«Каберемә гөлләр утыртырсыз»: 42 яшьлек шагыйрә Гөлназ Даутованың кызы ятим калды
Мәкерле чир аяп тормый. Озак вакытлы көрәштән соң, яман шеш тагын берәүне җиңде — арабыздан талантлы шәхес, бик күп популяр җырлар авторы Гөлназ Даутованы алып китте ул. «Интертат» аның якыннары һәм иҗатташ дуслары белән аралашты.
Көзнең кара төнендә яман шеш авыруы арабыздан 42 яшьлек шагыйрә, композитор, Гөлназ Даутованы алып китте. Иң кадерле кешесе, бердәнбере — Инзиләсе ятимә калды, әти-әнисе яраткан кызларын югалтты.
Гади, җор телле, хисле, гадел, янып яшәүче, талантлы. Якыннары һәм иҗатташ дуслары, бөтенесе бер авыздан, әнә шундый матур сыйфатлар белән тасвирладылар мәрхүмәне.
Гөлназ Даутова Мамадыш районының Югары Козгынчы авылында дөньяга килә. Ул сабый вакытта гаиләләре белән Түбән Кама районының Югары Чаллы авылына күченеп киләләр. Гөлназ шунда балалар бакчасына йөри, урта мәктәпне тәмамлый. Алабуганың мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлаганнан соң, авылына кайтып, мәдәният йортында эшләп ала. Аннан кабат Түбән Камага китеп төпләнә. Каты авыруына да бирешмичә, тирә-юнен җыр-моң, шигырь белән ямьләндереп, үзен иҗатка багышлап яши. Гөлназ Даутованың җырларын эстрадабызның Габделфәт Сафин, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Айгөл Бариева, Эльмира Сөләйманова, Илдар Әхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Илдар Хәкимов, Римма Никитина, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм башка бик күп популяр артистлары башкара.
Кызганыч, Гөлназ апага гаилә бәхете генә насыйп булмаган. Яшьлегендәге бердәнбер мәхәббәтенә тугры калып, тормышын башкалар белән бәйләмәгән ул. Йөрәгенең бөтен җылысын биреп, беренче мәхәббәте истәлеген — кызы Инзиләне үстергән. Инзиләгә 17 яшь тула. Ул бүгенге көндә Түбән Каманың педагогия көллиятендә белем ала.
Зөләйха Даутова: «Кызымның соңгы әманәтен үтәдек»
Гөлназ апа гомеренең соңгы айларын авылда, әти-әнисе йортында үткәргән. Әнисе Зөләйха ханым Гөлназның соңгы минутларына кадәр тырмашып, яшәргә омтылуын әйтте.
«Балакаем ахыргача үз аңында булды. Үләсен белеп яшәде. Шуңа да карамастан, беркайчан төшенкелеккә бирелмәде. Оптимист иде. Никадәр авыртулар күреп тә, сер бирмәде. Чыдам булды.
Ә без нәрсә күрәбез, нәрсә ишетәбез, нәрсә укыйбыз — барысын да кыланып карадык. Ни белән генә дәваламадык. Ләкин чир бездән көчлерәк булып чыкты. Алып калып булмады.
Төгәл тугыз ел да унбер ай көрәште балакаем шушы авыр чир белән. 2010 елда сул күкрәгендә шеш таптылар. Катлаулы операцияләр кичерде, күкрәген алдылар. Баштарак гел тикшеренеп торды. Соңрак чирне җиңдем дип йөри башлаган иде. 2018 елда сөякләрдә метастаза киткән икәнлеге билгеле булды.
Шул вакытларда муенда башын тота торган үзәк умырткагы сынып, тагын бер катлаулы операция кичерде. Анысын Мәскәүдә ясаттык. Ул операция кыйммәтле булып чыкты. Гөлназның җырчы дуслары бик нык ярдәм итте ул вакытларда. Айгөл Бариева белән Лилия Муллагалиева хәйрия концертлары оештырдылар.
Операциясе унышлы чыкса да, метастазасы сөякләрен тарката башлады. Хәле авырлаша барды. Бу елның март аенда оныгым белән авылга кайтканнар иде. Апрель аенда инде урын өстенә калды», — дип сөйләде Зөләйха апа.
Мамадышның Югары Козгынчы авылында җирләүләре — Гөлназ апаның үз теләге булган.
«Югары Козгынчы минем тормыш иптәшем — Разат абыегызның туган авылы. Мин шунда килен булып төштем. Гөлназ да шунда туды. Авырый башлагач: „Әнкәй, үләм икән, мине монда калдырмагыз. Козгынчыга алып кайтып, кендек каным тамган урында җирләгез“, — диде. Әманәтен үтәдек. Кызыбыз тыныч йоклар, Алла боерса», — ди Зөләйха апа.
Лилия Муллагалиева: «Аның җырларына көйләр язып, зур сәхнәләрдән яңгыратырбыз әле»
«Бер атна элек мессенджерларда язышып, хәлләрен сораган идем. „И, төрле чак була инде. Әйбәт түгел, алга китеш юк шул“, — диде. Уңган, булган, тырыш Гөлназыбыз арабыздан китеп барды», — дип башлады сүзен җырчы Лилия Муллагалиева.
«Гөлназ белән аның әти-әнисе бик тәмле итеп гөмбә тозлый, аннары ул гөмбәләрне артистларга тарата иделәр. Ел саен Гөлназ янына атап гөмбәгә кайта идек. Быел да безне бик көтте. Кайтып килү планыбызда бар иде. Кызганыч, дөнья мәшәкатьләре белән, җитешә алмый калдык.
Без Гөлназ белән аларның авылында концерт куйганда таныштык. Алар җырлы-моңлы гаилә. Аның әтисе дә мәдәният йорты мөдире булып эшләде. Гөлназ үзе дә иҗади кеше булгач, артистлар белән аралашырга бик ярата иде. Ярдәмчел иде. Кулыннан киләме, килмиме, бөтен көчен биреп, булышырга тора иде. Без аның белән Казанга килгәндә дә очраша идек. Концертларыбызны бер дә калдырмады. Ул, гомумән, безгә генә түгел, башка җырчыларның концертларына да — Чаллыга дисеңме, Зәйгәме, Түбән Камагамы, тортлар пешереп, килеп җитәр иде. Ачык, киң күңелле кеше иде.
Мин аның җырларын җырламадым. «Син бит үзең көйне матур язасың», — дия иде. Миңа, нигәдер, җырларын тәкъдим итмәде. Аның әле язылган шигырьләре күп калган. Киләчәктә аның җырларына көйләр язып, зур сәхнәләрдән яңгыратырбыз әле.
Айгөл Бариева: «Гадилек, ихласлык бер-беребезгә тарткандыр безне»
Җырчы Айгөл Бариева Гөлназ Даутова белән иң беренче танышкан вакытларын искә алды. Дусты турында җылы хатирәләре белән уртаклашты ул.
«Гөлназ белән без бик күптәннән таныш. Төгәл генә әйтә алмыйм, ләкин аралаша башлавыбызга ун гына ел да түгелдер. Без аның белән очраклы рәвештә танышып киттек. Гөлназ ул вакытта үзләренең авыл мәдәният йортында эшләп, җырчылар белән элемтәгә кереп, безне концертлар куярга чакыра иде. Ул миңа да шундый тәкъдим белән чыкты. Мин беренче тапкыр Югары Чаллыга концерт белән кайткач, аралашып киттек. Гөлназ шуның хәтле гади, ихласлык бөркелеп торучы кеше иде. Мин үзем шундый кешеләрне бик яратам. Без, иң беренче чиратта, шуңа да бер-беребезгә тартылганбыздыр дип уйлыйм. Үз кешеңне әллә каян тоясың бит ул. Мин дә андагы ихласлыкны күреп алдым. Миңа аның нинди бар — шундый булуы бик ошый иде. Әле генә килеп сүгәргә мөмкин иде ул, шул минутта ук рәхәтләнеп көлеп җибәрергә. Аның эчендәгесе тышында иде. Мин үзем дә шундый. Эчемдә берни дә сакламыйм.
Гөлназның үзен дә, гаиләсен дә бик яраттым. Казанга килеп чыкса, миңа һәрвакыт кунакка килә иде. Минем тормыш иптәшемне, балаларымны белә иде. Аның белән бик якыннан аралашып яшәдек. Шулкадәр якын иде ул миңа. Гадилек, ихласлык бер-беребезгә тарткандыр безне.
Соңгы елларда аның иҗаты тагын да күтәрелеп китте, ул яңа сулыш белән җырлар яза башлады. Бер-бер артлы иҗат җимешләре дөнья күрде. Бүген аның җырларын эстрадабызның бик күп хөрмәтле җырчылары башкара.
Гөлназ бу яман чир белән озак еллар көрәште. Хәтта бу да аның бик тә тормышны яратучан икәнлеген дәлилли. Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә, якыннарыбызга да бу чир белән авыруны күрсәтмәсен. Ләкин кайбер кеше андый хәбәрне ишетү белән күңел төшенкелегенә бирелә, сула. Ә ул соңгы минутына кадәр көрәште, яшәргә тырышты. Энергиясе ташып тора иде.
Гөлназ соңгы елларда дин юлына басты, намазлар укый башлады. Дингә дә ул юкка гына килмәгәндер дим. Минемчә, үзе янына алыр алдыннан, Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренә дөрес юлга басарга мөмкинлек бирә. Минем бу дөньяда газаплар күргән кешенең бакыйлыкта авырлыклар аша үтмәве турында укыганым бар. Гөлназ бу тормышта бик зур сынаулар үтте. Аның рухы шат булыр, ул, һичшиксез, оҗмахка эләгер дип ышанасым килә. Ә без исә дустыбызны һәрвакыт җырлары аша якты итеп искә алырбыз.
Беләсезме, ул бик шәп кеше иде. Мин аның турында хәтта елап сөйли дә алмыйм. Ут иде ул, ут. Шау-гөр килеп, көлә-көлә, бөтенебезне үз итеп, ятсынмыйча килеп керер иде кунакка килгәндә. Йөз ел таныш кешеләр кебек сөйләшеп утыруыбыз миңа вакыт-вакыт сәер дә тоела иде.
Җирләргә кайткач, әтисе белән сөйләшеп тордык. Гөлназ әтисенә нык охшаган икән. Холкы белән дә, йөз-кыяфәте белән дә. Әтисе дә шундый ук ачык, сөйләшергә ярата. Андый кешеләргә шаккатасың. Гаиләләре белән чиста күңелле кешеләр булуларына тагын бер кат инанып кайттым бүген.
Гөлназның дөнья күрмичә калган шигырьләре күп. Без аларны, һичшиксез, халыкка чыгарырга тиешбез. Бу эшне ахырынача җиткерербез дип уйлыйбыз. Гомумән, дустыбыз турындагы истәлекләрне барлап, аның исеме онытылмасын өчен, кулдан килгәнне эшләргә тырышырбыз.
Аның вафатын ишеткәч, бик күп артистлар шалтыратып, матди яктан ярдәм иттеләр. Аларга бик зур рәхмәт. Изге эшне кычкырып сөйләмиләр. Шуңа исемнәрен атамыйм, алар үзләре белә. Социаль челтәрләрдә кайгы уртаклашып язучыларга, безнең белән булганнарга — барысына да зур рәхмәт.
Иң зур ярдәм хәзер Гөлназның кызына кирәк. Инзилә ялгыз калды. Әнисез калу — бик зур хәсрәт. Шуңа күрә Инзиләгә булдыра алганча ярдәм итәргә тырышырбыз, калдырмабыз, аның белән элемтәдә булырбыз дип уйлыйм», — дип сөйләде Айгөл Бариева.
Рәсим Низамов: «Бүгенге концертта аның җырын башкарачакмын»
Җырчы Рәсим Низамов Гөлназ Даутова белән иҗат турында аралашып яшәүләрен әйтте.
«Репертуарымда аның җырлары шактый. Бик талантлы, булган кеше иде. Түбән Кама якларында булсак, яныбызга ялт итеп килеп чыга иде ул. Бөтен җиргә җитешә иде. Гөлназ, авыруы бар икәнен белгәч тә, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәде. Тормышка теше-тырнагы белән ябышып, җиңәм дип, авыруы белән көрәшеп яшәде. «Кызым өчен яшисем бар», торган иде.
Хәзер мин юлда. Бүген Чаллыда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Гөлназның көе һәм сүзләренә «Ялгызым калдырма» дигән җырны башкарачакмын. Әлеге җырым аңа дога булып барып ирешсен. Тамашачы белән дә искә алырбыз», — ди ул.
Алия Карачурина: «Һәр концертта сәхнәгә чәчкә күтәреп менә иде»
Җырчы Алия Карачурина Гөлназ Даутова сүзләренә язылган «Тәүге тапкыр» җырын бик яратып башкара. Алия Гөлназның Түбән Камада узган бер генә концертларын да калдырмавын, һәрвакыт сәхнәгә чәчәк бәйләме күтәреп менүен искә алды.
Җырчы, алып баручы Булат Бәйрәмов та Гөлназның бик аралашучан, ачык, оптимист кеше булуын билгеләп үтте. «Кунакчыл, якты йөзле, тәмле сүзле иде Гөлназ. Ул якларга концертлар белән кайтканда чәйләр куеп, бәлешләр пешереп каршы ала иде безне. „Иде“ дип сөйләргә дә әллә ничек. Ышанасы килми», — ди ул.
Җырчы Гөлнара Габидуллина: «Без Гөлназга ел саен гөмбәгә заказ бирә идек. Аның әти-әнисе дә, үзе дә бик оста гөмбәчеләр. Ул гөмбәне шул хәтле тәмле итеп тозлыйлар. Быел да гөреҗдә алырмын дигән идем, кызганыч, күрешергә өлгермәдек.
Өч көн элек смс җибәргән идем. «Гөлнара апа, әни авыр хәлдә бит, яза алмый», — дип кызы җавап бирде. Аннан менә шундый авыр хәбәрне ишеттем. Мин аның җырларын башкарырга җитешми калдым. Дусларча аралаша, һәрдаим элемтәдә тора идек. Ул миндә бер тапкыр кунак та булды әле. Казанга килгәч кергән иде. «Нигә һаман җыр ала алмыйсың инде син миннән?» — дип гел шаярта иде.
Гөлназ бик гадел, темпераментлы, хисле иде. Иҗат кешеләре шундый була бит алар. Бераз очып та китәбез.
«Якташларым — мамадышлыларны аеруча яратам. Мин тамырларым белән шуннан, дия иде ул», — дип искә алды Гөлнара Габидуллина иҗатташ дустын.
Фәния Зиннәтуллина: «Аларның сыйныфларыннан инде өченче кешене шушы авыру алып китте»
Күршесе, бергә уйнап үскән дусты Фәния Зиннәтуллина Гөлназ белән хушлаша алмый калуына үкенә. «Аны иртәнге биштә үк алып киткәннәр безнең авылдан. Озатырга кайтырбыз дигән идек, җитешмәдек. Көне дә Гөлназны жәлләп елагандыр, яңгыр сибәләп торды», — дип башлады ул сүзен.
«Гөлназ миннән ике яшькә бәләкәйрәк, бездән ике өй аркылы гына үскән кыз. Сабый вакытларыбыз бергә үтте, бергә уйнап үстек, яшүсмер чакта клубларга да бергә чыгып йөри идек. Икебез бер уку йортын тәмамладык.
Гөлназ талантлы гаиләдә туып-үсте. Аның әтисе авыл клуында директор булып эшләде. Бик оста итеп баянда, тальянда уйный. Әнисе дә, энеләре дә - барысы да сәхнәдә чыгыш ясыйлар иде.
Гөлназ авырганда да гел хәлен белешеп тордык. Ул Түбән Камада яшәгәндә дә аралашып яшәдек. Китеп барды шул, ни хәл итәсең. Инде операцияләр кичергәч, ул чирне җиңдем дип уйлаган иде.
Берсендә Сабантуйдан соң яныбызга машина белән килеп туктады. Сөйләшеп киттек тә, менә җил тиде ахры, муен борымый башлады әле, ди. Тәрәзәңне ачып йөрисеңдер машинаңда дип көлештек кенә ул вакытта.
Гөлназның кызы да үзенә охшаган. Уңган, чибәр, талантлы. Таланттан талант туа инде, дип сөйләшәбез аның турында.
Очып китәрдәй дәртле кеше иде ул. Матур итеп җырлый иде. Берсендә Ринат Рәхмәтуллин репертуарыннан «Тормыш китабы» дигән җырны сәхнәдә башкарган иде. Шуны ишеткән саен әлеге җыр Гөлназның язмышы турында сыман тоела. Күзләремә яшьләр килә.
Аның иҗади сәләте эчендә яшеренеп яткандыр. Кисәк кенә килеп чыкты ул. Әтисе җырга-моңга хирыс кеше булгач, Гөлназга да күчкән бу сәләт.
Нибары 42 яшендә гүр иясе булды. Аларның сыйныфлары нигәдер шундый — инде өченче кешене шушы авыру алып китте.
Гөлназ бик ягымлы, кызы өчен өзелеп торучы әни иде. Авырган вакытта да кызын уйлады. Берсендә миңа хәбәр итә. «Фәния апа, кызымның туган көне җитә. Бүләккә заказ биргән идем. Шуны гына алып кайтып тапшыра алмассыңмы?» — ди. Үзе авырып ятканда да баласын кайгыртты.
Бер елны Сабантуйга бик матурланып, яулыклар бәйләп, ябыгып кайтты. Артистлар белән аралашып, мәш килеп йөрде. Карале, Гөлназ, сине танырлык түгел, җырчылар арасында йөреп, үзең дә чын артистка әверелеп беткәнсең бит», — дип көлдек. «Апа, диета тотам, күп ашадым ул кыстыбыйларны, җитте», — дигән иде шул вакытта.
Җырчылар белән гел элемтәдә торды. Авылыбызда беренче концертларны оештыручы да ул булды. Гөлназ ярдәме белән зур мәдәният йортыбыз гөрләп эшләп китте, авылыбыз таныла башлады», — дип сөйләде Фәния апа.
Гөлназ бәете
Түбән Чаллы авылында китапханәче булып эшләүче Фәния Хәкимханова, Гөлназ Даутовага багышлап, бәет чыгарган.
Бисмилләһи Лә илахи,
Җитәр Корбан гаете.
Мин әйтәмен, сез тыңлагыз,
Гөлназ дустым бәетен.
Яман чир белән көрәштем,
Бик күп еллар буена.
Инде бүген кереп яттым,
Җир-анамның куенына.
Яман чир алып китте шул,
Мине якты дөньядан.
Дусларым, сезгә дәшәмен,
Калдырмагыз догадан.
Әткәй-әнкәй, туганнарым,
Кызым, калдылар елап.
Табигать тә яшен түкте,
Яңгыр озатты елап.
Туганнарым, әткәй-әнкәй,
Кызымны сез какмагыз!
Мин юк диеп, рәнҗетмәгез,
Яманнардан саклагыз.
Кызым, бәбкәм, күп елама,
Су эчендә ятармын.
Каберемә гөлләр утырт,
Чәчкә булып атармын.
Көнчыгыштан кояш чыкса,
Таңнар аткан диярсез.
Капкагызга кошлар кунса,
Гөлназ кайткан диярсез.
Барчагызга әйтер сүзем,
Кумагыз дөнья малын.
Сәламәтлек сатылмый шул,
Булса да кесә калын.
Әткәй-әнкәй, туганнарым,
Күршеләрем, дусларым.
Барчагызга рәхмәт әйтәм,
Инде бәхил булыгыз!