Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фәрит Фарисов: «Миңнеханов, Гайнетдин һәм Хөснуллин белән нәтиҗәгә ирешеп була»

Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Фарисов Мәскәүдә үткән җанисәп саннарының дөрес булмавы, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә 150 мең түгел, ә миллион татар яшәвен, Татарстанда «Президент» атамасын саклап калу яклы булуын һәм Рөстәм Ямалиев белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Фәрит Фарисов: «Миңнеханов, Гайнетдин һәм Хөснуллин белән нәтиҗәгә ирешеп була»
Рамил Гали

«Рәсим Акчурин белән Юрий Лужков Мәскәү өлкәсендә миллионнан артык татар яши дип таныган иде»

— Фәрит Фарисович, 2010 елгы халык санын алуның рәсми мәгълүматларына караганда, Мәскәүдә татарлар нибары 150 мең генә икән. Бу сан дөреслеккә туры киләме? Халык санын алу быел ни дәрәҗәдә дөрес узды?

— Бу сорауга җавап бирү өчен тарихка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарлар бүленеп, Шаһгали кебек ялган җитәкчеләрне сайлый башлагач, алар белән нәрсә булганын беләсезме? Безнең хәл менә хәзер шул чордагы кебек. Без йомшардык.

Казан ханлыгы 1552 елда — Явыз Иван килгәч таркалган дип уйлыйлар. Бу алай түгел. Бу инде моңа кадәр булган проблемаларның нәтиҗәсе. 17 яшьлек Явыз Иван нәрсә эшли алган соң? Аның гаскәренең яртысыннан артыгы Касыйм, Түбән Новгород, Казан татарларыннан торган.

Татарлар үз-үзләрен юкка чыгарганга күрә Казан җимерелгән. Алар, үзара сугышып, киләчәк турында уйламыйча хакимиятне көчсезләндергән. Казанга килгән һәр җитәкче белән шәһәр көчсезләнә барган, башкарак җитәкче булса, көчлерәк тә булыр иде.

Татарлар һәм Татарстан Республикасы белән шундый ук хәл 1998 елда кабатланды. Ул вакытта халык түгел, аерым кеше мәнфәгатьләре беренче урында калды. Менә хәзер дә безнең илне милли һәм дини билгеләр буенча аерырга тырышалар. Шуны аңларга кирәк: безне каршы куярга теләгән кешеләрнең барысы да — безнең дошманнар.

150 мең татар саны булган тарихның тамырлары 1990 еллар азагында да чагыла. Ул елларда Мәскәүдә башланган татар хәрәкәтен күтәрелү, рухлану дип бәяләп була. Мәскәү татарларының үз тарихы, буыннар алмашы бар. Мәсәлән, Мәскәү Сабан туе 1930 еллардан уздырыла башлады, 1980 елдан башлап Измайлов паркында оештырыла.

Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенең 1996 елдан яңара башлаган чоры күз алдымда: ул шулкадәр көчле хәрәкәт иде, безгә Мәскәү татарлары һәм Татарстаннан чыккан татар кешеләре кушылды. Зур күтәрелеш булды. Аны барысы да хуплады. Менә шуннан Мәскәүдә татарлар күпме соң, дигән сорау туды.

Мәсәлән, Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Лужков Мәскәүдә 700 меңнән артык татар яши, дигән иде. Татар милли-мәдәни автономиясенең мөхтәрәм президенты, генерал-полковник Рәсим Акчурин белән Лужков Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә миллионнан артык татар яши дип таныды. Шуннан чыгып, хәзер башкалада миллионга якын татар яши дип әйтә алабыз: кемдер монда рәсми рәвештә теркәлгән, ә кемдер юк.

Халык санын алу нәтиҗәләрендә безне күп нәрсә канәгатьләндермәде. Хәзерге җанисәптә җитешсезлекләр исәпкә алынсын өчен зур эш эшләнде. Соңгы 10 елда мин РФ Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Илдар Гыйльметдинов белән тыгыз хезмәттәшлек иттем.

Хәзер җанисәп турында бөтен кеше сөйли ала, аның ничек узганын да тәнкыйтьләп атарга берни тормый. Әмма без Илдар Ирекович белән өч ел элек үк күпчелек сорауларны хәл итәргә тырыштык. Ул вакытта Милләтләр буенча федераль агентлыкта кызу бәхәсләр булды, узган җанисәптәге хаталар төзәтелде. Бу эш белән нәкъ менә Гыйльметдинов шөгыльләнде, ул күп нәрсәгә ирешә алды. Мәсәлән, мишәр, Түбән Новгород, Себер татары һәм татарларның башка субэтнослары үзләрен ничек кенә яздырмасын, алар автомат рәвештә «татарлар» графасына эләгә.

«Мәскәү татарларының җанисәптәге саны чынбарлыкка туры килми»

— Рәсми кәгазьләрдә Мәскәүдәге татарларның нибары 150 мең генә булуына ризамы сез?

— Риза түгел. Беләсезме, җәмәгать транспортында татар телендә сөйләшергә оялган вакытлар да булды. Совет чорында Мәскәүгә күченгән татарлар хезмәт буенча зур урынга күтәрелер өчен рус исемнәрен ала. Элек болай сорыйлар иде: «Нинди телдә сөйләшәсең?» «Рус телендә». Һәм шунда ук сине рус итеп язып куялар иде.

Рәсми мәгълүматларга караганда, Мәскәүдә 147 мең татар яши. Безне бу сан канәгатьләндермәде, чөнки ул чынбарлыкка бөтенләй туры килми. Бу мәсьәләне Васил Шәйхразиев җитәкләгәнче үк Бөтендөнья татар конгрессы съездында да күтәрделәр, тик ул вакытта моңа берәү дә игътибар итмәде, бу сорауны игътибарсыз калдырдылар.

Һәм ул вакытта саннарның түбән булуына бездән кала да риза булмаучылар бар иде. Мәскәүдә без үз милләтебез вәкилләренең төгәл саны өчен белоруслар белән бергә көрәштек. Белорусларның саны да 2010 елдагы җанисәптә дөреслеккә туры килми дип әйттеләр.

Быел халык санын алу дөрес уза: һәркем Госуслуги аша җанисәптә катнаша алды. Бу темага социаль челтәрләрдә роликлар, яңалыклар турында сөйләп тордылар. Ләкин үзеңне иллюзияләргә ышандырырга кирәкми.

«Бездә хәзер күпкә җитдирәк проблемалар бар...»

— Халык санын алу вакытында Башкортстанда татарларны фальсификацияләү — кайбер татарларны башкорт итеп яздыру очраклары да күзәтелде. Мәскәү шәһәре татарлары автономиясе ни өчен моңа карата үз позициясен белдермәде?

— Башкортстанда башкортларның аз икәнен беләм, әмма бездә хәзер күпкә җитдирәк проблемалар бар. Без хәзер гибрид сугышы стадиясендә һәм без аңа әзер түгел. Ут күршеләребезнең берләшергә тырышуын мөһим адым дип саныйм. Хәзер барган хәлләр — башкортны татардан аерганда башланган, ягъни 1918 елдагы эшнең нәтиҗәсе.

Без Мәскәүдә башкортлар белән даими тыгыз элемтәдә торабыз, Мәскәү Сабан туен уздырабыз, анда татар мәйданчыгы белән беррәттән башкорт мәйданчыгы да бар. Милли бәйрәм безне берләштерә, ул инде күптән Мәскәү халыклары бәйрәменә әйләнде. Башкорт ансамбльләре бездә даими рәвештә Татар мәдәни үзәгендә репетицияләр ясый, чараларын уздыра һәм һәрвакыт канәгать кала.

Мондый хәл беркайда да юк, әмма нәкъ менә Мәскәүдә татарлар һәм башкортлар үзләренең кардәш халык булулары белән горурлана. Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе сайтында Мәскәүнең татар һәм башкортларының горурланып: «Без — бергә!» — дип сөйләгән видео бар.

Рәмис Латыйповның Башкортстандагы репортажын бик үк дөрес түгел дип саныйм. Без бит ул татарларны җанисәптә башкортлар итеп яздырганнармы, юкмы икәнен төгәл белә алмыйбыз. Татарлар исәпкә алучының аларны ничек язганын үз күзләре белән күрмәгән, бу ябык мәгълүмат.

Паспортларына «башкорт» дип язган булсалар, алар паспорт өстәленә килеп, милләт графасын үзгәртергә хокуклы. Бер генә кеше дә тыя алмый. Шуңа күрә «безне башкортлар дип яздылар» дию — бик үк дөрес түгел, кеше риза булмаса, гариза язып мөрәҗәгать итә һәм барысын да төзәтә ала. Теләк кенә булсын.

Татарлар һәм башкортлар — бердәм төрки халык, безне построссия киңлегендә ресурсларыбыздан тыштан файдалану өчен аерырга телиләр. Бу уңайдан «Миллиард.татар»да минем белән әңгәмә чыкты.

«Нәрсәгә дә булса ирешергә телибез икән, Рөстәм Миңнеханов, Равил Гайнетдин һәм Марат Хөснуллинга ярдәм итик»

— Бу бит шундый сәясәт…

— Нинди сәясәт? Әгәр дә син паспорт өстәленә килеп, милләт графасын үзгәртүне сорыйсың икән, беркем һәм бернинди сәясәт тә моңа комачаулый алмый.

Һәр халыкның зур проблемасы — ассимиляция. Моңа юл куярга ярамый. Без йә сакланып калабыз, йә кимиячәкбез. Халык үз ихтыярын белдерә ала һәм ул үз лидерларына ярдәм итәргә тиеш.

Мәсәлән, татарларның бүгенге көндә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановы бар. Әгәр нәрсәгә дә булса ирешергә телибез икән, без моңа бергәләп ярдәм итәргә тиеш, чөнки халыкның ярдәмен тоеп, аңа алга таба хәрәкәт итү җиңелрәк булачак. Ислам дөньясы Мөфти-шәех Равил Гайнетдиннең абруен таныды. Федераль дәрәҗәдә Марат Хөснуллин алдынгы.

Менә алар өч кеше — чын лидерлар, алар Россия халкының ачуын чыгармый. Безгә бу өч шәхескә игътибар итәргә, көчләрне берләштерергә кирәк, XX гасыр хаталарын кабатламаска иде. Татарлар бит Марий Эл, Самара, Саратов, Удмуртия һәм Башкортстан территориясенә эләгеп калды.

Безнең тарихны Чыңгыз ханнан түгел, ә 4 мең ел элек яшәгән скифлардан сөйли башларга кирәк. Әгәр һәр татар кешесе үзенең милләтенә 4 мең яшь икәнен — Кытайдагы кебек бай тарихыбыз бар икәнен белсә, күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Тарих — киләчәгебез: тарихны белмәсәң, киләчәгең беркайчан да дөрес булмас. Әлегә дөрес нәтиҗәләр ясый алмадык.

«Президентлык институтын яклап калучылар — бер чылбыр буыны»

— Сез Рөстәм Нургалиевичны телгә алдыгыз. Татарстан Республикасында Президент атамасын саклау яклымы Сез? Илдар Гыйльметдинов «Президент» атамасын яклап чыкмады. Сез моны ничек аңладыгыз?

— Татарстанда Президентлык институтын калдырырга кирәк. «Моны халык хәл итә», — дигән иде Россия Президенты Владимир Путин.

Кайбер депутатлар Президент институтын хупламады, кайбер депутатлар тыелып калды. Күпләр хәзер бу гамәлләргә эмоциональ бәя бирә. Депутатлар — халык хезмәтчеләре, алар Татарстаннан сайланды, димәк, аларны халык сайлаган. Шул өчен алар бу исемлеккә эләккән, кем керткән — бу турыда шул депутатларны сайлаган кешеләрдән сорагыз. Алар арасында 3 варяг бар. Ләкин берсен бөтен кеше белә. Сорауны аңа бирергә, киләчәктә хаталар ясамас өчен нәтиҗәләр ясарга кирәк: аның өчен нәрсә кадерлерәк — Дәүләт Думасы комитеты рәисе булумы яки үз сайлаучылары алдында кеше булып калумы…

Тыелганнарга килгәндә… Дәүләт Думасы эчендәге барлык татарга кагылышлы темада 10 ел дәвамында Илдар Гыйльметдинов эшләде. Милли сорауларны да ул башыннан алып ахырына кадәр җиткереп эшләде. Бу вакыйгада хис-кичерешләр күп, беркем дә бер мандатлының кем булуын, партия исемлекләре буенча Думага кемнәр узганын белми. Ә сез үзегез нәтиҗә ясагыз һәм бер мандатлыларның ничек тавыш бирүләрен һәм ни өчен тавыш бирүләрен күрерсез.

Моңа җавап бар — алар бу адымга закон проекты өстендә икенче укылышта эшләү өчен барды. Алар алга таба төзәтмәләр кертү мөмкинлеге булсын өчен тоткарланып калды. Президентлык институтын яклаган кешеләр — бер чылбыр буыны.

Татарстан — Россия үсешенә этәргеч биргән бердәнбер регион. Чөнки республикабызда 1998 елга кадәр көчле команда утырды. Алар хакимият институтын — 1998 елда хакимияттә белгечләр әзерләү институтын саклап калды. Һәм ул институт җимерелмәде.

Казан мэры Илсур Метшинны карагыз. Кайчан гына яшь егет Совет районында Камалов янында эшли иде. Аннан Түбән Кама мэры булды. Ул моңа ничек иреште соң? Игътибар итсеннәр өчен үзе эшләп тырышты, астан күтәрелде ул.

Бүгенге көндә тәҗрибә ясап торырга вакыт юк. Безнең нәрсә төзүебезне, кая барганыбызны беркем белми. Бу — «дезориентация», ул озак дәвам итә алмый.

«Татар теле укытыла торган 1186нчы мәктәпкә татарлар җитми»

— Хәзер татар теле турында сөйләшик. Муса Җәлил исемендәге 1186нчы татар этнокультуралы мәктәптә татар теле укытыламы? Безнең чыганаклар буенча, анда татар телен укыту юк икән. Мәскәү татарлары руслашкан дип әйтә алабыз?

— Ничек инде юк, сез нәрсә? Ул Россиядәге иң яхшы мәктәпләрнең берсе. Аны тәмамлаучыларның барысы да югары уку йортларына укырга керә. Мәктәп директоры — ТРның атказанган артисты Роза Шакирова (Хәбибуллина) эшенә тугры, һәр укучыны белә. Татар телен анда өйрәнәләр, ә менә татарлар, киресенчә, җитми. Район халкы балаларының анда эләгә алмауларына, ә теләүчеләрнең күп булуына ачулары килә.

Бүгенге көндә Мәскәүдә татар телен бөтен җирдә өйрәнәләр — хәтта мәчетләрдә дә татар теле курслары бар. Мәсәлән, Мәскәү өлкәсендәге Пушкино шәһәрендә Ринат хәзрәт татар милли-мәдәни автономиясен җитәкли һәм шул ук вакытта имам-хатыйп та булып тора. Мондый мисаллар бихисап.

Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллегенә Равил Әхмәтшин килү белән бу мәсьәләдә үзгәрешләр барлыкка килде: якташлык җәмгыяте, офицерлар, табиблар клубы булдырылды, Татарстан Президенты катнашында төрле чаралар үтә. Россия элитасы, кадрлар резервы нәкъ менә Татарстанның ттулы вәкаләтле вәкиллеге катнашында формалаша.

— Мәскәү шәһәренең Татар автономиясе татар телен саклау өчен ниләр эшли?

— Ел саен без 120дән артык төрле чара уздырабыз. Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә хәзер яшьләр өчен махсус бүлмәләр әзерлибез. Күптән түгел «Уңыш серләре» дигән танылган бизнесмен-татарлар белән яшьләр очрашуларын оештыра башладык. Шушы көннәрдә студентлар «Сколково”га экскурсиягә барды. Аны безнең дустыбыз, «Сколково» технопаркы генераль директоры Ренат Батыров уздырды, ә алдагы очрашуда яшьләр «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче Арсен Әюпов белән аралашты.

Быел пандемия булу сәбәпле, без Мәскәү Сабан туен спорт бәйрәме итеп уздырдык, көрәш һәм ат ярышларын калдырдык. Сабан туе Мәскәүдә 1980нче еллар азагында уза һәм бу традицияне өзәргә ярамый. Мөһим проектлар арасында ветераннарны хөрмәтләү буенча «Хәтер вакыттан көчлерәк» халыкара акциясе дә бар. Анда Ерак Көнчыгыш, Владивосток, Сахалин, Омск, Томск, Татарстан, Башкортстан, Төньяк Кавказ, Дагыстан, Кырым, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург төбәкләре катнашты.

Туган телне саклау буенча максатчан эш алып барабыз: татар теле кабинеты ясадык, онлайн-курслар булдырылды, татар телен Альбина Вәлиева укыта, автономиянең социаль челтәрләрендә «Өч сүз» проекты бара. Күпләргә «Эхо Москвы» радиосында «Говорим по-татарски» тапшыруы ошады.

«Ак Бүре белән татар телен өйрәнәбез» — татар телен өйрәнүчеләр өчен мультфильмнар, китаплар һәм мобиль кушымта проекты. Менә хәзер дә бизнес-партнерлар, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре белән мобиль кушымта эшлибез. Якын арада Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы аша БДБ илләре белән дә хезмәттәшлек итәргә телибез.

«Мәскәү татарлары штабының белдерүләренә игътибар итмим»

— Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев күптән түгел биргән әңгәмәсендә болай диде: «Безнең шушы җитешсезлекләрне күрсәтеп, Фәрит Фарисов прокуратурага шикаять язган. Ул аны көнчелеген яшерү ниятеннән эшләгән…» Аңлатыгыз әле, низагмы бу, нәрсә бу?

— Мәскәү — татарлардан торган зур алан ул: чәчәкләр никадәр күбрәк булса, ул шулкадәр матуррак. Аланда төрле чәчәк була, бездә дә төрле татарлар бар. Әгәр сиңа чәчәк ошый икән, син киләсең дә өзәсең. Әгәр син ул чәчәкне яратсаң — аны карап, яратып үстерәсең. Мин шушы принциптан чыгып әйтәм: бу — зур алан һәм аны карап, үстерергә кирәк.

Сез Ямалиевның шәрехләмәсенә карата фикеремне ишетергә телисезме? Бәлкем, эмоциональ яктан кызып китүе булгандыр. Бу сүзләргә юристлар бәя бирсен.

Кызганыч, Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясендә соңгы вакытта бик күп тикшерүләр булды. Безгә бик күп инстанцияләрдән шикаятьләр килде, хәтта бинабызны да тартып ала яздылар. Югарыда телгә алган бөтен алан безнең мәдәни үзәкне яклап чыкты. Кызганыч, чәчәк аланы чүп үләннәрсез булмый шул.

Мәскәү татарлары штабы — нәрсә ул? Ул — фатирник. Аларның белдерүләренә мин игътибар итмим. Минем өчен дус, иптәш, туганнар фикере кадерле.

Ул фатирникка йөрүчеләр арасында яхшы кешеләр дә бар. Аларның нияте изге. Без һәрвакыт ачык, барысы белән дә эшләргә әзер. Шуңа күрә импульсив сүзгә бәя бирүне кирәк дип санамыйм. Моны юристлар эшләсен. Әмма шуны аңларга кирәк, теләсә нинди гамәлнең каршы ягы да бар. Безгә үз эшебез дә җитәрлек — автономиядә тормыш эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә кайный.

— Фәрит Фәрисович, татар халкына нәрсә әйтер идегез?

—  Аллаһы Тәгалә безгә төрле йөз биргән, әмма һәр кеше нинди чырай күрсәтәсен үзе сайлый. Елмаю — иң матур корал һәм ул барлык телләрдә дә бер үк. Елмаегыз. Елмаю — матур бизәнү ул. Куркыныч янаса да, һәрвакыт эчеңдә елмаю булырга тиеш. Татар халкы дога кылсын, укысын, эшләсен һәм көтсен иде. Көтү — буйсынучанлык билгесе түгел, ә дөрес карар кабул итү өчен вакытлы пауза.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100