркем дә өй салырга теләми. Төзелеш компанияләре безнең белән килешүләр төземи. Күпме акчабыз җитәр инде. Кредит булса да алырбыз. Салырга кирәк, өй кирәк, – ди Наил абыйның хатыны Әнисә апа.
«Авылда халык бүлгәләнде»
Кызу һәм бөркүлектән җирдән пар күтәрелә. Шуңа өстәп, тузаны да бөтерелеп-бөтерелеп оча монда. «Күләгәдә +40 градус. Безнең үзебездә курорт», – диешә халык. Эссе һавадан куркыта да, чөнки янгын хатирәләре әледән-әле калкып тора.
Людмила апа ихатасында тактадан салынган абзар күренә. Мулла кушкан исеме Сәхибә икән, Совет заманында Людмила дип эндәшә башлаганнар.
Сәхибә апа, пенсия яшендә булуга карамастан, берүзе 13 терлек тота. Шулар өчен дип, иң башта ук бирелгән 60 меңгә абзар салдырып куйган. Маллары көндез көтүдә йөри икән.
Малларымны капларга кирәк бит. Яңгырлар булды, өшиләр бит алар. Араларында кечтеки бозаулар да бар. 13 терлекне берүзем асрыйм, Әлһәмдүлилләһи шөкер, саулыгым бар, асрыйм әле.
Терлекләрне ничек саклап калдыгыз?
Ут килүне күрү белән, барысын да куып чыгардым. Үзем күршеләрем белән качып киттем. Дөньяларымны саклап кала алмадым. Күршеләр, китә башлагач: «Әйдә, утыр, харап буласың», – диделәр. Озак та үтмәде, бөтен авылыбыз янып бетте. Йөрәкләрем чәнчә башлады инде. Стресс булган вакытта йөрдек, тынычлана төшкәч, сәламәтлек какшады.
Йортны ничек саласыз соң? Ярдәм итәләрме?
Миңа 500 мең генә эләкте. Бер компания белән сөйләштем, Татарстан булышса, хәзер үк салып бирәбез, диделәр. Шул 500гә бераз өстәсәләр иде. Инде үзем дә өстәр идем. Менә малларым бар, Аллага шөкер. Танамны, берәр сыерымны сатып җибәрер идем. Иң мөһиме, өем генә булсын иде. Озын гомер дә бирсен иде, – ди Сәхибә апа.
Ул үз куллары белән бәдрәф төзеп куйган. Мал абзарына идәнгә дип, такталар алган. Үзе хакимият биргән вагонда яши. «Беренче көн үзем генә кунарга шундый курыктым. Шулай да үз-үземне җиңеп, кундым. 1 көн кунгач, аннары ияләшәсең», – ди Сәхибә апа.
Авылда балалары мәктәптә укучыларга суыткычлар да тапшырганнар, тик Сәхибә апага эләкмәгән. «Сиңа тиеш түгел, сиңа болай да Татарстан булыша», – диделәр. Ә мин көн дә сыер савам. Сөт җыю машинасы килеп җиткәнче, ул әчи. Маллы кешеләргә дә бирергә иде ул суыткычларны», – ди ул.
Гомумән, «кайгы берләштерә» дисәләр дә, кайбер вакытта ул аера да икән. Кеше гаделлек эзли. Кемгәдер йорт салып бирәләр, кемгәдер – юк, кемгәдер акча бирәләр, кемгәдер – юк. Халык белән очрашуларда да, утырышларда да әйбернең бөтен кешегә дә җитмәвен, закон буенча тиеш булмавын, бер-берсенә карата ихтирамлырак булуларын сорыйлар да бит. Сәхибә апа да авыл халкының аерыла баруын әйтте.
Хәзер «дружно» түгел булып киттек инде. Әвәлдә дә бик «дружно» түгел идек. Бүлгәләнде халык, сүз дә юк. «Менә койма да корып куйган», – диләр. Мин ул акчаны эчмәдем. Миңа ул 60 меңне бирделәр.
Яңа сәламәтлек йорты
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дияргә дә яратабыз. Авыл халкы үзара бүленсә дә, Эчкендәге янгын бөтен татар дөньясын берләштерде, дияргә була. Күпме гуманитар, материаль ярдәм җыелды, төбәкләрдәге татар эшмәкәрләре бушка йортлар салып бирүне үз өсләренә алдылар, Эчкен халкы турында бөтен Россия, ә бәлки, дөнья белде.
Янгын булу белән өлкә дәрәҗәсендә авылда фельдшер-акушерлык пункты ачу турында карар кабул ителгән. Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шунков инициативасы белән төзелгән пунктны авыл халкы көтеп алды.
Ачылу тантанасы алдыннан ук авыл халкы, апалар, әбиләр җыелып басты. Тантанада Курган өлкәсе губернаторының урынбасарлары Наталья Кириллова һәм Константин Ермаков катнашты. «Чын мәгънәсендә сәламәтлек йорты булсын», – дип теләде Васил Шәйхразыев.
Пунктны ачканда, кызыл тасманы кисү хокукын алар авыл халкына тапшырды. Авыл мәктәбендә 47 ел рус теле һәм әдәбияты укытучы булып эшләүче Анфиса Әминова белән мәктәп директоры урынбасары Гөлсимә Байтирәкова фельдшер-акушерлык пунктының ишекләрен ачты.
Бина җиһазландырылган берничә бүлмәдән тора. Апалар, әбиләр шунда ук фельдшер янына чиратка тезелделәр. 84 нче яше белән баручы Хәдия апа Әбдрәшитова да кан басымын үлчәтте. Янгында аның да йорт-җире янып беткән.
Безнең хәлләр яхшы да түгел, көтү дә түгел. Нәмә дияек, нейтраль зонада яшибез инде. Мин берүзем. Минем өем җегетем исемендә иде, ул хуҗа өйгә. Ә миңа бернәмә дә юк. Йортым да юк, җирем дә юк, беркемем дә юк. Эт кебек тик йөреп торам шулай. Хәзер кызым белән торабыз. Аның өе дә янып бетте, аңа моннан бирделәр. Шулай яшибез инде, авырыйбыз да, 90га җитеп киләбез бит инде. Тешләребез дә юк, колакларыбыз да әйбәт ишетми. Бу пункт та бик кирәк. Өебез булса, бик тә әйбәт булыр иде, – ди Хәдия апа.
Балаларга – велосипед, фермерларга – трактор
Авылның мәктәбе янгыннан соң халык өчен штаб булды. Барырга урыны булмаган кешеләр шунда яшәде, гуманитар ярдәмне дә шунда сакладылар, халыкның җыелып, аралашу урыны да мәктәп булды. Бу юлы мәктәпкә матур вакыйга өчен бардык – Бөтендөнья татар конгрессы Эчкен авылы балаларына велосипедлар бүләк итте.
Без балаларны читтә калдыра алмадык. Мәгариф министрлыгы аша балаларны лагерьга чакырдык. Алар берничә ай дәвамында Актаныш районында ял иттеләр. Аннары Чаллы шәһәренә бардылар, «КамАЗ» командасы белән таныштылар, дельфинарийда булдылар. Шунда балаларга мәктәп формасы тегү турында карар кабул ителде, чөнки бар киемнәр дә янып бетте, ә Чаллыда бик яхшы комбинат бар, – дип сөйләде Васил Шәйхразыев.
Ул, Константин Ермаков белән бергәләп, велосипедларда әйләнеп тә килде, бүләк ителгән букчаларны карады. Балалар бөтенесе бер тавыштан «зур рәхмәт» дип кычкырдылар.
Балаларга велосипедлар эләксә, Эчкен фермерларына Татарстан тракторлар алып килде. Өр-яңа булмаса да, хуҗалыкка яраклы техникага сөенде фермерлар.
Бодаем янып бетте. Бодайны сатып, трактор алырмын, дигән идем. Менә хыялым чынга ашты – Татарстан миңа трактор алып килде.
Өем дә зур иде. Хатыным белән гел: «Безгә кечерәк өй кирәк», – дип әйтә торган идек. Аллаһ Тәгалә ишеткән, күрәсең. Менә Татарстан безгә кечкенәрәк кенә өй салып бирәчәк. Ул хыялым да чынга ашты, – ди Кәлимулла Миңнегәрәев. Аңа МТЗ-82 тракторы бүләк иттеләр.
Ринат Сәфәровның янгында тракторы да янып бетә. Ул гаиләсе белән 2000 елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнә.
Нигездә бодай утыртабыз. Элек борчак, арпа да чәчә торган идек. 1-2 ел элек майлы культура белән шөгыльләнә башладык. Быел бик начар бездә, яңгырлар булган юк. Аллаһ бирса, бераз уңыш алсак, бәлки, ныгып китәрбез. Иң мөһиме хәзер – өй инде. Татарстанга зур рәхмәт. Трактор бик кирәк иде, – диде ул.
Ринат абый йортны, үз көче белән, әтисенең нигезенә сала. Чөнки үзенең йорты урынында документлар буенча төзелеш булырга тиеш түгел, чөнки ул җирләр су басу куркынычы булган зонада урнашкан икән. Бу хакта да алар документлар артыннан йөри башлагач кына белгән.
Өем 10 метрга 12 метрлы иде, җылытылган подвалы да, ихатада бөтен хуҗалык бар иде. Беренче көнне бик көчле стресс булды. Нәмә уйларга да белмәдек. 2 айдан соң күпмедер тынычландык инде. Хәзер фундаментны салып куйдык.
Авылдан китү теләге булмадымы?
Юк. Минем белән зур җегетем дә (улы) йөри. Ул да: «Китмим, авылда калам», – диде. 3 балам бар минем. Шуңа хуҗалыкны торгызырга кирәк. Йә олысына, йә кечесенә калдырырмын. Авыл калсын өчен инде, – ди Ринат абый.
Эчкен авылы шулайрак яшәп ята. Авырлыгын да, шатлыгын да кеше барыбер күтәрә инде. Һәрберсенең үз язмышы, үз юлы. Барысын да уртак кайгы берләштергән халыкның һәрберсен бер теләк – өйле булу теләге берләштерә.
«Безнең бурыч – салкыннарга кадәр кешеләрне түбә астына кертү. Әлеге янгын авылны берләштерүче көч булырга тиеш», – диде Васил Шәйхразыев Милли шура утырышында. Ул көз көне Милли шура вәкилләре кабат Эчкенгә килеп, скверда агачлар утыртачагын да әйтте.
Көз айларында Эчкендә өй туйлары гөрләр. Һәрберсенә дә андый бәхет тәтесен иде.