Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр - 2020: ата-аналар өчен белешмә

Арабызда баласын татар мәктәбенә кертергә теләп тә, кайсы уку йортында белем һәм тәрбия бирү туган телендә оештырылганын белеп җиткермәүчеләр шактый. Бу мәкалә шулар өчен файдалы булыр.

news_top_970_100
Татарстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр - 2020: ата-аналар өчен белешмә
Рамил Гали

1 июльдән мәктәпләрдә яшәү урыны буенча беркетелмәгән балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе башланды. Билгеле, буш урыннар калган очракта. Татарстанда 1402 мәктәп яңа уку елында балалар кабул итәргә әзерләнә. Шуларның 679ында, шул исәптән 261 урта мәктәптә, татар телендә белем алырга була. Алдан ук искәртик: бу уку йортлары фәкать татар телендә укыта дип уйларга кирәкми. Кайбер мәктәпләрдә рус сыйныфларын да, татар сыйныфларын да җыялар. Шулай булгач, аларда баланың татар телендә белем алу мөмкинлеге бар дигән сүз.

Югары Ослан башка районнардан татар мәктәбе булмавы белән аерылып тора

Районнарга күз салсак, урта татар мәктәпләре иң күбе Кукмарада (14), Мамадышта (12) һәм Арчада (10). Урта, төп һәм башлангыч мәктәпләрне кушып санасак, иң күп татар мәктәбе сөекле Тукаебызның туган ягында — Арчада (66) булып чыга. Арча электән татар зыялыларын күпләп тәрбияләгән төбәк буларак аерылып тора. Традициянең дәвам итүе сөендерә.

Татар мәктәпләре саны буенча икенче урында Актаныш (40), өченче урында Кукмара (36), аннан бераз Балтач (29) калыша. Алабуга районында нибары - 4, Алексеевск, Спас һәм Бөгелмә районнарында бишәр генә татар мәктәбе бар.

Югары Ослан башка районнардан бер генә дә татар мәктәбе булмавы белән аерылып тора. Районның рәсми сайтында 16 меңнән артык кеше яши, шуларның 27 проценты татарлар дип хәбәр ителә.

«Әлеге җирлектә яшәгән милләттәшләребезнең туган телдә белем аласылары килмимени?» - дигән сорау белән Югары Ослан районы Башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Вазгыятьне Мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча методисты Гөлгенә Дәүләтшина аңлатты.

«Вахит — районда бердәнбер татар авылы. Ике ел элек Вахитта мәктәп ябылды, чөнки ябылыр алдыннан ике ел рәттән беренче сыйныфка бер бала да килмәде. Мәктәпнең соңгы сулышына кадәр, сигез бала гына булуына карамастан, бөтен көчне куеп сакладык.

Югары Ослан районында барлыгы 1921 бала укый, шуларның 14,2 проценты татарлар (270 тирәсе). Алар төрле авылларга сибелгән. Берничә бала өчен генә аерым мәктәп ачу мөмкин түгел. Район үзәгендә һәм Иннополиста татар балалары өчен аерым төркемнәр оештырдык. Мәсәлән, Югары Ослан авылы мәктәбендә 36 татар укый, һәр сыйныфка уртача дүртәр туры килә.

Ана теле һәм әдәбияты дәресләрен ике төркемгә бүлеп укытабыз. Татар балалары һәм татар телен сайлаган рус балалары өчен (андыйлар да бар) әлеге дәресләр тирәнтен бирелә. Шулай ук татарлар булган мәктәпләрдә бер генә милли чараны уздырмыйча калганыбыз юк. Бу эш белән шәхсән үзем шөгыльләнәм», — дип сөйләде Гөлгенә Дәүләтшина.

Татар телендә белем алу мөмкинлеге булган Казан мәктәпләре

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында да, Казанның мәгариф идарәсендә дә башкалада татар телендә урта белем бирүче 37 мәктәп бар дип хәбәр иттеләр. Аларның исемлеге түбәндә.

Авиатөзелеш районы:

  • 10нчы гимназия
  • 14нче гимназия
  •  5нче гимназия
  • Муса Җәлил исемендәге 26нчы лицей

Вахитов районы:

  • Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия
  • 80нче татар-рус мәктәбе
  • 1нче татар гимназиясе

Киров районы:

  • 4нче гимназия-интернат
  • Татар телендә белем бирүче 3нче гимназия
  • Татар телендә белем бирүче 4нче гимназия
  • 15нче татар гимназиясе

 Мәскәү районы:

  • 2нче лицей — интернат
  • Татар телендә белем бирүче 12нче гимназия
  •  34нче рус-татар мәктәбе
  •  65нче татар-рус мәктәбе
  • 17нче татар гимназиясе
  • 2нче татар гимназиясе

 Яңа Савин районы:

  • 7нче лицей-интернат
  • Татар телендә белем бирүче 13нче гимназия
  • Татар телендә белем бирүче 155нче гимназия
  • 113нче татар-рус мәктәбе
  • 23нче лицей
  • 71нче татар-рус мәктәбе
  • 85нче мәктәп

 Идел буе районы:

  • Татар телендә белем бирүче 18нче гимназия
  • 48нче татар-рус мәктәбе
  • 68нче татар-рус мәктәбе
  • 10нчы татар-рус мәктәбе
  • 16нчы татар-инглиз гимназиясе

 Совет районы:

  • Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия
  • 90нчы гимназия
  • Татар телендә белем бирүче 149нчы лицей
  • 167нче мәктәп
  • 171нче мәктәп
  • 175нче мәктәп
  • 11нче татар гимназиясе
  • 180нче күппрофильле полилингваль гимназия.

Мәктәп директорларының фикере

Татар мәктәбенә ихтыяҗ бармы, дигән сорау белән берничә татар мәктәбе җитәкчеләренә һәм ата-аналарга мөрәҗәгать иттек.

Рузилә Гарипова, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты директоры:

Татар гаиләләрендә үскән балалар күп килә, хәтта Оренбург өлкәсеннән дә бар. Бездә татар телен ныгытып, тирәнтен өйрәнәсе килүчеләр укый. Укучыларны бишенче сыйныфтан конкурс нигезендә сайлап алабыз. Интернат системасы булгач, балалар санын ел да бер чама тотабыз, бишенче сыйныфтан алып унберенчегә кадәр барлыгы 154 бала укый. Конкурска килгәндә, быел бер урынга ике кеше теләк белдерде.

Камәрия Хәмидуллина, Казанның 2нче татар гимназиясе директоры:

Икенче гимназиядә укучылар саны елдан-ел артып бара. Элегрәк беренчеләрне өчәр сыйныф җыйган булсак, узган ике елда дүртәрне җыйдык, быел биш сыйныф тулды. Башлангычларга кабинетлар җитмәгәч, олы сыйныфларның бер бүлмәсен җайлаштырабыз.

Әти-әнинең баласын яхшы белем бирә торган ышанычлы уку йортына тапшырасы килә. Халык арасында милли мәктәпкә игътибар һәрвакыт башкачарак булды. Аның күрсәткечләре дә, бинасының хәле дә, укыту базасы да, укытучылар коллективы да яхшы булырга тиеш. Укытучыларның потенциалы нинди, балалар кайсы югары уку йортларына керергә сәләтле булып чыгалар, тормышта үз урыннарын табалармы? Баланы беренче сыйныфка биргәндә үк әти-әни мәктәпне әлеге сорауларны куеп сайлый. Безгә шәһәрнең төрле почмакларыннан киләләр. Гимназиягә якынрак яшик дип фатир алыштыручылар да күп булды.

Рамил Гайнуллин, Казанның татар телендә белем бирүче 13нче гимназия директоры:

Мактанасым килми, шулай да, балаларын 13нче гимназиягә укырга бирергә теләүчеләр саны бермә-бер артты. Былтыр беренчеләрне бер сыйныф җыйган булсак, быел икене җыябыз. Башка мәктәпләрдән безгә күчәргә теләгән олырак сыйныф балалары да күп. Әгәр сыйфатлы белем бирә алсаң, сыйфатлы чаралар уздыра алсаң, укыту теленә карап тормастан ата-ана баласын ышанып тапшыра. Сарафанлы радио яхшы эшли. Берсенә уку ошаса, башкалары да кызыга башлый.

Безгә быел руслар да, яһүдләр дә килергә җыена. Татар телендә белем алудан курыкмыйлар. Алар гимназиядәге гаилә җылысыдай татар мохитенә кызыгалар. Быел тәҗрибәле яңа укытучылар да җәлеп итә алдык, олимпиада күрсәткечләребез дә үсте.

Зөммәрәт Нәгыймова, Казанның татар телендә белем бирүче 12нче гимназия директоры:

Бүгенге көндә татар мәктәпләренә ихтыяҗ бар. Моны үз балаларын татар мәктәбендә укытырга, аларга татар мохитендә тәрбия бирергә теләгән әти-әниләрнең күп булуы, артуы ачык чагылдыра. Безнең 12нче гимназиядә укучылар саны елдан-ел арта. Укырга теләүчеләр арасында рус милләтеннән булган укучылар булуын да искәртеп китәргә кирәк.

Рәхимә Арсланова, Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20нче гимназия директоры:

Быел өч сыйныф ачарбыз дип планлаштырган идек, дүртне ачасы булыр, чөнки ата-аналар күп килә. Бездә катнаш никахтан туган балалар да күп. Татарча сөйләшергә өйрәнәселәре килеп, 20нче гимназиягә керергә телиләр. Татар мәктәпләрендә тәртип бар дип әйтәләр. Бер тукталыш тирәлегендә дүрт мәктәп эшләвенә карамастан, татар гимназиясенә ихтыяҗ зур. Казанның башка районнарыннан килүчеләр дә бар. Йөрергә ерак булмасмы дип сорыйбыз, ата-аналар: «Анысына гына түзәрбез, гимназиянең эшчәнлеген өйрәндек, башка җиргә барасыбыз килми», — дип әйтәләр.

Фирдәвес Вафина, Казанның татар телендә белем бирүче 149нчы лицей директоры:

Быел бездә укырга теләүчеләр аеруча күп. Узган елдагыча, дүрт беренче сыйныф җыярбыз дип планлаштырган идек, бүгенге көндә биш сыйныфны шыплап тутырдык. Һаман да көн саен 2-3 кеше урын сорап килә. Җыйганнан артыгын алырга мөмкинлегебез юк. Беренче чиратта, әлеге микрорайонга караган балаларны алдык. Алар арасында башка милләт вәкилләре дә бар. Укыту, тәрбия эшләре, чаралар, ата-ана җыелышлары татар телендә оештырыла дип кисәтүгә карамастан, борылып киткәннәре юк. Юкса, янда гына тагын бер мәктәп бар.

Лицейда бер генә смена булганлыктан, балалар иртәдән кичкә кадәр биредә урта һәм өстәмә белем үзләштерә алалар. Җыр мәктәбе дә, бию һәм башка түгәрәкләр дә бер бина эчендә. Әти-әни өчен бу бик уңайлы. Милли мәктәп, укыту теленнән кала башка үзенчәлеге белән дә аерылып торганда, халыкта кызыксыну уята ала.

Наил Фазыйлов, Казанның татар телендә белем бирүче 155нче гимназия директоры:

Балалар саны артканнан-арта бара. Быел дүрт сыйныф җыйдык, бишенчесен дә ачасы булыр, чөнки килүчеләр саны күп. Узган елда да планны арттырып, биш сыйныф тупладык. Башка милләт балалары да килә, татар телен өйрәнүдән баш тартмыйлар.

Гөлүсә Әхәтова, Казанның 171нче мәктәбе директоры урынбасары:

171нче мәктәп ел саен аерым татар һәм рус сыйныфлары туплый. Быел да, гадәттәгечә, ике татар сыйныфы җыярга планлаштырабыз. Ихтыяҗ, әлбәттә, бар. Безнең татар сыйныфларында укучыларның белем дәрәҗәсе югары дип санала.

Ата-аналар фикере

Илгиз Зәйниев, язучы, драматург, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры:

Алла теләсә, балабызны татар мәктәбенә бирәбез, үз телебездә сөйләшүен, татар булып үсүен телибез.

Ландыш Нигъмәтҗанова, танылган җырчы, блогер, күп балалы ана:

Балаларымны быел 2нче татар гимназиясенә бирәм. Беренчедән, укыту тулысынча татар телендә булуына кызыктым. Икенчедән, ышанычлы кешеләр аңа яхшы бәя бирделәр.

Гөлназ Гайнуллина, филология фәннәре кандидаты, доцент:

Дөресен әйткәндә, теләк-омтылыш булганда, төпле белемне кайсы мәктәптә дә алырга була. Ә милли тәрбия бары татар гимназияләре, татар мәктәпләрендә генә бирелә. Татар мохитендә тәрбияләнгән бала туган телебездә сөйләшеп, милли традицияләрне күреп, белеп, сәнгате белән кызыксынып, татар әдипләренең мирасын укып үсә. Болар барысы да баланың киләчәктә шәхес буларак формалашуында бик мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100