Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча диктант»: казахлар да татарча яза, Айваз хаталы язучы татар кызлары өчен ояла

Бүген – туган телгә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясенең беренче көне иде. Казанның берничә ноктасында халык белемен сынап карады. Нигә татарча дөрес язу мөһим? Айваз Садыйров кемнәр өчен ояла һәм акциянең киләчәге бармы? «Татар-информ» хәбәрчеләре репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Татарча диктант»: казахлар да татарча яза, Айваз хаталы язучы татар кызлары өчен ояла
Абдул Фархан

25, 26 һәм 27 ноябрь көннәрендә татар халкы «Татарча диктант» яза. Дөньякүләм таралган акция быел җиденче тапкыр үткәрелә.

Татарстан халкы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар?» әсәреннән өзек язды. Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләргә Афзал Шамовның хаты тәкъдим ителгән. Моны бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, илдә барган вазгыятьне исәпкә алып сайланды, дип аңлатты. Чит илдә яшәүче татарлар исә Разил Вәлиевнең туган як темасына багышланган әсәреннән өзек яза.

«Татарча диктант»ны татарлар ел саен көтеп ала»

Казандагы төп мәйданчык итеп КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Дөресрәге, акциянең ел да иң зур аудитория җыя торган ноктасы да – филология институты. Профессор, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова да моны мантыйкка туры килә дип бәяләде.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Татарча диктант»ның төп мәйданчыгы – безнең институт. Бу – мантыйкый яктан да дөрес. Чөнки бу институтта – татар дөньясының, татар халкының, татар фәненең киләчәге. Без татар теле һәм әдәбияты укытучылары, филологлар әзерлибез. Бу – бик кирәкле акция. Татарлар диктантны ел саен көтеп ала, – диде профессор.

Филология институты ноктасында текстны да нәкъ менә Әлфия Йосыпова укыды. Акция җиденче тапкыр үткәрелсә дә, башка елгы текстлар аның кулы аша узса да, диктант уку насыйп булмаган икән әле Әлфия Шәүкәт кызына. «Бик дулкынландым. Бер дә укыганым юк иде. Ел саен текстларны үзем әзерләгәндә җиңелрәк тә кебек тоела иде. Мин укыган текст авыррак кебек тоелды. Бөтен булган тәҗрибәмне, тырышлыгымны җигеп укыдым. Шуңа күрә, әйбәт язганнардыр, дип уйлыйм», – диде Әлфия ханым.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Чыннан да аудиториянең күп өлешен шушы институтта укучы булачак укытучылар, филологлар алып тора иде. Филология институтына килеп кергәч, авылга кайткан кебек буласың. Чөнки күбесе рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Камил итеп, дөрес итеп, матур итеп сөйләшәләр. Бу юлы да диктант язарга килүчеләрне татар студентлары каршы алып, аудиториягә хәтле үк озатып куйды.

Диктант башланырга 20 минут кала аудиториянең урта өстәле танылган кешеләр белән тулып бара иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе киңәшчесе, тарих фәннәре докторы Ринат Закиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты башлыгы Марс Тукаев, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге хезмәткәре Булат Ибраһимов бар иде.

 

Фото: © Абдул Фархан

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов исә диктант башланыр алдыннан гына шыпырт кына керде дә студентлар арасына утырды.

 

Фото: © Абдул Фархан

«Татарча диктант» – Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Татар конгрессы кул астында үткәрелә торган акция. Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова диктант язарга килүчеләрне шәхсән сәламләде. Үзе дә алар белән рәттән утырып, диктант язды.

«Татарча диктант»ның шунысы да җәлеп итә – ул кешеләрне тигезләп куя. Студентлар белән, гади халык белән җитәкчеләр дә, бер өстәл артына утырып, татарча әсәрдән өзек язалар. Монда чикләр югала. Текстны укучы – мәктәптәге укытучы апа, ә калганнар, яшьләренә һәм вазифаларына карамастан, мәктәп балалары кебек. Балачакка кайтара торган акция дә икән әле «Татарча диктант».

 

Фото: © Абдул Фархан

Казахлар да татарча яза

Иң кызыгы: татарча диктант язарга дип казах студентлары да килгән иде. Баксаң, бер төркем казах студентлары Казахстанның Абай исемендәге казах милли педагогия университетыннан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 10 көнгә стажировкага килгән икән. «Әлфия ханым безгә диктант язып карарга тәкъдим итте, без шатланып риза булдык», – диде студентларның берсе Мулдер Тулен.

Казах теле белән татар теле охшаш, язып була. Бераз авыр җирләре бар. Мәсәлән, «къ» буларак ишетелә, ә татар телендә ул хәреф юк икән, «к» дип языла. Ә татар теле – бик матур тел. Мин үзем шул «өчле»гә язганмындыр дип уйлыйм, – дип көлде Мулдер.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина. Мулдер уңнан беренче

Казах студентлары Казанны да бик ошаткан.

Без Казанны шундый матур шәһәр дип уйламаган да идек. «Кая җибәрәләр инде безне», – дип зарланган да идек. Баксаң, бик матур шәһәр икән. Монда килүебезгә без бик шат. Безне каршы алган өчен университетка зур рәхмәт, – диделәр алар.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

«Оныкларыбызны алып килер идек»

Диктант тәмамлангач, узган елгы традицияләргә тугры калып, аягүрә «Туган тел»не башкардык. Опера җырчысы Илүсә Хуҗина туган тел гимнын башлап җырлады.

Илүсә диктантка әнисе белән килгән иде. «Оныкларыбызны да алып килер идек. Гаиләбез белән дә килербез. Без өйдә дә гел татарча гына сөйләшәбез», – диде Илүсәнең әнисе.

Казанда икенче тапкыр язам. Гадәттә, «Татарча диктант» көнне мин нинди дә булса илдә була идем. Җаема карап, онлайн булса да, диктантны язарга тырыштым. Монда килеп язу исә күпкә күңеллерәк.

Текст бик авыр булмады. Тирән мәгънәле, матур һәм заманча өзек булды. Ике ел элек, авыррак булды, дип истә калган. Диктантны мәктәп чорында гына яза идек. Шуңа күрә балачак хисләре дә яңара. Күптән күрмәгән танышларны очрату өчен дә әйбәт мөмкинлек. Камил татар телен ишетү дә күңелгә рәхәт, – дип, үзенең хис-кичерешләре белән Илүсә дә бүлеште.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Айваз Садыйров: «Хаталы язучы яшь кызлар өчен оялып куям»

Әйтүебезчә, акция Казанның берничә ноктасында булды. Шуларның тагын берсе – Казан мэриясе. Шәһәрнең Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә дөньякүләм акциягә кушылды. Аларга текстны «Тәртип радиосы» башкарма продюсеры Айваз Садыйров укыды. Ул татарча диктантның мөһим булуын искәртте, диктант үзеңне тикшерергә мөмкинлек бирә һәм үз өстеңдә эшләргә этәргеч ясый, диде.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова

Дөрес, камил сөйләшү театрда, кинофильмнарда гына бар. Татарча сөйләм кими яки рус теле белән кушылып бара. Социаль челтәремне татарча алып бару – минем принцип. Миңа карап, татар егете турында фикер уяна. Берәү хаталы язма урнаштырса, башкаларда тискәре фикер урнашачак. Татар теленең язылышы бик мөһим. Аның күрсәткече бар. Кеше белән сөйләшкәндә аның ни дәрәҗәдә матур сөйләшкәнен тоярга була, ә дөрес язганын белеп булмый. Моның өчен социаль челтәр бар. Хаталы язучы яшь кызлар өчен мин хәтта оялып куям, – дип сөйләде Айваз.

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Алинә Минневәлиева чарадан канәгать калган.

Диктантта йөзгә якын кеше катнашты. Алар һәрберсе – төрле структураларда эшләүче хезмәткәрләр. Һәр теләгән кешене әлеге акциягә җәлеп иттек. Үзем дә «Татарча диктант» язуда ел саен катнашам. Ул – күңелне дәртләндерә торган чара. Хатасыз язарга, татар телен тагын да камилләштерергә стимул бирә. Бик ошады, – дип сөйләде ул.

«Татарча диктант»ны язганда, мәктәп елларын искә алдым»

Диктант язуда катнашучы Азнакай районы кызы Фирүзә Кукушкина хисләре белән уртаклашты.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова

Мин татарча начар сөйләшәм. Дәү әнием белән генә татарча сөйләшергә тырышам. Диктантны зур авырлык белән яздым. «Ә», «ө», «ү», «э» авазлары кергән сүзләрне язу бик авыр булды. Үземне сынап карыйсым килде, чөнки мәктәптә укыганда, олимпиадаларда катнаша идем.

Зөлфәт Хәкимнең әсәре бик кызыклыга охшаган. Кичә мин аны укып карарга тырыштым. Әсәр авторның авыруы, туган ягына карата мәхәббәт турында, – дип сөйләде ул.

«Татарча диктант»та катнашучы Лилия Фәттахова бик чараны ошаткан. Аның сүзләренчә, ул бирегә үзе теләп килгән.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова

Беренче белгечлегем буенча үзем дә татар теле укытучысы. Дәрестә балаларга диктант яздыру тәҗрибәм дә бар. «Татарча диктант»ны язганда, мәктәп елларын искә алдым. Шундый рәхәт булып китте!

Диктантны яздыручы Айваз Садыйровның укуы да яхшы булда. Күңелгә җылы кабул ителде, – диде ул.

Илвина Гарифуллина «Татарча диктант»та ел саен катнашуын әйтте. Аның сүзләренчә, быел ул үз эшен түбән бәяли.

Текст авыррак иде. Зөлфәт Хәким – ул шундый автор: ул әйтәсе килгән фикерен туры түгел, ә боргалап-бормалап әйтә. Шуңа күрә тыныш билгеләрен куюда һәм иске татар сүзләрен язуда кыенлыклар туды, җайсызрак булды. Алдагы елларны «бишле»гә яза идем, быел «дүртле» булыр дип уйлыйм. Ә болай текстны без озак язмадык, нибары 45 минутка сузылгандыр, – диде ул.

«Телебезнең язмышын хәл итүдә бик зур чара»

Соңыннан бер ир-аттан комментарий алырга килдем. Ул конференц-залдан чыгып килә торган бик күркәм ханымга күрсәтеп:

Әнә ул бик әйбәт сөйли, аны сөйләт, – диде.

Нигә? Нәрсә булды? – дип сорады ханым.

«Татар-информ»ны беләсеңме? Ничек яздыгыз? Әйбәт булдымы? Шул сорауларга җавап бирегез. Мин комментарий биреп торам, – дип көлде ир-ат.

Нәрсәгә алай дисез? – дип аңламыйча тора ханым.

«Татар-информ» газетасын укыйсызмы сез?

Укыйм. Сез Латыйповныкымы? (Рәмис Латыйпов – «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире. – ИТ). Алар бик сәяси темаларга яза.

Әлеге күркәм ханым Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары Мәгариф бүлегенең методик кабинетында милли эшләр буенча методист Илгизә Ильясова булып чыкты.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова

Үзебез җаваплы эштә эшләгәч, «Татарча диктант»ка да бик җаваплы карыйбыз. Без инде икенче ел Казан Башкарма комитеты конференц-залына килеп, язабыз. Чарада бик рәхәтләнеп катнашабыз, чөнки телебезнең язмышын хәл итүдә бик зур чара, зур акция булып тора.

Районыбыздан укытучылар, уку бүлеге мөдирләрен дә алып килдек. Айваз Садыйров диктантны бик тәфсилләп, аңлашылырлык итеп укыды. Диктантны «бишле»гә язганмын кебек тоела, чөнки бик авыр сүзләр дә юк иде. Зур итеп әйтүем түгел, әмма бу юнәлештә күп еллар эшләгәч, хаталар юктыр, дип уйлыйм.

Зөлфәт Хәкимнең әсәре белән мин әлегә таныш түгел, әмма тиздән укыячакмын. Аның иҗатын бик яратам. Язучы, җырчы, автор, драматург, башкаручы буларак та. Ул бик күп юнәлешләрдә эшли. Миңа калса, ул үзе турында автобиографик әсәр язган. Чөнки ул чит илләрдә дәваланып кайтты Казанга. Ул концертында шул турыда әйткән иде, – дип сөйләде ул.

 

Фото: © Ралинә Сәлимова

  • «Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.
  • Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты оештырды.
  • Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан, 2020 елдан башлап, ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляция аша язу мөмкинлеге дә тудырылды.
  • «Татарча диктант» турында тулырак – «Татарча диктант-2022» кайда һәм ничек узачак?
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100