Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халкының милли баш киемнәре

"Татар-информ" Татарстан Республикасының Милли музее белән уртак проектын дәвам итә. Бу юлы милли баш киемнәре турында язабыз.

news_top_970_100
Татар халкының милли баш киемнәре

"Татар-информ" татар халкының милли киемнәре, бизәнү әйберләре турында язган иде. 

XIX йөзнең икенче яртысында кызлар арасында “ак калфак” кию аеруча киң тарала – озынлыгы 70 см га кадәр булган конус рәвешендәге калфаклар ак киҗе-мамык җептән бәйләнә. Аны маңгай бәйләвече – чуклы укалы тасма (“укачачак”) белән йөртәләр. Мондый төр калфакны чачаклы очын артка җибәреп яки кырын салып кияләр. XIX-ХХ йөзләр чигендә ул кулланылыштан чыга, әмма әле авылларда яшәп кала. 

Калфак ул – Урта Идел буе һәм Урал яны татарларының традицион хатын-кызлар баш киеме. Бәйләнгән яисә тукымадан (ешрак бәрхеттән) тегелгән. 

Соңрак шәһәр хатын-кызлары читтән китерелгән төрле төстәге буй сызыклар төшкән ефәк трикотаж тукымадан тегелгән калфакларны артыграк күрәләр. Конус рәвешендәге традицион форманы саклаган хәлдә, бу калфаклар кыскарак була (50 см тирәсе), әмма бай бизәлеше белән аерылып тора. 

XIX йөзнең икенче яртысынан ука белән тигез чигү (укалы калфак), сәйлән, энҗе тезеп чигү (энҗеле калфак), тәңкәле аппликация (тәңкәле калфак) белән бизәлгән каты кырпулы бәрхет калфакларның популярлыгы арта. Аларны кызлар да, кияүдәге хатыннар да, эчтән киелә торган баш киеме буларак, яратып кияләр. Аның өстеннән гадәттә фабрикада эшләнгән яулык ябалар. Калфаклар тегү һөнәрчелеге алга китә. XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында зур бәрхет калфаклар урынына кечкенә калфаклар (мөгез калфаклар) кулланыла башлый. Алар да яулык, япма яисә ефәк шәл астыннан кадап калдырыла.

XX йөз башында калфак төрләре күбәя: кечкенә калфаклар, кәттәҗиләр, ярымкалфаклар, түбәтәйгә охшатып ясалган калфаклар барлыкка килә. Ирләр түбәтәе дә берникадәр үзгәреш кичерә.

Калфакны бизәү өчен төрле техника ысуллары, әсбаплары, тукыма кулланылган. Мисалга, алтын җепләр белән чигелергә мөмкин. Маңгай өлеше алтын җепләр белән тасма рәвешендә бизәлә, ә түбәсе чигелергә яисә чигелмәскә мөмкин. Сәйләннәр, мәрҗәннәр, энҗе мәрҗәннәр кулланыла. Калфакларны куе тонык кызыл, зәңгәр, шәмәхә, яшел төсле бәрхеттән ясыйлар. 

XX гасыр башы

XX гасырның 20-30 нчы еллары

Унтугызынчы гасыр урталарында “ушковая” техника кулланган . Ефәк ленталардан колак формасында ясалып бергә җыелып чәчәк формасында беркетелә.

 

Калфакларны бизәүдә тагын бер техника – махсус бәрхет җеп (русча “синель”) белән бизәү. Ялтыравыклы пайеткалар, сәйлән, энҗе мәрҗәннәр дә кулланырга мөмкин. Калфак һәм түбәтәйләр көмеш яисә алтын белән йөгертелгән каты чыбык “бить” белән бизәлгән. Шулай ук, энҗе-мәрҗәннәргә охшатып, өрелгән пыяладан ясалган мәрҗәннәр белән бизәгәннәр.

 Яшүсмер кызлар “кәттәҗи” исемен йөрткән баш киеме кигән. Алар маңгайның уртасына төшерелеп киелә.

Кәләпүш тегү промыслы калфакларны бизәүдә күп төрле яңа ысуллар барлыкка китерә.

Мәсәлән, кәгазь кисәкләрен аерым чигеп соңыннан бергә тоташтыралар. Араларына тукыма, мамык кертеп, өсте кабартылып энҗе-мәрҗән белән бизәлергә мөмкин.

Формасы белән түбәтәйгә охшаш калфакларның маңгай өстендәге тасмасы каты, түбәсе йомшак итеп ясала. Алар маңгай уртасына төшерелеп киелә. 

Көймә формасында ясалган калфаклар да булган.

Кәттәҗиләрне Казан артелләрендә эшләгәннәр. “Азат хатын” артеле эшләгән. Кәттәҗи - яулык яки ефәк шәл астыннан киелә торган татар хатын-кызларның баш киеме.

Татар хатын кызлары ике толымлап үреп, башка калфакны элмәк белән дә эләктереп кия торган булган.

 

Ирләр баш киеме – түбәтәй

Көндәлек тормышта ирләр кара бәрхеттән түбәтәй кия торган булган.

Төркия белән багланыш нәтиҗәсендә фәс формасында түбәтәйләр дә барлыкка килгән. Гадәттә, түбәтәе татарча, ә өстенә төрек фәсендәге кебек чук (чуклы түбәтәй) куйганнар. Шул рәвешле, чуклы тәбәтәй, кәләпүшләр барлыкка килә. Түбәтәйләр позумент тасмалы, көмеш һәм алтын җепләр белән дә чигелеп эшләнергә мөмкин. Андый төрләре махсус бәйрәмнәрдә генә киелгән. 

Ыргак белән вак итальян бисердан бәйләнгән шәһәр малайларының бәйрәм түбәтәе. Бу төр түбәтәйләр рус мәдәнияте тәэсире нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Шәһәр байларының бәйрәм түбәтәе алтын белән йөгертелгән каты чыбык “бить”, алтын җеп, алтын позумент, пайеткалар белән бизәлеп ясалырга мөмкин.

Фәс формасына охшатып ясалган түбәтәйләр:

Ай формасы һәм биш таҗлы йолдыз-чәчәк. Түбәндәге фотода ай төрекчә урнаштырырлган – очлары белән өскә калкып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100