Башкортстаннан Пензага мобилизацияләнгән егетләрнең берсе хезмәттәшләре алдында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарган. Әлеге ролик социаль челтәрләрдә таралды. Аның үзәкләрне өзәрлек итеп ясаган чыгышыннан соң, башка солдатларның да кәефе күтәрелеп китә, алар җырчыны чын күңелдән алкышлыйлар.
Җырчы егетнең кем булуы белән, иң беренче чиратта, Филүс Каһиров кызыксынган. «Әлеге егетнең аккаунтын җибәрегез әле», – дип сораган ул. Таныган кешеләр җырчының Илеш районындагы алып баручы Артур Хәсәнов икәнлеген яза.
«Булдыра, егет», «Филүсне дә уздырды», «Искиткеч җырлый бу егет», «Җыр белән җиңүгә бара. Без сезнең белән горурланабыз», «Исән-имин йөреп, тизрәк әйләнеп кайтыгыз, балакайларым», – дип, матур теләкләрен калдырган башкалар.