Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Милли көрәш, ат чабышы, кап-кайнар бәлешләр: Бөтенроссия Сабан туеннан репортаж

Татарстанда беренче тапкыр Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Меңләгән кешене җыйган бәйрәм Мөслимдә үтте. Халкыбызның иң матур бәйрәмнәренең берсе нәрсәсе белән истә калды? Бу турыда хәбәрчеләребез репортажында.

news_top_970_100
Милли көрәш, ат чабышы, кап-кайнар бәлешләр: Бөтенроссия Сабан туеннан репортаж
Расих Фәсхетдинов

Узган шимбә көнне, 3 июльдә, Татарстанның Мөслим районында XI Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Ил күләмендәге Сабантуй республикабызда беренче тапкыр үткәрелде. Халкыбызның төп милли бәйрәмнәренең берсенә Россиянең 45 төбәгеннән 550 делегат килде.

Быел Сабантуйда беренче тапкыр «Татар базары» дигән махсус сату нокталары, шулай ук Бөтенроссия авыл Сабан туе тарихына багышланган күргәзмә эшләде. Төп татар утарын Кукмара районы тәкъдим итте. Бәйрәмдә шулай ук театральләштерелгән тамаша, ат чабышы, билбаулы көрәш һәм башка бәйгеләр, милли уеннар, җыр һәм биюләр булды. Ә хәзер барысы турында да тулырак.

Сабантуйдагы печән өсте

Сабантуй мәйданына кергәч, әллә кайдан кулларына тырма, сәнәк тоткак апалар күренә. Бу матур чуар күлмәкләр, чәчәкле яулыклар кигән апалар печән өсте театральләштерелгән тамашасын күрсәтә. Ир-егетләр печән чапкан, тырмалап йөргән арада, әбиләр учак ягып, казанда аш пешерә. «Татар халкы итле, бәрәңгеле аш ярата бит ул. Ашка махсус атап бәрән чалдык», — дип казан капкачын ачып күрсәтте бер апа. Кайнап торган аштан күккә пар омтылды. Ә исе… Хушың китәрлек…

Шул арада «Әйдә-әйдә, тизрәк», — дип әбекәйләр егетләргә печән җыярга булышырга тотынды. Бергәләп эшләгәч, бергәләп ашарга да вакыт җитте. Бала-чагалар, апалар, ир-атлар печән өстеннән соң табын артына утырды. Табыны да гади түгел, ә йомшак чирәмгә җәелгән табын. Шулай итеп тәмләп ашарга кереште алар.

Тагын бераз эчтәрәк, төп мәйдан янындарак чын мич тора. Морҗасыннан әллә кайдан күренеп төтен ашкынып чыга. Без дә шул ап-ак мич янына бардык.

«Апалар, җаныйлар, мичтә нәрсә пешә?» — дигән сорауга, яулык чөйгән ханым болай диде: «Мичебез чын, кыстыбый, ит һәм борай бәлеше пешерәбез. Дүрт бәлеш салдык. Моны Мөслим районы техникумы пешекчеләре, укытучылар, укучылар бергә әзерләде. Ит бәлешенә бәрәңге, суган, кү-үп итеп ит салдык. Борайныкын тәмле итеп суган кыздырып, майлы итләр белән пешердек. Борайны кичтән үк бүрттердек. Сез дә сыйланыгыз», — дип безне табынга чакырды.

«Хатынсыз каласың бит»

«Татар дөньясы» дип язылган урында төрле төбәкләрдән килгән кунаклар тезелеп тора иде. Җырлыйлар, бииләр, уен коралларында уйныйлар. Оренбург өлкәсеннән килгән кызлар да милли киемнәрдән халык биюен биеп тора иде, алар янына бер абый килеп кушылды. Әллә кызларны шаккаттырасы килде инде, лезгинканың татарча версиясе булды бугай ул. Ә кызлар оялып кына биюләрен дәвам иттеләр, соңыннан берсе «сәхнәдән» ире янына төшеп шаяртып та куйды: «Хатынсыз каласың бит», — ди.

Шул тирәдә төрле төбәкләрдән килгән ике ханым очрашты, дөресрәге, узып барганда берсе икенчесен танып алды. Без бит фәлән елда, фәлән җирдә бергә идек, ди. Шуннан күптән бер-берсен белгән ахирәтләр кебек кочаклашып, сөйләшеп киттеләр. Сабантуй шундый күрешүләргә бай урын инде ул.

«Без бит — тугандаш халыклар, нинди аерма булсын»

Чиратлашып тезелгән делегатлардан соң ишегаллары башланып китә. Актанышларда тимерчеләр, балта осталары күренә. Анда пәкеләр, ат өстендә йөрүче сугышчы киемнәре, балталар һәм тагын ниләр генә юк. Бер абый утта тимер кыздырып тора. «Хәзер 20-25 минут кызсын да, аннан соң чүкеч белән шул җирен эшкәртәсе була. Сугышчы өс киемен ясау өчен бер ай вакыт кирәк», — дип сөйләде Хәмит абый Исмәгыйлев. Шунда яннарында гына самавыр да кайнап утыра.

Башкортстан ишегалдында бик күп төрле икмәкләр, баллы ризыклар, бавырсаклар, баллар күренә. Кунаклар Илеш районыннан килгән. Татар һәм башкорт теле укытучысы булып эшләүче Гөлшат ханым Гафарова Мөслимдә бик еш булуы турында сөйләде.

«Мөслим белән без күршеләр бит. Татарстан — бик кунакчыл, яратып йөрибез. Бездә ике тел дә тигез укытыла. Район башлыгы татар телен дә башкорт телен дә күтәрә, телне кысканнары юк. Үзем 22 ел укытам инде. Туган тел итеп рус телен кертеп караганнар иде, ата-аналар яратмады, каршы килделәр, үзләре татар һәм башкорт телен укытуны сорады», — дип сөйләде ханым.

Шунда Рөстәм Хисаметдинов белән дә сөйләшеп алдык. Ул Мөслимдә еш була, туганнары да бар икән бу җирдә. «Килгәч тә бик җылы кабул иттеләр. Мондагы кешеләр бик ачык күңелле, ачык йөзле. Кичә үк килеп тирмәнне корып куйган идек. Бездә дә Сабантуйлар узды. Безнең бәйрәмнәр аерылмый инде. Без бит — тугандаш халыклар, нинди аерма булсын, шундый ук ачык йөзле, эшчән кешеләр, чибәр кызлар», — дип елмайды ул.

Мордовия ишегалдыннан бөтен кеше дә ак һәм кызыл роза чәчкәләре белән чыга. Аларда чәчәкләр үстерү бик уңышлы тармак булгач, халыкка да өләшәләр, фотога төшү өчен диварны да тулысынча чәчәкләрдән ясаганнар. Мордовия киләсе елда Федераль Сабантуйны үткәрүгә эстафетасын алды. Мөслимнәрне уздыра алырлармы икән?

Сабантуй бик грандиоз инде, бик матур, искиткеч. Киләсе елда без үткәрәчәкбез. Безгә калышмас өчен бик тырышырга туры киләчәк. Без утыздан артык кеше килдек, кичә үк килгән идек, бергәләшеп автобуста кундык. Безгә шулай күңелле. Мөслимдә мин әле беренче тапкыр», — дип сөйләде Мәдәният министрлыгында эшләүче Александр исемле егет.

Рөстәм Миңнеханов: «Сабантуй — гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур мөмкинлек»

Берничә минуттан төп мәйданда Сабан туйның рәсми ачылышы башланып китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләп, Сабан туйга әзерлекне югары бәяләде.

«Мөслим районы республикабыз читендә булса да, бәйрәмне лаеклы әзерләде. Оештыручыларга, кунакларга зур рәхмәт! Монда илнең 45 төбәгеннән 550 делегат килде. Барыгызны да чын күңелдән сәламлибез. Сабантуй — безнең иң яраткан бәйрәм. Монда якыннар, туганнар белән очрашып, утырып чәй эчәргә дә, көрәш карарга да, җырларга, биергә дә була. Сабантуй — гореф-гадәтләребезне саклау өчен зур мөмкинлек», — диде ул.

Аннан соң Татарстан Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Хезмәт ветераны, Мөслим районының мактаулы гражданины Зәкиҗан Исламов һәм аның улы Илгиз Исламов күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә мөһим өлеш кертүләре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының баш референты, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булды.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин, Пенза өлкәсе татар милли мохтарияте әгъзасы Хәйдәр Бәхтиев, Башкортстанның «Төмәнәк» татар иҗтимагый-тарихи мәдәни үзәге әгъзасы Айдар Габдуллин, Самара өлкәсе «Дуслык» төбәк җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм башкалар бүләкләнде.

Россия авыл хуҗалыгы министры: «Сабантуй тынычлык һәм бердәмлекне символлаштыра»

Аннан соң Сабантуйга килүчеләргә Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевның котлау хатын укыдылар: «Татар халкының күп гасырлык гореф-гадәтләре арасында бу бәйрәм аерым әһәмияткә ия. Сабантуй чәчү эшләре тәмамлануны аңлата һәм игенчеләрнең хезмәтен таныта. Ул уртак максатларга ирешер өчен татулык, тынычлык һәм бердәмлекне символлаштыра. 2001 елдан Сабантуй федераль дәрәҗәдә уза. Сабантуйны илебезнең төрле милләт кешеләре бик яратып үткәрә», — диелде хатта.

Радий Хәбиров: «Сабантуй хезмәт кешесен данлый»

Мөхтәрәм кунаклар арасында Башкортстанның Дәүләт Җыелышы Корылтае Рәисе урынбасары Эльвира Айтколова да бар иде. Ул Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү хатын укыды. «Сабантуй — Идел — Урал буе халыклары элек-электән үткәрә торган, иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Аның илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткәрелүе аеруча куанычлы. Сабантуйның әһәмите уникальлегендә, кунакчыллык традицияләрен саклауда һәм төрле милләт кешеләренең берләшүендә.

Бу бәйрәм намуслы эше белән туган җиренә ихлас сөюен күрсәткән, татулык һәм тынычлыкны ныгытуга көч куйган, яшьләр өчен өлге булган һәр хезмәт кешесен данлый», — диелде Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның котлау хатында.

Киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Мордовиядә узачак

Мордовия Хөкүмәте Рәисе вазифаларын башкаручы Владимир Сидоровка бәйрәм сәхнәсендә Сабантуйның символын, арткы аякларына баскан ат төшерелгән статуэтка, тапшырдылар.

«2022 елда Россиядә Идел Болгарстанында Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы була. Әлеге зур бәйрәм белән беррәттән, Мордовиядә XII Бөтенроссия авыл Сабан туе узачак. 2006 елда Мордовия башкаласы Саранск Федераль Сабан туен үткәргән иде. Бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрербез дип өметләнәм», — диде XII Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү буенча оештыру комитеты рәистәше Владимир Сидоров.

Ул шулай Татарстан һәм Мордовия арасында тыгыз элемтәләр урнашканын әйтте. «Мордовиядә 43 меңгә якын татар яши. Алар үз хезмәтләре, тырышлыгы, максатчанлыгы белән төбәкнең иҗтимагый, икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Татарстан белән Мордовияне күпьеллык дуслык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек бәйли. Төбәкләребез арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр алга таба да үсә, ныгый барыр дип өметләнәм», — диде Владимир Сидоров.

Ат чабышында Татарстан Президенты бүләге кемгә эләкте?

Ачылыштан соң бар халык ат чабышын карарга ипподром ягына агылды. Анда утырып карар өчен махсус урыннар, трибуналар да куелган, тик чабыш карарга теләүчеләр саны күп иде. Кем трибуна читенә менеп баса, кем сикерә-сикерә карый. Шул трибунаның читенә генә бер ханым да менеп баскан. Бөтен игътибары атларда инде. Шул кадәр бирелеп карый. Үзем аста торгач мин аның күлмәк чабуына гына җитәм инде. Кечкенә бала кебек, итәгеннән тартып куйдым. Ул бер миңа карый, бер атларга. Гафу итегез инде комачаулап йөрүем өчен. Ул үзе Метрәй авылыннан килгән. Тиз генә иелеп, : «Ат чабышын карарга бик яратам шул», — диде дә, бөтен игътибарын атларга юнәлтте.

Чабыш беткәч, журналистлар җиңүче янына йөгерде. Иң җитез ат җайдагы белән без дә аралаштык. Ул — Марий Эл Республикасыннан Александр Александров. Нәкъ менә Александр Татарстан Президенты кубогын һәм махсус бүләк — машина алды.

«Чабышка озак әзерләндек. Старт алдыннан дулкынландым. Бу — быел җиңеп алган икенче машина инде. Беренчесен Кайбыч районында алган идем», — диде өченче категория җайдагы Александр Александров.

Татар токымлы атлар арасында беренчелекне үзенең Айхан кушаматлы чабышкысы белән 14 яшьлек Рөстәм Каюмов алды.

«Ат чабышы белән якынча 7 яшьтән шөгыльләнә башладым. Җиңәргә өметләндем, ләкин бүген башка җайдакларны күргәч, каушап калдым. Аннан соң минем ат алга чыккач, ышаныч уянды, чаба алганын аңладым. Әзерләнгәндә андый курку юк иде. Яхшы ат миндә генә кебек иде. Җиңгәнемне финишка килгәч кенә аңладым», — дип тыйнак кына шатлыгы белән уртаклашты 14 яшьлек егет.

Сөйләшеп тә бетердек Рөстәмнең Айхан кушаматлы аты җирдә ауный башлады. Аңа кадәр сабырлык белән хуҗасының интервью биргәнен көтеп торды ул. Журналистлар таралуга, ат ятып әллә ниләр кылана башлады.14 яшьлек җайдак мал өчен курыкты. Атка хәтта кешеләр дә ярдәм итәсе иде. Бәхеткә, үзе торып китте. Арган булган, бичаракай…

Айдар Галимов җырларына бачата биюче дәртле апа

Төп мәйданда уеннар башланып китте. Башта балалар уйный, аннан соң олыларны чакыралар. Зур сәхнәдән хатын-кызларны һәм ир-атларны йомырка кабып йөгерергә чакырабыз, дигән игълан булды. Мин старт нокталары кайда икән дип каранып торганда артыма борылган идем, йомырка капкан бер төркем апалар миңа таба чаба икән. Ярый ла алларыннан чыгып өлгердем. Алар түгәрәк сәхнә тирәли бер әйләнәләр шулай, ә сәхнәдә балалар уйный. Ачылыш вакытында очырткан ялтыравыклы кәгазьләрдә коеналар.

Шунда ук бииләр дә. Ул вакытта зур сәхнәдә Айдар Галимов чыгыш ясый иде. Вәт аның җырына кызыл киемле бер апай нинди генә биюләр биемәде. Румба, бачата, сальса — берсе дә калмады бугай инде. Дәртле апакайны без дә төшереп алдык. Рәхәтләнеп карап, кәефегезне күтәреп алыгыз әле.

«Хәзер йон эрлим әле»

Аннан соң балалар өчен чүлмәк вату уены башланды. Бер читтә армреслинг ярышлары уза. Аннан олылар өчен чүлмәк ватуны игълан иттеләр.

"Интертат" өчен мин - Гөлүзә Ибраһимова да ваттым әле. Ваттым дип, чын чуен чүлмәк иде. Ватарсың, чуен чүлмәкне, бар… Шуңа күрә туры китереп тидердем дисәм, дөрес булыр. Шуның өчен алъяпкыч та бирделәр. Иң озын чират шунда җыелды.

Ә иң кыска чират беләсезме кайда иде? Йон эрләүдә. Әйе, йон эрләү буенча ярышлар узды, үзем беренче тапкыр күрдем. Ике минут дәвамында эрләп утыралар. Чиратта ак яулыгын туздырып бәйләгән бер апа да басып тора. Күзләре бала-чаганыкы кебек янып тора инде.

Рәүфә ханымга 67 яшь икән. «Сабантуйны, милли уеннарны бик яратам. Уеннарда катнашырга да яратам. Хәзер йон эрлим әле. Йон эрләүдә былтыр да катнашкан идем. Үзем бик яратам ул эшне. Үзебез сарыклар тотмыйбыз иде, кош-кортларны гына, тик күршеләребез бик күп сарык тота, йонны алардан алам. Концерт та бик ошады. Яраткан җырчыларым булды. Әле менә Айдар Галимов җырлады бит, яшьлеккә кайтып килгән кебек булдым», — дип сөйләде ул. Бик сөендерә шундый матур татар апаларыбызның милли уеннардан читтә калмавы.

Зур сәхнә яныннан өскә күтәрелгәч, Алабугадан килгән кунак ханым белән сөйләшеп алдык. Нурия Шәяхмәтова ире белән килгән иде. «Сабантуй атмосферасы шундый ошый. Мондый масштабтагы Сабантуйда без әле беренче тапкыр. Барысын да карарга тырыштык», — дип сөйләде ул.

Ул вакытта җыр-бию яратучылар сәхнә тирәсендә булса, спорт яратучылар көрәш мәйданында иде. Бөтенроссия авыл Сабан туеның абсолют батыры булып Муса Галләмов калды. Тик батырга диелгән машина башка көрәшчегә Чаллыдан килгән Ранис Гыйләҗетдиновка эләкте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100