Татар халкының XX йөз башы милли бизәнү әйберләре

12 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Динә ШӘМСЕТДИНОВА
Фото: Рамил Гали
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТР Милли музее белән берлектә татар халкының киеменә багышланган проект тәкъдим итә. Бу юлы без Татарстан Республикасы Милли музеенда сакланган милли бизәнү-ясану әйберләре – хаситәләр, тәңкәләр, каптырмалар, чулпылар, тезмәләр тәкъдим итәбез.  
   

Авыл гаиләсе. XX гасыр башы.


Шәһәр гаиләсе XX гасыр башы.

Милли бизәнү әйберләре




1. Төймәләр

Төймәләр XVI-XVIII гасыр аралыгында эшләнгән. Чүкү (скань) һәм бөртекләү (зернение) техникаларында башкарылган.


2. Тәңкәләр


Тәңкәләр барлык бизәгечләрдә кулланылган дип әйтергә мөмкин. Мөстәкыйль рәвештә дә һәм, мәсәлән, хәситә яисә беләзек, пута элементы буларак та кулланнган. 





3. Яка чылбыры


Яка чылбыры (яка каптырмалары) XIX гасыр ахырыда кулланылыштан чыга. Аларны кызлар да, олы яшьтәге хатын-кызлар да кия торган булган. Соңрак аларны Коръән савытлары алыштырган. Күп очракта алар чүкү (скань) техникасында башкарылган, асылташлар һәм зәркән җиз тәңкәләр (бляхи) белән бизәлгән.


 




4. Асылма чылбырлар

Еш кына хатын-кызларның зәркән бизәнү әйберләрендә көмеш тәңкәләр кулланылган. Көмеш акчаны эретеп, осталар, төрле техника кулланып бизәнү әйберләре ясаган. Әзер тәңкәләр кайвакыт муенсаның бер элементы буларак та кулланылган. 



Коръәнлек савыты, асылма чылбыр


5. XVIII гасыр ахыры хатын-кызның муен-чигә бизәнү әйбере

Алтын белән йөгертелеп, көмештән эшләнгән. Урал асылташлары, челтәрле чүкү (ажурная скань) техникасында башкарылган. Хатын-кызның чигә турысыннан баш киеменә беркетелеп, муенына төшеп торган. Чигә-муен бизәнү әйбере. Казан тирәсендә эшләнгән булуы билгеле. 



6. Беләзекләр

Беләзекләр бизәнү әйберләре арасында аерым бер урынны алып тора.

Мәсәлән, җиз тәңкәләрдән торган беләзекләр. Бу төр беләзекләр бер-бер артлы тезелеп килгән җиз тәңкәләрдән тора. Шулай ук биредә асылташлар да кулланыла.
 


7. Көмештән ясалан яссы беләзекләр

Тоташ көмештән ясалган яссы беләзекләр бер генә кулга киелә һәм, парлы символ буларак, ике кулга да киертелә ала. Гадәттә, парлыларын кияүгә чыккан хатын-кызлар киеп йөргән. Беләзеккә теләкләр языла, асылташлар белән бизәлергә мөмкин.



8. Хәситә


Хәситә хуҗасын саклап торган дип уйлаганнар. Ул сул җилкәдән алып, уң култык астыннан хатын-кызның гәүдәсен урап алган. Уң кул тирәсендә хәситәгә кечкенә кесә тегелгән. Бу кесәдә Коръән сурәләре һәм догалар язылган кәгазь сакланган.

Хәситәнең нигезе тукымадан ясалган. Аның өстенә тәңкәләр, җиз тәңкәләр, асылташлар, югалган алка сыңары, төймәләр, хуҗасы матур дип тапкан савыт кыйпылчыклары да беркетелгән.


Дога “кесәләре” – бөтиләр


Алтын белән йөгертелгән, асылташлы, тәңкәле, көмештән ясалган хәситәләрне бай хатын-кызлар кигән. Хәситәләр урал асылташлары белән бизәлгән. 

Сердолик ташы байлык, ә сәламәтлекне фирүзә ташы китерә дип саналган. Хәситәгә шулай ук аметист, бәллүрләр беркетелгән. Ташлар төрлелеге хәситәләргә үзенчәлек өстәп торган.

Карл Фукс истәлекләрендә бизәнү әйбере ясар өчен кеше өч сум тули, шуның бер сумы остага эше өчен бара, калган ике сумы эретелеп бизәк нигезе булып тора, дип язылган. 

9. Зәркән техникасы: чүкү    

Иң киң таралган зәркән техникаларының берсе ул – чүкү. Биредә нигез өстенә чыбыктан бизәк ясала. Чүкү (скань) техникасының берничә төре билгеле: челтәрле чүкү (ажурная скань), күпертмә һәм яссы нәкыш чүкү. Челтәрле нәкыш чүкү кулланганда бизәк чыбыкның үзеннән ясала һәм үтә күренмәле килеп чыга. Күпертелеп эшләнә торган ысул күпертмә нәкыш чүкү (“бугорчатая”) дип атала. Осталыкның иң югары ноктасы булып бизәкнең конуслары өстенә кечкенә орлык беркетә алу саналган – бөртекләү (“зернение”). 




10. Коръән савытлары

XX йөз башында бизәгечләрнең күбесе кулланыштан чыга. Эре, авыр хаситәләр, муен-чигә зәркән бизәнү әйберләре урынына муенса яки медальоннар кебек ясалган Коръән савытлары кергән.

Күп очракта Коръән савытларын хатыннарына ирләр бүләк итеп ясаткан. Тышкы өлешендә кемгә багышланган булуы, бүләк итүче исеме, Коръән сүрәләре язылган була. 





XX йөз башында кулланган Коръән савытлары.

11. Алкалар

 


Алкалар өч катлы итеп башкарылган. Алар бик авыр була. Иң өске өлешенә эре, ә астагы өченче өлешенә ваграк асылмалы бизәк беркетелгән. Һәр элемент аерым тоташтырылган. Алкалар бик массив, эре булганга, һәр детале “зыңгылдап” торган.




12. Чулпылар һәм тезмәләр

Татар хатын-кызлары чәчләрен аеруча бизәргә яраткан. Чулпылар – иң киң таралган бизәкләрнең берсе. Алар тоташ ясалмаган, һәр элементы үзара боҗралар белән беркетелгән.

Бер һәм ике толымга беркетелә торган чулпылар булган. Яшь кызларныкы җиңелрәк һәм кечерәк итеп башкарылган. Тезмәләр хатын-кызның толымы буйлап урнаштырылган.

Карл Фукс искә төшерүенчә, "татар хатын-кызы килгәнен башта ишетәсең, аннары гына күрәсең". Бу сүзләр бигрәк тә чулпылар, алкалардагы тәңкәләрнең бер-берсе белән бәрелеп “зеңгелдәп” чыккан тавышына карата әйтелгән.

Кайбер белгечләр әйтүенчә, бай хатынының бөтен зәркән бизәнү-ясану әйберләре 16 килограммга хәтле җиткән.  






13. Мөһерләр

Ирләрнең бизәгечләре тыйнак һәм алар күп түгел. Үзен хөрмәт иткән һәр мөселман ир кешесендә мөһер булырга тиеш дипаналган. Мәсәлән, мөһерне һәр сәүдәгәрдә, муллада күреп булган. Мөһерләр юридик көчкә ия булган. Алар йөзек һәм брелок формасында булырга мөмкин. Анда мөһер хуҗасының исеме чокып ясалган. XX йөз башында әле кулланышта булган.


 


14. Бизәгеч сандыгы

Бизәгечләр саклана торган сандык чүкү техникасында ясалган, үзе дә сәнгатьнең бер гүзәл мисалы булып тора.



Беләзек, сөрмә савытлары, чулпылар

  Без Инстаграмда

Фикерләр








Татар халкының милли киеме

Татар халкының XX йөз башы милли бизәнү әйберләре

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы ТР Милли музее белән берлектә татар халкының киеменә багышланган проект тәкъдим итә. Бу юлы без Татарстан Республикасы Милли музеенда сакланган милли бизәнү-ясану әйберләре – хаситәләр, тәңкәләр, каптырмалар, чулпылар, тезмәләр тәкъдим итәбез.  


Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла