news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар хитлары авторы, яман шештән вафат булган Гөлназ Даутованы искә алу кичәсе уза

Концертка керү ирекле.

news_top
Татар хитлары авторы, яман шештән вафат булган Гөлназ Даутованы искә алу кичәсе уза
https://www.instagram.com/gulnazikinzilya/

22 май көнне Түбән Кама районы Югары Чаллы авылында популяр җырлар авторы, татар эстрадасына бик күп хитлар бүләк иткән шагыйрә Гөлназ Даутованы искә алу кичәсе үткәрелә. Чарада Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Римма Никитина, Гөлнара Габидуллина, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илдар Хәкимов һәм башка популяр артистлар катнашачак.

Оештыру эшләре белән Гөлназның әнисе һәм җырчы Айгөл Бариева шөгыльләнә. «Безнең арабыздан бик иртә китеп барган дустыбыз Гөлназ Даутованы бергәләп искә алыйк, дуслар», — дип язган Айгөл Бариева инстаграмдагы афишада.

Концерт Гөлназның туган көненә багышлап үткәрелә. Шагыйрәгә 20 май көнне 43 яшь тулган булыр иде.

Чара 19.00 сәгатьтә башлана. Керү бушлай.

Гөлназ Даутованың яман шеш авыруыннан вафат булуы турында язган идек.

«Каберемә гөлләр утыртырсыз»: 42 яшьлек шагыйрә Гөлназ Даутованың кызы ятим калды


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар