«Җомга намазын урамда да укыйлар» — Тверь татарлары турында «Җанисәпле сөйләшү» | intertat.tatar

«Җомга намазын урамда да укыйлар» — Тверь татарлары турында «Җанисәпле сөйләшү»

«Җанисәпле сөйләшү» проекты Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне барлауны дәвам итә. Тверь өлкәсендәге татарларның хәле ничек? Аларны нинди проблемалар борчый? Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов белән шул турыда сөйләштек.

Марс әфәнде, Тверь өлкәсендәге милләттәшләребезнең хәле ничек?

Гомумән алганда, Тверь өлкәсендәге татарларның хәле, эшләре яхшы, Аллага шөкер. Тирәнрәк караганда, эшләребез күп инде. Аеруча 2020 ел җиңел булмады. Быел да җиңел түгел. Ләкин зарланырга ярамый. Тормыштагы авырлыкларны хәл итү кызык бит ул. Аллаһы Тәгалә кирәк нәрсәне биреп тора. Мин узган елның апрель аеннан Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе. Бер елга якын эшлим. Шушы катлаулы заманнарда эшләргә туры килде.

 «Өйле булу — көйле булу», — диләр, безнең дә хәзер мәдәни үзәгебез бар. Без аны Тверь өлкәсендә яшәүче татарларның өе дип саныйбыз. Мәдәни үзәк безгә тагын яңа мөмкинлекләр, юллар ача. Шунда җыелышып аралашабыз, киңәшләшәбез. Үзебезнең җырчылар, гармунчы, баянчы, тарихчыларыбыз да бар. Алар белән әкрен генә эшлибез. Бөтендөнья татар конгрессы, Казан, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе дә һәрдаим булышып тора.

«Ата-бабалары татар булса да, күп кенә татарлар үзләрен татар дип санамый башлады»

2002 елда Тверь өлкәсендә якынча 7 мең татар булса, аннан соңгы елларда татарларның кимүе күзәтелә. 2010 елгы җанисәптә Тверь өлкәсендәге татарлар 6 меңгә дә тулмаган. Бу нәрсә белән бәйле?

Ата-бабалары татар булса да, күп кенә татарлар үзләрен татар дип санамый башлады. Алар үзләренең нәселен оныткан. Татар мәдәниятеннән ерагаеп, гореф-гадәтләрне, йолаларны онытабыз. Шуңа күрә дә җанисәп вакытында халык үзен татар итеп язмый. Бу нәрсәгә бәйледер, бәлки оялалардыр… «Мин — татар, ләкин татар телен белмим», — дип әйтергә ояла халык. Ә бит татар булуыңны үзең өчен аңлау, эчтән: «Мин — татар», — дип әйтү кирәк.

Тверь өлкәсендә хәзер якшәмбе мәктәбе эшли башлады. Мәдәни үзәктә татар дөньясы турында лекцияләр уздырабыз. Дәресләр бер елга исәпләнгән. Монда татарларның тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сүз бара. Дөрес, дәресләр рус телендә уза. Казаннан килгән тарихчылар укыта. Менә шушы лекцияләр курсында без Тверь өлкәсендәге татарларны үзләрен чын татар итеп тоярга, милләтләре белән горурланырга чакырабыз. Кеше күңелендә горурлыкны уятсак, татар телен өйрәнергә дә теләкләре туар, дип ышанабыз.

Бу курслар юктан гына килеп чыкмады. Безнең халык тарихын, гореф-гадәтләрен белми. Бу белемне халыкка җиткерергә кирәк. Без бит бөек, акыллы, укымышлы, матур халык.

Аллаһы Тәгалә татар халкына шундый күп итеп бәрәкәт биргән. Без шушы байлыкның кадерен белеп яшәргә тиеш.

Сүз дә юк, якшәмбе мәктәбе, тарихны өйрәтү бик кирәк. Ләкин үз телен белмәгән кешегә милләтенең тарихы кызык булырмы икән? Телне гаиләдә кечкенәдән өйрәтергә кирәк бит.

Хәзерге яшьләрнең әти-әниләре 45-50 яшьлек кешеләр. Алар үзләре дә татар телен рәтләп белми. Гаиләләрендә дә татарча сөйләшмиләр. Яшьләр минем янга килеп: «Марс абый, без татар автономиясенә файда китерергә телибез. Безгә берәр эш бирегез әле», — диләр. Менә шушы яшьләр татарча бер сүз белми. Сөйләгәннең яртысын аңлый, яртысын — юк. Татарның бөек халык икәнен аңлаткач, яшьләр дә татар телен кызыксынып өйрәнә башлый. Инглиз, немец телен бер белмәгән килеш өйрәнәләр бит. Теләкләре булса, татарча да теләсә кайсы вакытта өйрәнә алар. Бер рус язучысы: «Мин рус телен шул телдә Ленин сөйләгәнгә генә өйрәндем», — дигән бит. Тверь өлкәсендәге татарларда да шундый бер теләк, омтылыш уятырга кирәк. «Мин татар телен Габдулла Тукай татарча сөйләгәнгә өйрәндем», — дип әйтерлек булсын. Өйрәтәбез дә, өйрәнәбез дә!

Гадәти мәктәпләрдә гариза язып, балага татар телен укытуны сорау мөмкинлеге бармы?

Юк. Тверь өлкәсендә бер татар мәктәбе дә, татар теле дәресләре дә юк. Шуңа күрә мәдәни үзәктә татар мәктәбен оештырдык та инде. Якшәмбе мәктәбендә татар дәресләре булырга тиеш дип уйлыйм.

Элек татарлар күмәкләшеп яшәгән, бердәмлек хисе көчле булган. Бүгенге көндә, кызганыч, алай дип әйтеп булмый. Хәзер, киресенчә, татарлар аерылып чыгарга омтыла. Моны дөрес күренеш дип әйтеп буламы?

Моны дөрес дип әйтеп булмый, әлбәттә. Безнең татар халкы нигә аерыла, нишләп бүтән халыклар арасында югала? Чөнки татарлар төбәкләрдәге төп халык белән кушыла. Тверь өлкәсендәге төп халык — руслар. Алар белән башка халыклар да кушыла. Чувашлар да, татарлар да — бөтенесе рус белән ассимиляциягә дучар була.

Чыннан да, Тверь өлкәсе — татарлар аз яши торган төбәкләрнең берсе. Башка милләтләр кимсетмиме?

Юк. Шуны әйтәм бит, татарлар — алар тырыш, матур, уңган-булган халык. Эшли дә, укый да беләләр. Безнең татарлар эшләсә, бөтенесе мактаулы урыннарда, җитәкчеләр булып эшли. Кайгырыр урын юк.

Бүгенге көндә Тверь өлкәсендәге татарларның кискен проблемалары бармы?

Борынгы заманның бер акыллы кешесе: «Проблемалар юк, яңа мөмкинлекләр бар», — дип әйткән. Чыннан да, һәрбер проблемадан соң яңа мөмкинлекләр ачыла. Бездәге проблемалар да бөтен дөньядагы, Россиядәге кебек. Эш табу, балалар үстерү, тәрбияләүне проблема дип санасаң, бөтен гомереңне шушы әйберләргә багышларга була. Татарларның хәзинәсе — балалар үстерү, аларны ашату гына түгел. Ял итеп, җырлап, биеп, шатланып та яшәргә кирәк.

Беләсездер, тарихта Угра елгасында тору дигән вакыйга бар. Бу 1480 елда Әхмәд хан белән Иван III хәрби көчләренең капма-каршы торуы белән бәйле. Әлеге вакыйганы Россиянең истәлекле көне итмәкче булалар. Моңа ничек карыйсыз?

Мин бөтен әйбергә яхшы яктан карыйм. Моны ничек бар — шулай кабул итәргә кирәк. Димәк, ниндидер файдасы, кирәге бар инде.

 «Җомга намазын урамда да укучылар бар»

Тверь өлкәсендә борынгы Җәмигъ мәчете бар. Башка мәчетләр ачу планлаштырылмыймы?

Җәмигъ мәчете — иске, борынгы мәчет. Аны 110 ел элек татарлар төзегән. Архитектурасы бик матур. Мәчеттә урын җитми. Халык шул хәтле күп. Хәтта җомга көнне намазны урамда да укучылар бар. Дөрес, анда татарлар гына түгел, бөтен мөселманнар килә. Яңа мәчет төзергә кирәк икәнен бөтенебез аңлый. Тик әлегә… Ничек итеп йомшаграк әйтим инде?.. Әлегә мәчет төзергә урын бирмиләр.

Якын-тирә төбәкләргә татар артистлары һәрдаим концертлар белән йөреп тора. Ә Тверь өлкәсенә бөек татар мәдәнияте, матур татар җырлары, көйләре җитәме?

Җитә. Шулай да, мондый чаралар күбрәк булсын иде. Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән бездәге Сабантуйга булсынмы, бүтән бәйрәмнәргәме, Казаннан җырчылар килә. Әле тагын майга кадәр бер концерт оештырырга планлаштырабыз. Киләсе елда Тверьдә татар мәдәнияте көннәрен үткәрергә ниятлибез. Бу бер көн генә түгел, берничә көн булырга тиеш. Татарларга, русларга — бөтенесенә татар мәдәниятен күрсәтергә кирәк. Артистларыбыз Мәскәүдә меңәр кеше җыя. Театрларыбыз да шундый көчле. Тверьдә дә шуның ише бәйрәмнәрне күбрәк үткәрсәк иде. Татар халкының мәдәнияте шундый бай. Безнең татарлар аны белми генә. Моны аңлатсак, алар татар халкыннан беркая да китмәс.

«Татар халкына иман җитеп бетми»

Шәхсән сезнең өчен татарлык нәрсә ул?

Татарлар — көчле, горур халык. Шушы сыйфатлар белән бөтен җирдә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Татарлар бизнеста да, гаиләдә дә беренче урында булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә биргән бөтен яхшы сыйфатларны сакларга гына кирәк. Ләкин, дөрес әйтерменме, юкмы, ялгыш әйтсәм гаепләмәсеннәр, татар халкына әзрәк иман җитеп бетми. «Алла бирсә, Аллага шөкер», — диеп кенә яшәп булмый. Гыйбадәт кылырга, мәчетләргә күбрәк йөрергә кирәк. Мөселман булу намаз укырга, ураза тотарга кирәклеген күз уңында тота.