Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар телендә югары белем: вузларга күзәтү

Милләтнең киләчәге укымышлы, зыялы кешеләр кулында икәнен яхшы беләбез. Укымышлы булу өчен югары белем баскычын үтәргә кирәк. Татарны берләштереп торган Татарстаныбызда туган телдә югары белем алып буламы? Булса, кайсы уку йортларында?

news_top_970_100
Татар телендә югары белем: вузларга күзәтү

Узган атнада татар телендә белем алып булырдай мәктәпләрне барлаган идек. Алар артык күп булмаса да, барлык фәннәрне татарча укытмасалар да, балаларга милли тәрбия һәм туган телдә иркен аралашырлык урта белем бирәләр. Казан шәһәрендә, район үзәкләре белән чагыштырганда, сайлау мөмкинлеге зуррак та.

Татар телендә югары белем алуга килгәндә, хәлләр мактанырлык түгел. Югары уку йортларын барлыйк.

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

Әлеге институт вәкиле Рамил Мирзаһитов яңа уку елына татар теле һәм әдәбияты белгечлегендә бюджет урыннары артуын әйтте.

«Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы белгечлегенә 25 бюджет урыны каралган. Чагыштыру өчен, узган ел 20 урын иде. Түләүле урыннар чиксез. Түләү бәясе - елына 128592 сум.

Икенче юнәлеш — гамәли филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлеге. Яңа уку елына 23 бюджет урыны бар. Узган ел 20 бюджет урыны иде. Шулай ук түләүле урыннар да булачак. Бәясе - елына 127680 сум», — дип аңлатты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов.

Ике юнәлеш өчен дә бер үк төрле имтиханнар бирергә кирәк. Рус теле һәм җәмгыять белеменнән БДИ нәтиҗәләре кирәк булса, татар теленнән бердәм республика имтиханы нәтиҗәләре яисә КФУ системасында имтихан тапшырасы булачак.

КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты.

Институт, аерым алганда, татар журналистларын да әзерли. Университет профессоры Васил Гарифуллин бүгенге көндә көндезге бүлеккә бюджет урыннарына абитуриентлар кабул итмәүне хәбәр итте. Читтән торып укучылар өчен 13 бюджет урыны бар. Татар журналисты булырга теләгән егетләр-кызлар көндезге бүлектә елына 141960 сум түләргә тиеш була.

«Узган ел да дүрт кенә түләүсез урын иде. Быел да бюджет урыннары булыр дигән өмет бар, чөнки Россия хөкүмәте өстәмә бюджет урыннары бүлеп бирү турында карар кабул итте. Без журналистика өчен дә урыннар сорадык. Бәлки булыр», — дигән өметен белдерде Васил Гарифуллин.

Журналистика белгечлегенә укырга керү өчен документлар 3 августка кадәр кабул ителә. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш эчке иҗади имтихан да бирергә тиеш.

КФУның Алабуга институты.

Институт «Туган тел, әдәбият һәм инглиз теле» юнәлеше буенча укытучы белгечлегенә абитуриентлар җыя. 15 бюджет һәм 10 түләүле урыннар каралган. Түләү бәясе - елына 128592 сум.

Укырга керү өчен документлар 3 августка кадәр кабул ителә. Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләреннән тыш татар теленнән имтихан да бирергә тиеш.

Шулай ук Алабуга институтында «Туган тел, әдәбият, мәктәпкәчә белем бирү» юнәлеше буенча читтән торып укырга була. Яңа уку елына 25 бюджет һәм 5 түләүле урыннар бар. Түләү бәясе - елына 32160 сум.

Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты.

Университетта «Туган тел һәм әдәбият, рус теле» юнәлеше буенча бары тик читтән торып кына укырга мөмкин. Яңа уку елына 15 бюджет һәм 15 түләүле урыннар бар. Еллык түләү бәясе - 30680 сум. Татар теленнән шулай ук сынау үтәргә кирәк булачак.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.

Бу университетта татар телендә белем алуның берничә шарты бар. Беренчедән, татар телендә укыту «Сәнәгать гражданлык төзелеше» («Промышленное гражданское строительство») юнәлеше буенча укучылар өчен генә оештырылган. Икенчедән, студентлар ректор исеменә татар телендә белем алырга теләүләре турында гариза язарга тиеш.

«Татар телендә белем алырга теләүчеләр саны унбишкә тулса, аерым татар төркеме булдырылачак. Узган ел да шулай эшләнде», — дип аңлатты кабул итү комиссиясе хезмәткәре Айнур Сафина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100