Омскига сәяхәт: яшерелгән тарих, татарча сөйләшкән балалар, ярлы авыллар | intertat.tatar

Омскига сәяхәт: яшерелгән тарих, татарча сөйләшкән балалар, ярлы авыллар

Омскида VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы узды. «Интертат» хәбәрчесе заманында Себер ханлыгы булган җирлекне өйрәнеп кайтты.

Бөтендөнья татар конгрессы карамагындагы Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарихчыларны, авыл тарихларын язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен, журналистларны Омск өлкәсенә сәяхәткә алып барды. Сәфәрнең төп сәбәбе — VI Бөтенроссия татар төбәк тарихы форумын Себер үзәгендә уздыру.

Омск белән Казан арасы ике мең километрга якын. Идел буе төбәкләреннән җыелган алтмышлап кешелек делегация Казаннан поездга утырып китте. Тарихчылар белән бер вагонда барганлыктан, тәүлек ярымга сузылган юл сизелми дә үтте. Татар тарихын өйрәнү белән мавыккан кешеләрнең сөйләшәсе сүзләре күп булып чыкты. Омскига шулай ук башка төбәкләрдән дә татар тарихчылары килде. Форумга Россиянең 22 төбәгеннән барлыгы йөз илледән артык татар җыелды.

Омскида казахлар төзеткән җәмигъ мәчетенең имамы — татар егете

Омск Казан кебек үк миллионер шәһәр, ягъни аларның икесендә дә халык саны миллионнан артык. Казаннан аермалы буларак, Омскида метро юк. Дөресрәге, метроны төзи башлаганнар да, бер генә станцияне ачып өлгергәннәр. Акча җитмәү сәбәпле, җир асты юлларын төзү туктатылган. Территориясе зуррак, машина саны азрак булгангамы, Омскида зур бөкеләр күренмәде. Шәһәр яшеллеккә бай булуы, чисталыгы белән җәлеп итте мине.

Кичке якта шәһәр үзәгенә яшь «неформал»лар көн дә күпләп җыела икән. Үзләре беркемгә комачауламаса да, үзенчәлекле кыяфәтләре аркасында алар миндә берникадәр шик уята. Ә Омскида аларга игътибар иткән кеше дә юк. Батырлыгымны җыеп, бер төркем шундый яшьләр белән танышып карарга булдым. Алар үзләре бик ачык кешеләр булып чыктылар, шәһәрнең матур урыннары турында сөйләделәр, Казан белән дә кызыксындылар. Гомумән, Омск халкы ачык һәм ярдәмчел кебек тоелды миңа. Шәһәрнең җәмигъ мәчетенә баргач, делегациядән аерылып калган идем, юлда очраган кешеләр ярдәмендә кунакханәгә җиңел генә кайтып җиттем.

Омск шәһәренең беренче җәмигъ мәчетен казахлар төзеткән икән. Ул шәһәр читендәрәк, машина гаражлары янында урнашкан. Анда кереп, намаз укырга мөмкин булса да, төзелеш эшләре тәмамланмаган әле. Мәчет казах орнаментлары белән бизәлгән. Бирегә күбесенчә казахлар йөрсә дә, имам итеп Казандагы Россия ислам институтын, Болгардагы ислам академиясен тәмамлаган, Омскида туып үскән татар егетен билгеләгәннәр. Хәзрәт безнең белән татар телендә иркен аралашты.

Татар мәдәниятенә багышланган кичә

Форум уздыру уңаеннан Омскиның Халыклар дуслыгы йортында татар мәдәниятенә багышланган кичә оештырылды. Кунаклар өчен өлкәнең төрле районнарыннан килгән татар ансамбльләре чыгыш ясады. Омск татарларының милли киемнәре, ашлары күргәзмәсе дә оештырылган иде. Россиянең 22 төбәгеннән җыелган 150 татар зыялысы алдында чыгыш ясау үзешчән артистлар өчен горурлык һәм мәртәбә булды.

Омск шәһәрендә иҗат итүче «Ләйсән» ансамблен Динислам исемле егет җитәкли. Ул үзе гармунда оста уйный. Ансамбльгә төрле яшьтәге татар хатын-кызлары җыелган. Үзешчән артистларга беркем бер тиен акча түләми икән. Алар үзләре татарлыкны саклау, Себердә татар мәдәниятен таныту өчен күңелләрен биреп йөриләр. Һәркем милләтен үзе сакламаса, башкаларга чит милләтнең кирәге юк. Рус төбәкләрендә милләтне саклау аеруча зур көч таләп итә.

«Янгын булмаса, тиз генә таш юл күрәсе түгел идек»

Омск өлкәсендә 42 мең татар исәпләнсә дә, башкаласында татарларга игътибар юк дәрәҗәсендә. Миңа моны җирле татарлар әйтте. Омскиның туган якны өйрәнү музеенда да татар тарихына, мәдәниятенә урын әз бирелгән. Мәйданы һәм экспонатларның саны белән төпле булмаган башка халыкларның экспозициясеннән әллә ни аерылмый да. Биредә тарих та XVI гасырдан гына башлана. Ермак гаскәре Себер ханлыгын басып алганга кадәр булган тарих күрсәтелми. Себер ханлыгы таралгач та, татарлар үз җирләре өчен 80 ел буе илбасарларга каршы сугышып торганнар. Җирле татарлар бу турыда яхшы белә, шуңа күрә Себер җирендә алар үзләрен килмешәкләр кебек түгел, ә төпле халык итеп тоя.

22 төбәктән килгән зур делегация Омск татарларында милли горурлык хисен тагын да арттырды. Өлкә җитәкчелеге дә татарларның бердәм халык, милли мәнфәгатьләрне бергәләшеп кайгыртканнарын, һичшиксез, сизде. Өлкәнең Тара шәһәрендә узган фәнни-гамәли конференциягә килгән өлкә депутаты да, Тара районы башлыгы да татарларның биредә җирле халык икәнен әйттеләр.

Большеречье районы Каракүл авылында май аенда янгын чыгып, унике йортны көлгә әйләндергән иде. Татарстан хөкүмәте, Омск өлкәсе хөкүмәте, бөтен дөньяда сибелгән татарлар ярдәме белән зыян күргән гаиләләргә бер җәй эчендә яңа йортлар төзелгән. Янгыннан соң авылга кадәр таш юл да салганнар. Каракүл халкы хәзер «Янгын булмаса, тиз генә таш юл күрәсе юк иде әле», — дип тә шаярта. Омск өлкәсендә таш юл барып җитмәгән авыллар күп икән әле.

Форум узган көннәрдә Каракүл авылының 360 еллыгын билгеләп үттеләр. Бәйрәмдә форум делегатларына да катнашырга насыйп булды. Авыл халкын котларга Омск өлкәсе губернаторы Александр Бурков белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев та килде. Татарча концерт белән үрелеп барган тантаналы чарадан соң, Александр Бурков белән Васил Шәйхразиев берничә яңа йортны карап чыкты. Аннары бөтен кунаклар авыл халкы белән берлектә «Дуслык» аллеясына беренче агачларны утыртты.

«Казан Себер татарларына һәрвакыт ярдәм итеп торган»

VI Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы Омск өлкәсендәге татар авылларын, татар мәдәниятен өйрәнү белән генә чикләнмәде. Аның төп максаты — Себер тарихын тирәнрәк өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләр уздыру булды. Дүрт көнлек сәфәрдә өч конференция оештырылды, аларда 160 доклад һәм сәламләүләр яңгырады. Докладлар ике ай эчендә җыентыкка тупланып, китап булып басылып чыгачак.

Форумны оештыручы тарихчы Альберт Борһанов фәнни конференцияләр нәтиҗәсендә Себер тарихына багышланган китаплар күбрәк дөнья күрер, дип өметләнә. Бүгенге көндә Себердә яшәүче татарлар турында китап язучылар бармак белән генә санарлык. Тарихчы, язучы Фәүзия Бәйрәмова моны себер татарларының борынгыдан язма культурага караганда сөйләм культурасы өстен булуы белән аңлата.

— Себер татарларының үзенчәлеге дастаннарга бай булуда. Дастан ул — буыннан-буынга телдән күчеп килгән мирас. Казан татарларында язма культура өстен булган. Шуңа күрә Казан яуланган булса да, татарларның юкка чыгуыннан китап саклап калган. Себер татарларының да бүгенге көнгә кадәр сакланып калуында Казанның роле зур. Казан Себер татарларына мөгаллимнәре, муллалары, китаплары белән һәрвакыт ярдәм итеп, рухи яктан баетып торган, — диде Фәүзия Бәйрәмова VI Бөтендөнья татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында.

Бөек Ватан сугышыннан соң Себергә Татарстаннан 30-40 укытучы килеп, татарларны укыткан. Алар татар халкын белемле итәбез дип тырышкан, чөнки сугыш вакытында Себердә татар мәктәпләре бетерелеп, госпитальгә әйләнгән. Бүгенге көндә дә Омск өлкәсендә татар телен укыткан мөгаллимнәр Татарстан белән элемтәне саклый. Татар авылларында эшләүче укытучыларының күбесе Казанның югары уку йортларында укыган яки өстәмә белем алган.

Конференциядә милли үзаң мәсьәләсе дә күтәрелде. Төмән өлкәсендә берничә галимнең Себер татарларын татардан аеру фетнәсен башлаганы мәгълүм. Бу идеягә кушылучылар да, аннан көлүчеләр дә булды. Омск өлкәсендә яшәүче татарларда милләттән аерылырга омтылу сизелми. Большеречье, Тара районнарында гомер итүче татарлар белән сөйләшкәндә, барысы да җанисәп вакытында татар булып язылачакларын әйттеләр.

Телне авыл саклый, тик авыл үзе бетеп бара

Омск өлкәсенең татар авылларында йөргәндә мин бер мөһим әйбергә игътибар иттем. Монда балалар белән татар телендә сөйләшергәме, юкмы дигән дилемма бөтенләй юк. Халык ничек тә, гаиләдә генә булса да, татар телен сакларга тырыша. Шулай булмаса, мәктәп балалары татарча сөйләшә алмас иде. Шәһәрдә милли үзаң түбәнрәк. Туган тел татар мәдәниятен үстерәбез дип, янып-көеп йөргән милләтпәрвәр кешеләрдә генә калган дисәм, ялгыш булмас.

Телне авыл саклый, тик авыл үзе бетеп бара. Газ, юллар, клублар, канәгатьләндерерлек түләүле эш булмау яшьләрне авылдан читкә этәрә. Большеречье районы Үләнкүл авылы мәктәбендә укучы балалар саны елдан-ел кими бара. Алдарак телгә алынган Каракүл авылыннан Үләнкүл урта мәктәбенә укырга йөрүче нибары бер бала калган. Укытучылар сүзләренчә, 362 балага исәпләнгән мәктәпнең бүгенге көндә 67 укучысы бар.

«Омск өлкәсендә газ, интернет кертү, юллар салу зур авылларга гына каралган»

Конференциянең пленар утырышында Омск өлкәсе Тара районында үз эшен башлап җибәргән Сөмбел Хәсәнова авылларны торгызу мәсьәләсен күтәрде.

Авыллар бетсә, киләчәктә шәһәр халкы кайдан экологик чиста ризык алыр, дип кайгыра ул. Сөмбел Хәсәнова авыл эшмәкәрләренә дәүләттән ярдәм кирәк икәнен искәртте һәм пилот проекты форматында булса да, эшмәкәрләрне авылга җәлеп итеп карарга чакырды.

— Минем күзәтүләрем буенча, Омск өлкәсендә газ, интернет кертү, юллар салу халык саны 250 кешедән арткан авылларга гына каралган. Кечерәк авыллар бетүгә дучар ителгән. Авылга кадәр таш юл салдыру буенча администрациягә күп мәртәбәләр мөрәҗәгать иттем, ә миңа, беренче чиратта мең кешелек авылларга юл салына, дип җавап кайтаралар.

Безнең авыл искиткеч матур урында урнашкан. Мин анда экотуризм оештырып җибәрдем. Кешеләр табигать кочагында ял итү өчен өчәр йөз километр юлны үтеп киләләр. Авылга кадәр таш юл булса, кунаклар күбрәк тә килер иде. Яңгыр яуганда авылга кадәр җиде километрны бөтенләй узарлык түгел. Бездә балчык дымланса, юл сабынланган кебек була, машина төрле якка боргалана.

Икенче проблема — авыл халкының тормышка карашы искечә. Алар өчен бернинди тренинглар, семинарлар үткәрелми. Дәүләттән бик күп грантлар бирелгәнен беләбез, ләкин аларны алу өчен документлар тутырырга, бизнес-план төзергә, аны якларга кирәк. Күпчелек халык, белем җитмәү сәбәпле, бу эшне башкарып чыга алмый.

Шәхсән үземә авылда бик рәхәт, чөнки мин табигый һәм файдалы ризык ашыйм, балаларымның сәламәтлеге өчен кайгырмыйм. Интернет булса, авылда торып кына бөтен дөньяга товарыңны сатарга, туристлар җәлеп итәргә була.

Әгәр дәүләт авыл җирендә эшмәкәрләргә салым түләү, электроэнергия мәсьәләсендә шәһәр белән чагыштырганда отышлырак шартлар тудырса, авылда да эш урыннары булыр иде. Хәтта читкә киткән кешеләр дә әйләнеп кайтыр иде, — дип сөйләде Сөмбел Хәсәнова.

Омскида татар матбугаты

Форумда без Омскида чыгучы «Татар дөньясы» газетасы белән дә таныштык. Айга бер нәшер ителә торган газетаның беренче саны 2003 елның декабрендә дөнья күргән. Шул вакыттан бирле ул татарларның тормышын яктыртып, күренекле татарлар белән таныштырып, милли, мәдәни, дини темаларга халык өчен файдалы мәкаләләр бастырып бара. Газетаның баш мөхәррире Марат Катыров сүзләренчә, бүгенге көндә басма 2500 данә булып нәшер ителә һәм язылучыларга бушлай таратыла. Газетаны алырга теләүчеләр редакциягә мөрәҗәгать итә. Редакцияне җирле милләтпәрвәр эшмәкәр Тамир Алимбаев тота. Язучы Фәүзия Бәйрәмова газетаны «Милләт тормышының елъязмачысы» һәм «Себер энциклопедиясе» дип атады.

«Татар дөньясы» газетасының даими авторы Фагыйлә Чумарова быел татар телендә «Себер сүзе» китабын чыгарган. Форумда китапны тәкъдим иттеләр. Аның нәшер итүчесе — «Татар мөселман календаре» авторы Фәния Хуҗахмәт. Китапка Фагыйлә Чумарованың милләт язмышы, авыллар тормышы, Себердә яшәүче татар гаиләләре, шәхесләре турында мәкаләләре кергән.

Форумда катнашучылар оештырылган чараларны бертавыштан нәтиҗәле узды, дип билгеләп үттеләр. — Беренчедән, без татар дөньясының никадәр зур икәнен күрдек, Себердә яшәүче татарларның үзенчәлеген өйрәндек. Икенчедән, тәҗрибә уртаклаштык, элемтәләрне ныгыттык, — диде делегатларның берсе.

Быел, башка еллардан аермалы буларак, форумда яшь төбәкчеләр күбрәк иде. Димәк, яшьләрдә дә төбәк тарихына кызыксыну уянган.