«Татарларның кыйбласы Казан булуын онытмагыз» – Татар эшмәкәрләре кабат җыелды
Казанда XVI Халыкара «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы тәмамланды. Форумда 40тан артык төбәктән һәм 15 чит илдән 350дән артык татар эшмәкәре катнашты. Беренче тапкыр Перу һәм Испаниядән делегатлар килгән. Бүген «Kazan Palace by Tasigo» залында форумның пленар утырышы узды. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Холлда Курган өлкәсенең Йолдыз-Эчкен авылында төшерелгән фотосурәтләрдән күргәзмә әзерләнгән. Янгыннан калган тимер-томыр, такта өемнәреннән алып өй туйларына кадәр булган эшләр чагыла. Татар авылына килгән бу каза быел күп кенә татар эшмәкәрләрен берләштерде. Пленар утырышта яңгыраган һәр чыгышта диярлек бу тема күтәрелде. Залда утыручылар арасында Эчкеннән килгән гади гаилә, укытучы, укучылар бар иде. Аларның ихлас сүзләре, күз яшьләре аша иң матур рәхмәт сүзләре яңгырады.
Эчкен халкы: «Барлык ярдәмне санап чыгарып та булмый»
Май аенда баш очында түбәсез калган Эльвира һәм Кәлимулла Миңнегәрәевләр кышны җылы өйдә каршылый. Янгын вакытында аларның бөтен хуҗалыгы янып беткән булган.
Башта безгә бик авыр булды, берни калмады, көл һәм тимер генә калган иде. Рөстәм Нургали улы, Сезгә зур рәхмәт. Тиз арада Васил Гаптелгаяз улы үз командасы белән безгә килеп җитте. Бөтен авылны җәяү йөреп чыгып, безнең белән сөйләшкәннән соң, без аңладык: Татарстан безне ташламас. Шуннан мөселманнар күтәрелеп чыкты, өйләр салырга керештеләр. Гуманитар ярдәмнәр килде. Авыл халкы да ярдәм итте. Без «Татнефть» салган өйләрнең берсендә яшибез. Мин үзем чик гаскәрләрендә хезмәт иттем. Оренбург өлкәсеннән Илдус Дәүләтов шулай ук чик гаскәрләрендә булган. Ул безгә веранда, мунча төзергә ярдәм итте. Без юлга чыгып киткәндә, авыл халкы рәхмәт сүзләрен әйтергә кушты. Без барыбыз да өйләргә кердек, зур рәхмәт, – диде ул. Күзләре дә яшьләнеп алды.
Тормыш иптәше Эльвира ханым аның сүзләренә кушылды. «Без авыр хәлдә калган идек. Безне урамда калдырмаган өчен рәхмәт, җылы өйләребез бар», – диде ул.
Йолдыз авылы мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсимә Байтирәкова да янгыннан соң авылны торгызырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтен белдерде. «Барлык ярдәмне санап чыгарып та булмый», – диде укытучы.
Васил Габделгаязович шушы кыска вакыт эчендә безгә туган кеше кебек булды. Хәзер авылда төзелгән һәм төзелүче 83 йорт – Татарстан һәм бөтен мөселман дөньясының олы ярдәме. Сезнең ярдәмнән башка без авылны торгыза алмас идек. Авылда 329 кеше калды. Күпләр, кыенлыклардан куркып, сертификатка шәһәрдән фатирлар алдылар. Әмма Йолдыз авылында нинди матур йортлар төзелүен күреп, күпләренең кайтасы килә. Алар һичшиксез кайтырлар, безнең авыл да яшәр, чәчәк атар, дип өметләнәбез. Без Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич, Премьер-министр урынбасары Васил Габделгаяз улына, «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка, барлык хәйриячеләргә, бөтен татар халкына, мөселманнарга, Чувашия, Самара, Удмуртия, Ульяновск, Мәскәү, Нижневартовск хәйриячеләренә, йортлар төзегән барлык кешеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, – диде ул.
Мәктәп укучылары да рәхмәтләрен әйтте. «Без монда ничә тапкыр киләбез, тик Рөстәм абый белән бер фото да юк», – дип Татарстан Рәисе белән фотога төштеләр. Рөстәм Миңнеханов балаларга чаңгы комлпектлары бүләк итте.
Татарстан Рәисе дә үзенең чыгышында Йолдыз авылына ярдәм итүдә булган бердәмлекне ассызыклады.
Һәрберегез белән горурланабыз, һәрберегезнең башкаларга күрсәтерлек эше бар. Сезнең тәҗрибәне өйрәнәбез, шул ук вакытта сезгә Татарстанда башкарылган эшләрне күрсәтергә тырышабыз. Эшмәкәрләр белән аралашуның бу формасы бик кирәк. Кайда гына яшәсәк тә, эшләсәк тә, без туган илгә кирәк. Татарларның кыйбласы Казан булуын онытмагыз, – дип мөрәҗәгать итте ул эшмәкәрләргә.
Ул милләттәшләргә махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт әйтте. «Безнең рух бер», – диде Татарстан Рәисе.
«Эшне Татарстанга күчерәбез һәм анда бергә булабыз, дисәгез, без һәрвакыт ачык»
Пленар утырышны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.
Эшлекле хезмәттәшләр форумы елдан-ел камилләшә бара. Аның форматы, эчтәлеге, ысуллары бүгенге көн таләпләренә туры килә. Төп максатыбыз – татар эшмәкәрләрен Казанда җыеп, бер-берсе белән таныштыру, югары үрләргә ирештерү. Икенчедән, сез барыгыз да татар оешмалары булган өлкәләрдә, илләрдә яшисез. Әгәр дә аларның эшләренә ярдәм итәсез икән, без рәхмәтле булабыз. Өченчесе – үзебезнең эшне Татарстанга күчерәбез һәм анда бергә булабыз, дисәгез, без һәрвакыт ачык һәм сезне Татарстанда көтеп торабыз, – диде ул эшмәкәрләргә.
Ә эшмәкәрләр арасында «эшне Татарстанга күчерергә» теләүчеләр бар. Мәсәлән Төмән өлкәсенең «Полимерпласт» заводы җитәкчесе Ринат Гайсин былтыргы пленар утырышта Лаешта завод төзергә җыенуы турында сөйләгән генә иде, быел инде эш башланган. Киләсе елга җитештерүне дә башлап җибәрергә ниятләп торалар.
Төмәндәге завод ашханәсенә дә миллилек өстәргә тырыша. «Бездә ашханәдә җомга саен кыстыбый, өчпочмак яки башка милли ризык әзерләнә. Хезмәткәрләр компания хисабына туклана. Безнең милли ризыклар белән таныштыру ниятеннән шулай эшләргә булдык», – дип сөйләде ул.
Әстерхан шәһәренең «Аквариум» балык кибетләре челтәре җитәкчесе, 3 бала әнисе Лилия Габидова «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашканнан соң, Казанда хезмәттәшләр табылыр, дип ышана. Тагын бер нияте дә бар.
Мин бу форумда катнаша алуыма бик шат. Хезмәттәшләр табармын, форумнан соң 6нчы кибетебез барлыкка килер, дип ышанам. Бәлки, Казанда ачылырбыз. Минем гаиләм – байлыгым. Балаларны тәрбияләү белән бергә, мин бизнес белән дә шөгыльләнәм. Безнең продукция брендка әйләнде, 25 ел элек бу эш авылда башланды. Әти-әни, абый белән ишегалдында балык тозлый идек. 18 елдан соң, бина сатып алу мөмкинлеге булды, шулай безнең эш башланды, – дип сөйләде ул.
Омск өлкәсе эшмәкәре, авыл хуҗалы техникасына хезмәт күрсәтү һәм техника белән тәэмин итү оешмасы җитәкчесе Тамир Алимбаев Яшел Үзәннең Осиново авылында диллер үзәген төзү буенча инвестиция проекты турында сөйләде.
– Өч җир участогы сайланды. Икесендә диллер үзәге һәм техниканың мөмкинлекләрен күрсәтү өчен мәйданнар булачак. Анда аграрийларга заманча авыл хуҗалыгы техникасы эше күрсәтеләчәк. Өченче участокта укыту үзәге һәм хезмәткәрләр өчен торак төзеләчәк. Россиянең төрле субъектлары белән эшлим. Инвестиция программасы кысаларында бизнеска шундый зур ярдәм Татарстанда гына күрсәтелә, – диде ул.
«Алтайдан күпләр Казанга Татарстанның үсешен карарга бара»
Алтай крае төбәк татар милли-мәдәни мөхтәриятенең совет рәисе, эшмәкәр Әнвәр Әминов хуҗалыгын Татарстанга күчерү фикерен әйтмәде, ул башка юлны сайлаган. Эшмәкәр татар атларны үрчетергә тели.
Рөстәм Нургалиевич инициативасы белән быел, татар атлары токымын популярлаштыру өчен, Татарстаннан Алтайга ат чабышы оештырылды. Алар Россиянең яртысын диярлек үтеп, безгә килеп җиттеләр һәм безнең «Карым» хуҗалыгына тапшырылдылар. Хәзер бездә дә атларның татар һәм Алтай токымнарын үрчетү идеясе туды. Хуҗалыкта атларны да 500 башка кадәр үстерергә телибез, – диде Әнвәр Әминов.
Алтайдагы «Карым» хуҗалыгы мараллар үрчетә. Әнвәр Әминов сүзләренчә, хуҗалык территориясендә 600 төр үсемлек үсә, аларның 200е «Кызыл китап»ка кертелгән. Татарстан Рәисе идесе белән, алар биологик төрлелек үзәген булдырганнар. Анда Алтайда яшәүче барсларны үрчетү белән шөгыльләнәчәкләр.
Биологик төрлелек үзәген булдыру да – Рөстәм Нургалиевич идеясе. Үзәк 90 процентка әзер, барысы да төзелгән. Кыргызстан, Монголия, Кытай галимнәре киләләр һәм мондый масштабларга гаҗәпләнәләр. Кар барслары – безнең өчен изге хайван. Ни өчен ул Татарстан гербында? Чөнки безнең ата-бабаларыбыз кайчандыр Алтайда яшәгәннәр. Барслар хәзер авыр хәлдә. Барс яшәгән территорияләрдә азык кими. Безнең Алтайда 45ләп баш калды. Без барсларның баш санын тотачакбыз, үрчетәчәкбез, безнең барлык килешүләребез бар.
Алтай белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләр үсте. Мин 1997 елдан Татарстанга киләм һәм республиканың ничек үсеш алуын күрәм. Хәзер Казаннан Таулы Алтайга кадәр туры рейслар да бар. Мин бик еш очам. Алтайдан күпләр Казанга Татарстанның үсешен карарга бара, – дип сөйләде эшмәкәр.
«Кыргызстан белән Россия арасында беренче йөк авиаэлемтәсен ачуда ярдәм сорыйбыз»
«Кыргызстан-энергия» транспорт компаниясе директоры, «Болгар» бизнес клубы директор урынбасары, «Туган тел» татар-башкорт оешмасы вице-президенты Линар Мансуров Рөстәм Миңнехановтан Кыргызстан белән Россия арасында һава юлы ачуда булышлык күрсәтүләрен сорады.
Бүген Кыргызстаннан төп йөк агымы автомобиль транспорты белән бара. Санкцияләр һәм күрше республикаларның дустанә булмаган сәясәте аркасында автотранспорт та зур проблемага әверелә. Күрше республикалар, Россиягә баручы товарларның яңа төрләрен үткәрмәс өчен, яңа киртәләр куя. Безнең Татарстан һәм Россия территориясенә Кыргызстанда җитештерелгән йөкләрне ташуга авиаэлемтәләр оештыру өчен уникаль мөмкинлек бар. Хәзерге вакытта Россия һәм Кыргызстан арасында даими йөк авиаэлемтәләре бөтенләй юк, – диде Линар Мансуров.
Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сездән Кыргызстан белән Россия арасында беренче йөк авиаэлемтәсен ачуда ярдәм итүегезне һәм, кирәкле йөкләр күләмен җәлеп итү максатыннан, кызыксынган ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирүегезне, шулай ук ташламалы шартларда склад биналарын бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз. Сезнең теләсә нинди ярдәм – ул минималь транспорт тарифлары, бу, үз чиратында, йөк агымын арттырачак, – диде Линар Мансуров.
«Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга да ярдәм күрсәтәбез»
Пленар утырышта күтәрелгән тагын бер тема, әлбәттә, махсус хәрби операция зонасында ярдәм күрсәтү булды. Самара өлкәсенең «Дуслык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, эшмәкәр Фәхретдин Канюкаев махсус хәрби операция зонасындагы якташларына күрсәтелгән ярдәм турында җентекләп сөйләде.
«Дуслык» иҗтимагый оешмасы телебез һәм мәдәниятебезне үстерү һәм саклау буенча милли чаралар гына уздырмый, без махсус хәрби операциядәге якташларыбызга да ярдәм күрсәтәбез. Самарада узган Сабантуйда солдатларга ярдәм итү буенча мәйдан булдырдык. Анда солдатларга хатлар яздылар, балалар рәсем ясады. Барысын да хәрбиләргә тапшырдык. Солдатларга ярдәм җыюда гади халык та, җитәкчеләр дә, бизнес вәкилләре дә теләп катнашты, – дип сөйләде ул.
Ул хәрбиләргә ярдәм күрсәтү буенча авыл эшмәкәрләренең инициатив төркеме оешуын да искәртте. Махсус хәрби операция зонасына җылы киемнәр, мотоцикллар, машиналар, медицина кирәк-яраклары җибәргәннәр. «Махсус хәрби операциядә катнашучылар халкыбызның кайгыртуын тоеп яши һәм рәхмәтләрен җиткерә. Без хәрбиләргә төрле яклап ярдәм кулы сузабыз», – диде ул.
Форум Татарстанннан читтә эшен алып барган эшмәкәрләр өчен дә, Татарстан өчен дә файдалы булгандыр, дип ышанып калабыз. Утырыш «Туган тел» җыры белән тәмамланды.