«Татар радиосы»ның 20 еллык юбилее: зурларча туган көн яки татарча «Евровидение»
26 май кичендә «Татнефть Арена» боз сарае гөрләде. Туры һәм кыек мәгънәдә, гомумән, бөтен төрле мәгънәдә дә гөрләп торды ичмасам. Җиде мең кешелек арена туп-тулы булуын да исәпкә алсак, «Татар радиосы» үзенең 20 еллыгын патшаларча каршылады.
2000нче елларда татар дөньясында «Татар радиосы» дигән кычкырып торган атамалы радио барлыкка килә. Эфирга беренче чыгучы – алып баручы Булат Бәйрәмов. Ә эфирда яңгыраган беренче җыр – Айдар Галимовның җыры. Хәзер «Татар радиосы» базасында меңнән артык җырчының унбиш меңләп җыры саклана икән. 20 ел эчендә ничәмә-ничә тапшыру, проект, диджейлар алмаштыргандыр «Татар радиосы»!
Хәзер «Татар радиосы» җитлеккән егет кебек. 20 яшь – бала-чагалык чоры түгел инде. Шуңа күрә дә шушы зур юбилеен зурларча бер «табын» артында үткәрергә булгандыр. «Татнефть Арена»ны өй, иң уртада урнашкан сәхнәне өстәл итеп күз алдына китерергә була. Өстәлне бөтен яклап та радионы котларга килүчеләр уратып алган. Җиде мең кеше! Ә өстәлдәге «тәм-томнар» диегез сез! Халык артистлары да, атказанганнары да, казанмаганнары да, яшьләре дә, картлары да, моңлылары да, моңсызлары да – рәхәтләнеп «сыйлан».
Ул «тәм-том»нар дүрт сәгатьлек булды. Бәйрәм концерты башланып китәр алдыннан халыкны «кыздырып» алдылар. «Татар радиосы»ның баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев белән Айрат Заһриев җиде меңлек аренага татар җырларын җырлатты. «Уфтанма»сын да, «Күбәләгем»не дә, ялгыш кына «Солнце Монако» да чыгып китте шунда... Халык өйрәтеп куйган кебек кычкырып-кычкырып җырлады. Гомумән, дүрт сәгатьлек концерт дәвамында халык җырлады. Җырчыларга кушылып рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр. Биючеләрнең арткы рәтләрендә утырган тамашачылар рәхмәт әйтмәгәндер, әлбәттә, тик ул гына киртә була димени хатын-кызга Әнвәр Нургалиев җырлаганда...
Бәйрәм концертын символик рәвештә Айдар Галимов ачып җибәрде. 20 ел элек «Татар радиосы» эфирын ничек башлап җибәргән булса, юбилей концертын да шулай башлады. Айдар Галимов концерт алдыннан: «Менә мин хәзер күз алдына да китерә алмыйм: «Татар радиосы»на кадәр ничек булды икән? Безнең җырлар кайда яңгырады? Кемнәр аша барып җитте икән. Газета, кассеталар...» – дип уйлануларга бирелеп алды.
Данир Сабиров шаяртып: «Әйе, гәҗиттән гел яңгырый иде җырларыгыз», – дип куйды.
«Кайсыгызга алдым, кайсыгызга артым»
Сәхнәнең кыл уртада булуының плюслары да, минуслары да бар икән. Плюслары – төрле яклап та халык, берсенә якынрак, икенчесенә ераграк түгел. Минусы – артистка. Шакмак формасындагы сәхнәне иңләп-буйлап, әле бер якка, әле икенче якка борылып җырларга кирәк. Сәхнәне әйләнеп чыгу өчен алпавыт адымнары белән атларга кирәк. Тирләп-пешеп, бөтен энергияләрен куып-таратып чыгып киттеләр артистлар сәхнәдән.
Данир Сабировның: «360 градуска эшләгән юк иде әле. 40 градуска гына җырлаган бар», – дигәне халыкның күңеленә дә хуш килгәндер. Сабиров бэк-вокалисты, скрипкачы кызы һәм баянчысы белән сәхнәне төрле ягына борылып басып җырладылар. «Үләм, үләм», «Син кояшым, син аем» кебек «мәңге үлмәс» җырларын башкарды Данир.
Сүз уңаеннан, Данир Сабировны заманында «Татар радиосы»на эшкә алмаган булганнар. «Гөлназ мине ошатты, калганнар ошатмады һәм алмадылар», – дип искә алды ул.
Безнең җырчылар мондый сәхнәгә ияләшмәгән икән. Башта бераз кая барырга, кая карарга белмичә аптырап тордылар. Бер-ике җырдан соң менә ияләшеп киттеләр малайкаем! Шакмак сәхнә дә түгәрәкләнеп китте.
Салават Фәтхетдиновны бер җырдан гына бөгә алмады бу сәхнә. Аның үз кануны канун, үзегез чабып йөрегез, дигәндер. Ике баянчысы, ике җырчы кызы төп-төз итеп чыгып бастылар, аларның каршысына Салават абый үзе басты. Беренче җырны шулай гадәттәгечә бер якка гына карап җырладылар. Аннары Салават абый эшнең нидә икәнен аңлап алды, күрәсең. Баянчыларына да, кызларына да борылыштырып алыгыз дип ишарә ясады. Үзе сәхнәнең бер почмагыннан икенчесенә күченеп йөрмәде. Үз күчәрендә генә шалт-шалт итеп борылды да Аллаһ әппәр. «Кайсыгызга алдым, кайсыгызга артым, нишләргә дә белгән юк», – диде ул әле бер якка, әле икенче якка каранып.
Салават әле азакка таба гына чыгарга тиеш иде. «Ашыгып кына чыктык, ашыгып кына җырлыйбыз да, ашыгып кына китәбез дә. Ашыгыч эшләребез бар. Сез әле трамвайлар туктаганчы утырасыз монда», – диде дә, «Уртак ярлар сөймәгез» дип җырлап куйды. Дүрт җырны шулай ашыгыч режимда башкарып чыкты да Салаваттан җилләр исте.
Концертта Иркә, Айдар Якупов, Алсу белән Азат Фазлыевлар да чыгыш ясады. Зәйнәб Фәрхетдинова башына чалма урап чыгып, туган нигез, туган җир турында бик мәгънәле җыр башкарды.
Зинира белән Ризат Рамазановлар халыкны шаккатырып та алды әле. Ризат сәхнәгә бишекле «матайга» утырып чыкты. Сәхнә артында нинди мотоцикл тора микән дип карап торган идек, ә ул Ризатның транспорты булып чыкты.
Сәхнәгә легендар Зөлфәт Хәким дә чыкты. «Хәерле көн» һәм үзе кебек үк легендар «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырларын башкарды ул. Тик авызыннан бер кәлимә сүз чыкмады. Туган көн белән дә котламады. Ә бәлки котлагандыр да, микрофоны гына эшләмәгәндер шунда...
«Гөлназ, сине тыңлап үстем инде мин»
Юбилей концертын Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, алып баручы Айрат Ильясов, радионың баш мөхәррире Рамил Шәрәфиев алып барды. Алар өчесе дә «Татар радиосы» белән бәйле кешеләр. Рамил Шәрәфиев радиода 2015 елдан эшли. «Кечкенә чакта аларны тыңлап, шунда эшләү теләге белән яшәдем», – диде Рамил сәхнәдән. Айрат исә 2006 елда «Эссе» төркеме җырлары белән «Татар радиосы»на килеп керә. Тик шулай да рекордны Гөлназ Сәфәрова куйган. 2004 елдан бирле, ягъни 18 ел ул «Татар радиосы»нда. Гөлназның радиога килеп эләгүе – акча эшлисе килү белән генә бәйле булган икән. Көндезге бүлектә укыгач, төнлә генә эфирга чыга торган булган. Бер ел тирәсе эшләрмен дә китәрмен дип хыялланып йөргән булган, ә радио каптырып алган. «Радиога бер килеп эләккән кеше эфир тәмен белеп ала һәм китә алмый. Шулай итеп калдым. Хәзер туры эфирларда эшләмим. Ләкин радио составында кала бирәм», – ди ул.
«Менә сине тыңлап үстем инде мин», – диде Рамил, Гөлназның әлеге дә баягы яшенә төрттереп. «Син ничәнче елгы соң ул?» – диде Айрат, янган утка бензин өстәгәндәй итеп. Алып баручыларның үзара шаяртулары клишега әйләнеп бара ахрысы инде. Гөлназ аптырап тормады: «Мин Филүс Каһиров белән бер елгы», – диде дә, Филүсне сәхнәгә чакырды. Филүснең ничәнче елгы булуын белүче юкмы? Безгә әйтмәделәр.
«Мин үземне «Евровидение»дагы кебек хис итәм»
Филүс Каһиров кирәкне бирде. «Мирас» инструменталь ансамбле белән бергә «Илче бага» белән «Җиз кыңгырау моңнары»н заманча итеп башкардылар. Рок стилендәге башкарылыш күпләрнең колак барабаннарын чатнаткандыр. Филүснең тавышы болай да пыяла шешә ярылырдай, ә монда барабан, гитара, скрипка, баян белән бергә бөтен аренаны дөбер-шатыр китерделәр. «Кычкырма!» дип кычкырып утырды бер абзый, Филүс кенә ишетмәде аны. «Кай җирләреннән чыга бу тавыш?» – дип карап утырдык.
Алга таба сәхнәгә алсу, зәңгәрсу, ак төстәге зур-зур шарлар чыгардылар. Һәм сәхнәгә музыкантлары да, үзе дә зәңгәрсудан киенгән Рифат Зарипов чыгып басты. «Үземнеке бөтенләйгә» дип, шарлар белән уйный-уйный, биюче кызлар белән шаярыша-шаярыша, сәхнә буйлап биеп йөрде. «Жесткий» Филүстән соң шарлы Рифат шундый романтик һәм «ванильный» булып тоелып китте. Режиссер тарафыннан уйланылган контраст булгандыр бу.
Рифат Зарипов заманында «Татар радиосы»на кастинг узган булган икән, әмма авылга печән чабарга кайтасы булган.
2006 елда Әбри Хәбриев белән бергә кастинг уздык. Алмаз Таһирович (авт. - Миргаязов, ул вакытта радионың директоры) чакырды. Беренче көнне үк эфирга чыктык. Әбри Арчаның педагогия көллиятеннән килгән, тел шомарып китте, ә мин әле авыл баласы гына идем. Ул вакытта кая килеп эләккәнемне дә аңлап бетермәдем. Өч-дүрт эфирдан соң, радионы ташлап китәргә туры килде. Печән вакыты җитте, көтү көтәргә... Авылга кайтып киттем», – дип сөйләде ул.
Рифат башта «Үземнеке бөтенләйгә» дип җырлады, аннары – «Китсәң кит» дип. Аның, гомумән, репертуары бик кызыклы. «Кайтам дисәң, кайт» дигәне дә, «Китсәң кит» дигәне дә бар. Тормышта була алырдай бөтен төрле очракларга да җырлары әзер аның. Я кайт, я кит - төрле вариантлар.
«Мин үземне «Евровидение»дагы кебек хис итәм. Бер «почетный круг» бирим әле», – дип әлеге дә баягы шакмак сәхнәне иңләде Зарипов. Аның бубен тоткан музыканты да ни тора бит. Әллә нинди акробатик хәрәкәтләр ясый берничә секунд эчендә. Әле бер кулында басып тора ул, әле мәтәлчек ата, әле сикерә-сикерә бии.
«Аның күзләре! Аның буе! Аның тавышы!»
Номинацияләр бирү хокукым булса, Ришат Төхвәтуллинга иң хисле җырчы дигән номинация бирер идек. Мәхәббәт җырларын күңелләрне айкап-айкап башкара бит ул. «Төтеннәр»е белән бу юлы да кызларның йөрәкләрен ешрак тибәргә мәҗбүр итте. «Аның күзләре! Аның буе! Аның тавышы!» – дип игълан итте аны Гөлназ Сәфәрова да.
Аннары, Төхвәтуллин туган авылын фанатик дәрәҗәдә таныткан җырчы. Концертыннан соң: «Мин ул авылны белмим, күргәнем дә юк, тик тамакларны ярганчы «Карамалы Гобәй, сагындым сине, авылым» дип җырлыйм», – дип уйлап кайткан идем. Бу юлы Туймазы якларына сәламне бөтен «Татнефть Арена» юллады.
Аннары зал белән бергәләп Әнвәр Нургалиев җырлады. И ярата инде шуны хатын-кызлар! Җырының беренче нотасын ишетүгә кычкыра башлыйлар, торып басалар да биергә тотыналар. «Кочаклама яратмыйча»ны да шулай зал белән җырлады. Әллә бәхетеннән, әллә каушаудан Нургалиев сәхнәдә егыла ук язды. Аннары «кызу» дип пиджагын салып ыргытты. Кызу инде, ничәмә ничә хатын-кызның күзеннән ялкын атылып торганда кызу гына түгел, эссе дә булгандыр әле.
Элвин Грейдан колак тондыргыч программа
Юбилей концертының иң азаккы кунагы булып, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей чыкты. Филүс Каһировның чыгышыннан соң колак барабаннары зеңгелдәде дигәнем буш сүз булган икән. Элвин Грейның ярты сәгатьлек «программа»сыннан соң колак та, күз дә, баш та тонган халәттә иде.
Элвин Грей борынгы татар көйләрен сузып йөрүче маладис малай түгел инде ул. Боргалап та тормый ул, сузып та тормый. Ул дөньякүләм аренага яраклашып бара хәзер. Әлбәттә, музыкантларының да, аранжировкаларының да дәрәҗәсе бөтенләй башка. Ул, гомумән, татар эстрадасы артисты кебек түгел. Әнвәр Нургалиев белән Ришат Төхвәтуллиннан соң металлик стилендәге музыка йөрәкләргә сары май булып ук ята алмады инде, билгеле. Колаклар да, күңелләр дә шул хәтле матур бәйрәм концертының пәри туе белән бетәр дип көтмәгән, өметләнмәгән иде.
Кем ничектер, тик аның бер генә сүзен дә аңламадык. Нәрсәдер сөйләдеме, авыз эченнән генә әйттеме ул аларны, әллә тагын башка сәбәбе булдымы. Җырлаганда да бэк-вокал тавышы гына ишетелде.
Әле концертта чыгыш ясаган уналты җырчы арасыннан Элвин Грей гына сәхнәдән аска - халык янына төште. Ул чыккач кызлар да, егетләр дә дәррәү торып бии башлады. Аның белән бергә бөтен арена «Уфтанма» белән «Салкын чәй»не җырлады.
Тик менә шул музыкантларының көчле, колакны кисә торган тавыш белән арттырып җибәрүләре «мул табынның» бөтен ямен алды да куйды. Ул тавышка эчке органнар сикереп торган сыман тоелды. Җен туена түзә алмыйча, ярты арена бушап калды. Биегәннәре басып калды, калганнары сыпыртты. «Куып чыгарыгыз әле шуны!» – диде бер апа, күзләрен тутырып карап. Ярты сәгатьтән соң, инде ярты арена бушап калгач, Элвин Грей «Татар радиосы»н туган көне белән котлап, ханнар йөреше белән сәхнәдән чыгып китте. Аллага шөкер.
Элвин Грей татар җырларын илгә, дөньяга таныта дибез. Дөрес инде. Шул ук «Уфтанма» белән «Салкын чәй»не Элвин Грей башкаруында чип-чи руслар да сузып йөри бит. Дәрәҗә бит бу. Юбилей концертындагы бу колак тондыргыч тамаша озак кына халык телендә йөрер әле.
Аннан соң аның хәрәкәтләре дә үзгәргән. Андый ук энергияле түгел димме соң. Бара-бара да, ә монда берәр хәрәкәт ясап куярга кирәк дигән сыман селкенеп ала. Тик ул бик авыр хәрәкәтләнә сыман тоелды. Бер араны инде «тагын нишләп кенә карыйм икән» дип уйлаган кебек булды, чөнки ул көткән реакция булмады. Үзе дә аптырады, тамашачыны да бераз йөдәтте, кыскасы.
«Әйдә, Тямайга шалтыратабыз»
Кичә программасында унбишләп җырчы күрсәтелгән иде. Анда кем дүрт җыр башкара, кем өчне, кем берне. Кызык ич инде, ничек сайлап алганнар? Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Зөлфәт Хәким кебек мэтрларның булуы аңлашыла, ә менә калганнарын ничек?
«Сайлау элементар рәвештә булды. Иң популярлары, һәрвакыт «топ»та булучылар. Ул «топ»ны уйлап чыгарып булмый бит. Аларны күбрәк тыңлыйлар, концертлары булып тора... Кемнәр һәрвакыт каймак булып өстә йөри, менә аларның барысын бергә җыйдык та алып килдек», – дип аңлатты Гөлназ Сәфәрова.
Каймакның каймагын җыйганнар дигән очракта, программада тамашачыга бик еш күренмәгән Эльвира Хамматова, Мәликә дә бар иде. Алар инде күбрәк «ностальгия» эффекты өчен булды дип аңладым. Ярар, анысы соңрак. Ә нигә Фирдүс Тямаев юк, ә?
Гөлназ Сәфәрова: «Ул сорауга менә Рамил җавап бирсен».
Рамил Шәрәфиев: «Безнең тәкъдим һәрвакыт бар, без бөтен кешене дә чакырабыз».
Гөлназ Сәфәрова: «Ул сорауны, бәлки, Фирдүскә бирергә кирәктер?»
Данир Сабиров: «Әйдә, Тямайга шалтыратабыз».
Рифат Зарипов: «Ул синекен алмый».
Айдар Галимов: «Ярар, үзем шалтыратам».
Кайнар бәрәңге уены кебек булып алды бу. Аңламадык инде нигә булмавын. Данир Сабировтан шундый нәтиҗә: «Монда каймак өсләре җыелган, ә Фирдүс үзен капкач дип саный», – дип шаяртты. Банка капкачы дип аңларга кирәктер инде монда. Каймакның нинди хәлдә торуы капкачның ничек ябылуыннан да тора бит әле.
Бөтен кеше дә катнашмагач, үпкәләүчеләр дә булган икән. Булган. Нигә мин бер генә җыр җырлыйм, нигә мин бөтенләй катнашмыйм диючеләр... Мәликә белән Эльвира Хамматова гына берәр җыр башкарды. Бу программа да дүрт сәгать барды. Аннан да артык булса, Алла сакласын дип әйтергә туры килмәгәе.
Туган көнең белән, «Татар радиосы»!
«Мул» табынга азактан «Татар радиосы»нда 20 ел дәвамында эшләгән хезмәткәрләре чыгып, радионың гимнын җырлады. «Яхшы кәеф бездән башлана» дигән сүзләрне һәр татар кешесе белә торгандыр инде. Туган көнен шәп компания – тыңлаучылары белән үткәрде ул. Табының мул, йөзең ачык булды, «Татар радиосы». Яңа хитлар, яңа проектлар, яңа үрләр яула. Чөнки яхшы кәеф сездән башлана.