"Шәһәрчеләр" - Әминә Миндияр: “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, мәктәпләр ачсак та, татарның аңы үсә дип, 100 процент ышанып әйтә алмыйбыз”

15 ноябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали
Әминә Миндияр – театр режиссеры. Ул милли театр проектларында актив катнаша, театр белән "җенләнгән" һәвәскәрләр белән театр эскизлары ясый. Аңа шундый лабораторияләрнең берсендә Фатыйх Әмирханның “Тигезсезләр” пьесасы буенча ясалган эскизын караганда игьтибар иттем. Пьесада моннан 100 ел элеккеге алдынгы татар яшьләре сурәтләнгән. Әминә белән шушы теманы уртага куеп сөйләшәсе килде.

Әминә Миндияр – Казан кызы. "Госмания" һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәләрен тәмамлаган. Казан дәүләт мәдәният институтында Фәрит Бикчәнтәев курсында укыган. Камал театры проекты булган "D`әrt" һәвәскәрләр труппасы режиссеры.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Әминә Миндияр безнең иҗат төркемен Казанның иң матур биналарының берсе булган Татарстан Милли китапханәсенең Ушаковлар йортына алып килде. Китапханә җитәкчелеге безгә бинаның иң матур урынында – Уку залы мәгарәсендә интервью ясарга мөмкинлек бирде.

  • Хәзерге вакытта Милли китапханә урнашкан бу йорт промышленник Ушковларныкы булган. Бу гаҗәеп затлы бина 1908 елда архитектор К.Л.Мюфке (1868-1933) тарафыннан төзелгән. 1919 елда бирегә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (ул заманда Казан шәһәренең җәмәгать китапханәсе) урнаша. Барыннан да затлысы - табигый тау куышын хәтерләткән кышкы бакча-мәгарә; аның тигез булмаган кабырчык тышлыктан эшләнгән стена ярыкларыннан яшеллек төртеп чыккан һәм бихисап үрмәле гөлләр үсә. Түшәменнән сталактитлар асылынган, эченә кабырчыклар, ташлар салынган зур аквариум һәм гаҗәеп балык формасындагы фонтан да сакланып калган. Бу бакча-мәгарәнең урам як стенасын зур тәрәзәләр били. Урамнан төшкән кичке ут яктысында мәгарә сихри әкияти дөньяны хәтерләтә.

- Безнең өйдә мин кечкенә чакта бер рәсемле китапмы-журналмы бар иде. Анда менә шушы гротның рәсеме төшерелгән һәм ул миңа әкият мәгарә булып тоела иде. Кечкенә чагында мин аның чынлап та булганлыгын да белми идем, әмма нишләптер гел шул рәсемгә карап, шуңа кызыга идем. Үсә төшкәч миңа Милли китапханәгә килергә туры килде. Шунда шаккатым - ул мәгарә исән икән бит. Барлыгын белгәч, монда йөри башладым. Башка китапханәләргә бармыйм, гел бирегә киләм.

- Әминә, синең иҗатыңа Театраль лабораториядә Фатыйх Әмирханның “Тигезсезләр” пъесасы буенча эскизыңны карагач игътибар иттем. Ул пьесада - йөз ел элеккеге татар яшьләре, аларның карашлары. Нигә эскиз өчен шушы пьеса сайланды?

- Беренче курста укыганда Нияз Игъламов безгә 100 татар пьесасы исемлеген биргән иде. Фатих Әмирханның пьесаларын - “Яшьләр”не һәм “Тигезсезләр”не шул исемлек буенча укыдым. Язучының башка әсәрләрен укысам да, нишләптер пьесаларын укыган юк иде. Миңа күбрәк “Яшьләр” пьесасы ошый, чөнки андагы озын-озын монологлар һәм диалоглар нәкъ менә минем проблемаларны гына сөйли иде кебек. Ул бөтен татар проблемасы булдымы микән, әмма алар миңа якын проблемалар иде. “Яшьләр”дә көрәш бара һәм яшьләр җиңелә дияргә мөмкин, алар кадимчелек астында калып, аларны гыйлемсезлек басып тора. “Тигезсезләр” - инде азмы-күпме җингән яшьләр турында: алар ирек алганнар, гимназистлар вечерларга йөриләр. Ләкин анда инде бераз икенче якка – тиешсез якка китеш күренә, ничектер баланс юк. 

Ни “Яшьләр”дә, ни “Тигезсезләр”дә “алтын урталык” сакланмаган - татар мөселман яшьләре тормышының “алтын урталыгы” күренми. 

“Яшьләр”дә кадимчеләргә ачу чыкса, “Тигезсезләр” пьесасында күбрәк яшьләргә ачуым чыга, чөнки алар читкә китә башлаганнар. Фатыйх Әмирханның әсәрләре миңа ошый, әмма әлегә бары тик “ошый” дип кенә әйтә алам. Бәлкем, биш елдан соң нәрсәгә ошавын да әйтә алырмын. Мине анда бер нәрсә борчый: әсәрләрдә татар тормышына мыскылларак караш сизелә. 

Хәтерләмим, кайсыдыр бер автор китабыннан “Татарның тарихы 1552 елда беткән”, дип укыганым бар. Үз-үзен яратучы, үз-үзен хөрмәт итүче, үзен горур тотучы халыкның тарихы 1552 елда бетә, аннан соңгы әдәбиятта үзеннән көлү, үзен мыскыл итү башланган. “Гафу итегез инде, без менә шундыйрак инде”, дип үзеңне кимсетү моменты бар. Яки, киресенчә, бик каты горурлык, нигезсез пафос. Туфан абый әйтә иде бит: “Бөекләр арасында гына халык бөек була ала” дип, ягъни, үзеңне бөек дип әйтеп йөреп кенә булмый, башкаларның мәдәниятен дә кабул итәргә кирәк. Башкалар белән аралашып кына без үзебезнең нинди икәнебезне аңлый алабыз һәм үсә алабыз. Шул “алтын урталык” була инде. 

Ә менә Фатыйх Әмирханга минем бераз ачуым чыга, чөнки ул бит дини гаиләдә үскән, аның әтисе мулла, бабасы мулла булган, ә Фатыйх Әмирхан мөселманнарны мыскыл итә. Исламны мыскыл итә димим, ул исламны дөрес аңламаган, үзенчә яраклаштырган мөселманнардан көлә, бик каты көлә. Бер карасаң шулай кирәк тә, әмма кайчакта арттырып җибәрә, кирәк булмаганы да китә. Анда, мәсәлән, яулык мәсьәләсендә, намаз мәсьәләсендә кыек-мыек урыннар бар. Аның “Гарәфә кич төшемдә” хикәясендә, мәсәлән, бер шәкерт Шәрык клубында корбан гаетен бәйрәм итүләре турында төш күрә. Алар клубка керәләр, лото һәм шахмат уйныйлар, аралашалар - шул тасвирлана. Матур киенгән кызлар, матур киенгән егетләр, тегеләй-болай, алар бииләр, парлап бииләр. Мин бәйрәмне бәйрәмчә үткәрү яклы, матур булсын, күңелле булсын, ләкин вечерлар, танцылар ясау килешми. Гомумән, шәригать буенча парлап биюләр, тәнгә кагылулар ярамый. Хикәядәге егет әтисе тавышына уянып китә: “Әйдә, гаеткә тор, намазга барасы бар”, ди әтисе. Егет сасы исле мәчеткә керә, духилардан, тегесеннән-монысыннан тончыга. Менә бәйрәм көне шулайрак тасвирлана. Кайчакта Әмирхан миңа ул ошый, кайчакта ачуым чыга. Фатыйх Әмирхан этник мөселман булганмы икән, әллә динне тоттымы икән - миңа шунысы кызык. Кем сүзе икәнлеген хәтерләмим, минем өчен мөселман булу - татар булу.

- “Тигезсезләр”гә килгәндә, Мәскәү белгечләре Театраль лабораториядә синең эскизларны караганнан соң, “Фатыйх Әмирхан начар пьеса язган”, дип әйттеләр. Күпчелеге яшьләр булган тамашачылар алдында Фатыйх Әмирхан әсәре турында аны яклап сүз әйтә алырлык белгечләр - татар әдәбиятчеләре, татар тәныйтчеләре булмады. Менә, хәзер яклап әйт әле ул пьесаны. Нигә аны Мәскәү белгечләре начар дип әйтте соң?

- Әйтик, Чеховның “Чайка”сы яхшы пьесамы? “Чайка”ны хәзер күтәрәләр, ә заманында Мәскәү һәм Питер тәнкыйтьчеләре “Чайка”ны кабул итмәгәннәр бит, “начар пьеса” дигәннәр, беренче күрсәтелгәндә уңышка ирешмәгән. Шуңа күрә пьесаны начарга санаган рус тәнкыйтьчесенә дә үпкәләмик. Ярар, әйтсен дә ди ул “Пьеса ошады-ошамады” дип, бу аның фикере. 

Пьесаның беренче бүлегендә, чыннан да, бер яңа нәрсә булмады - үзегез күрдегез бит: әрләшәләр, “син савыт-сабаны ю”, “әти миңа бүләк алды, сиңа алмады”, “әти мине ярата, сине яратмый”, “әйдә, вечерга барабыз”. Ул Мәскәү тәнкыйтьчесе өчен бер нәрсә дә түгел, ә безнең өчен ул бик кадерле, чөнки ул пьеса язылган дәвердә эмансипация барлыкка килә. Безнең өчен андагы һәр күренеш бик әһәмиятле, безгә нәрсәдер яравын без бөртекләп тартып алганбыз: хатын-кызга укырга ярый, хатын-кызга каядыр барырга ярый... Андагы сәүдәгәр малае оптика белән шөгыльләнә, Печән базары, Нурулла мәчете яннарын күз алдына китерегез: анда баткаклык, пычрак исләр, анда күн сатканнар, балык сатканнар. Менә шунда Гомәр оптика сатып тора. Фатыйх Әмирхан оптика турында язып нәрсәне күз алдында тоткан? Шул әшәкелекне зурайтып күрсәтүнеме - оптика зурайта бит инде. Нәрсәгә ул шуны алган - аңламыйм. Бәлки ул әтисенең сәүдәгәрлеге ягына түгел, ә нәкъ менә якты тормышка күзләрен ачарга теләгәндер. Без ул хакта Нияз абый Игъламов белән сөйләшкән идек, Нияз абый шундый фикергә китергән иде мине. Шуңа күрә бу пьеса безгә кадерле. “Тигезсезләр”дә безнең укырга мөмкинчелегебез булуы, ниндидер путаларны өзүебез күрсәтелә, бу ирекле пьеса.

- Әмирхан ул заманында бик алдынгы карашлы татар яшь кешесе булган, хәзер ул бераз игътибардан читтәрәк калды кебек. Аның пьесалары күп кешегә таныш та түгел. Аны хәзерге вакытта сәхнәгә чыгарырга мөмкинме? Әллә аның вакыты уздымы?

- Менә Илгиз абый Зәйниев “Миркәй белән Айсылуны” куйганда примитив сюжет дип уйлаган идем, укыганда миңа ул ошамады. “Ромео белән Джульетта” булганда ничек инде “Миркәй белән Айсылу”ны алырга мөмкин?! Ах итәрлек бернәрсә юк, ничек аңа вакыт әрәм итәргә дип уйладым. Ә Илгиз абый аны шундый итеп куйды! Ул пьесадан яңа проблемалар казып чыгарды. Аны бит рәхәтләнеп авыз ачып карыйсың. 

Кем тели - шул һәрбер пьесадан нәрсәдер тартып чыгара ала. 

Фатыйх Әмирханнан бигрәк тә. Шул ук “Зәңгәр шәл”не алыйк, Камал театрының визит карточкасын! Аны укысаң, бүгенге көн өчен ах итәрлек нәрсәсе кызыклы икән дип уйлыйсың. Режиссёрлар барыбер нәрсәдер тартып чыгаралар бит. 

Без хәзер Камал театрында бер проект эшлибез. Анда берничә татар классик әсәреннән өзекләр алдык. “Яшьләр”дән атасы белән малае әрләшкән бик көчле урыннары бар. Атасы улын: “Нигә син диннән тайпыласың”, дип сүгә, улы әйтә әтисенә: “Миңа синең динең нигә, син үзеңне кеше төсле тотмагач”, ди. Мин аны, Алла бирса, куям. “Беренче театр”дан да бер өзек - Биби сәхнәсен алабыз. Ләкин без нә-нә-нә дип теге Бибине түгел, ә булачак революционер Бибине күрсәтәбез. Бер биш елдан ул алдагы рәтләрдә “Кто был не с чем, станет всем” дигән лозунг янында басып торачак. Проектта өченче кисәк итеп әлеге дә баягы Галиәскар Камалның “Безнең шәһәрнең серләре”ннән бильярд сәхнәсен алабыз. Татарлар лото уйныйлар, кызык сәхнә.

- 100 ел элек булган вакыйгалардан, 100 ел элек язылган әйберләрдән бүгенге көн белән нинди параллельләр үткәрәсең? Бүгенге яшьләр, бүгенге чор...

- Мәхәббәт эшләре, әхлакый тормыш... Русча әйтәм, всё, что касается души - это стопроцентное про нас, что сто лет назад, что сейчас. Яшьләр йөрәк белән уйлыйлар һәм йөрәк белән тоялар. Йөз ел элек булган кайбер проблемалар хәзер зур роль уйнамый. Йөрәк хисләре, тойгылар - алар йөз ел элек ничек булды, бүгенге көндә шул ук кабатлана. Ул кабатлану да түгел, кеше бер үк хисләрне тоя бит инде. Йөз ел үтсен, мең ел үтсен... Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф”ын алыйк. Ата белән баласы арасы... Мәхәббәтне алыйк, Зөлайха мәхәббәтен, ул бездәгечә, без әйтәсе сүзләрне телдән салдырып ала дип әйтәләр бит әле. 

Проблемалар гына бераз башкарак. Вакыйгалар рәте дип әйтимме. Тарих буларак кызык. Дини якны алыйк. Кемнедер үпкәләтсәм, гафу итсеннәр, ләкин мин үземнең әти-әни турында әйтә алам: совет чорында аларның тулысынча дини белем алырга мөмкинчелеге булмады, алар ата-бабадан калганны сеңдергәннәр һәм шуның белән безне өйрәтеп маташалар. Мин әти-әнине бик яратам, тик аларның тулы дини гыйлемнәре юк иде. Алар кемдер әйткән буенча ниндидер нәтиҗәләр ясап, безгә ниндидер әйберләрне эшләргә бирмиләр иде. 

100 ел элек тә нәкъ шундый ук ситуация булган. Чөнки андагы геройларның ата-аналары гыйлем ала алмаганнар - алар укыган кадими мәдрәсәләрдә бит Барудига хәтле алган гыйлем булган. Аллага шөкер, Баруди килде, уку программасын системалаштырды, аңлаешлы итеп ясады. Ә аңа хәтле кеше бабасынан-әбисеннән гыйлем алган: монысы ярый, монысы ярамый, монысы ак, монысы кара. Менә безнең әти-әниләрнең дә системалаштырылган белеме булмады. Безне бу ярый, бу ярамый, монысы ярый, монысы ярамый, монсы кызга килешми, тегеләй-болай дип үстерделәр. Хәзер, Аллага шөкер, безнең белем системалашкан. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ачылды. Мин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый башлагач, әти белән бик каты бәхәсләр барлыкка килә иде. Чөнки миңа аңлатканнарның кайсылары әти әйткәнгә, ул тәрбияләгәнгә капма-каршы да була иде. Минем ул өлкәдә гыйлемем бар, әтинеке юк иде. Йөз ел элек тә шундый ук хәл булды. Балалар мәдрәсәдә Галимҗан Баруди системасы буенча укый башладылар, һәм, табигый ки, аталарына ата-бабалардан калган гыйлемнең генә ярамавын әйтә башладылар, ул балалар хакыйкатьне беләләр иде. Параллель итеп шуны да китерергә мөмкин.

- “Мөхәммәдия”дә укыганнан соң, синең “ярамый”ларың әтиләрең өйрәткәннән арттымы, әллә кимедеме?

- Минем аклык-каралык бетте. Белем “ярый-ярамый”лардан гына тормый. Менә шулай карасам бер як кына күренә, мин төрле яклардан күрә алам. Карашларым башкаларга карата ачыгырак, түземлерәк. Минем өчен “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – җирдәге оҗмахка тиң, ул гайбәт булмаган җир, ниндидер ярышулар булмаган җир, золымлык булмаган җир, күңел тынычлыгы таба торган җир. Әтигә килгәндә, ул бик милли җанлы, милләтче кеше, үз вакытында “Азатлык” хәрәкәтенә күп йөрде. Татарстан суверенитеты турындагы ниндидер китапта әтинең фоторәсемен дә очраттым: алар туксанычны еллардагы болганышта бер дусты белән ниндидер дәүләт учреждениесе түбәсенә Россия флагы янына Татарстан флагы кадап торалар. Безнең әти өйдә русча сөйләшергә рөхсәт итми иде, музыка тынларга да бик ярамый иде.

- Дин темасына сөйләшә башланганбыз икән, театр белән динне бәйләгән бер сорау: артистлар, дингә килгәч, театрны ташлап китәләр. Дин белән театрны ничектер берләштереп алып барырга мөмкинме?

- Артистка сәхнәгә чыгу гөнаһ түгелдер дип уйлыйм. Башкаларның нигә китүен әйтә алмыйм, үземә килгәндә, мин – режиссер, сәхнәгә чыгып уйнамыйм, миңа җиңелрәк. Әйе, башкаларны чыгарттырам, анысы бар. Мин мәдрәсәдә өченче курста укыганда беренче спектаклемне куйдым, һәвәскәрләрчә иде инде, Туфан абый Миңнуллинның “Мулла” спектакле иде ул. Без андагы сүгенү сүзләрен алып куйдык, примитив итеп калдырдык. Постельдә сикерүләр бар иде, ниндидер шаяртулар - аларны алып куйдык, кочаклашуларны алып куйдык. 

Хәзер режиссерлыкка укый башлагач, үземә беренче курстан ук шарт куйдым: кызлар-егетләр кулга-кул тотынышмыйлар, кочаклашмыйлар - ярамый. Кызганычка каршы, әлегә булып чыкмый. Иншалла, киләчәктә уйлап чыгарырмын берәр форма, күзгә ташланмаслык итәрмен. 

Кызлар белән егетләрне бер-берсенә тоташтырмыйча гына уйнап чыгарга кирәк була. Мәхәббәт турында сәхнә барса да, андыйрак урыннарын урап узасы иде. Мин хәзер иран фильмнарын карыйм, төрек фильмнарын... Анда мәхәббәт турында сөйләсәләр дә, ничектер тыйнак итеп эшли алалар, шакшылык юк. Мисалга Айдар Җаббаров куйган “Тормышмы бу?” спектаклен китерә алам, ул бик нәзакәтле эшләгән, чынлыкта анда бит Гаяз Исхакый бик ачы итеп сөйли. Ниндидер бик сөйләшергә ярамый торган әйберләр турында сөйләшүне Айдар шундый итеп эшләде, әгәр дә, мәсәлән, мин 10 яшьлек сеңелем белән килеп утырсам, ниндидер оятсыз нәрсәләр турында сөйләнүен мин аңлыйм, ләкин бала аңламаячак, чөнки анда оятсызлык кылулар күренми - менә шунысы яхшы.

- Синең өчен татар хатын-кызы образы кем ул? Әдәбиятта, театр сәнгатендә, җәмгыятьтә?

- Җәмгыяттә иң беренче чиратта рухи остазым – Рәшидә абыстай Исхакый. Казанда, Татарстанда кемнең дә булса намаз укырга өйрәнергә теләге туса, бөтен кеше Рәшидә абыстайның намаз уку китабын тәкъдим итә. 12 битле китап ул, ләкин ул, сөбханалла, зур китапларга тиң! 

Рәшидә абыстайның тарихын беләсез инде. Аның белеме дә юк, аңа да карамастан, ислам дине өчен бик күп эшләгән. Соңгы көннәрендә без аның янына килгәч: “Рәшидә абыстай, мин театральныйга укырга кердем, бик күп кеше сүгә, театр һәм ислам, ислам һәм театр, мәйтәм, ни әйтерсез, фатихагызны бирерсезме, берәр киңәшме?” дим. Ул: “Син укыганда һәм эшләгәндә намазыңны вакытында укый аласыңмы?” дип сорады. “Әйе, беркем киртә куймый. Намазымны вакытында укыйм”, дидем. “Алайса нигә сорыйсың?” - ди. Миңа аның фатыйхасы булды. 

Аннан соң без Камал театры белән бергә Мәскәүдә гастрольләрдә булганда Илдар Галәветдинов белән очраштык. Аңарга да театр һәм ислам турында нәкъ менә шундый сорау бирдек. Ул әйтте: “Исламда то что не запрещено, то разрешено”, диде. “Театр ярамый”, дигән тыю юк, “Музыка ярамый”, дигән аерым хәдисләр юк. Театр ул, барыбер, кешене яктылыкка илтә – Габдулла Тукай дөрес әйткән. Театр ул, беренчедән, ликбез, ликвидация безграмотности. Без анда бик күп мәгълүмат алабыз. Икенчедән, йөрәкне чистарта торган төрле хис-тойгылар кичерәбез. Ул безне елата, ничектер бушандыра, уйландыра, шуңа күрә театр ул... мин татар театры турында гына әйтмим, рус театры да. Мәсәлән шул ук Шекспирны алсаң, юк, Шекспирны түгел, әйтик, рус классигын алсак, Максим Горькийның “Мещане” әсәрен... Ул бит мөнәсәбәтләр энциклопедиясе! Өстәл китабына тиң. 

Театр ул кеше йөрәгенә ниндидер хәерле белем бирүнең бер ысулы. Дәгъвәтнең бер ысулы дип әйтсәм дә хата булмас. 

Туфан абыйның “Мулла” спектаклен алсак. Мин беренче тапкыр “Мулла” спектаклен караганда әле мәдрәсәдә укый идем. Аны Әтнә театры алып килде һәм минем шунда исем китте. Залда 900 кеше утыра - алар бит урамнан килгән кешеләр түгел, алар бит татарның интелегенциясе, аңлы татарлар, алар өйдә телевизор алдында утырмаганнар, кичләрен уздырырга театрга килгәннәр. Театрның зур өстенлеге бар: ул ике-өч сәгать эчендә мөһим әйберләр турында әйтә ала - шуңа күрә театрны дөрес куллансаң, ул хәерлегә генә илтер дип уйлыйм.

- Күпме алар - аңлы татарлар?

- Әйтә алмыйм. Чөнки менә тел мәсьәләсенә килгәндә, син үзеңне татар итеп саный аласың, ә бит кемдер әйтте: “Синең оныгың татарча сөйләшсә, син татар”, диде. Шуңа күрә бүгенге көндә күпме зыялы татар барлыгын мин берничек тә әйтәлмим. Мәсәлән, минем әти Пермь якларыннан. “Безнең авылда мин малай чакларда, Алла сакласын, берәр малай берәр рус сүз кыстырса, мыскыл итәрләр иде аны”, дип сөйли иде әти. Өч ел элек кайткан идек әтинең авылына. Әтинең яшьтәшләренең оныклары - Андрей, Марина, Настя - аңламыйлар татарча, “Мы не понимаем”, диләр. Бер буын үтте, бу - икенче буын, ә алар инде сөйләшмиләр.

- Нәрсә ул милли үзаң? Кеше аның белән туамы, тумыймы? Аны кертеп буламы?

- Барысы да Аллаһының рәхмәте белән генә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булмаса, мәктәпләр ачсак та, татарның аңы үсә, барысы тик шуннан гына тора дип 100 процент ышанып әйтә алмыйбыз. Безнең, Аллага шөкер, татарча кинолар төшә, мультфильмнар чыга, спектакльләр куела, китаплар... ләкин аларның саны безнең татарларның артуына бик тәэсир итмидер дип уйлыйм.

- Алар инкыйразны чигермиме?

- Алар инкыйразны чигерми. Мин үземнән генә әйтә алам. Мин бөтен татар халкын аңга китереп, аларны ничек тә тәрбияләргә дип алынмыйм. Аллабирса, үз балаларым булгач, мин аларны ничек тәрбияләргә икәнен беләм. Үземнең булачак балаларым өчен генә җавап әйтә алам. Башкалар өчен әйтә алмыйм. Мин хәтта үз сеңлемә әйтә алмыйм, чөнки аның, барыбер, үз тормышы. Кайсы юл белән китәргә һәм кайсы телдә сөйләшергә кирәклеген ул үзе сайлаячак.

- Китапларга, театрларга да өмет багламагач, инкыйразны ничек чигендереп була соң инде алайса?

- Кайчакта без артык борчылабыз. Дөньяны су басу, мәсәлән, ришвәтчелек... Син бер сорауга җавап бир: син моны туктата аласыңмы? Син моны туктата алмыйсың икән, нигә борчыласың? Син үзең алдыңда чиста һәм гадел булып кал, синең дөньяң - ул син үзең! Әгәрдә син үзең инкыйразны чигендерер өчен китаплар укыйсың, кинолар карыйсың, балаңны тәрбиялисең, татарча сөйләшергә тырышасың, ничектер башка балаларны этәрәсең, башкаларга сөйлисең, дустыңны татар театрына алып барасың, укырга китап бирәсең - менә бу синең көчеңнән тора. Шулай итеп үзеңнең кечкенә дөньяңны үстерәсең. Каядыр кемнеңдер проблемалары өчен без дога кыла гына алабыз. Мәсәлән, Сирия, мөселманнары өчен догадан башка мин бер ни эшли алмыйм. Мин бит монда яшим, минем үз гаиләм бар, үз тормышым бар, үземнең динем бар, үземнең аңым бар, мин ул аңымны саклап калырга тиешмен. Шуңа күрә мин үземне, янымда торучы якыннарым карыйм. Шул минем галәмем, шул минем дөньям. Шуның белән мин хәлемнән килгәнчә инкыйразны туктатырга тырышам. Мин аны тоткарлыйм дип ышанам. Ә инде бөтен галәмне алсак, мин аны тоткарлый алмыйм.

"Татар әдәбияты ул бөтен телдә булырга тиеш"

- Китапханәдә утыргач, әдәбият турында сорау. Татар әдәбиятенең киләчәген ничек күз алдына китерәсең? Татар әдәбияты ул татар телендәге әдәбиятме?

- Юк, татар телендәге әдәбият кына түгел. Татар әдәбияты ул бөтен телдә булырга тиеш. Сез язылышын әйтәсезме, оригиналын? Татар әдәбияты, һичшиксез, татар кешесе язган әдәбият. Хәзер мин шулай уйлыйм һәм шул уйлаганмыны әйтәм, әгәр сез соңрак сорасагыз, мин бәлкем башкача әйтермен. Оригинал татарча булырга тиеш, әмма тәрҗемәләр кирәк. Чөнки әлеге дә баягы Туфан абыйның сүзләре: “Без бөекләр арасында гына бөек була алабыз”. Безне рус, инглиз белмәсә, без бөек дип ышанып үз күлләвегебездә уйнап утыруга тиң.

- Димәк, татар әдәбиятын Камил Кәримовлар гына язамы? Чын татарча яза ала торган язучылар гына. Ә Гүзәл Яхина?

- Бу сорауга Илгиз абый Зәйниев җавап бирде бит инде.

- Миңа хатын-кыз җавабы да кирәк.

- Алдан тискәре мөнәсәбәт тудырып кую дигән әйбер бар. Бу язучы түгел, монысы язучы диләр, бу әдәбият түгел, бу әдәбият, бу шигырь түгел, бу шигырь... Ниндидер ике лагерь барлыкка килә, стереотиплар туа. Кеше Зифа Кадыйрованы укымый, “Зөләйха күзләрен ача”ны укымаган, ләкин кемдер әйтте ул начар дип, кемдер әйтте, ул яхшы дип һәм укымаган килеш фикер алышалар. Кеше яза икән, Аллага шөкер, язсын, димәк, аның әйтерлек сүзе бар. Нәрсә укырга, нәрсә укымаска икәнелеген кеше үзе сайлар.

- Менә бу проектка шәхесләр барлый башлагач, исемлек гел ир кешеләрдән диярлек төзелде. Безнең яшь буынның актив татар хатын-кызлары азракмы, әллә мин аларны күрмимме?

- Мин андый татар хатын-кызларын күп беләм, актив мөселман яшләре дә бар, әдәбиятта да, театрда да... Ул акыллы хатын-кызларның вакытында кияүгә чыгып гаилә корырга акыллары җитте. Алар үзләренең төп вазыйфаларын башкарадар - бала тәрбиялиләр. Бу иң мөһиме - алар үз дөньясында инкыйразны туктаталар.

- Синең өчен иң бөек татар кем ул?

- Галимҗан Баруди. Аның батырлыгы, максатчанлыгы, горурлыгы, көче һәм кыюлыгы – искитмәле. Ул заманында, курыкмыйча, гыйлем бирүнең яңа ысулын уйлап чыгарып, үз диненән тайпылмыйча, кешеләрне рәнҗетмичә, халкы өчен бик күп нәрсә эшләгән. Мин Кол Гали, Батырша һәм башкалар дип әйтер идем, но ул ялган булыр иде, чөнки мин аларның тарихларын бик яхшы белеп бетермим. Бәлкем, минем фикерем үзгәрер. Ләкин бүгенге белгәннәремнән чыгып, минем өчен ул - Галимҗан Баруди. 

Фикерләр








Мәдәният

Кариев театрында премьера: кәҗүл читек тарихы яки Ренат Әюпов ни өчен авылның нәни мажоригын яклап калды?

Кариев театры Гаяз Исхакыйның авыл мажоригы турындагы хикәясенә нигезләнеп, балаларга дини белем бирү өчен кулланма булырлык спектакль тәкъдим итте. Сүз классик язучының 1912 елда язылган “Кәҗүл читек” хикәясе турында бара.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла