ТАССР НКВДсының хатын-кызлар лагере: тарихта эзе дә юк, инде зираты да юкка чыгарыла
«Анда бит конвой торган, штаблары булган, корал белән саклаганнар бит ул урынны. Андый мәгълүматлар берничек тә югала алмый. Ул каядыр архивта бар». «Интертат» гаепсезгә 58нче маддә буенча «халык дошманы» дип хөкем ителгәннәр һәм хәбәрсез югалганнарның эзләре буенча кабат Мари урманнарында.
Мари урманнары – Сталин репрессияләренең «яшерен» зираты. Гаепсезгә атып үтерелгән кешеләрне өчәр катлап күмгән Мендур полигоны каберлекләре турында язган идек. Сугыш чорында әзерлек урыны булып саналган Суслонгер лагерында да булдык. Бөек Ватан сугышы фронтларында гына түгел, үз хакимияте тарафыннан лагерь, колонияләрдә иза чигеп үлә.
Сөйләгән саен, язган саен чәчләр үрә торырлык яңа фактлар ачыла. Бу юлы Марий Элнең Таир күле янында Татарстан НКВДсына караган колония тарихы белән таныштырабыз. Колония булган урында хәзер шаулап урман үсеп утыра. Хәер, ул урманны да кисеп сата башлаганнар...
Тарих битләрендә колония һәм аның янында гына булган зират турында бернинди мәгълүмат юк. Тик җирле халык ул урынны һаман да «колония» дип атый.
Бу теманы тәкъдим иткән һәм репортажны оештыруда ярдәм иткән, геройлар белән таныштырган, документлар биргән Рамай Юлдашевка зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мари урманында ГУЛАГ корбаннарының «яшерен» зираты: кемнәр җирләнгәнен кайчан белербез?
Суслонгердан репортаж: «Ачлыктан шешенгән иренә хатыны күкрәк сөтенә хәтле имезгән»
ТАССР НКВДсының хатын-кызлар колониясе
«Күрәсеңме, чокыр. Ул чокыр – ат абзары булган урын. Җирне чокып, шул урында бура бурап, атлар тотканнар», «Менә бу җирдә штаб булган, колония начальнигы утырган», «Менә бу күтәренкерәк җирдә – зират...» – кышкы урман юлы буйлап барганда, бу сүзләрне миңа Таир урманчылыгының участок урманчысы Петр абый Васильев сөйләп бара.
Бу җирне бөтен кеше «колония» дип атый. «Нинди колония булды икән?» – дип, эзләнә-кызыксына башладым. Мин бу колонияне күрмәдем, авыл картлары сөйләгәннәреннән генә беләм. Нинди колония булуы турында күп төрле вариант ишеттем. Хәтта кемдер «әсирлектәге хәрбиләр лагеры» дип тә әйткән иде.
Белештем: монда Татар республикасының НКВДсының колониясе булган. Картлар колониядә күп кешенең татарча сөйләшүе һәм Татарстаннан булулары турында әйттеләр. Татарстан Эчке эшләр бүлегенә запрос җибәрдем. Ничә кеше утыруын, яки берәр төрле булса да мәгълүмат беләсем килде. Алар, әлбәттә, миңа бернәрсә дә бирмәделәр, әйтмәделәр, – ди, үзе атлап йөргән җирдә кеше сөякләренә тап булып, тарихка битараф кала алмаган Петр абый.
Шулай да, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Таир урманчыгылыгы зонасында ТАССР НКВДсының 7нче төзәтү-хезмәт колониясе урнашуын раслый.
«Колония 1940 елның февралендә Кокшай-Семеновка участогы базасында оештырыла. 1953 елда ябылган. Колониядә агач әзерләү белән шөгыльләнәләр. 1944-1950 елларда колония башлыгы Дубровин Андрей Дмитриевич була. ТР Эчке эшләр министрлыгы архивында хөкем ителгәннәр (хөкем ителгәннәрнең саны, маддәләре, хезмәтләре һ.б.) турында статистик мәгълүматлар, колония, зират һәм корылмаларын урнаштыру схемасы юк», – дигән җавап хаты килә.
7нче колония тарихка «хатын-кызлар колониясе» дип кереп кала. Башта анда хатын-кызларны гына утырталар, азакка таба ир-атларны да алып килә башлыйлар «Хатын-кыз ресурслары кими, хатыннар арасында «халык дошманнары» бетеп бара, ә зона танылган, котеллар эшли, казармалар әзер, зират янда гына... Шуңа күрә ир-атларны да утырта башлыйлар. Бер гаепсезләрне. Кем эшкә соңга калган; бер йомырка, бер ипи кисәге урлаган өчен, анекдотлар өчен, хатыннар, ирләр утырган колония бу. Аларга монда буш «коллар көче» кирәк булган.
Колониядә 600-700ләп кеше утырган. Ашханә, икмәк пешерү йортлары булган колония бу», – ди, Йошкар-Оланың ГУЛАГ музее җитәкчесе Николай Аракчеев.
«Үзе атып үтергән тоткынны аркасына салып алып кайта»
Урманчылар күрсәткән колония урыны олы юлдан ерак түгел. Петр Васильев инициативасы белән куйдырылган истәлек тактасы янына җәяү дә берничә минут эчендә килеп җитеп була. Мәйданы никадәр зурлыкта икәнен беркем дә төгәл генә әйтә алмый. Шулай да, тарихчылар сүзенә ышансак, бер якка чакрым ярым, икенче якка берничә чакрым җирне биләп алган.
Зона үзе 16-18 сантиметр диаметрлы 6ы метрлы бүрәнәләр белән уратып алынган. Почмакларында – алты күзәтү манарасы, аларда кораллы сакчылар торган. Бу хакта миңа Таирда яшәүче Алексей абый Анисимов сөйләгән иде. Леша абый кечкенә булса да, колонияне яхшы хәтерли, чөнки әтисе колониядә эшләгән.
Кокшайскидан Александр Сучковның да әтисе колониядә сакчы булып эшләгән. «Әти, колония җитәкчесе бик усал кеше булган һәм хөкем ителгәннәрне яратмаган, дип сөйли иде. Аның немец овчаркасы булган. Ул эт гел тирә-юньдәге кешеләргә ташлана, тешли торган була. Бер юлы эт әтигә ташлана. Ул озак уйлап тормый: карабинын ала да этне атып үтерә. Әлбәттә, начальниктан бик каты гына эләгә үзенә, ә тоткыннардан күп рәхмәт сүзләре ишетә», – дип сөйләгән иде.
600-700 тоткын утырган, дип әйтәләр. Анда кешеләрне атканнар да. Алексей Малыгин әнисе сөйләгән тагын бер истәлек белән уртаклашты. Бер тоткын качмакчы булып, Таир ягына таба йөгерә. Бу хәл кыш көне булган, кар да күп, шуңа күрә качкын юлдан гына чаба алган. Конвоир моны колониядән бер чакрым тирәсе ераклыкта куып тота, туктарга куша, ә качкын тыңламый. Атып үтерә.
Конвоир кире колониягә кайта, тоткынны атып үтергәнен әйтә һәм мәетен алып кайтыр өчен ат сорый. Ә җитәкчелек: «Син үтергәнсең, син алып кайт», – дип җавап бирә. Нишләсен, үзе атып үтергән тоткынның мәетен аркасына салып, колониягә алып кайта, – дип сөйли Петр абый, истәлекләрне барлап.
«Кыш көне мәетләрне өсте-өстенә ташлап киткәннәр»
Чакрымнарны биләп алган колония тоткыннарына урман кистерәләр. Барысы да «Татарстанның халык хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен».
Хатын-кызлар, 20-25 градуслы салкыннарда, кар ерып, кул пычкысы белән юан-юан агачлар аударалар. Татарстанның халык хуҗалыгы ихтыяҗларын канәгатьләндерү, фермалар төзү, утын өчен шулай кар ерып йөриләр. Ул агачларны, юлны су белән катырып, 10-15 агачны бергә төяп, каткан юл аша шудырып озатканнар. Һәрберсе план үтәргә тиеш булган.
Иртә белән плацка тезеп бастырып, 20-30 кешегә аерып, урман кисәргә җибәрәләр. Шул 20-30 кешене 4 конвой саклап бара. «Уңга, сулга бер адым атласагыз, качсагыз, коралны кисәтмичә кулланабыз», – дип әйтеп куялар. Качарга уйласалар, йә шунда ук атып үтерәләр, йә яралыйлар.
Эш вакытында өстенә агач төшеп үлгәннәрне дә якын-тирәдә генә күмеп калдырганнар. Күмеп дип, туфракны бераз гына казыйлар да, аннары йә кар, йә агач ботаклары белән каплаштырып куялар, – дип сөйли Николай Аракчеев.
Хәтер тактасы торган урынга күрсәтеп: «Менә бу калкулык каберлекләрдән генә тора. Җәй көне анда каберлек урыннары күренеп тора», – диләр. Сүзгә тагын бер урманчы Алексей абый Легон кушылды. «Минем сорашканым бар: анда кешеләрне өсте-өстенә күмгәннәр. Кышын бөтеләй күмеп тормаганнар, бары өсте-өстенә ташлап кына киткәннәр. Ә 1947 елда мәетләр шундый күп була. Ачлыктан да, салкыннан да кырылганнар. 30ар градуслы салкында көне буе эшләп кара».
Күмгәндә, кешенең исем-фамилиясен дә күрсәтеп тормыйлар. Кайберләренә җинаять эшенең номеры языла. Тарихчылар әйтүенчә, колониядә бөтенесе диярлек шул 58 нче маддә белән утырган да инде. 58нче маддә – ул «халык дошманы» маддәсе.
Алексей Анисимовның истәлекләреннән:
Тоткыннар арасында үлем-китем күп иде. Күмгәндә, янына такта тыгып куялар, ул тактага җинаять эше номеры һәм тагын ниндидер сан язалар иде. Күпмедер вакыттан соң, ул такталар йә чери, йә авып төшә һәм шул ук урында тагын берәрсен күмәләр. Ике, өчәр кат итеп күмгәннәр. Тоткыннар янына туганнары килгәч, аларга ул кеше инде күптән кабердә ятса да, аны этап буенча башка лагерьга җибәрүләрен әйтәләр иде.
Калкулыкта зират булуына һәм мәетләрне бер-берсе өстенә ташлап кына калдыруларына Петр Васильев үз күзләре белән җирдә тәгәрәп яткан баш сөяген күргәч ышана.
Гөмбә җыярга килгәч, кеше баш сөяге таптык. Үземнең җитәкчегә шалтыратып: «Баш сөяге таптым. Бу мәгълүмат белән нишләргә икәнен үзең хәл ит, мин сиңа җиткердем. Беркемгә бернәрсә дә әйтмәсәң, мин дә әйтмим», – дидем. Ул оператив төркем чакырды. Анда кемнәр генә килмәде! Шунда гына судмедэкспертиза белән патологоанатомның ничек эшләвен күрдем. Бер сөяккә карап бөтенесен сөйләп бирделәр. Баш сөягендә тишек юк иде, үз үлеме белән үлгән булгандыр..
Каберлекне – кисәргә (?!)
«Начар ашатканнар. Исән калыйк дип, якындагы күлгә балык тотарга йөргәннәр. Начар яшәгәннәр инде. Бу – безнең тарих, кызганыч, матур тарих түгел», – ди Петр Васильев.
Колония 1953 елда – Сталин вафатыннан соң ябыла. Ил буйлап таралган башка лагерьлар кебек, бу колонияне дә юк итәләр. Ат абзарының чокыры, халык телендә генә калган истәлекләр һәм калкулыктагы беркемгә кирәге булмаган каберлек кенә бар.
Мин хакимиятнең ишеген шакыдым. «Анда шундый тарих, колония булган урын. Анда кешеләр ята. Әйдәгез, берәр нәрсә эшлик», – дидем. Иң мөһиме – бу урман «под рубку» дип тора. «Сез акылдан яздыгызмы әллә? Зират бит ул!» – дидем. «Бу – зиратны карау була», – диделәр. Карау белән кисү – икесе ике әйбер бит, – ди Петр Васильев.
Хөкүмәт кешеләре, әлбәттә, бу сүзләргә игътибар бирми. Дөресрәге, нәрсә дә булса эшләргә алынмыйлар. Чөнки илнең кара тарихы – сер, хөкүмәт кешеләренең дә ул «сер»гә кагылып, әрәм буласылары килмидер.
Петр Васильев инициативасы белән колония урынында хәтер тактасы куелган. Тактада уеп язылган шигырьләр дә – аныкы. Ае да, тәресе дә булмаса да, хәтер билгесе булып тора. «Монда килеп-китүчеләр шешәләр, папирос, конфетлар калдыралар, чәчәкләр куялар. Батюшкага укытыйк, дидем, монда яткан җаннар жәл бит. Кокшайскида татар зираты бар, тик татарлар монда килми. Мөселманнар берәр нәрсә эшләргә уйласалар, без дә каршы булмас идек бит», – ди урманчы.
Алар әйтүенчә, Кокшайскидагы музейда да колония турында мәгълүмат юк. Гомумән, бу колония турында белгән кеше дә сирәк икән иде. Урманның исеме генә халык телендә һаман «колония» дип йөртелә.
Без барганда, урман эчендә агач кисү эшләре башкарыла иде. Рәт-рәт итеп төз наратлар тезеп куелган. Машиналар, тыз-быз килеп, агач ташый. Бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Бары биләмәсе 6 метрлы бүрәнәләр белән әйләндереп алынмаган, этләре дә юк. Кул пычкысы урынына – бензин пычкысы, йә кран, билдән кар йөреп йөрүче хатыннар урынына – махсус эшчеләр, йә техника, су белән катырылган юл урынына – йөк машиналары. Теге заманда да кеше мәете кадерсез булса, хәзер дә шулай. Кызганыч, шунысы тәңгәл килә.
Тарихчылар, кызыксынучылар, җирле халык кат-кат итеп күмелгән мәетләр булуын раслап торса да, каберлекнең рәсми зират атамасы да юк. Шуңа күрә дә таптый-таптый сикерсәләр дә, агачларын кисеп бетерсәләр дә, сүз әйтә торган түгел. Шуңа өстәп, урман – арендага бирелгән. Акча эшләү максаты белән арендага җир алган кешеләрнең каберлектә эше бармы инде? «Татарстан НКВДсының 7нче колониясе урнашкан урынны, кешеләр күмелгән каберлекне Марий Элның зиратлар реестрына, яки һәйкәлләр реестрына кертергә кирәк», – ди Николай Аракчеев.
«Анда бит конвой торган, штаблары булган, корал белән саклаганнар бит ул урынны. Андый мәгълүматлар берничек тә югала алмый. Ул каядыр архивта бар». Петр Васильевның өзгәләнеп әйткән бу сүзләре аяныч тарихны тагын да ныграк ачып сала. Архив документлары «югалмаса», бәлки, бу урынны зиратлар реестрына да кертеп булыр иде, кешеләр туганнарының кайда һәлак булганын, кайда ятып калганын белерләр иде, кеше җаннары өстеннән йөк машиналары белән утын да ташымаслар иде бит.