Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коры камырдан шарлотка рецепты

Яңа төрле шарлотка пешерү рецептын тәкъдим итәм. 

news_top_970_100
Коры камырдан шарлотка рецепты
Ингредиентлар: 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан он, 1 стакан шикәр комы (артык баллы яратмаучылар азрак салса була), 2 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч яки 1 бал кашыгы чәй содасы, ванилин, 0,5 бал кашыгы корица, 100 грамм атланмай.

Майдан кала барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга. 

Эчлек өчен 5-6 алманы эре угычтан уарга. Алмалар сусыл һәм эчкелт булса яхшырак.


Табаны атланмай белән майларга, коры камырны табаның төбе күмелерлек итеп сибәргә, алма җәяргә, янә камыр, алма... Иң өске катта камыр булырга тиеш. Аннары өстенә эре угычтан атланмай уарга һәм мичкә куярга.


180 градуска кадәр кызган  мичтә якынча 40 минут пешерергә.

Бераз суынгач кисәргә, табынга биргәндә шарлотка өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100