«Татарлар Россияне чәй һәм аяк киеме белән тәэмин иткән»: Казанда чәй бәйрәме узачак
26 сентябрьдә Казанда «Туган авылым» милли комплексында «Татар чәе» ярминкәсе узачак. Кунакларны милли ашлар, татлы ризыклар, калмык һәм үлән чәе көтә. Программада – чәй өстәле сәнгате буенча остаханәләр, викториналар, бәйгеләр һәм тематик лекцияләр тәкъдим ителә. Бу хакта тулырак «Интертат» язмасында.
Узган ел фестиваль буларак уздырылган чара быел быел ярминкә исемен йөртә. Шимбә көнне «Туган авылым» милли комплексында 52 сәүдә ноктасы эшләячәк: биредә милли киемнәр, ризыклар һәм татар эшмәкәрләренең башка товарларын сатып алырга мөмкин. Планда – иң күп чәй эчү буенча рекордны яңарту да бар.
«Баштан фестиваль дип башлаган эшне без ярминкә дип үзгәртергә булдык, чөнки фестиваль үзенең форматы буенча мәдәният өлкәсенә карый, ә без әлеге фестивальне барысы өчен дә эшлибез. Безнең ярминкәләр татар базары өчен зур нокта, бу көнне чараларда татар милли базары гөрли. Үткән ярминкәләр буенча әйткәндә, анда килеп, баштан-аяк киенеп китәргә була. Безнең ярминкәләрдә барлык әйберне дә табып була. Шимбә көнне булачак ярминкәдә дә 52 сәүдә ноктасы эшләячәк. Ул кием-салым да, ризык та, бу – безнең төрле төбәкләрдәне татар эшмәкәрләренең зур проекты», – дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Ярминкәнең режиссеры Ләйсән Насыйбуллина сүзләренчә, төп сәхнәдә концерт әңгәмә форматында узачак. Чарага барлык кунаклар алдында аралашу өчен төрле кунаклар чакырылган.
«Бәйрәм тамашасын концерт кына итеп калдырмадык. Алып баручылар өстәл артында утырачак, ә концерт әңгәмә форматында барачак. Кунаклар буларак без республикабызның танылган шәхесләрен чакырдык – алар арасында Зөлфия Авзалова, Зөһрә Шәрифуллина, шулай ук табиблар, чәй белгечләре, этнографлар, рестораторлар. 14тән артык кунак көтелә. Әңгәмәләр арасында концерт номерлары да булачак», – диде ул.
Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры кунакларга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән чәй эчү күренешен күрсәтәчәк. Бәйрәмнең пролог өлешен Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары әзерли, ул борынгы татар байларының чәй эчү күренешен тасвирлаячак.
«Туган авылым» ресторанында концерт белән параллель рәвештә 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр лекцияләр узачак. Алар шулай ук татарларда чәй тарихына багышланган.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Хыялдагы яңа рекордлар
Оештыручылар киләчәктә кызыклы рекорд куярга җыена. Алар берничә мең чәй эчүчене бер җирдә җыймакчы. Мондый рекорд моңа кадәр Омск өлкәсендә яшәүче татарлар тарафыннан куелган булган.
«Эшли, эшли кызыклы идеяләр дә барлыкка килә – киләсе елга, иң күп чәй эчелә торган нокта дигән рекорд куярга телибез. Андый рекорд бар, Омск өлкәсендә узган Иртыш Сабан туенда 3600 чынаяк чәй эчкәннәр. Без әлеге рекордны яңартырга телибез, 5 мең дип уйлаган идек, ләкин ул бик җиңел булыр, бәлки 10 мең куярга кирәктер. Безнең быел да бәйрәмдә 3 самовар торачак. Россия халкын чәй һәм аяк киемнәре белән озак еллар безнең татарлар тәэмин итеп торган. Бу безнең кәсеп, шөгыль булган. Ярминкәнең Татар чәе дип аталуы табигый», – дип сөйләде Ирек Шәрипов.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Татар чәе нинди була?
Күпләрнең берәр тапкыр булса да башында татар чәе нинди була соң ул, дигән сорау туганы бардыр. Бу сорауга Татар эшмәкәрләре ассоциациясе җитәкчесе Фәрит Уразаев җавап бирде.
«Татар чәе казанда ике сәгать кайнатыла. Без Әстерханнан махсус әлеге юнәлештә эшләүче татарларыбызны чакырдык, Туган авылым комплексында куелган тирмә янында казанда кайнатылган татар чәе булачак. Кунакларга шунда ук бал, чәкчәк һәм мичтә пешкән коймак тәкъдим итәчәкбез.
Ярминкәдә бик күп төрле чәйләр сатылачак. Монда зур фабрикалар, чәйне күпләп җитештерүчеләр дә, шәхси, гаилә белән дә чәй җитештерүчеләр булачак. Алтай, Төмән, Башкортостанның бик күп төбәкләре, Марий Эл, Чувашия, Пенза һәм Пермь төбәкләреннән эшмәкәрләр булачак. Һәм, әлбәттә инде, Татарстанда җитештерелгән чәйләр тәкъдим ителәчәк. Барысын да килеп татып карагыз», – дип сөйләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
- Чәй бәйрәме 26 сентябрьдә Казанның «Туган авылым» комплексы территориясендә узачак. Бәйрәм 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Фестивальгә керү бушлай.
Фото: © «Интертат», Владимир Васильев