Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар хитлары авторы Гөлназ Даутова яман чирдән вафат

Бу хакта аның дуслары һәм җырчылар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

news_top_970_100
Татар хитлары авторы Гөлназ Даутова яман чирдән вафат
https://www.instagram.com/gulnazikinzilya/

Шагыйрә һәм популяр композитор Гөлназ Даутова вафат. Ул соңгы елларда яман чир белән көрәште. Кайгылы хәбәрне аның якын дуслары һәм җырчылар инстаграмда хәбәр итте. 

Гөлназ Даутованың җырларын Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова кебек популяр җырчылар башкара. Гөлназ Даутовага ярдәм итү йөзеннән алар берничә тапкыр хәйрия концертлары да оештырдылар.

Җырчы Лилия Муллагалиева үзенең инстаграм аккаунтында: «Әй, Гөлназ, Гөлназ. Ел саен синең гөмбәләрне ашый торган идек. Быел да менә кайтып килербез дип йөрдек. Шундый яшь килеш арабыздан китеп бардың. Урыннарың оҗмахта булсын. Синең җырларың һәрвакыт безнең күңелләрдә, халык йөрәгендә яшәр», — дип яза. 

«Дустыбыз, Гөлназыбыз, ничек көрәштең, ничек ярыштың, һәрвакыт нинди ут идең бит. Шул хәтле интеккәнең өчен урының оҗмахта булачак, дускаем!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Эй Голназ Голназ????Ел саен синен гомбэлэренне ашый торган идек,быел да менэ кайтып килербез дип йордек булмады, ???Шундый яшь коенэ АРАБЫЗДаН китеп бардын,,????урыннарын ожмахта булсын ????энекэенэ,эткэенэ,кызына,туганнарына сабырлык,???? Синен жырларым,хэрвакыт безнен кунеллэрдэ,Халык йорэгендэ яшэр!! Хуш Голназ,???Саубуллашу Буген Мамадыш райоы Югары Кызганчы авылында була??? #сонгыюл #хушлашу #исэннэрненкадеренулгэннэрненкаберенбел #сэламэтбулыйк #гафуит #прости #хуш #прощай #голназдавытова

Публикация от ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВА (@lilia_mul)

Авыр язарга. Фикерләрем чуала. Әти-әнисенә, кызы Инзиләгә сабырлык бир, Аллаһы Тәгаләм», — дигән дусты Айгөл Бариева. 

Ришат Төхвәтуллиннаң фан төркеме дә: «Гөлназ Даутова — мәңге безнең йөрәкләребездә. Урыныгыз оҗмахта булсын, Гөлназ апа», — дип язып, шагыйрәнең Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина белән төшкән фотосын урнаштырганнар. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Иртән торуга ук ,тагын авыыыр хәбәәәр??‍♀️?????? Дустыбыз,Гөлназыбыыыз,ничек көрәштең,ничек ярыштың,һәрвакыт нинди ут идең бииит.... Шул хәтле иңтеккәнең өчен Урының һичшиксез Оҗмахта булачак дускаем! Авыр язырга...ни дип язырга да белмим...фикерләрем чуала...??‍♀️??‍♀️??‍♀️ Яшьләр китәәә биит??????? Әти әнисенә,Кызы Инзиләгә сабырлык бир Аллаһым Тагәлә???? Хушлашу бүген ,Мамадыш районы, Югары Кызганчы авылында булачак?

Публикация от Айгуль Бариева засл.артист РТ (@aigul_barieva)

«Саубуллашу бүген Мамадыш районы Югары Козгынчы авылында була», — дип хәбәр итә җырчылар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100