news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар хәрбие өздереп биегән видео чыкты

news_top
Татар хәрбие өздереп биегән видео чыкты

Хәрби татар егетләре әле өздереп җырлый, әле танк өстендә бии. Шул рәвешле алар төшенкелеккә бирелмәскә, онытылып торырга, күтәренке рухта булырга тырыша.

Шушы көннәрдә мессенджерларда хәрби егетнең, кулына автомат тоткан килеш, татар халык көенә өздереп биегән видеосы таралды. 

Видеода күренгәнчә, бер төркем татар егетләре ап-ак кар каплаган кырда биюче егетне «хоп» дип куәтләп тора. Егет рәхәтләнеп биеп, үзе дә онытылып торган, иптәшләренең дә кәефен күтәргән. Аларның яннарында көрәкләр дә тора. Мөгаен, хәрбиләр ял итеп алырга булган. Алардан ерак түгел калганнар окоп казый.

«Русланның машинасы китте», – ди видеога төшерүче. Бәлки, ул биюче егет турында әйтәдер.

«Вәт маладис. Чын артист», – дип, иптәшләре биюче егетне үсендереп тә куя.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кто этот танцующий солдат ? Где прочитать о нем ? Из г. Кызыл, Тыва.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар