Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сабировадан файдалы шарлотка рецепты

news_top_970_100
Миләүшә Сабировадан файдалы шарлотка рецепты
Миләүшә Сабированың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Данир Саибровның хатыны Миләүшә социаль челтәрдәге сәхифәсендә шарлотка рецептын тәкъдим итә, ләкин ул гади түгел, ә файдалы итеп пешерү сере белән уртаклаша.

Шарлоткада шикәр, глютен һәм лактоза юк.

Ингредиентлар: 2 йомырка, 50 грамм атланмай, 200 мл кокос сөте, 1 кап көпшәкләндергеч яки аш серкәсе белән сүндерелгән сода, 2 аш кашыгы стевия (шикәр комы салырга була), 5 аш кашыгы бадәм (миндаль) оны, чама белән яшел карабодай оны.

Ингредиентларны бергә салып яхшылап болгатырга, соңыннан бадәм оны һәм карабодай онын кушып, каймак сыеклыгында ясарга.

Миләүшә Сабирова лайфхак белән дә уртаклашты, әгәр пергамент кәгазен тулысынча юешләп сыксаң, ул табага тигез итеп ята икән.

Пергаментны үсемлек мае белән майларга, телемләп туралган алманы тезәргә һәм өстенә камырны җәяргә.

Шарлотка 180 градуска кадәр кызган духовкада 1 сәгать пешә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100