Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Себердән бөтен дөньяга газ кусалар да, Тарада утын ягалар: Омск татарлары ничек яши?

Тара шәһәре Омск өлкәсендә беренче рус мәркәзе булып санала. Биредә Күчем ханның гаскәре тар-мар ителеп, Себер ханлыгы руслар тарафыннан тулысынча алына. Тарада галим Габдрәшит Ибраһимов та туган. Шәһәрнең бүгенге тормышы белән «Интертат» хәбәрчесе танышты.

news_top_970_100
Себердән бөтен дөньяга газ кусалар да, Тарада утын ягалар: Омск татарлары ничек яши?
Расих Фәсхетдинов

VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы кысаларында Омск өлкәсенә сәяхәт турында алдагы мәкаләдә язган идем. Омск шәһәренең матурлыгына сокланган булсам, авылларның хәленә тетрәндем. Бу язмада сүз өлкәнең зурлыгы буенча икенче урында торган Тара шәһәре турында барачак.

Омскида ике көнлек фәнни конференцияләр үткәргәннән соң, Россиянең 22 төбәгеннән җыелган 150 кешелек делегация Тара шәһәренә күченде. Ике шәһәр арасы 300 километрга сузылган. Юлга чыгар алдыннан, Себер табигатен рәхәтләнеп күзәтеп барырга мөмкинлек булды, дип сөенгән идем, бераз ашыкканмын икән. Хозурлык хисе урынына күңелне шом басты. Омск өлкәсе Себер тигезлегендә урнашкан. Биредә сазлыклар бик күп. Алар арасында каен урманнары бар. Каен артык дымны яратмый икән. Юл буенда полоса-полоса корыган каеннар күзгә чалына. Сазлык һәм шәрә каеннар күңелгә бер дә һуш килмәде. Төньякка киткән саен, ылыслы агачлар арта һәм урман куера бара. Тарада Тайга башлана. Урман һавасы шифалы була. Монысы сөендерде.

Тара Омск өлкәсендә беренче рус шәһәре булып санала. Аңа 1594 елда нигез салына. Тара крепосте Себерне яулауда тарихи миссия үти. Биредә Күчем ханның гаскәре тар-мар ителеп, Себер ханлыгы руслар тарафыннан тулысынча алына.

Ислам дөньясында Тара шәһәре Габдрәшит Ибраһимовның туган җире буларак мәгълүм. Ул биредә 1857 елның 23 апрелендә дөньяга килгән. Галим, мәгърифәтче, сәяси исламга нигез салучы йөзләгән фәнни хезмәт язып калдырган. Аның мирасын бүгенге көндә Төркия галимнәре ныклап өйрәнә. Шулай ук Габдрәшит Ибраһимов белән Германиядә дә, Япониядә дә кызыксыналар. Япониядә беренче мәчетне нәкъ шушы шәхес төзеткән.

Тарихи шәһәр бүгенге көндә нинди хәлдә соң? Омск өлкәсенең туризм маршрутына бу урын кергән, реклама брошюраларында туристлар өчен кызыклы шәһәр буларак күрсәтелгән. Өлкәдә авылларга илтүче юллар мактанырлык булмаса да, Тара юлы яхшы, асфальт яңа салынган, хәзерге вакытта төзекләндерү эше барган урыннары да бар.

Тарада утыз меңгә якын кеше яши. Чагыштыру өчен, Азнакайда халык саны 34 мең. Омск өлкәсендә бу зурлыгы буенча икенче урында торган шәһәр. Тара үзәгендә драма театры бар. Ул матур, заманча бинада урнашкан. Театр каршына киноларда Сталинны, Жуковны уйнаган СССРның халык артисты Михаил Ульяновка һәйкәл куйганнар. Һәйкәл әйләнәсендәге бакча да бик матур һәм пөхтә. VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының чираттагы конференциясе шушы театр бинасында узды.

 Айтикиннар йортын төзекләндерүне татарларга аударып калдырмакчылар

Форум делегатларын беренче булып Тара районы башлыгы Евгений Лысаков сәламләде.

— Иртыш алды районнарында руслар, татарлар, белоруслар, казахлар, украиннар, алманнар һәм башка йөзләгән милләт вәкилләре бер-берсен хөрмәт итеп яши. Бу төбәктә кайсы халык төпле, дип сорасагыз, без татарлар дип җавап бирәбез. Татарлар Себердә кайчан барлыкка килгәнен беләбезме? Бу сорауга җавапны тарихчылар җыелган фәнни конференциядән соң ачыкларбыз дип ышанам.

Тара үзенең данлыклы шәхесләре белән горурлана. Монда сәүдәгәр Айтикиннар нәселе, фәнни эшләре белән бөтен дөньяда танылган, Япониядә беренче мәчет салдырган, 1857 елда Тарада туган Габдрәшит Ибраһимов яшәгән. Ибраһимовның бабалары бу җирләргә XVI гасырда күченеп килгән. Без Тара районының мактаулы гражданнары белән дә горурланабыз. Алар арасында Җәвит Вәлиев, Майя Алимбәкова, Илдус Сәрвәров, Марат Адербаев кебек татарлар бар. Кайберләре монда тумаган булса да, район үсеше өчен зур өлеш керткән, — диде Евгений Лысаков.

Район башлыгы татарларның бай мәдәниятен дә искә алды. Тара халкының 2008 елда Казаннан гастрольгә килгән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларын һаман да сагынуын әйтте. Тара районында ун ел рәттән Муса Җәлил укулары уза икән. Бәйгедә яңадан дүрт район укучылары катнаша. Җәлил укулары биредә яшьләрдә туган илгә мәхәббәт уяту чарасы итеп кулланыла.

Евгений Лысаков Тара татарларын нык борчыган мәсьәләне — җимерелеп килүче Айтикиннар йортын да телгә алды һәм аны төзекләндерүне бик җайлап кына татарлар җилкәсенә аударып куйды.

— Тарада татар мәдәниятенә кагылган археология һәм архитектура һәйкәлләре бар. Күп дистә еллар буе бу тарихи мирас өйрәнелмәгән, популярлаштырылмаган һәм сакланмый калган. Хәзер татар халкының үзенә мондагы архитектура мирасын торгызырга вакыт җиткәндер, — диде ул. 

Аның тел төбе Айтикиннар йортын Татарстан, яисә татар дөньясы бергәләшеп торгызсын дигән мәгънәдә булгандыр инде.

Районның татар активисты Сөмбел Хәсәнова форумның пленар утырышында Айтикиннар йортын Тарада татарлар белән бәйле бердәнбер сакланып калган архитектура истәлеге дип атады. Бүгенге көндә ул да җимерелеп килә. Куркынычсызлык ниятеннән, аның эченә керү тыелган. Бина реставрацияләнмәсә, берничә ел эчендә, һичшиксез, җимереләчәк.

Айтикиннар йортын төзекләндерү мәсьәләсе берничә ел элек үк күтәрелгән иде. Аның шундый хәлдә булуы Омски өлкәсендә татарларга мөнәсәбәтне күрсәтә диючеләр дә булды. Тара шәһәрен йөреп чыккач, башка бик күп җимерек тарихи биналарны күргәч, мин бу сүзләрнең күпертелгән икәнен аңладым.

Район башлыгы үз чыгышында татарларны хөрмәт итүе, татарларның төпле халык булуы, күренекле шәхесләре белән горурлануы турында әйтсә дә, мин Тарада татарлыкны сизмәдем. Мисал өчен, бер генә урам да татар кешесе исеме белән аталмаган. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова Габдрәшит Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерү өчен берәр урамга аның исемен бирүне сорады. Сүз уңаеннан, Фәүзия Бәйрәмова унбиш ел дәвамында Себер тарихын өйрәнеп, «Һиҗрәт» һәм «Күчем хан» исемле тарихи романнар, күпсанлы фәнни мәкаләләр язган. Беренче китабы Габдрәшит Ибраһимовның тормыш юлына, иҗатына багышланган.

Себердән бөтен дөньяга газ кусалар да, Тарада утын ягалар

Өч көн рәттән фәнни докладлар тыңлап утыру ялыктыргач, мин «Безнең мирас» журналының җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин белән шәһәрне җәяү әйләнеп кайтырга булдым. Конференциядән бер сәгатькә аерылып тору зыян салмас дип, шәһәргә чыгып киттек.

Матур бакча һәм яңа бина үзәктә генә булган. Театрдан ике йөз метр тирәсе генә читкә киткәч, шәһәрнең чын йөзе ачылды. Ташландык йортлар, җимерек тарихи биналар монда адым саен күзгә чалына. Иске йорт тирәләрен кеше буендагы кычыткан, әрекмән баскан. Капка төбе саен диярлек утын өемнәре ята. Себердән бөтен дөньяга газ кусалар да, Тара шәһәренә зәңгәр ягулык килеп җитмәгән. Шуңа күрә монда яшәүчеләр өйләрен утын һәм күмер белән җылытырга мәҗбүр. Шәһәр йортларының капка төбендә утын өелеп торуы мине нык гаҗәпләндерде.

Икенче гаҗәпләндергән әйбер — тротуарларда урыны белән бозау тизәкләренә тап булу. Тарада көтү чыга дисәң, малдан калган эз күбрәк булыр иде. Монда яшәүчеләр бозауларын арканга йөртәдер дигән фикергә килдем. Шәһәр янында гына Иртыш елгасы ага һәм яр буе яшеллеккә күмелгән.

Үзенчәлекле йортларны, матур тәрәзә капкачларын фотога төшереп бара идек, бер өйдән безгә кисәтү ясадылар. Бер яшь ханым йортын фотога төшергәнне яратмады. Ул безнең Казаннан килгән татар журналистлары икәнебезне белгәч, яктырып, сөенеп куйды һәм безнең белән татар телендә сөйләшә башлады. Өендә әти-әнисе белән татар телендә аралашып үскәч, туган телен яхшы белгәне күренеп тора иде.

Исеме Римма дип истә калган. Язып куймагач, төгәл хәтерләмим. Аның ире вахта белән төньякка киткән, ә үзе яшь бала белән әлегә өйдә тора. Яшьләрнең күбесе читкә йөреп эшли икән. Римма Тарадагы йортны сатып, тизрәк Казанга китәргә хыяллануын әйтте. Казандагы тормыш аңа күңеллерәк тоела. Татарстан башкаласында эш табуны да күпкә җиңелрәк дип уйлый, тик фатир бәяләрен чамалап бетерми. Аның кәефен төшермәс өчен, без аңа бу турыда әйтеп тормадык.

Шәһәр үзәгеннән кала, Тарада матур һәм пөхтә урыннар, бәлки, булгандыр да, тик мин аларны күрмәдем. Шәһәр шактый зур, җәяү генә әйләнеп чыга торган түгел. Монда шәхси йортлар да байтак, күпкатлылары да бар. Бер сәгать чамасы шәһәр буйлап йөреп кайткач, фәнни конференциягә кушылдык.

Планлаштырылган чыгышлар тәмамлангач, үзешчән коллективларның концерты булды. Татар, рус, алман ансамбльләре җыр, бию белән кунакларның күңелен күрде. Татарлар җыелган форум булгач, Омск өлкәсенең татар ансамбльләренә чыгыш ясау мөмкинлеге күбрәк бирелде.

Кичкә таба безне музейга һәм Халыклар дуслыгы йортына алып бардылар. Музейда татарлык бөтенләй сизелмәде. Экспонатларны тиз генә карап чыктым да, Себердә яшәүче хайваннарның карачкылары янында озаграк тукталырга булдым. Анда үзеңне зоопаркта кебек хис итәсең. Халыклар дуслыгы йортында татар мәдәнияте өчен аерым бүлмә бирелгән. Татар үзәгенең җитәкчесе Гөлшат Сатышева бу бүлмәдә чын татар мохите тудырган. Мин монда Татарстанга кайтып килгәндәй булдым. Гөлшат ханым кебек кешеләр булганда, миллилекне кайда да саклап була икән.

«Ермакка һәйкәл кую — татарларның йөзенә төкерү»

Омск юлыннан Тара шәһәренә кергән урында Ермак һәйкәле басып тора. Ул шулкадәр зур — ерактан күзгә ташлана. Һәйкәл турында Омскиның «Ибирь» Татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары, Омскиның «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире Марат Катыров белән сөйләшеп алдык.

— Һәйкәлне 2018 елның язында бернинди рөхсәтсез, халыктан яшереп, төнлә куйганнар. Юлбасарларча башкарылган эш булды ул. Аны урман кисүчеләр акчасына эшләткәннәр дигән хәбәр таралды. Андый әйберне район, өлкә хакимияте белән килештермичә, дәүләт җиренә ничек куеп була икән?

Халык фикерен сораштыру да, игъланнар да булмады. Бәлки, халык каршы да чыккан булыр иде. Һәйкәл куелганнан соң район советы депутатлары күпчелек тавыш тавыш белән бу эшне рәсмиләштереп тә куйды. Администрация формаль яктан бөтенләй читтә калды.

Без, татар активистлары, һәйкәлне алдырту өчен митинглар оештырып карадык, массакүләм мәгълүмат чараларында бу теманы яктырттык, өлкә хакимиятенә кадәр барып җиттек, тик файдасы гына тимәде. Киресенчә, хакимият безне сепаратистлар, террорчылар дип атамакчы булды.

«Тыныч яшисегез килсә, дүрт йөз ел элек булган хәлләрне актармагыз», — диделәр безгә. Бу бит татарларның йөзенә төкерү. Рус патшалыгы татарларны борынгы заманда яулап алган да, бүген дә безне мыскыл итәргә ярый дигән сүз түгелме соң бу? Әгәр һәйкәлне алдан халык фикерен сорашып ясаткан булсалар, халыкның күпчелеге бу инициативаны яклаган булса, безне бу моның кадәр рәнҗетмәс иде, — дип искә алды Марат Катыров өч ел элек булган хәлләрне.

Татарлар Тара шәһәре халкының якынча өч кенә процентын тәшкил итә, шуңа күрә монда татарларның фикере игътибарсыз кала. Халыкның 80 процентына якыны руслар булса, калганы белоруслар, украиннар, алманнар һәм башкалар.

Марат Катыровның Ермакка карата шәхси мөнәсәбәте белән дә кызыксындым.

— Мин Ермак һәйкәленә дә, Ермакның кылган эшләренә дә бик тискәре карыйм. Беренчедән, ул юлбасар булган. Явыз Иван аны үлем җәзасына хөкем иткән. Юлбасар качып кына котыла алган. Икенчедән, Ермак, гаскәр җыеп, Себер ханлыгына һөҗүм иткән. Шушы «батырлыгы» өчен патша аның элеккеге бөтен гөнаһларын кичергән, аңа ярдәмгә хәтта тоткынлыкка эләккән швед хәрбиләрен биргән. Ул вакытта Россия Швеция белән сугыш алып барган.

Уклар, кылычлар белән коралланган Күчем хан гаскәре, билгеле инде, туплы русларга, сугыш алымнарын яхшы белгән шведларга каршы тора алмаган. Ике зур канкойгыч бәрелешне дә Күчем хан оттырган. Сугышта җиңелсә дә, ул исән калган. Озак еллар дәвамында яуланган җирләрне кире кайтару өчен каршылыклар күрсәтеп торган. Күчем ханның эшен дәвам итүчеләр дә булган. Себер яуланып алынганнан соң да, вак-төяк сугышлар 60 ел буе дәвам иткән.

Бу тарихны Себер татарлары яхшы белә, шуңа күрә татарлар Ермакны юлбасар, карак һәм кеше көчләүче дип саный.

Кайбер тарихчылар Ермакны Себерне азат итүче итеп күрсәтергә тырыша. Тик ул кемне кемнән азат иткән соң? Татарларны татарлардан азат иткәнме? — диде ул.

«Без һәйкәл куюны тыя алмыйбыз инде»

Форумда Омск мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе, Тара мәчетенең имам-хатыйбы Радик хәзрәт Әхмәтов белән дә таныштым. Ул Ермак һәйкәле турында ачылып сөйләргә теләмәде.

— Монда руслар күпчелекне тәшкил итә. Әгәр Ермак аларның милли каһарманы икән, без һәйкәл куюны тыя алмыйбыз инде. Милли активистлар аны алдыру буенча йөреп карады. Хакимият татар каһарманына да һәйкәл куярга тәкъдим итте, тик аны ясаучы әлегә күренми. Мөселманнарга һәйкәл куярга ярамый да, — диде ул. 

Аннары Радик хәзрәт дин темасына күчте.

— Мин 1999 елда Тарада Ислам җәмгыяте төзедем һәм шул вакыттан бирле халыкны дингә тарту эшен алып барам. Егерме ел элек Тарада ике-өч бабай намазга йөри иде. Аллага шөкер, хәзер яшьләр дингә тартыла. Аллаһ ярдәме белән ике катлы яңа мәчет салдык, — дип таныштырды Радик хәзрәт Әхмәтов.

Тарада без ике мәчет күрдек. Берсе — шәхси йорт түбәсенә манара куелган мәчет. Йортның бер ягында кешеләр яши, икенче ягында юыну һәм намаз уку бүлмәләре бар. Мәчеткә дә, йортка да бер үк капкадан керәсе. Аларның ялдылары да уртак. Мин килгәндә мәчет ишеге ачык, тик эчендә беркем юк иде.

Икенче мәчет тә шәхси йортны хәтерләтә. Аның тәбәнәк кенә дүрт манарасы бар. Тарага килгән татарлар делегациясе мәчетне карап чыкмакчы булды, тик аның капкасы бикле иде. Ишегалдында бала-чага уенчыклары һәм хуҗалыкта кирәк-ярак җиһазлар күренде. Ишек ачучы булмагач, без автобусларга төялеп, кайту ягына юл тоттык.

Тарадан Омскига кайту юлында автобуста баручы тарихчылардан: «Ермак һәйкәлен берәр паркка күчереп, каршысына Күчем хан һәйкәлен куярга кирәк», — дигән фикер яңгырады. Ике тарихи шәхес капма-каршы басып торса, яшьләр икесе белән дә кызыксынып, аларның гамәлләренә бәя бирерләр иде.

«Староверларны җәзалау Тарада илле еллап дәвам иткән»

Автобуста Фәүзия Бәйрәмова Тара шәһәре белән бәйле, киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган тарих белән таныштырды.

— Тара - татарлар өчен генә түгел, руслар өчен дә җан тетрәткеч вакыйгаларга шаһит булган шәһәр. Тарихтан билгеле булганча, XVII гасырда Православие динендә реформалар башлангач, Рус чиркәвеннән староверлар төркеме аерылып чыга. Алар Никонның яңа тәртипләрен кабул итә алмыйча, Себергә качарга мәҗбүр булалар.

XVIII гасырда Петр I яңа реформалар уйлап чыгара. Тара шәһәренә күченеп киткән староверлар патшаның указларына буйсынмыйлар. Хакимият моның өчен аларны төрлечә җәзалый, меңгә якын кешене яндырып үтерә. Кешене куркыту өчен, киселгән башларны казыкка кагып элеп куюлар да була. Староверларны җәзалау Тарада илле еллап дәвам итә. Хәзерге тарихчылар әлеге хәлләрне искә алырга яратмыйлар, ләкин галимнәр ул вакыйгаларны белә.

Ермакка һәйкәл куелгач, мин хакимияткә: «Ник сез себер татарларын тар-мар иткән кешегә һәйкәл куясыз? Русларны искә аласыгыз килә икән, азапланып үлгән староверлар рухына чиркәүләрдә дога кылыгыз», — дип мөрәҗәгать иттем. Мине ишетергә теләмәделәр инде.

Шәхес культы елларында да Тара халкы газап күрә. Бу җирләр Себер булса да, мондагы кешеләрне дә сөргенгә сөрәләр. Халык дошманы исеме тагылган кешеләрне Салехардка һәм Васюган сазлыкларына җибәрәләр. Якын-тирә авыллардан үлем җәзасына хөкем ителгәннәрне Тарада җыеп, атып үтерәләр. Бу көне-төне тәүбә итеп, дога кылып утыра торган урын.

Тарада яшәүче русларда мин шовинизм сизмәдем. Себер халкы — ул табигатьнең үзе кебек үк басынкы. Ермакка һәйкәл кую инициативасы боларныкы түгел. Шәһәр саен Ермакка һәйкәл куюны оештырып йөрүче төркем бар. Аның башында бер чукынган татар тора дип беләм, — дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова.

Өч өлештән торган VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумының ике өлеше Омск өлкәсендә узса, өченчесе — Свердловск өлкәсендә булды. Урал төбәгендә яшәүче татарларның көнкүреше, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән, насыйп булса, киләчәк язмаларның берсендә таныштырырбыз.



Галерея: Омск өлкәсе Тара шәhәреннән фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100