Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театрларының "начар" спектакльләрен кем яклар?

Чаллы татар дәүләт драма театрының «Зәңгәр томаннар артында» спектакленнән соң булган фикер алышулар татар театрын рус театры белгечләре “аршыны” белән генә үлчәргә ярамавын ачык күрсәтте. Милли театрның нечкәлекләрен аңлау өчен шушы милли даирәдә үсергә һәм аның вәкиле булырга кирәк – нәтиҗә шундый.

news_top_970_100
Татар театрларының "начар" спектакльләрен кем яклар?

Казанда ел саен Камал театры инициативасы белән үткәрелә торган «Һөнәр» яшь режиссура фестивале – республика дәүләт театрларына Казанга килеп үз иҗатларын башкала тамашачысына һәм тәнкыйтьчеләргә күрсәтеп китү өчен җитди сәбәп. Быел фестиваль кысаларында Чаллы, Буа һәм Минзәлә театрлары яшь режиссерлар куйган әсәрләрен алып килде.

  • Минзәлә театры үзенең бәби театры проектын – “Татар орнаменты. Җанлы бизәкләр” спектаклен тәкъдим итте. Режиссеры – Алмаз Садриев.
  • Буа театры татар әдәбияты буенча чакырылган Санкт-Петербург режиссеры Егор Чернышов куйган спектаклен күрсәтте. Спектакль Ркаил Зәйдулланың биш хикәясен “Мишәр хикәяләре” исеме астында берләштергән.
  • Чаллы театры Фәрит Бикчәнтәев укучысы, Башкортстан егете Олег Кинҗәгулов куйган «Зәңгәр томаннар артында» спектаклен алып килгән. Спектакль яшь драматург Ангизә Ишбулдинаның рус телендә язылган “На кисельном берегу” пьесасы буенча куелган.

"Кесәл ярлары"ның сере нидә?

Әлеге пьеса буенча куелган "Баллы, тирәкле Балтирәк" спектакле М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театрында да бара. Аны анда театр актеры, Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров куйган. Ангизә Ишбулдина Алмас Әмировның театраль гаиләсе вәкиле – ул бу гаиләнең килене. Башдрамтеатр әлеге спектакль белән «Коляда-Plays» заманча драматургия фестивале лауреаты да булды. Пьеса әле спектакль булып сәхнәштергәнче үк төрле заманча драматургия конкурсларында да катнашып уңышка ирешкән.

Пьесага яшь режиссер Олег Кинҗәгулов та игътибар иткән – Татарстан театр әһелләре берлеге грантына Чаллы театрында сәхнәләштергән. “Миңа пьеса ошады”, ди ул.

Әсәрнең сюжеты болайрак:

Елга аръягында берничә йорттан гына торган Аръяк авылы бар. Авылны район үзәгеннән һәм олы юлдан елга аерып тора һәм ул елгада күпер юк. Шушы урыс авылына килеп эләккән башкорт кешесе авыл картларыннан “Әкәмәт” ансамбле оештырып җибәргән. Авыл хатыны сериаллар карап шундагы героиняларга охшарга омтылып яши. Авылдан читтә өеннән дә чыкмыйча бирегә килеп урнашкан берәү яши – авыл халкы аның кемлеген дә белми, күргәннәре дә юк. Ә ул форточкадан аткан тәмәке төпчегеннән үз көндәшенең йорты януына үзен гаепле санап яши. Дядя Саша - Айсуакның оныгы бала таба. Яраткан ире аны кулларында гына күтәреп йөртә. Шушы авылда яшәүче тётя Оляның оныгы Алексей армиядән качып кайта һәм мунчада качып ята. Солдатны эзләргә прапорщик Сергей, аның артыннан аның начальнигы Евгений, алар артыннан оборона министры да кайтып җитә. Авылда барысына да рәхәт. Көмешкә өлгергән, мунча ягылган, балык тотыла. Финалда авылга Президент Путин кайтып килгәнлеге билгеле була һәм шунда, иң кызык урынында, артистлар баш иеп саубуллаша. 

Кыскасы, сюжет шундый тармаклардан һәм бер-берсенә нык бәйләнмәгән аерым эпизодлардан тора.

Чакырылган белгеч каршы

Спектакль беткәч, Санкт-Петербургтан килгән тәнкыйтьче Андрей Пронин аның турында фикерләрен җиткерде. Ул сүзен пьесаның начар булуына шикләнүдән башлады һәм фикерен режиссерның пьесаны аңламавы белән тәмамлады.

Андрей Пронин: "Бик сәер пьеса. Мин оборона министры да кайткач, президент кына җитми дип уйлап куйган идем, ә Уфада куелган вариантында президент та бар булып чыга. Минем бу пьеса авторына сорауларым бар. Татар театрында башкорт әсәре буенча рус авылы турында куелган спектакль халыклар дуслыгына үз өлешен кертә. Бу бик яхшы. Актриса Гөлүсә Гайнетдинованың зур масштаблы артист булуы күренә. Аның хәрәкәтләре шулкадәр нәфис, мин аның аристократлыгын тойдым. Аңа әле уйнар әйбер бар. Кайбер артистларга уйнарлык әйбер дә юк бит. Аларның зур потенциаллы актерлар икәнлеге күренә. Ә уйнарга әйбер юк. Спектакль Гайдай комедияләре белән драматик вакыйгалар арасында буталып калган кебек. Азактан көтмәгәндә драматизм да барлыкка килә, кәләшнең монологы укыла. Бу спектакльне заманында бөтен призларны алып бетергән, хәзер инде артык азапланасы килмәгән карт режиссер куйган кебек. Миңа сезнең спектаклегез начар булып тоелды”.

Андрей Пронин фикерләрен әйтеп бетерде дә, артистларны билгесезлектә калдырып чыгып китте. «Зәңгәр томаннар артында» спектаклен Уфада бик уңышлы уйнап кайткан, аның белән Екатеринбургта «Коляда-Plays» заманча драматургия фестивалендә катнашкан коллектив, әлбәттә, үз эшләренә мондый аяусыз бәядән риза түгел иде.

Айгөл Габәши белән Рауза Солтанова Чаллы театрын яклый

Менә шунда ситуацияне безнең тәнкыйтьчеләр үз кулларына алды. Театр тәнкыйтьчесе, филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши белән белән сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова заманча драматургияне куярга алынган милли театрны яклап амбразурага ташланды. Рәхмәт аларга! 

Айгөл Габәши милли театрларның эшчәнлеге турында сүз алып барганда татар профессиональ театрының нигездә совет чорында үсеш кичергән театр булуын исә тоту кирәклеген искәртте. “Бу бик атмосфералы спектакль. Миңа аны карау җиңел иде”, - диде ул театрны яклап. “Ә пьесаның конструкциясе-структурасы булмау нормаль хәлме?” дип сорадым мин Айгөлдән соңрак. “Хәзерге драматурглар пьеса кануннарын белми. Алар ни телиләр – шуны яза. Хәзерге заманча драматургия өчен бу нормаль хәл, - диде ул. –“Яңа татар пьесасы” бәйгесенә нинди әсәрләр килгәнен белсәң иде – бөтенесе шундый”. “Ә бит пьеса ниндидер конкурсларда җиңгән...”. “Аптырама, бөтенесе шулайрак яза хәзер”, - дип кабатлады Айгөл. Ул спектакльне заманында бик популяр булган “Особенности национальной охоты” комедияләре белән чагыштырды.

Рауза Солтанова да спектакльнең уңай якларын күрде. Ул аны калейдоскоп белән чагыштырды. Төрле төсле тәтиләр салынган трубаны әйләндерәсең дә, мозаикадан төрле бизәкләр төзелә. Матур. “Чаллы театры артистлары күрсәткән спектакль дә шушы мозаикага тиң”, - диде ул.

Безнең тәнкыйтьчеләр милли театрларның репертуары буенча фикер йөрткәндә, театрның үсеш үзенчәлекләрен, яшәү шартларын, эшләү мөмкинлекләрен искә алырга кирәк дип саныйлар.

Рашат Фәйзрахманов: "Алар безне аңламый"

Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов: “Бу чакырылган тәнкыйтьчеләрнең милли театрның менталитетын аңлап бетермәгәннән килеп чыккан тәнкыйть сүзләре. Спектакльнең эченәрәк керсәң, анда милли мәсьәләләр дә, тел мәсьәләләре дә бар, гореф-гадәтләр бар. Аны килгән кеше берничек тә аңлап бетерә алмый. аны аңлап бетерер өчен гореф-гадәтләрен, традицияләрен белергә кирәк. Монда сүз авылны саклап калу турында бара. авылга килгән шушы офицерларны калдырып булса да, саклап калырга тырышалар. Монда бит сүз армиядән качкан малай турында гына түгел. Шәһәрдә интегеп яшәгән халыкның шушы матурлыкны күрүе турында. “Менә җәннәт кайда!” дигән сүзләр бар. Башкорты, русы шунда тату яшәве турында сүз бара. Моны аңлап бетермәгән безнең чакырылган тәнкыйтьчебез”.

Үткәнгә бер экскурсия: Глеб Ситковский Фатыйх Әмирханга каршы

Татарстан Мәдәният министрлыгына таянып, Yummy Musiс продюсердык үзәге һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган TAT CULT LAB белем бирү проекты эскизларын караган вакытта да чакырылган белгечләрнең берсе - Глеб Ситковский бер зал халык алдында татар әдәбияты классигы Фатыйх Әмирханны начар пьеса язган дип әйткән иде. “Мин беренче акты буенча начар пьеса дип уйладым, хәзер, эскизны карагач, чыннан да начар булуын күрдем, чөнки образлар ачыкланмаган”, - диде ул “Тигезсезләр” драмаcы буенча куелган эскизны карагач. Шулай итеп бер зал яшьләр Фатыйх Әмирхан начар пьеса язган, шуның өчен ул татар театрларында соңрак куелмаган дигән уй белән кайтып киткән. Ул вакытта оештыручылар эскизларны карарга җирле белгечләрне чакырмаган булып чыкты һәм Фатыйх Әмирханны якларга алынучы булмады.

Соңыннан мин татар классикасына Мәскәү һәм Санкт-Петербург белгечләре фикере мәсьәләсендә әлеге эскиз авторы Әминә Миндияр белән сөйләштем.

Режиссер Әминә Миндияр: "Үпкәләмик без аларга..."

Режиссер Әминә Миндияр: “Әйтик, Чеховның “Чайка”сы яхшы пьесамы? “Чайка”ны хәзер күтәрәләр, ә заманында Мәскәү һәм Питер тәнкыйтьчеләре “Чайка”ны кабул итмәгәннәр бит, “начар пьеса” дигәннәр, беренче күрсәтелгәндә уңышка ирешмәгән. Шуңа күрә пьесаны начарга санаган рус тәнкыйтьчесенә дә үпкәләмик. Ярар, әйтсен дә ди ул “Пьеса ошады-ошамады” дип, бу аның фикере.

Пьесаның беренче бүлегендә, чыннан да, бер яңа нәрсә булмады - үзегез күрдегез бит: әрләшәләр, “син савыт-сабаны ю”, “әти миңа бүләк алды, сиңа алмады”, “әти мине ярата, сине яратмый”, “әйдә, вечерга барабыз”. Ул Мәскәү тәнкыйтьчесе өчен бер нәрсә дә түгел, ә безнең өчен ул бик кадерле, чөнки ул пьеса язылган дәвердә эмансипация барлыкка килә. Безнең өчен андагы һәр күренеш бик әһәмиятле, безгә нәрсәдер яравын без бөртекләп тартып алганбыз: хатын-кызга укырга ярый, хатын-кызга каядыр барырга ярый... Андагы сәүдәгәр малае оптика белән шөгыльләнә, Печән базары, Нурулла мәчете яннарын күз алдына китерегез: анда баткаклык, пычрак исләр, анда күн сатканнар, балык сатканнар. Менә шунда Гомәр оптика сатып тора. Фатыйх Әмирхан оптика турында язып нәрсәне күз алдында тоткан? Шул әшәкелекне зурайтып күрсәтүнеме - оптика зурайта бит инде. Нәрсәгә ул шуны алган - аңламыйм. Бәлки, ул әтисенең сәүдәгәрлеге ягына түгел, ә нәкъ менә якты тормышка күзләрен ачарга теләгәндер. Без ул хакта Нияз абый Игъламов белән сөйләшкән идек, Нияз абый шундый фикергә китергән иде мине. Шуңа күрә бу пьеса безгә кадерле. “Тигезсезләр”дә безнең укырга мөмкинлегебез булуы, ниндидер путаларны өзүебез күрсәтелә, бу ирекле пьеса”.

Димәк, нинди нәтиҗә чыгарырга була? Татар профессиональ театры – рус театры өлгесе белән ясалган милли театр. Өлгесе аларныкы булса да, без аннан үз театрыбызны тегәбез. Аңламаска да мөмкиннәр. Шулай да, белгечләр фикерен тыңлыйк та, үзебезчә эшлик.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100