
Шарлотка – җәйнең соңгы аенда һәм көз башында иң еш пешерелә торган пирог. Аны һәркем үз рецепты буенча әзерләп, якыннарын сыйлый.
Татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Шәрипҗанова да шарлотка пешергән. Ул идеаль килеп чыккан.
Ингредиентлар: 3 йомырка, 0,5 стакан үсемлек мае, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 10 грамм көпшәкләндергеч.
Йомырка белән шикәр комын миксер яки «венчик» белән тугларга, аннары майны кушып тугларга. Бу массага он белән көпшәкләндергеч салып болгатырга. Камыр агып төшә торган булырга тиеш.
Каты сортлы алманы турарга һәм майланган табага салырга. Өстенә камырны агызырга.
170 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут (плитәнең мөмкинлекләренә карап) пешерергә.
Сөт белән пешерелгән алма шарлоткасы рецепты
Гөлия Вәлиәхмәтовадан тәмле шарлотка рецепты
Миләүшә Сабировадан файдалы шарлотка рецепты
Коры камырдан шарлотка рецепты