Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Ямалиев Мәскәү татарлары штабы ябыла дигән хәбәргә аңлатма бирде

Рөстәм Ямалиев Юстиция министрлыгының Мәскәү татарлары штабы эшчәнлеген туктату турында күрсәтмәсе бар икәнен раслады.

news_top_970_100
Рөстәм Ямалиев Мәскәү татарлары штабы ябыла дигән хәбәргә аңлатма бирде
Солтан Исхаков

Бүген мәгълүмат чараларында Мәскәү татарлары штабы ябылу алдында тора дигән эчтәлектәге материал чыккач, дөреслекне белү өчен «Татар-информ» хәбәрчесе оешма җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка шалтыратты.

— Мәскәү татарлары штабы 24 ел буе эшли. Без быел китап чыгарган идек. Шуны халыкка танытып йөрдек. Китап чыгару эше безнең уставка кермәгән иде. Штабта без шулай ук аксакаллар, офицерлар, медиклар клубы оештырдык. Безнең штабта барлыгы сигез шундый клуб бар. Аларны төзегәндә дә уставка үзгәреш кертмәдек.

Безнең шушы җитешсезлекләрне күрсәтеп, Фәрит Фарисов (Мәскәү шәһәренең милли-мәдәни татар автономиясе рәисе) прокуратурага шикаять язган. Ул аны көнчелегеннән һәм үзенең булдыксызлыгын яшерү ниятеннән эшләгән. Фарисов язган шикаять нигезендә бездә тикшерү узды. Мәскәү шәһәренең Юстиция министрлыгы оешманың эшчәнлеген туктату турында күрсәтмәне судка тапшырган. Без җитешсезлекләрне төзәтәчәкбез һәм бу күрсәтмәне суд аша кире кайтарачакбыз.

Безнең ике штаб бар — берсе Мәскәүдә, икенчесе Щёлковода. Икесендә дә бүгенге көндә эшчәнлек бара. Хәзер без штабны үзгәртәбез. Ул «Мәскәүнең татар конгрессы» дип аталачак. Үзгәрешләр булганнан соң, без төрле илләрнең вәкиллекләре, халыклар ассамблеялары, зур оешмалар белән хезмәттәшлек итә алачакбыз.

Конгресска карата планнар бик зур. Бөтендөнья татар конгрессына без комачау итмәячәкбез. Алар җитешмәгән мәсьәләләрне хәл итәчәкбез.

Фарисов белән без көндәшләр. Аңа карамастан, без бик нык эшлибез. Хәзер җанисәп алу буенча егерме видеоролик төшердек. Безнең ютубта унбиш мең, инстаграмда 45 мең язылучыбыз бар. Яңалыкларыбызны көн саен ун мең кеше карап бара. Яшьләр белән бик күп эшлибез. Безнең сайтларны карасагыз, моны үзегез дә аңлаячаксыз. Фарисовка каршы без беркая бернәрсә язмыйбыз, җәнҗал чыгармыйбыз. Безгә таш белән атсалар, аш белән атабыз, - дип сөйләде Рөстәм Ямалиев.

Рөстәм Ямалиевның белән сөйләшкәннән соң, без Фәрит Фарисовка мөрәҗәгать итеп, алда әйтелгән сүзләрне җиткердек. Фәрит Фарисов акланып торырга теләмәвен әйтте һәм «Ямалиевның тизрәк савыгуын, аның чирләмәвен телим», - диде.

Ике җитәкче арасында көндәшлек булуы күренә. Татар халкы болай да зур сынаулар аша яшәешен дәвам итә. Җанисәп вакыты татарлар өчен аерым сынау. Милләт бердәм булсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100