Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар халкының XX йөз башы милли киеме

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТР Милли музее белән берлектә татар халкының киеменә багышланган проект тәкъдим итә.

news_top_970_100
Татар халкының XX йөз башы милли киеме

Хатын-кыз киеме



XX йөз башында хатын-кыз киемендәге зур үзгәрешләр гомумшәһәр модасы тәэсирендә аның яңа төр өлгедә (крой) тегелүе белән бәйле. Күлмәкләрдә кысып торган бил барлыкка килә, иңсәләрне җиң төпләренә башлары нык җыйдыртылган киң җиңнәр тегеп утырталар. Муен уемы традицион утыртма яка белән эшләнә, тик изү ачыклыгын махсус өстәмә планка-тукыма белән каплыйлар. Күп гасырлар дәвамында кулланылган туникасыман өлге XIX йөз ахырында кире кагыла. 

XX йөз башы шәһәр хатыны киеме



Европа модасы тәэсире нәтиҗәсендә изү юкка чыга. Күлмәкнең ачыклыгын каплар өчен махсус планка тегелә; элмәкләр, каптырмалар барлыкка килә – тышкы күкрәкчәләрне кию мәҗбүри түгел. Биредә Коръән савыты күренеп тора. Күлмәк өчен үсемлек төшкән тукыма (ефәк жаккард) куллану татарларда киң таралган күренеш.            

Татар авыл кызы киеме

Авыл хатын-кызлары көндәлек тормышта ситса, киҗе мамык тукымасыннан күлмәк, үсемлек орнаментлар чигелгән алъяпкыч һәм яулык кигән.



-Киелгән кызыл яулыкны француз яулык дип тә атаганнар.

- Гарәбә, муенса кигән булырга мөмкин.

- Кыш көне йон күлмәкләре киелгән.

- Туйга ак яисә кайнатылган сөт төсендәге тукымага вак чәчәк рәсемнәре төшкән ефәк күлмәк тегелгән.


Татар авыл кызы киеме: бала итәкле ситса күлмәк, үсемлек орнаментлы тамбур чигүле алъяпкыч, яулык.

Алъяпкычлар ике төрле булган: берсе – билдән бәйләнгәне, икенчесе – канатлары җилпегән кошныкы кебек итеп тегелгән җилкәлесе.



Татар хатын-кызы аяк киеме – читекләр



Читекләр йомшак табанлы һәм үкчәле булган.

Элек-электән читекләр йомшак табанлы булган. Аларны күбрәк өйдә кигәннәр. Урамга чыкканда алар өстенә үкчәле күн калош киелгән. Үкчәле читекләр исә шәһәр модасындагы киләсе үзгәрешләрнең берсе була. Егерменче гасыр башында хатын-кыз итегенең озынлыгы кыскара, ләкин үкчә өстәлә. Татар читекләре гадәттә, казан татарларына гына хас булганча, махсус каюлы күн техникасында башкарыла.


Кокеткалы күлмәк 

XX гасыр башында Европа  модасы тәэсире нәтиҗәсендә кокеткалы күлмәк тегелә башлый. Чабу өлеше нык җыйдырылган. Итәк күкрәкнең уртасыннан һәм аркасыннан башлана. Билдә иркен, аскы өлешкә бала итәк, горизонталь җыйдырмалар ясала. Камзул тукыма кулланыла. Камзул һәм күлмәк бер ансамбльдә.



Абыстайлар киеме




Абыстайлар киеме. Татар хатын-кызларының иң киң таралган баш киеме яулык булган. Олы яшьтәге хатын-кызларның, абыстайларның муен белән башны тоташ каплый торган махсус яулык өрпәк дип атала. Өстеннән бүрек кия торган булганнар. ХХ йөз башында өрпәк кулланудан төшеп калган. Мех бүрекләр  исә хатын-кыз костюмының бер өлеше булып калган. Өрпәкләрне фабрика яулыклары, шәлләр алыштырган. Кайвакыт, мәсәлән, кунакта бер кат яулыктан гына калмас өчен, ике шәл бөркәнелгән. Озын күлмәк, озын хәтфә камзул да абыстай киеменең бербөтен ансамблен тәшкил иткән. Хатын-кыз киеме үзгәреш кичерсә дә, абыстайлар һәм балалар киеме искечә кала.

XX йөз башы шәһәр хатын-кызы киеме



XX йөз башында күлмәк өстенә киелә торган камзул кыскара һәм тарая. Арттан караганда, тар камзул билне кысып тора.

Арткы өлешендә озынайтылган чабу (шлейф)  турнюрлы итәк дип атала.

Ирләр киеме

Ирләр киеме тыйнак – кара төстә. Казакиннар, озын камзул, киң кара чалбар. Кара түбәтәй. Казакиннарга тегелгән кесәгә сәгать урнаштырыла. 




Мулла киеме


Мулла чалмасы драп эшләпәгә уралган 10-12 метрлы ак тукымадан тора. Кеше үлгән очракта кәфенлек итеп мулланың чалмасын кулланырга мөмкин.

Кызыклы факт: Җилкәсенә салынган чалма “койрыгы” муллага мөрәҗәгать итәргә ярамавы турында хәбәр иткән. Кешене кабул итәргә әзер булганда, ул “койрыкны” артка куя яисә баш киеменә кыстыра.

Авыл кияү егете




Авыл кияү егете киеме күлмәк, камзул, киң адымлы чалбар, йомшак күннән озын кара итектән тора. Кияү егетенең итекләрен аяк чолгавы белән бизәгәннәр. Аны килен кеше алдан ук булачак иренә хәстәрләп куярга тиеш булган. Ул бирнәнең бер өлеше булып саналган. Аяк чолгавы турыпочмаклы тукылган ак сөлге формасын хәтерләткән. Сөлгенең ике башына тамбур чигүе белән үсемлек орнаментлары ясалган. Чигешенә карап яшь киленнең осталыгын, кул эшенең матурлыгын чамалап була, ә рәсеменнән хатын-кызның нинди даирәдә яшәвен белергә мөмкин. Авыл кызлары сөлгедә лалә, акчәчәк, гөлҗимеш чәчәге, җимеше һәм яфрагы, әрем чиккән. Шәһәр кызлары аяк чолгавын көмеш яисә алтын җепләрдән ясаган. Анда хризантема, кашкарый, роза чәчәкләре төшерелгән була.


Фото һәм видеолардагы киемнәр ТР Милли музееныкы. Проект ТР Милли музее белән берлектә әзерләнде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100