Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татар кызы-2022»: «Энҗенең җиңүе бүгенге татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрде»

Кичә «Пирамида» концертлар залында Республикакүләм «Татар-кызы-2022» бәйгесе узды. «Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина гран-при алды. Милли журналистның җиңүе татар журналистикасына тәэсир итә аламы?

news_top_970_100
«Татар кызы-2022»: «Энҗенең җиңүе бүгенге татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрде»
Салават Камалетдинов

Татарның иң-иң кызлары кичә «Пирамида» сәхнәсеннән үзләре турында белдерде. 11 финалист кыз «Татар кызы-2022» исемен алу теләге белән янды, әмма бу кичәдә бер кызның гына хыялы чынга ашты.

Татарның 11 асыл кызы

«Интертат» һәм «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина гран-при алды. Энҗе өчен үзебез дә җанаттык. Сәхнәдән «Габидуллина» фамилиясе ишетелгәч тә, өмет өзелгән кебек булган иде. «Энҗе Алмаз кызы» ишетелгәннән соң гына: «Бер генә Энҗе бит! Безнең Энҗе!» – дигән уй йөгерде. Шатлыкның чиге юк иде инде.

Минем янда безнең тәрҗемәче Алена Низамова утырды. Ул 2006 елда «Керәшен чибәре» бәйгесендә җиңгән булган. «Мин аны аңлыйм: ул хәзер тормышындагы бик мөһим моментны кичерә», – дип куйды. Бу мизгел кызларның барысы өчен дә дулкынландыргыч булды.

Бәйге кысаларында билгеләнә торган «Казан гүзәле-2022» исеменә Казан кызы Зәринә Әгълиуллина лаек булды. Әтнә районыннан Гөлия Хәкимова махсус призга лаек булды, аңа 30 мең күләмендәге махсус бүләкне Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тапшырды.

Номинацияләр:

  • «Иң уңган кыз» – Регина Шәйгарданова (Мөслим районы)
  • «Иң назлы кыз» – Язгөл Миңнуллина (Казан)
  • «Иң зыялы кыз» – Зилә Минһаҗева (Югары Ослан районы)
  • «Иң тырыш кыз» – Язилә Әгълиуллина (Мөслим районы)
  • «Иң серле кыз» – Рәмилә Шәмсемөхәммәтова (Яр Чаллы)
  • «Иң сөйкемле кыз» – Камилә Сөнгатова (Лаеш районы)
  • «Иң ягымлы кыз» – Айгөл Шакирова (Балык Бистәсе районы)
  • «Иң кыю кыз» – Сиринә Насыйбуллина (Яшел Үзән районы)
  • «Иң максатчан кыз» – Гөлия Хәкимова (Әтнә районы)
  • «Иң зирәк кыз» – Зәринә Әгълиуллина (Казан)
  • «Иң моңлы кыз» – Энҗе Габдуллина (Актаныш районы)

Кызларга бәя биргән жюри әгъзалары белән дә таныштырып китәм: Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова, «Бала-сити» балалар бакчасы генераль директоры Альбина Насыйрова, «Туган авылым» милли-туристик үзәгенә нигез салучы Радик Габдрахманов, «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, телевидение дикторы, алып баручы Инсаф Абдуллин, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова, Республикакүләм «Татар кызы-2021» бәйгесе җиңүчесе Айгөл Котдусова.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кичә Энҗе сәхнәдән әти-әнисенә, бәйгене оештыручыларга, үзе өчен җан аткан хезмәттәшләренә рәхмәтләр әйтте. Бүген эшкә килгәч тә: «Мин әле дә ышанмыйм», – дип елмайды.

Мин көтмәгән идем. Әйе, бәйгегә кызык өчен түгел, ә максат, хыял белән киләсең. Ул үсеш, яңалык бирә. Җиңү теләге күңелнең бер читендә бар иде, әмма: «Мин җиңәргә тиеш», – дип, башкалардан өстен чыгарга тырышмадым. Эшне башладың икән, ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бөтен йөрәк, күңел белән ихластан, максимумга тырыштым. Ышанасы килми әле, бу бит – җаваплылык, дәрәҗә. Узган елларның җиңүчеләренә карагач: «Ул бит та-тар кы-зы», – дип уйлый идем. Үземнең дә шул дәрәҗәдә булуымны аңлау юк әле. Бик күп игътибар булуга да өйрәнелмәгән», – дип уртаклашты ул.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Без кызларны шәһәр һәм авыл кызларына бүлмибез»

Кичә башланыр алдыннан журналистлар өчен Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров белән очрашу булды.

«Татар кызы» бүгенге көндә тулы бер хәрәкәткә әверелде. Матурлык, сәләт, милли традицияләр бәйрәменең тирән мәгънәсе, эчтәлеге бар. Бу – матурлык бәйгесе генә түгел. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз ана теле, милләт сагында тора. Бөек мәгърифәтчебез Мөхлисә Бубыйның шундый сүзләре бар: «Татар хатын-кызының беренче вазыйфасы – ана телен саклау». Бу сүзләр әлеге бәйгенең шигаре була ала. Бәйгедә катнашучы кызларыбыз да үзләренең мәгърифәтче хатын-кызларның варислары булуларын дәлилләп күрсәтә. Бу инде – тулы бер миссия.

Фото: © Салават Камалетдинов

Без кызларны шәһәр һәм авыл кызларына бүлмибез. Аларның һәрберсе – заманча, затлы, зәвыклы. Без тел мәсьәләсенә басым ясыйбыз. Туган телне камил дәрәҗәдә белү безнең кызлар өчен табигый. Алар Республика дәрәҗәсенә күтәрелә алган икән, бу мәсьәләдә сораулар булу мөмкин түгел», – дип сөйләде ул.

Без аның сөйләвен көчкә ишеттек, әлбәттә. Оркестр уйнап торган фойеда, кеше арасында бер кеше сөйләгәнне ишетү бер дә җиңел түгел ул.

«Татар кызы» бәйгесе дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина сүзләренчә, бәйгедә иң мөһиме – шәхес. Кызлар бер ай дәвамында әзерләнде: Татарстанның билгеле ханымнары белән очрашты, остаханәләрдә катнашты.

Кичәдә финалистларның чыгышы артистлар, «Казан» бию ансамбле чыгышлары белән үрелеп барды. Кызлар һәм ансамбль егетләре «Зәңгәр шәл»не күрсәтте, парлы бию башкардылар. Кызлар һәрвакыт сәхнәдә бергә булды. Кызлар төрле халыкларның биюләрен дә башкарды. Быелгы финалистларны котларга узган елгы җиңүче кызлар да килгән иде. 

Быелгы «Татар кызы»ның финалы мәгърифәтчелеккә багышланган иде. Кызлар үзләре яшәгән җирлектән чыккан билгеле хатын-кызлар белән таныштырды. Энҗе Россиянең атказанган спорт мастеры Фирая Солтанова-Жданованы сайлаган иде. Ул җиңел атлетика белән шөгыльләнгән, Олимпия уеннарында катнашкан. Көрәш яратучы Энҗенең «Татар кызы»нда спорт темасын күтәрүенә шаккатасы юк инде.

Ташкентка бару мәсьәләсе: «Бер кызыбыз да игътибарсыз калмаячак»

Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесендә җиңгән кыз Халыкара дәрәҗәдә уздырыла торган «Татар кызы»нда Татарстанны тәкъдим итә. Бәйге киләсе елда Ташкентта була. Тик бу очракта бер нечкәлек бар. Халыкара этап 2 ел кичектерелде. Узган елгы җиңүче кызлар да бар бит. Кем барачак соң инде?

«Халыкара этапка әзерлекне башлагач билгеләрбез, әлегә аның турында әйтеп булмый», – диде Гүзәлия Гыйниятуллина.

«Бу мәсьәлә буенча уртак фикергә килербез. Үзбәкстанда уза торган бәйгенең кичерелүенең объектив сәбәпләре бар. Киләсе елда яз айларында бәйге булачак. Бүгенге көндә әзерлек бара. Бер кызыбыз да игътибарсыз калмаячак», – диде Данис Шакиров.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Татар кызы»нда җиңүе белән Энҗе бүгенге татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрде»

Энҗе мәктәпне тәмамлаганнан бирле «Татар-информ»да эшли. Аның гади телдә язылган мәкаләләре дә күп укыла. Татар журналистының «Татар кызы» бәйгесендә җиңүе милли журналистикага ничек тәэсир итәр, дип, фикерләр дә сораштым.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең социаль челтәрләр буенча директоры Алсу Исмәгыйлева:

«Татар кызы» бәйгесенә нигез салынганнан бирле күзәтеп баручы кеше буларак, соңгы 2-3 елда шундый тенденция күрәм: бәйгенең дәрәҗәсе арта. Ни өчен? Бәйгенең милли үзаңга, мохиткә, тормышка йогынты ясарлык потенциалы булуны аңлый башладылар. Бу, бәлки, 2017 елда татар халкына килгән сынаулар белән дә бәйледер.

Быелгы «Татар кызы» бәйгесендә татар журналистының җиңеп чыгуы – милли үзаңның үсүенең символы. Беренчедән, ул – татар журналистикасының хәзерге торышына игътибарны арттыра. Бу – өмет уята торган җиңү булды. Журналистикага, милли мәгарифкә килгән кешеләр һөнәр сайлыйсы булганга гына сайламаган ул һөнәрне, бу – миссия. Болар – зур акчалар эшләп була торган профессияләр түгел, бу профессиягә күңел генә тартып китерә ала. Энҗе бу профессиядә эшли икән, димәк, аны татар журналистикасына күңеле тартып китергән. Аның «Татар кызы» бәйгесендә җиңүе лаеклы. Ул – кыяфәте, гореф-гадәтләре, тәрбиясе белән генә түгел, бөтен күңеле белән татар кызы.

Фото: © Салават Камалетдинов

Аның чын татар кызы булуы интервьюдан ук күренеп тора бит. Үзен укыткан мөгаллимнәргә, остазларга рәхмәт әйтә белүе, аларның хезмәтен бәяли белүе Энҗенең шәхес булып өлгергәнлеге турында сөйли. Яшь булуына карамастан, Энҗедә аксакаллар акылы бар. «Татар кызы» бәйгесендә шундый кыз җиңәргә тиеш иде. «Татар кызы»нда җиңүе белән Энҗе бүгенге татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрде.

«Татар кызы»нда җиңгән һәр кыз үз һөнәренең дәрәҗәсен күтәрә»

«Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова:

Бәйгедә төрле һөнәр ияләре катнашты. Булачак табиб, укытучы, архитектор, журналист та булды быел. Татар кызы кайсы һөнәрне сайласа да, ул татар кызы булып кала. Энҗенең журналист булуы ничек аерылып тора? Менә мин аш-су буенча остаханәдә катнаштым, алар белән фикерләр дә алыштык. Энҗе: «Минем эшем бетте», – дип яныма килеп тә басты, сорауларын да бирә башлады. Бездән чыккан фикерне шунда ук сайтта да бастырып чыгарды. Икенче көнне «Бала-сити» директоры Альбина ханым белән очраштылар. Очрашуга бетүгә, ул интервью ала һәм элеп тә куя. Энҗенең җитезлеге, тәвәккәллеге! Ул ачык күңелле, анда мөлаем йөз, сөйкемле караш та бар, аның эче чиста. Ул укый, эшли, бию түгәрәгенә йөри. Ул – Джон Мусинда җыр буенча белем алган кеше. Ул – үзе өстендә эшли торган шәхес кызыбыз. 

«Татар кызы»нда җиңгән һәр кыз үз һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрә. Мәсәлән, табиб янына татар әбисе килә икән, ул башка телдә кайсы җире авыртканын аңлата алмый бит. Безнең кызлар рәхәтләнеп татарча сөйләшә, сөйкемлелек тә җитә аларда», – дип сөйләде ул.

Сөйләшү азагында ул: «Бик матур тантана булды, бик сөендек», – диде. Без дә бик сөендек, дип җавап кайтардым. «Сез дә бик матур итеп әзерләнеп килгән идегез. «Энҗе» дип язулар тотып торганыгызны күрдек. Бу – коллективның дуслыгын күрсәтә. Мин «Татар-информ»га сокланып утырдым. Бу – зур гамәл! Энҗебез бик матур коллективта эшли икән», – диде ул.

Фото: ©  Салават Камалетдинов

Рәхмәт!

Шулай итеп, «Татар кызы-2022» узып та китте. Ташкентка Татарстаннан кайсы кыз барасы әлегә ачык сорау булып кала.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 декабрь 2022
    Исемсез
    Бу бәйгедә катнашу гына да инде зур җиңү булып тора.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100