Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татарча диктант» – белем тикшерү акциясе генә түгел, ә татарларны берләштерү факторы»

Каләм тотып кулларга, бүген күпләр «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Акция быел сигезенче тапкыр үткәрелә.

news_top_970_100
«Татарча диктант» – белем тикшерү акциясе генә түгел, ә татарларны берләштерү факторы»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали

Бүгенге татарча диктант язу өчен төп мәйдан, гадәттәгечә, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты иде. Акциядә катнашучылар өчен Рөстәм Галиуллинның «Васыять» романыннан өзек тәкъдим ителде. Текстны Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор, филология фәннәре докторы Гөлшат Галиуллина укыды. Россия төбәкләреннән катнашучылар Марсель Галиевның «Тимә, яшәсен» новелласыннан өзек яза, ә чит илләрдән катнашучыларга Фоат Садриевның «Таң җиле» романыннан өзек бирелә.

Диктантны Бөтендөнья татар конгрессы, Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре һәм актив яшьләр язды.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татарча диктант» белем тикшерү акциясе генә түгел, ә берләштерү факторы»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Татарча диктант»ның бик мөһим роль уйнавын һәм белем тикшерү акциясе генә түгел, татар халкын берләштерү факторы булуын да әйтте.

Без быел «Татарча диктант» акциясен сигезенче мәртәбә уздырабыз. Бу –Бөтендөнья татар конгрессының уңышлы проектларының берсе, тулы бер хәрәкәт. «Татарча диктант» бик тиз арада халык күңеленә керде. Төрле мәйданнарда, социаль челтәрләрдә, Интернет киңлекләрендә халык акциядә бик теләп катнаша. Татарстаннан читтә 5 меңгә якын мәйданчык булдырылды. «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе дип аталса да, иң беренче чиратта, ул – берләштерү факторы. Монда татар факторы бик көчле, чөнки Татарстан турында гына сүз бармый. Бу – чит илләрдә, төрле төбәкләрдә, Татарстанда татар бәйрәме буларак кабул ителә торган акция, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Без катнашучыларга «икеле»ләр куймыйбыз»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова сүзләренчә, акциядә 76 төбәк һәм 34 ил катнаша.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нигезендә 300 урын әзерләдек. «Татарча диктант»ны Казанда барлык мәктәпләр, мэрия, Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре дә яза. Шулай ук безгә быел Казандагы 66 яшүсмерләр клубы кушылды. «Татарча диктант» халыкара акциясендә 76 төбәк һәм 34 ил катнаша. Быел Казахстанда мәйданчыклар кубәюе күзәтелә. Андагы күпчелек мәйданчыкларны, әйткәнемчә, үзебезнең татар мәдәнияте йортлары оештыра. Шулай ук актив яшьләребезнең оештыручы булып теркәлеп, үзләренең дусларын җыеп, мәйданчыклар булдыруы сөендерә. Мин үзем, мәсәлән, Дубайда яшәгәндә, шулай ук «Татарча диктант» мәйданчыгын булдырган идем.

Без катнашучыларга «икеле»ләр куймыйбыз, чөнки безнең максатыбыз – кешеләрдә татар телен җылырак кабул итүне формалаштыру, – диде ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

Диктантны Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев тә язды.

Әлеге акция халкыбызның бердәмлеген, телебезгә, тамырыбызга булган мөнәсәбәтен күрсәтә. Бу – үз-үзеңә хөрмәт күрсәткече. Шуңа күрә, һәркем, хатта грамоталы яза белмәүче дә, үз көчен сынап карарга тиеш, – диде ул.

«Әсәр мине кызыксындырды, тулысынча укып чыгасы килә»

«Татмедиа»ның матбугат конференциясе залында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясен уздыру мәйданчыгын оештырды. Диктант язарга 20гә якын кеше җыелды. Төймәсарга (клавиатура) басып утырырга ияләнгән журналистлар арасында: «Кулга ручка тотып язу онытылган», – диючеләр дә булды. Мәйданга журналистлар гына түгел, блогер, артистлар, укытучылар, машинисткалар кушылды.

Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева әлеге акциядә ел саен катнаша икән.

Милләтне, беренче чиратта, тел һәм гореф-гадәтләр саклый. Телне саклаганда, киләчәгебез бар. Әлеге акциядә ел саен катнашам, үземне тикшереп карыйм. Бүген язганда, миңа бик кызыклы булды. Без язган әсәр мине кызыксындырды, тулысынча укып чыгасы килә. Бу акция бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм, – дип сөйләде ул.

Фото: © Рамил Гали

«Татарча диктант»та катнашучыларга Рөстәм Галиуллинның «Васыять» әсәреннән өзек тәкъдим ителде. Диктант текстын «Татар-информ»ның татар редакциясе һәм «Интертат» сайты журналисты Зилә Мөбәрәкшина укыды.

Диктантны беренче тапкыр укыдым. Шулай да, тәҗрибәм бар, дип әйтә алам. Группадашларыма лекция укыганым булды, мәктәптә дәрес үткәреп караганым бар. Әзерләгәндә Казан телевидениесенең күренекле дикторларының сөйләмнәрен тыңладым. Текстны өйдә берничә тапкыр укып карадым. Үземне читтән бәяли алмагач, әнием тыңлады, киңәшләрен әйтте, – диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Блогер Фагыйлә Шакирова былтыр да «Татарча диктант» акциясендә «Татар-информ» оештырган мәйданда катнашкан. «Беренче чиратта, үзеңнең татар телен белү дәрәҗәсен, грамматиканы тикшереп карау өчен мөмкинлек. Икенчедән, безнең бер татар милләтеннән булуыбызны күрсәтә, берләштерә торган чара. Без бу акциядән читтә калырга тиеш түгел», – диде ул.

Фото: © Рамил Гали

«Миллилекне тагын бер тапкыр дәлилләп, ассызыклап куяр өчен шәп чара»

«Ялкын» журналы редакциясе тулы составында диярлек диктант язды.

«Татарча диктант»та акция башланган вакыттан бирле катнашам, узган ел да монда яздым. Татарча аралашырга өндәгән чараларга теләктәшлек күрсәтергә тырышам. Редакция кызлары да хуплап алды. Мин тәкъдим иткәнче үк, алар инде катнашырга җыенган булган. Татар телендә эшли торган редакция өчен бу – үзебезне сынап карау да. Эш өчен кирәкле күнекмә. Миллилекне тагын бер тапкыр дәлилләп, ассызыклап куяр өчен шәп чара, – диде журналның баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

Фото: © Рамил Гали

«Ялкын» кызы Илсөяр Маликова акциядә беренче тапкыр катнашкан.

«Татарча диктант»та беренче катнашуым. Моңа кадәр русча диктантлар гына язган бар иде. Мин рус филологиясе бүлегендә укыгач, ул акцияләр мәҗбүри иде. Казанга күчкәч, татарча диктант язу турында уйлар булгалады, әмма грамоталылыгым җитәрме икән дип, куркып кала идем. Ә быел исә үзем эшләгән «Ялкын» редакциясе белән катнашып карарга булдым, текст авыр түгел иде. Миңа әлеге акциядә катнашу ошады, дип әйтә алам. Киләселәрендә дә катнашырга исәп бар. Үз телеңне ярату, аның мөһим булуын дәлилләү дип атыйм инде мин моны. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар балалары бу акциягә күбрәк кушылсын иде, – диде ул.

Фото: © Рамил Гали

«Мәктәпне тәмамлаганнан соң, диктант язганым булмады»

Блогер Олеся Дмитриеваның мәктәпне тәмамлаганнан бирле диктант язганы булмаган.

2011 елда мин мәктәпне тәмамладым. Шуннан соң бер тапкыр да, бер телдә дә диктант язганым булмады. Бу – минем өчен сынау булды, дисәк тә була. Үземне тикшереп карыйсы килде, шуңа читтә калмадым. Акция турында белә идем, ниндидер сәбәпләр белән гел читтә кала идем. Быел «Татмедиа»да булгач, кем укыйсын белгәч, танышлар баргач, мин дә: «Барырга кирәк», – дидем. Минемчә, бу – бик яхшы мөмкинлек, бернәрсә дә югалтмыйсың, хата китсә дә, аның өчен берни булмый, тик үзеңнең татар теле дәрәҗәсен белеп торасың. Мине күпләр «ха-ха-хи-хи» килеп йөри, җилбәзәк, дип уйласа да, мин 9нчы сыйныфка кадәр отличник идем. Диктантларны яхшы яза идем, шуңа күрә минем өчен авыр булмады, нәтиҗәсен күрербез, – диде ул.

Фото: © Рамил Гали

Казанда яшәүче Раушания Нәҗипова да әсәрне тулысынча уку теләге тууын әйтте. Ул үзе укытучы булып эшләгән булган.

Акциядә ел саен катнашырга тырышам. Алган белемнәрне югалтмас, ныгыту өчен, үземне сынап карар өчен әйбәт мөмкинлек, дип саныйм. Әсәр дә кызыксыну уятты, тулысынча укыйсы килә. Текстны бик әйбәт укыдылар, – диде ул.

«Татмедиа»га килеп диктант язучыларның текстлары, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләр http://diktant.tatar сайтында чыгачак.

Фото: © Рамил Гали

«Татар-информ»да узган «Татарча диктант» акциясеннән фоторепортаж

Филология институтында узган «Татарча диктант» халыкара акциясеннән фоторепортаж

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100