Татар теле укытучысы, "Иделем Акчарлыгы" бәйгесе җиңүчесе Ләйлә Хәбибуллина: "Эшең йөрәктә ялкын, күзләрдә очкын кабыза икән, димәк, син дөрес юлда"
Ләйлә Хәбибуллина белән "Иделем Акчарлыгы" бәйгесендә танышырга насыйп булды. Бер караганда җитди, бер караганда шаян кебек тоелган кызны якыннанрак беләсе килеп йөри иде. Шуңа күрә аның белән әңгәмә оештырып алырга булдым.
- Ләйлә Хәбибуллина 1993 елның 8 гыйнварындә Буа районы Бик-Үти авылында туа. КФУда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге ала. 2018 елда магистратураны тәмамлый. Казанның 19 гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты укыта. "Дәрт" театр труппасында да катнаша. Тәхәллүсе - Карлыгач.
- Ләйлә, ни өчен Карлыгач тәхәллүсен алырга булдың?
- Тәхәллүс мәктәптә югары сыйныфларда укыганнан бирле килә. Аның тарихы бар. Ләкин мин аны сөйләмим, гадәттә. Үзем дә карлыгач кебек кечкенә һәм бөтерчек булганга.
- Кайчан шигырьләр яза башладың?
- Шигырьләрне кечкенәдән язам, иң баштагыларын шигырь дип атап булса инде. Ләкин инде җитди итеп югары сыйныфларда яза башладым дия алам.
- Нигә укытучы һөнәрен сайларга булдың? Укыту авыр эшме?
- Шигырьләр язуым да, укытучы һөнәрен сайлавым да 10-11 сыйныфлардагы сыйныф җитәкчем һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы белән бәйле. Ул үз фәнен шулкадәр яратып, кадерләп укыта иде. Минем дә аның кебек әдәбиятыбызның, телебезнең тирәнлеге, матурлыгы турында башкаларга җиткерәсем килде. Минем иҗат иткәнемне белгәч, ул миңа бик ярдәм итте: мактады, тәнкыйтьләде, һәрбер язмамны укып барды, бик күп өстәмә мәгълүматлар бирде, һәрчак әрләп, стимуллаштырып мине үстерде һәм тулысынча әдәбиятка гашыйк итте.
Укыту җиңел эш түгел, әйе. Ләкин мин аңа шулай авырсынып карарга яратмыйм. Чөнки мин моңа үзем теләп килдем, моның өчен югары белем алдым. Бу бик иҗади эш, шуның белән дә ул миңа аеруча якын. Мин балаларны бик яратам, һәрберсенең күңеленә юл табып укытырга тырышам. Алардан да күп нәрсәгә өйрәнәм.
- Шигырьләрең сине тынычландырамы? Ничек?
- Еш кына күңелдә дөньяга әйтәсе килгән сүз йөри. Аны шигъри юлга салмасам, ул минем эчтән тырнап йөри. Яза башласам, мин бу дөньяны, гомумән, онытам. Ә язып куйгач, шундый рәхәт булып китә, тынычланып калам. Ләкин бу озакка бармый, чөнки һәрвакыт нәрсәдер язасы килә.
- Син яңа баскычка адым атладың. Хәзер укытучы. Студент елларыннан бу ел нәрсә белән аерыла?
- Студент чакта укуга ниндидер авыр эшкә караган кебек карый идем кайчак. Ә хәзер бигрәк рәхәт вакытлар булган икән дип уйлыйм. Магистратурада укыганда укуны да, эшне дә бергә алып барырга туры килде. Эшкә мин кинәттән күчмәдем диясем килә. Шуңа да җиңел кереп киттем кебек. Уку ул үзең өчен булса, мәктәптә мин укучыларым өчен җаваплы. Аларның белеме минем әзерлеккә бәйле. Белемнән бигрәк тормышка әзерләү, тәрбияләү үтә дә зур роль уйный бит. Әлбәттә, эштә җаваплылык зур. Чөнки без үзебезнең киләчәкне тәрбиялибез.
- Шигырьләрең күбесе мәхәббәт турында. Бу аерым бер кешегә багышлап язылганмы?
- Бу яшьтә мәхәббәт турында язам инде... Шагыйрьнең иҗатын үз тормыш юлы белән тулысынча бәйләү дөрес түгел. Шагыйрьнең миссиясе дә шул бит: башкалар әйтергә теләгәнне әйтә белү.
- Укучыларыңны иҗатың белән таныштырасыңмы? Аларга да шигырь язу серләрен ачасыңмы?
- Әйе, укучылар, хәтта әти-әниләр дә минем иҗатны социаль челтәрләрдә күзәтеп бара. Иҗат, әдәбият турында без дәресләрдән тыш та бик еш сөйләшәбез. Укучыларымның үзләре язмаган очракта да, иҗат белән кызыксынулары мине бик куандыра.
- Син сәнгать кешесе дияр идем. Җырга, театрга мәхәббәт кайдан килә? Нинди характердагы җырларны яратып башкарасың? "Дәрт" театр студиясе сиңа нәрсә бирә? Ничек җитешәсең? Әле бит дәресләргә дә әзерләнергә кирәк...
- Мин иҗади гаиләдә тәрбияләндем. Минем әти баянчы, шигырьләр яза. Мәрхүмә дәү әни дә шигырьләр яза иде. Кечкенәдән үк сыйфатлы музыка тыңлап, матур әдәбият укып үстем. Әни бик күп журналлар алдыра иде безнең өчен. Күрәсең, балачактан ук салынган инде ул. Ниндидер аерым төр музыкага гына өстенлек бирәм дип әйтмим. Бигичевтан алып Рамштайнга хәтле тыңлыйм инде үзем. Башкаруга килгәндә, ретро һәм халык җырларына өстенлек бирәм. Университетта укыганда КФУ каршындагы Татар халык хорында да җырладым.
"Дәрт"кә килеп керү минем өчен бик зур борылыш булды. Спектакльләрдә уйнап карау, актерлык осталыгы буенча дәресләр алу, гомумән, минем күзаллавымны бик нык киңәйтте, күзләремне ачты дияргә дә була. Һәм, әлбәттә, үземнең җаныма якын кешеләрем белән тагын да якынайдым, яңа танышлар барлыкка килде. "Дәрт" минем өчен бер гаиләгә әверелде. Яраткан әйберең белән шөгыльләнгәндә җитешәсең икән бөтен нәрсәгә дә. Вакытның тыгыз булуы, киресенчә, анны продуктив кулланырга өйрәтә. Эшең йөрәктә ялкын, күзләрдә очкын кабыза икән, димәк, син дөрес юлда, һәм ул ардырмый да.
- "Иделем Акчарлыгы" бәйгесендә Гран-прига ия булгач, сине нинди хис-кичерешләр биләп алды?
-"Иделем Акчарлыгы" бәйгесе минем тормышта аерым бер кадерле сәхифә булып тора. Әлеге иҗат мәктәбе мине шагыйрә буларак бик үстерде. Минем анда беркайчан да бәйгегә дип барганым булмады. Мин анда үзем ише башка дөнья кешеләре белән аралашырга, аннан бер ләззәт алырга дип бара идем. Бу халәтне анда булганнар гына аңлый. Шулай да, алдагы елда беренче урынны алгач, аннан түбәнрәк төшү ярамас иде инде. Мин моны күпмедер дәрәҗәдә көттем дә кебек. Ләкин бу ниндидер зур максат, хыял түгел иде. Һәм әлеге җиңү миңа "мин менә шуңа ирештем" дип йөрер өчен түгел. Мин бик тәнкыйтьчән үземә карата. Лаек идемме дип уйлыйм инде.
- Шигырьләреңдә сүз байлыгы зур, камил икәне күренә. Сүз байлыгын нинди юллар белән тулыландырдың?
- Сүз байлыгы зур булсын өчен бик күп укырга кирәк. Укырга, укырга һәм укырга. Һәрвакыт белемеңне арттырырга, үз өстеңдә эшләргә, камиллеккә омтылырга.
- Төрек телен яхшы беләсеңме? Ул телгә карашың ничек?
- Төрек теле, чынлыкта, бик матур тел. Кызганыч, мин анны бик начар беләм, шуңа карамастан да өйрәнәм, фильмнар карыйм, җырлар тыңлыйм.
- Татар халкының үсеш стратегиясе хакында фикер алышулар бара. Син бу хакта нәрсә уйлыйсың?
- Ул үсеш стратегиясе шул стратегия турында сөйләп йөрүгә генә калмасын иде инде. Методика булдырып, татар телен үз мәктәпләребездә саклап кала алмагач инде...
- Яшь иҗатчыларга нинди киңәшләр бирер идең?
- Үземне олпат язучы итеп уйлап карыйм: яшь иҗатчылар белән очрашуларда мин һәрвакыт бер үк әйбер әйтәм бугай: укырга, күзәтергә, язып барырга, һәрвакыт иҗатны үстерү юлында булырга.
- Шулай ук берничә сорау. Синең яраткан шәһәрең? Ризыгың? Язучың? Фильмың? Әсәрең? Тормыш девизың?
- Үзенең татар яшьләре өчен оештырылган чаралары белән кайнап торган өчен - Казанны, яңгырлы-болытлы соры һава торышы өчен - Санкт-Петербургны һәм таулы табигате өчен Алтай якларын яратам.
Аерым ризыкны әйтә алмыйм. Ашаудан бигрәк, пешерергә яратам.
Татар шагыйрьләренә килсәк, Кадыйр Сибгатуллин -иң яраткан шагыйрьләремнең берсе. Чит ил әдәбиятына килгәндә, Буковскийны ирекле була белүе өчен яратам.
Мин күптән түгел генә үземнең кинематография өлкәсендә бернәрсә дә белмәвемә инандым. Шулай да, "Гордость и предубеждение"ны аерып әйтә алам.
Һәрвакыт нәрсәдер укыгач, берсен аерып әйтү кыен икән. Ф.Бакманның "Вторая жизнь Уве" булсын. Бик хуш килде күңелемә.
Тормыш девизым диеп әйтмим инде, Хәерлегә булсын, дим, нәрсә булса да.
- Рәхмәт, Ләйлә, алга таба да уңышлар сиңа!
Ләйлә - Карлыгачның шигырьләре әңгәмәбезнең дәвамы булсын!
***
нигәдер,
юк тынгы күңелдә.
нигәдер, сагышлар түгелә.
һаман да
ялтырый яшеннәр
яшергән хыяллар күгендә.
төсләре юылган...
исләре
уелган хәтернең түренә.
әйт, нигә,
һәр яңа төн саен
(син булган!) бер үк төш күрелә?!
сүрелде, дигәндә,
бөтенләй,
йөрәкнең кабына кайнары.
кабаттан
уралам төшемә,
өнемә кайталмыйм аннары!..
бу салкын сугышны
тәмамлыйк -
мин сиңа һич дошман түгел лә...
түгелә сагышлар
һаман да...
һаман да юк тынгы күңелдә.
***
Адашасы килә!..
Адашасы
урман төсле серле хисеңдә.
Һәрбер сүзең,
ымнар, карашларың,
сулышыңа кадәр исемдә.
Уранам да
хәтер буранына,
өр-яңадан карыйм төшләрем.
Ялгыш кына
кайтсам өннәремә,
синле хатирәсез нишләрмен?
Юлдан язам!
Язган юлларымны
сиңа түгел, диеп, алдашам.
Битәрләнмә -
мин бит үзем теләп
бураныңа кереп адашам.
***
Туктап калдым
йөгереп барган җирдән.
Үткәнемә бактым каерылып.
Хатирәләр
анда җәелеп ята,
ялгышларым калган аерылып.
Иярдемме
ялгыш хыялларга.
Кыялардай горур булдыммы?!
Я, Ходаем,
шушы җиһаныңа
ялгыз булыр өчен тудыммы?..
Салкын бүген.
Күңелемне өтеп,
кышкы җилләр кыса кочакка.
Өем-өем
хатирәләр яктым
җылынырмын, диеп, учакта.
Йөгереп керәм
төсле бәхетемә.
Ә чынлыкта, салкын буранга.
Адаштырма,
берүк, каршыма чык.
Җылы хисләреңә уран да.
***
Бәргәләнә
күңел әллә нидән,
качам, никтер, синең кочактан.
Икебезгә
җылы җитмәс төсле
кинәт кенә капкан учактан.
Ашыгып язган
куыш язмаларны
ертып-ертып ташлар идем дә!..
Бу сагышка
мәңге кайтмас өчен
бикләнәсе килә өемдә.
Тәрәзләрне
кагып такта белән,
кертмәс өчен кояш нурын да.
Үз-үземә
корыч вәгъдә бирәм -
уйламаска синең турында.
Хатирәне
ерак яшерергә,
авыр йозак элеп куярга.
Моннан ары
чакырасы булма
таш курчаклар уенын уйнарга!..
Сагынулар
тулы хатларымны
ертам, ташлыйм, ягам учакта!
... Тик соңгы кат,
тик соңгы кат, зинһар,
иң-иң соңгы кабат кочакла.