Татар теле укытучысы монологы | intertat.tatar

Татар теле укытучысы монологы

Бу чыгышын яшь шагыйрә һәм укытучы Ләйлә Хәбибуллина «24/7» эскизында ясады. Эскиз «Шәһәрлеләр театры» лабораториясе кысаларында MOÑ театр мәйданчыгында күрсәтелде.

Эскизда катнашкан 13 укытучы арасында Ләйлә Хәбибуллина бердәнбер татар теле укытучысы иде. Ул Казан мәктәпләренең берсендә укыта.

Эскиз ясау командасы — Йолдыз Миңнуллина, Елена Калаганова, Динә Сафина.

Дүрт минутлык текстта татар теле укытучысының соңгы дүрт елы.

«Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, диләр. Ә нәфрәттән мәхәббәткә күпме икәнен мин инде бишенче ел саныйм.

Мин күпләр яратмаган һәм, мөгаен, хәзер дә яратмаган фән укытучысы. Әйе, мин — татар теле укытучысы. Гафу итегез, хәзер алай әйтергә ярамый. Мин — туган тел укытучысы.

Бу профессиягә зур хыял белән бик яратып килдем. Чөнки югары классларда минем класс җитәкчесенең бу дәресне ничек укытуын күреп соклана идем. Минем дә шундый буласым килде. Моңа озак еллар дәвамында әзерләндем: яхшы укыдым, методиканы өйрәндем, күп төрле дәреслекләр, укыту өчен кирәкле кулланмалар, уеннар сатып алдым. Яхшы мәктәпкә килдем. Бер ел атлыгып тырышып укыттым.

Ә аннары реформа башланды да без бу җәмгыятьтә иң кирәксез кешеләргә әверелдек. Безнең битебезгә төкерә алалар иде, теләсә кем — балалар да, аларның ата-аналары да, хәтта коллегалар да теләсә нәрсә әйтә алды. Бервакыт бер укучым торып басты да: «Икенче дәрестә мин барыбер башка группага күчәм. Шуңа күрә әйтәм: «Сез - (сүгенү сүзе)!» - диде. Мин дәшмәдем. Бала эчендәгесен чыгарып бетерсен дидем, күпмедер еллар үткәч миңа килеп атарлык булмасын. Ул бит каяндыр өлкәннәрдән ишеткәнен әйтә.

«Диван тәнкыйтьчеләре»: «Нишләп үз фәнегез һәм тел өчен көрәшмисез?» диделәр. Алар безнең көн саен һәр дәрестә, һәр укучы белән 45әр минут көрәшкәнебезне белми.

Мин көрәшнең башка юлын сайладым: һәр укучының йөрәге кайдалыгын, нәрсә белән шөгыльләнүен тоярга тырыштым. Хәтта кемгәдер дәрестә йокларга да рөхсәт итә идем. Кечерәкләр өчен уеннар уйлап таптым. Менә кайда ул мәхәббәт — унынчы класс укучылары синең шигырьләреңнән цитата ала, икенче класс баласы коридорда үткәндә кочаклап ала, җыелышларда ата-аналар «Яраткан укытучыбыз» диләр. Тагын нәрсә кирәк — мин бит яраттыра алдым!

Әмма ул гына җитми, алдагы көнеңә ышаныч кирәк икән, ә ул юк. Безне тагын кыскарталар диләр. Бу эскиздан соң эштән җибәреләчәкләр исемлегендә беренче торырга да мөмкинмен.

Мин татар телен сайламаган кешеләрне аңлыйм: нәрсәгә ул аларга? Мотивация юк, өстәмә түләүләр юк, нормаль дәреслекләр дә юк. Кызганыч — боларның барысын да үз җилкәсендә күтәрү безгә — укытырга хыялланып килгән яшьләргә язган икән. Уннарча ел дәвамында укытып, яхшы методика да булдыра алмаганнар.

Татар теле дәресләреннән татарлар баш тартты. Ә руслар шәхсән миңа: «Без каршы түгел, сөйләшергә генә өйрәтегез», диделәр.

Өйрәттең. Өйрәтәсең. Тырышасың. Ә сине мәче баласы кебек тартмага салалар да, суга батырырга алып баралар кебек. Әле переквалификация диләр. Бушка. Рәхмәт, әлбәттә, әмма мин бармадым. Чөнки бата башлаган корабтан күселәр генә кача. Мин татар теле укытырга килдем һәм мин аны укытачакмын.

Мин сугышырга теләмим. Мин яратуларын телим».