Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча диктант-2022» кайда һәм ничек узачак?

news_top_970_100
«Татарча диктант-2022» кайда һәм ничек узачак?

Быел «Татарча диктант» 25, 26, 27 ноябрь көннәрендә узачак.

Акция җиденче тапкыр оештырыла.

  • «Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе.

Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе оештыра.

Диктантны кайда язып була?

Акция ел саен берьюлы РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Яшь, милләт, җенес, дин, һөнәр, гаилә хәле һәм кызыксынулар буенча акциядә катнашу өчен чикләр юк, дип искәртә оештыручылар.

Диктантны кәгазьдә яки турыдан туры сайтта клавиатура ярдәмендә язып була. Online диктантны язганнан соң тиз арада нәтиҗәләрне шәхси кабинетта белә алачаксыз. Ә offline мәйданчыкларда язылган диктантның нәтиҗәләре 1 ай дәвамында diktant.tatar сайтында билгеле була. Катнашучыларны бәяләү һәм оештыручыларга рәхмәт хатлары сайтта чыгарылачак.

Online язу

Татарча клавиатура булган һәр девайс аша кереп, диктант текстын җыю мөмкинлеге бар. Моның өчен сайтта «катнашучы» буларак теркәлү узарга кирәк. Билгеле көнне шәхси кабинетка кереп, текстны тыңлап, диктант яза аласыз.

Offline язу

Диктантны гадәти рәвештә язарга теләсәгез, язу мәйданчыкларына килә аласыз. Мәйданчыкны табу өчен сайттагы картаны ачасыз һәм үзегезгә уңайлы булган ноктаны эзлисез. Диктантның көне, вакыты картада (табылган мәйданчык янында) языла.

Казан шәһәрендә төп мәйданчык буларак Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. 25 ноябрь 11:00 сәгатьтә, Татарстан ур., 2нче, 3нче катка чакырып калалар. Керү ирекле.

Акциянең аудиториясен киңәйтү максатыннан, 2020 елдан башлап, ТНВ-Планета һәм ТНВ-Татарстан телеканалларында трансляция аша язу мөмкинлеге дә тудырылды.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Диктант өчен нинди әсәрләр сайланган?

Оештыручылар хәбәр итүенчә, диктант текстын КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары сайлый.

Татарстанда яшәүчеләр татар язучысы, драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким әсәреннән өзек язачаклар. РФ төбәкләрендә Бөек Ватан сугышы ветераны, күренекле татар язучысы, тәрҗемәче, журналист, хәрби корреспондент Афзал Шамовның хатыннан өзек язачаклар. Чит илләрдә катнашучылар татар язучысы, шагыйрь Разил Вәлиев әсәреннән өзек язачаклар. Диктант текстын Татарстан өчен – Россия театр һәм кино актрисасы, җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева, РФ төбәкләре өчен – телевидение дикторы, телевидение алып баручысы, Казан театр һәм музыка уку йортлары укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла, чит илләр өчен – профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыячак.

Диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерә.

Диктант билгеләре кайчан билгеле була?

Әгәр диктантны offline мәйданчыкта язган булсагыз, 27 декабрьдән соң diktant.tatar сайтына кереп, «Билгем нинди?» төймәсенә басып, телефон номерыгызны һәм исем-фамилиягезне язасыз. Диктантның нәтиҗәсен белеп, сертификатны йөкли алачаксыз. Әгәр диктантны online клавиатура ярдәмендә язган булсагыз, 2-3 көннән соң нәтиҗәне үзегезнең шәхси кабинетта карап булачак.

Диктантны үзең яшәгән шәһәрдә язар өчен сайтта теркәлергә кирәкме? Әгәр сез диктантны offline мәйданчыкта язарга телисез икән, сезгә безнең сайтта теркәлергә кирәкми. Язу мәйданчыгына каләм һәм яхшы кәеф белән килүегезне генә көтәбез.

Минем шәһәрдә диктантны берәр җиргә барып offline язып буламы? Diktant.tatar сайтында төп биттә карта бар. Сез әлеге картада яшәгән урыныгыз янында диктант язу мәйданчыгын таба аласыз. Диктантның төгәл үткәрелү урыны һәм вакыты картада билгеләнгән була.

Ничек оештыручы булырга?

1. «Диктантка теркәлү» төймәсенә басыгыз. 2. «Оештыручы» төймәсенә басыгыз. 3. Теркәлү узасыз. 4. Электрон адресны раслыйсыз. 5. Диктант узачак мәйданчыкны табасыз һәм аны билгелисез. 6. Катнашучылар санын якынча языгыз. 7. Диктант көнне текстларны һәм бланкларны чыгартасыз. 8. Диктантны укыйсыз һәм билгеләрне куясыз. 9. Куелган билгеләрне сайтка шәхси кабинетка кертәсез.

2021 елда ничә кеше диктант язган?

Узган елда диктантны 1200 шәһәрдә (Россиянең 71 төбәгендә һәм 34 чит илдә) язып, бөтен дөнья буенча 1 миллионнан артык кеше катнашкан. 198 592 тамашачы турыдан-туры эфирда трансляцияне караган.

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, узган елгы диктантка нәтиҗәләр ясап: «Киләсе елда да диктантта 1 миллион татарны катнаштырып, татар теленең сыйфат дәрәҗәсен арттыру мөһим. Татар милләте дигәндә, кеше татарча сөйләшергә, укый, яза белергә тиеш, дип әйтәбез. Дөньядагы 8 миллион татарның 1 миллионы диктант язуы – зур горурлык», – дигән иде.

Шулай булгач, быел да диктант язучылар ким булмас, ә хәтта артыр, дигән өметтә калабыз.

Чагыштыру өчен. 2020 елда диктантны бөтен дөньядан 348 мең 875 кеше язган булган. Акция нәтиҗәләре буенча, 101 934 кешегә «5» билгесе куелган. 93 129 кеше «4» билгесенә язган, 54 117 кешенең диктанты «3»лелек булган, ә 903 кеше «2»легә язган.

Сайтка сылтама: http://diktant.tatar

Социаль челтәрләргә сылтамалар:

https://vk.com/tatdiktant

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 ноябрь 2022
    Исемсез
    Ташбака
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100